Исенбаевская школа в годы великой Отечестенной войны



“Мәктәп тарихы битләрен актарганда”

укучыларның фәнни –тикшеренү һәм проект эшләре буенча муниципаль фәнни-гамәли конференциясе

Бөек Ватан сугышы елларында Исәнбай мәктәбе

Мухъянова Гүзәл

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Исәнбай

гомуми урта белем бирү мәктәбе,

10 нчы сыйныф

Фәнни җитәкче: Хуҗина Г.Р.,татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Зәйнуллина Г.З., тарих укытучысы

Латыйпова Э.Ф., география укытучысы

Исәнбай

2012

Эчтәлек

Кереш__________________________________________________________ 3

I бүлек. Мәктәп – сугыш башланган көннәрдә._________________________5

II бүлек. Мәктәп коллективының фронтка ярдәме._____________________7

IIIбүлек. Җимерелгән мәктәпләрне торгызу хәрәкәтендә катнашу.________13

Йомгаклау_______________________________________________________16

Кулланылган әдәбият______________________________________________17

Кушымта________________________________________________________18

Кереш.

Бөек Ватан сугышы елларында илебез, халкыбыз күп хәсрәтләр, югалтулар, ачы җиңелүләр кайгысы, хокуксызлык, ачлык-яланачлык хәлләрен күп татыды, хәзер дә бу әрнү-яралар күңелләрне сулкылдаталар.

Менә шул дәһшәтле һәм шанлы чорның төрле күренешләрен, бизәкләрен, детальләрен Исәнбай мәктәбе тарихы аша да күрә алабыз.

Мәктәп тарихында Бөек Ватан сугышы этабы — гыйбрәтле тарихи этап. Нинди генә авырлыклар килсә дә, сугыш елларында мәктәп үз эшен туктатмый, бөтен эшчәнлек бер максатка – җиңүгә юнәлдерелә. Киеренке елларда бердәмлек, дуслык – тыл һәм фронтның какшамас ныклыгы — ахыр чиктә Бөек Җиңүгә алып килә. Бу чор кешеләренең көчле рухы, сабырлыгы, түземлеге, Ватан алдындагы җаваплылыгы, патриотик хисләре безне — бүгенге буын балаларын гаҗәпләндерә дә, сокландыра да һәм уйланырга мәҗбүр итә. Бөек Ватан сугышы елларында да үз данын, исемен ил күләмендә яңгыраткан Исәнбай мәктәбе дәрәҗәсен, югалтмыйча, киләчәк буыннарга тапшыру бездән тора. Шуңа күрә “Бөек Ватан сугышы елларында Исәнбай мәктәбе” дигән теманы сайлавым да — практик яктан зур әһәмияткә ия булган актуальлекне раслаучы факт.

Фәнни эшемнең тикшерү объекты — 1941- 1945 нче елларда мәктәбебез тарихы, тикшерү предметы – Бөек Ватан сугышы елларында укучылар һәм укытучыларның Бөек Җиңүгә юнәлдерелгән эшчәнлеге.

Эшемнең максаты: Бөек Ватан сугышы елларында мәктәп тарихын күрсәтү, аның тарих битләренә керткән өлешен, ил алдында тоткан ролен ачыклау.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны хәл итәргә кирәк:

Мәктәп – сугыш башланган көннәрдә.

Мәктәп коллективының фронтка ярдәме.



Җимерелгән мәктәпләрне торгызу хәрәкәтендә катнашу.

Мәктәбебез елъязмасының бу этабын мөмкин кадәр дөрес һәм төгәл итеп башкару өчен, мин “Туган якны өйрәнү” музеендагы материаллар, “Бөек Ватан сугышы елларында Исәнбай мәктәбе” хатирәләр җыентыгы, авылдашларыбызның истәлек-хатирәләре, вакытлы матбугат язмаларына таяндым. Эзләнү эшләре барышында, мәктәбебез тарихын республика күләмендә чагыштыру өчен, төп чыгынак булып, И.И. Малкин, С.С. Носов, Ш.К. Яруллиннарның “Марш пионерии Татарстана” китабы торды. Эшемне “Туган якны өйрәнү”, “Тамчылар” түгәрәкләре, укучыларның фәнни оешмасы әгъзалары һәм укытучылар белән берлектә башкардым.

