Искэ алыйк



Әти-әниемнең бабалары

Сугыш кырларында булганнар

Гомерләрен бер дә кызганмыйча,

Явыз дошманнарны куганнар.

Әти-әниемнең әбиләре

Зур кырларда иген урганнар.

Сугышчылар тук булсын дип,

Басуларда төннәр кунганнар.

Шул бабайлар һәм әбиләр

Безгә ирек алып килгәннәр.

Алтмыш биш ел элек инде

Җиңү безгә килде дигәннәр.

Авыр еллар артта калган

Тынычлык илебездә

Сугыш сөреме булмасын,

Беркайчан күгебездә.








sitemap
sitemap