Эшебездә тарихи чыганакларны анализлау, чагыштыру, әңгәмә методлары киң кулланылды, тарих төпкелленә яшерелгән бик күп фактлар, вакыйгалар ачыкланды.



I бүлек. Мәктәп – сугыш башланган көннәрдә

1941 -1945 нче елларда, барлык совет халыклары кебек үк, мәктәбебез укучыларының тормышына “Ватан куркыныч астында” дигән тирән мәгънәле сүзләр уелып керә. ”Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен” дигән лозунг өлкәннәрне дә, яшьләрне дә, балалар һәм укытучыларны да бер максатка – дошманны җиңүгә берләштерә. Сугышның беренче көне турында Җәмилева Зәкия апа ( ул вакытта укытучы) болай дип искә ала: “Авылда Сабан туе. Тигез сафлар белән барабан һәм быргы тавышлары астында мәктәпнең пионер дружинасы килә. Алар, колхозчыларны котлап, чыгыш ясыйлар. Пионер дружинасы башлыгы Ризванова Шәфыйка 72 пионерның уку елын яхшы билгеләренә тәмамлавы турында белдерә, җәйге кыр эшләренә актив катнашырга өнди.

Укучылар концерт номерлары башкаралар. Уен-көлке, җыр белән кичнең якынлашуы сизелми дә. Авыл ягыннан, ашыгып-ашыгып, берәү чабып килә. Ул колхоз башлыкларын җыеп сөйләшкәннән соң, авыл советы рәисе, сугыш башлануын белдереп, митинг ача. Пионерлар да, илне фашист илбасарларыннан тар-мар итүгә көчләрен кызганмыйча эшләячәкләрен, тырышачакларын белдереп, өйләренә таралалар.” [1]

Исәнбай мәктәбе укытучылары да сугышның беренче көненнән үк фронтка китәләр. Мәктәп директоры һәм тарих укытучысы Ситдыйков Әхмәт Ситдыйк улы, башлангыч класслар укытучысы Ханнанов Нәгыйм Мәннән улы, математика укытучысы Тютиев Сәет Гобәйдулла улы сугышның беренче елларында ук батырларча һәлак булалар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Фатыйма Хәбибрахман кызы исә үзе теләп фронтка китә. Галиуллин Миндерахман Шәех улы 1942 нче елны, авыр яраланып, туган авылына кайта һәм озак еллар физкультура укытучысы булып эшли. Шакиров Мөхәммәт, Ямалиев Лотфулла, Мозаффаров Сәлим, Тукманов Гариф, Ижболдин Касыйм, Якупов Мирзанур абыйлар да, сугыш газапларын күреп, орден-медальләр белән бүләкләнеп, туган авылларына исән-сау әйләнеп кайталар. Сугыштагы батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән, 1957-1966 нчы елларда мәктәп директоры булып эшләгән Табаров Зәки Идрис улы; сталинградчы, Кызыл Йолдыз, Сугышчан Дан орденнары, медальләр иясе, 1971-1979 нчы елларда мәктәп директоры булган Танашев Минлихан Яманай улы турында да мәктәп музеенда якты истәлекләр саклана.

1941 нче елның җәе укучылар һәм укытучыларны кыр эшләренә тарта. Мәктәп директоры Даутов Мәхмүт абыйның язмаларыннан күренгәнчә, мәктәптәге 338 укучының 185е кыр эшләрендә актив катнаша. Алар барлыгы 3612 хезмәт көне эшлиләр. VI класс укучысы Хуҗин Фәрит — 115, V класс укучысы Җәлилов Локман 100 хезмәт көне эшли.

Һәрбер укытучы колхоз производствосында катнаша. Мәсәлән, кырда эшләүче Якупова Роза 16 сотый урынына 30-35, Галиева Зәйтүнә 25-30 сотый җир уралар. Укытучы Ситдикова Һәдия, балалар бакчасы мөдире булып, 360 хезмәт көне эшли. [ 1]

Пионерлар, колхозда эшләү белән беррәттән, мәктәпне яңа уку елына да үзләре әзерлиләр. 7 нче август көнне, мәктәпкә җыелып, ремонт эшләре башлап җибәрәләр. Егетләр, мич чыгару өчен, кирпеч ташыйлар, туфрак салалар, кызлар классларны юалар, җыештыралар, тәрәзәләр куялар. Тиз арада мәктәп яңа уку елына тулысынча әзерләнеп бетә.

II бүлек. Мәктәп коллективының фронтка ярдәме

Укытучы-парторг Даутов Мәхмүт абый инициативасы белән авылдагы ике колхозда да кызыл олау оештырыла. Митинг ясап, дошманны тизрәк җиңү өчен, сугыштагы әтиләргә, абыйларга ярдәм йөзеннән, 97 олау ашлык хөкүмәткә озатыла. Бу Кызыл олауда мәктәптән 10 укытучы, 23 укучы йөк белән бара. [ 1 ]

Бөек Ватан сугышы елларында дару үләннәре җыюның әһәмияте тагын да арта. Пионерлар сугыш елларында аптекага 257 кг дару үләннәре җыеп тапшыралар. Исмәгыйлева Лилия апа язмасыннан нинди үләннәр икәнен дә белә алдык: “ Җәй көне .. әрәмәләрдән валериан тамыры, урыс кычытканы кебек үләннәр җыя идек”,-дип яза ул.[2]

Машина-трактор станциясенә дә балаларның ярдәме күп тия. 1943 нче елда укучылар Исәнбай МТСы өчен 3,5 ц чүпрәк (ремонт ясаганда тракторларны юарга), авыл хуҗалыгы машиналары өчен запас частьләр җыеп тапшыралар. Ә уку елы азагында Исәнбай МТС участогы авылларындагы пионерлар слеты була. Политбулек слет уткәрүне укытучы Даутов Мәхмүткә тапшыра. Слетның ничек үтүен Җәмилева Зәкия апа истәлекләреннән белергә була: “15 нче июнь иртәсе. Мәктәп матур итеп бизәлгән. Тәрәзә төпләрендә ал, кызыл һәм зәнгәр чәчәкле гөлләр. Залның стеналары төрле картиналар, киселгән рәсемнәрдән берничә төрле темага күргәзмә һәм лозунглар белән бизәлгән. Өстәлләрдә төрле уен кораллары һәм газета журналлар. Бер өстәлдә бер төркем пионерлар патефон уйнатып утыралар. Болар әле Исәнбай мәктәбе пионерлары иде. Сәгать 10нар җитте. Билгеләнгән укучылар һәм укытучылар авыллардан слетка киләчәк пионерларны каршы алырга киттеләр.

Менә мәктәп бакчасы. Бакча ерактан ук үзенә тартып тора. Тигез озынлыкта куе булып тезелеп үскән агачлар, чәчәк клумбалары арасында утыргычларда юлда арып килгән пионерлар рәхәтләнеп ял иттеләр. Барлык авыллардан пионерлар җыелып беткәч һәм ял иткәч, сигналчы спорт мәйданында, сузып-сузып, сигнал уйнады. Пионерлар тиз генә парадка тезелделәр. Һәр пионер дружинасы начальнигы слет начальнигына рапорт бирде. Парад үткәрелде. Парадтан соң клубта слет башланды. Ерактан ук пионерларның көчле “Ур-ра” тавышлары, кул чабулар, барабан һәм быргы тавышлары яңгырап торды. Пионерлар слеттан канәгать булып таралдылар.”[1]

Сугыш елларының коточкыч авырлыгына карамастан, мәктәп укучыларының иҗатка да вакыт таба алуларына, тулы рухи дөнья белән яшәүләренә шаккатасың. 1943-44 нче уку елында мәктәп үзешчән сәнгать район олимпиадасында беренче урынны яулый һәм җиңүчеләр акчалата бүләккә лаек булалар.(кушымта 1,2)

1943 нче елда, укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү максатыннан, колхоз мәктәпкә 8 га җир участогы бүлеп бирә. Анда арыш, солы, борчак культуралары чәчелә, бәрәңге һәм яшелчәләр утыртыла. Участокта укытучылар һәм укучылар бик тырышып эшлиләр. Хәзерләнгән продуктлардан кайнар аш пешерә башлагач, укучыларның дәрескә йөреше яхшыра. Участокта һәр кыш саен балалар кар тоталар, тирес чыгаралар, уңышны күтәрү өчен көчләрен кызганмыйлар.

Сугыш чорында республика укучылары арасында тимурчылык хәрәкәте киң җәелә. Исәнбай мәктәбе укучылары да бу хәрәкәттән читтә калмыйлар. Алар ирләре фронттагы гаиләләргә ярдәм итәләр, су ташыйлар, салам алып кайталар.

Сугыш елларында укучылар һәм укытучылар фронтовик балаларына бик зур ярдәм күрсәтәләр. Бу хакта без музейдагы “Ватан сугышы елларында Исәнбай мәктәбе” дигән җыентыктан укытучы Борисова Кәүсәрия апа язмаларын укып белдек. Мәктәп коллективы фронтовик балаларына әйбер җыю айлыклары оештыра. Мондый айлыклар, гомумән, республика күләмендә үткәрелгән. Бу хакта “Социалистик Татарстан” газетасының 1980 нче ел 9 нчы май санында дөнья күргән “Тыл – фронтка” рубрикасында менә ничек языла: “1944 нче елның 15 ноябреннән 16 нчы декабренә кадәр республикада фронтовик балаларына, мәктәпләргә һәм балалар йортларына ярдәм айлыгы уздырылды. Бу чорда 1505519 сум акча кертелде.”

Шундый айлыкларның берсендә безнең Исәнбай мәктәбе укучылары гына да түбәндәге күләмдә әйбер тапшырган:

Тире -33данә

Йон – 6кг

Төрле кием- 24 данә

Бәрәңге -667кг

Акча – 900сум. [1]

Күпме генә чаралар күрелсә дә, фронтовик балалары тиешенчә мәктәпкә йөри алмыйлар. Чөнки аларның киярләренә булмый. “Дәрескә йөри алмаучылар күбәйде. Безне укырга килмәүчеләрне җыярга җибәрәләр. Минем Хәкимова Галимәне чакырырга барганым исемдә. Әнисе иске итек күтәреп чыкты. Итекнең ямар җире дә калмаган. “Кызым, 3 кешегә менә шушы итек бар. Мин кисәм, балаларга юк, алар кисә, миңа юк,” -дип, елап җибәрде. Ул бала, шулай итеп, укуны бетерә алмады,”-дип яза үзенең истәлекләрендә укытучы Исмәгыйлева Лилия апа. [2] Шуңа күрә мәктәп, фронтовик балаларының укырга йөрүләрен тәэмин итү өчен, 1944-1945 нче уку елында 40 пар киез итек, 20 күлмәк, 12 чүәк җыеп бирә. [ 1]

Чыннан да, ул елларда укыту бик авыр шартларда бара. Кием-салымнар начар булуы өстенә, балаларның ашарларына да җитәрлек булмый. Укырга китаплар, дәфтәрләр җитешми. Укытучы Гыймаева Роза апа истәлекләреннән без: “Әле дә хәтердә: беренче класста 43 укучыга нибары бер “Әлифба, язарга да үзебез сызып ясаган дәфтәр. Өлкән класс укучылары иске китап араларына язып укыйлар. Мәктәп иске, салкын, ягарга җитәрлек түгел. Кыш вакытында, көннәр кыска булу сәбәпле, караңгыга калып укытырга туры килә. Җиделе, унлы лампадан төшкән яктылык бик начар иде”, — дигән сүзләрне укыйбыз.[3]

Эзләнүләр барышында мәктәп коллективының Бөек Ватан сугышы чорында бер мөһим инициатива белән чыкканын күреп горурландык. 1944 нче елның язында мәктәп укучылары һәм укытучылары колхоз атларын шефлыкка алалар. Алай гына да түгел, райондагы укучыларны һәм укытучыларны бу эшкә өндәп, йөкләмә-хат язалар. Районда чыга торган «Колхоз ярышы» газетасының 1944 нче ел 20 нче апрель санында “Исәнбай авылы тулы булмаган урта мәктәбе укучыларының һәм укытучыларының райондагы барлык укучыларга йөкләмә хаты”

“Кадерле иптәшләр!

Һәрбер иртәне шатлыклы дулкынлану белән каршылыйбыз. Кызыл Армиянең көннән-көн алга баруы, илебезнең немец ерткычларыннан көннән-көн тиз чистартылуы безне канатландыра. Илгә, фронтка, батыр әтиләребезгә һәм абыйларыбызга дошманны тизрәк тар-мар итү өчен кулдан килгән барлык ярдәмне күрсәтү теләге белән янабыз.

Без, Исәнбай авылы тулы булмаган урта мәктәбе укучылары, җыелышып сөйләштек, киңәштек тә, язгы чәчүне уңышлы тәмамлап чыгу өчен, колхозга чын укучыларча ярдәм итү турында карарга килдек. Икмәк өчен көрәш — безнең җиңүебез өчен көрәш тә бит. Без моны бөтен тирәнлеге белән аңлыйбыз.

Язгы чәчү эшләрен вакытында үтәп чыгу атка бәйләнгән. Атлар көр, арып калмаслык булганда гына, югары иген уңышы өчен көрәш уңышлы хәл ителәчәк. Шуның өчен без колхоз атларын шефка алырга булдык һәм түбәндәгеләрне үзебезнең өскә йөкләмә итеп алабыз:

Кыр эшләре башланганчы һәм кырга чыккач, атларны көн саен ике мәртәбә кыргычларбаз, чистартырбыз.

Атларның ашау вакытларында ныклы күзәтү булдырырырбыз. Ат ризыгының аяк астына коелып, әрәм- шәрәм ителмәвенә ирешербез.

Үлән чыгу белән үк, атлар өчен капчыклап, үлән җыю эшенә керешербез. Чәчүдә, сөрүдә, тырмада һәм башка кыр эшләренә тартылган атларга кырда ял вакытында ашату өчен үлән җыеп илтербез, төнгелек өчен дә аларга үлән җыеп салырбыз.

Бу йөкләмәләрне уңышлы итеп үтәү өчен, колхоз правлениесеннән һәрбер атка ике-өч укучыны беркетеп куюны сорыйбыз. Үзебезгә беркетелгән атларның көр булуын тәэмин итү өчен, үзара социалистик ярыш оештырабыз.

Бу эшләрне укытучыларыбыз җитәкчелегендә үткәрербез һәм үзебезнең арада аңлы дисциплина урнаштырырбыз.

Кадерле иптәшләр, совет мәктәпләре укучылары! Без үзебезнең өскә җаваплы гына йөкләмә алдык һәм намус белән үтәрбез.

Шуның белән бергә, без райондагы барлык мәктәп укучыларын да безнең башлангычыбызга кушылуларын сорыйбыз һәм җавап көтәбез.

Сүз безнең матур, шатлыклы яшьлегебезне тартып алырга теләүче дошманны тар-мар итү турында бара икән, без, укучылар, җиңү өчен көчебездән килгәннең бөтенесен дә эшләргә тиешбез.

Бер генә колхоз аты да укучылар шефлыгына алынмый калмасын”.

Мәктәп директоры Даутов, комсомол оешмасы секретарьлары Борисова, Вәлиев, учком председателе Нәҗметдинов, укучылар Бәдретдинов, Шәйхетдинова, Ибатуллина һ.б.

һәм бу турыда район советы башкарма комитетының һәм БКП/б/ райкомының карары басылып чыга.

1. Кыр эшләре башланганчыга кадәр атларның торышын яхшыртуның һәм язгы чәчү вакытында аларның көрлекләрен саклауның гаять әһәмиятлелеген билгеләп үтеп, район советы башкарма комитеты һәм БКП(б) райкомы Исәнбай авылы тулы булмаган урта мәктәбе коллективының укучыларга аерым атлар беркетү юлы белән кыр эшләре башланганга кадәр аларга көндәлек тәрбия, күзәтчелек булдыру һәм язгы чәчү башлангач, эшләү урынына яшел үлән җыеп илтеп ашату турындагы инициативаларын яхшы дип табарга.

2. Райондагы барлык мәктәпләр коллективларына Исәнбай авыл тулы булмаган урта мәктәбе коллективының йөкләмә-хатын киң өйрәнергә һәм барлык укучыларның, укытучыларның, кыр эшләре башланганчы һәм язгы чәчүгә чыккач, атларга тәрбия, күзәтү булдыру өчен конкрет йөкләмәләр алуларына ирешергә, тәкъдим итәргә.

3. Район газетасы редакторларын үзләренең газеталарында колхозларда атларның эшкә сәләтлекләрен күтәрүдә һәм саклауда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән мәктәп коллективларының тәҗрибәләрен киң күләмдә популярлаштыруга мәҗбүр итәргә.

Район Советы башкарма комитеты председателе Х. Шәрифуллин.

ВКП (б) райкомы секретаре Х. Әюпов

Мәктәпләрнең, бу йөкләмә-хатны өйрәнгәннән соң, үзләренә йөкләмәләр алулары һәм аны ничек үтәүләре турында район газетасында күп кенә хәбәрләр языла. Безнең мәктәпнең эше турында да газетага хәбәрләр җибәрелә. Мәсәлән, ”Кызыл Татарстан” газетасының 1944 нче ел 23 нче апрель санында “Яхшы башлангыч” дигән түбәндәге мәкалә чыга: ”Красный Бор, 21 апрель.(Телефон буенча) Исәнбай авылындагы мәктәп укучылары язгы чәчүдә колхозларга булышлык итү буенча файдалы эш башлап җибәрделәр. Биредә 200 дән артык укучы “Фрунзе” һәм “Комбайн” исемендәге колхозларның барлык атларын шефка алдылар. Алар көн саен ат абзарларын һәм атларны чистарталар. Атларны вакытында ашатуларын күзәтәләр. Һәр атка ике укучы беркетелде. Укучылар шефлык итә башлагач, атларның торышы сизелерлек төстә яхшырды. 18 ат түбән көрлектән уртачага күтәрелде инде һәм кыр эшләренә җигү өчен яраклы хәлгә китерелде.” [ 1 ]

Исәнбай авылы укучылары атларны шефка алу турында районның барлык укучыларына мөрәҗәгать иткәннән соң, яшь патриотлар үрнәгендә районның 2 меңнән артык укучысы колхоз атларын шефлыкка алалар.



III бүлек. Җимерелгән мәктәпләрне торгызу хәрәкәтендә катнашу

Фашистлар илебезгә бик күп зыян китерә. Барлык халык ярдәменнән башка бу җимерекләрне торгызу мөмкин дә булмый. 1942 нче елдан, Кызыл Армия илебез территориясеннән берничә йөз чакрымнарга дошманны куып җибәргәч, илдә фашистлардан азат ителгән районнарга ярдәм итү хәрәкәте оештырыла. Безнең авылыбыз мәктәбе укучылары да бу хәрәкәттә бик теләп катнашалар. Музейдагы И.В.Сталинга юлланган телеграмма копиясе моңа дәлил булып тора: “Кадерле Иосиф Виссарионович Сталин! Татарстан АССР Красный Бор районы Исәнбай җидееллык мәктәбе укытучылары һәм укучылары немец илбасарлары тарафыннан җимерелгән мәктәпләрне торгызу фондына 20000 сум акча керттеләр. Сезгә, Иосиф Виссарионович, дошманга курку һәм безнең куәтле, күп милләтле Советлар Союзының даны өчен озын гомер һәм сәламәтлек телибез.

Мәктәп директоры Даутов, уку-укыту мөдире Җәмилева, учком председателе Нәҗметдинов.”

Бу телеграммага җавап итеп, И.В.Сталиннан 1944 нче елның 31 нче маенда телефонограмма алына: “Мәктәп директоры Даутовка, уку-укыту мөдире Җәмилевага, учком председателе Нәҗметдиновка. Исәнбай мәктәбе укытучылары һәм укучыларына немец илбасарлары тарафыннан җимерелгән мәктәпләрне торгызу фондына 20000 сум акча җыйган өчен минем кайнар сәламемне һәм ССР Союзы хөкүмәтенең рәхмәтен тапшыруыгызны үтенәм. И.В.Сталин” ( кушымта3)

Бу хатлар 1944 нче елның 9 нчы июнендә районда нәшер ителүче “Колхоз ярышы” газетасында да басылып чыга. Газетаның бу нөсхәсе бездә саклана һәм, аны кулга алып укыган саен, авылдашларыбыз белән горурлану хисләребез тагын да көчәя.

Бу акча авылыбыз мәктәбе өчен бик зур сумма була. Чыганаклар белән эшләгәндә, шундый фактка юлыктык: Арча районыннан барлыгы 40000 сум акча һәм китаплар, савыт- сабалар җибәрелгән. [7, 117 ] Чагыштырып карасак, безнең бер мәктәптән генә дә тулы бер районнан җыелган сумманың яртысы кадәр акча тупланган. Кайдан алганнар соң авылдашларыбыз бу сумнарны? Укытучы Борисова Кәүсәрия апа сүзләренә караганда, алар мәктәп яны участогында яшелчәләр үстереп сатканнар. Ә ул чактагы укучы Хәкимов Назиф абый безгә: “Мин, кайтып, җимерелгән мәктәпләрне торгызу фондына әнидән акча сорадым. Ул миңа биш сум бирде. Бу акчаны алгач, сөенә-сөенә, мәктәпкә барганымны бүген дә яхшы хәтерлим,”- дип сөйләде. [6] Димәк, халык үзенең һәм балаларының авызыннан өзеп булса да, илне, аның җимерекләрен торгызуда кулыннан килгән кадәр акчалата һәм әйберләтә ярдәм иткән.

Сугыш елларында вакытлы матбугат Мәктәп укучыларына һәм укытучыларына сугыш еллары аеруча авыр була, чөнки укырга да, өйдә эшләргә дә, колхозга булышырга да кирәк. Музейда саклана торган фотокарточкалардан без бу чорда укыган балаларның йөзеннән дәһшәтле елларның күләгәсен күрәбез.(кушымта4)

5 нче, 6 нчы сыйныфларда укучы бу сабыйлар, нәни генә куллары белән зур эшләр башкарып, җиңү таңын якынайталар. Аларның батырлыгы тиңдәшсез. Аларның сабырлыгы безгә үрнәк.(кушымта 5,6 )

Бу эшләрне башлап йөрүчеләр һәм җитәкләүчеләр – укытучылар. Хөкүмәтебез дә аларның мондый кыю адымнарга баруын хуплый һәм вакытында тиешле бәясен дә бирә. 1947 нче елда биш укытучы — Даутов М., Даутова Ф., Гыймаева Р., Ризванова Җ., Җәмилева З.- ләр — берьюлы “Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен медале” белән бүләкләнә. (кушымта 7)

Балачаклары сугыш чорына туры килгән авылдашларыбыз мәктәптә укыйсы урынга эшләргә мәҗбүр булалар. Хөкүмәтебез аларны да игътибардан читтә калдырмый, өлкәннәр белән беррәттән, “1941 – 1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында күрсәткән хезмәттәге батырлыгы өчен” медале белән бүләкли. Шунысы кызыклы, безнең музейда ике таныклык саклана. Аларның икесе дә бер үк елны, бер үк көнне, бер үк гаиләгә — әнисе һәм улына – Халикова Мәхмүдә апа һәм Халиков Рәис абыйга бирелгән. ( кушымта 8) Алар 1941 нче елда ук сугышка киткән ире һәм әтисе Халиков Сабир урынында колхоз атларын караучылар булып эшләгәннәр. Димәк, мәктәп яшендәге балаларның хезмәте дә бер үк дәрәҗәдә әһәмиятле һәм файдалы булган.

Йомгаклау

Бөек Ватан сугышы чоры – мәктәп тарихында гына түгел, бәлки ил тарихында укытучыларны да, укучыларны да яңа яктан – хәтта ышанырга да авыр булган көчле рухлылык ягыннан ачкан чор. Тыныч кына, күз яшьләренә чыланмыйча гына, эшне алып бару бик авыр булды.

Сугышның беренче көннәреннән үк авылдашлар белән бергә укытучылар да фронтка китәләр. Тылда калганнар исә, укучылар белән бергә, укытудан бушаган арада, колхоз производствосында хезмәт куялар, машина-трактор станциясенә ярдәм оештыралар. Барысы да, Җиңү өчен дип, көнне төнгә ялгап эшләнә.

Исәнбай мәктәбе укучылары да сугыш чорында киң җәелгән тимурчылык хәрәкәтеннән читтә калмыйлар. Алар көче белән фронтовик гаиләләренә зур ярдәм оештырыла.

Мәктәп укучыларының колхоз атларын шефлыкка алу башлангычы — район укучылары өчен дә үрнәк була, бу инициатива тиз арада күтәрелеп алына. Үзләре дә сабый булган бу фидакарь җаннарның батырлыгына ничек сокланмыйсың!?

Җимерелгән мәктәпләрне торгызу хәрәкәтендә дә Исәнбай мәктәбе коллективы зур хөрмәткә лаек. И.В. Сталин үзе аларга СССР хөкүмәте исеменнән рәхмәт тапшыра.

Нинди көчле безнең халык: физик яктан да, барыннан да бигрәк рухи яктан! Сезнең алда бүгенге буын кешеләре мәңгегә бурычлы.

Кулланылган әдәбият

I. Язма чыганаклар

1. Бөек Ватан сугышы вакыты елларында Исәнбай урта мәктәбе (хатирәләр җыентыгы) -Исәнбай, 1947

2. Исмәгыйлева Лилия.Сугыш еллары балалары (язма хатирәләр) – Исәнбай,2004

3. Гыймаева Роза. Пионер оешмасы.-Исәнбай, 2002.

4. Телеграмма “Иптәш Сталинга”… -“Колхоз ярышы” газетасы. 1944, 9 июль

5Телеграмма из Москвы №73/292, 31 мая 1944

II. Телдән чыганаклар.

6. Хәкимов Назыйф хатирәләре

III. Әдәбият

7.Малкин И.И., Носов С.С., Яруллин Ш.К. Марш пионерии Татарстана-Казань, Татарское книжное издательство, 1970








sitemap
sitemap