Интегрированный урок математикафизика



Кайбыч районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе

Тема: “Физикада һәм техникада чыгырылма”

(катнаш дәрес: математика + физика)

Төзеде: математика укытучысы

Музафарова Эльмира Фирдаусовна

2011

Максат: — физикада һәм техникада чыгарылманың кулланышын ачыклау, чыгарылманы физика мәсьәләләрен чишкәндә кулланырга өйрәтү,;

— укучыларның исәпләү күнекмәләрен, сөйләм телен һәм логик фикерләвен үстерү;

— математика һәм физика фәненә кызыксыну, игътибарлылык тәрбияләү.

Дәреснең төре: Яңа материал үзләштерү дәресе

Җиһазлар: 10 сыйныф өчен “Алгебра һәм анализ башлангычлары” дәреслеге (А.Н. Колмогоров редакциясендә), компьютер, интерактив такта, мультимедиа, чыгарылманың физика формулаларына бәйлелеге күрсәтелгән таблица

Дәрес барышы

I Оештыру өлеше

Исәнмесез, укучылар! Дәресебезне башлыйбыз. Кайсыгыз дежур? Барыгыз да бармы?

II Өй эшен тикшерү

Әйдәгез, өй эшләрен тикшереп алыйк әле. Мин сезгә чыгарылмаларны табу кагыйдәләрен кабатларга һәм физикадан формулаларны искә төшереп килергә кушкан идем. Мин сезгә сораулар бирәчәкмен, сез җавап бирергә тырышыгыз!

Суммадан чыгарылма табу формуласы

Тапкырчыгыштан чыгарылма табу формуласы

Өлештән чыгарылма табу формуласы

Дәрәҗәле функциянең чыгарылмасы

Катлаулы функциянең чыгарылмасы

Трионометрик функцияләрнең чыгарылмалары

Молодцы! Дөрес җавап бирдегез. Хәзер физиканың формулаларын карап китәбез.

Тизлекне табу формуласы

Тизләнешне табу формуласы

Әйләнә буенча хәрәкәт вакытында тизлек

Егәрлек табу формуласы

Ток зурлынын табу формуласы

Әйбернең тыгызлыгын табу формуласы

Чагыштырма җылысыешлылык

Механик эш вакытында көчне табу формуласы

Бик яхшы! Физика формулаларын да искә төшердек.

III Яңа теманы аңлату

Бүген безгә чыгарылманың физика һәм техникадагы бәйләнешләрен ачыкларга туры киләчәк. Шушы формулалар ярдәмендә төрле мәсьәләләр чишәрбез. Математика фәне физика белән бик нык бәйләнештә торалар икән. Шуңа күрә инженер, энергетик кебек һөнәрләр аласыгыз килсә, сезгә математиканы да бик яхшы үзләштерегә кирәк.

Сезнең алда таблица, ул бүген безгә төрле физика мәсьәләрен чишәргә ярдәм итәчәк.

v=S'(t)

v-тизлек

S-күчеш

v=S/t

a=v'(t)

a-тизләнеш

v-тизлек

a=v/t

ω=φ'(t)

ω- почмакча тизлек

φ-әйләнә буенча хәрәкәт

ω=φ/t

F=A'(s)

F-көч

A-эш

F=A/S

N=A'(t)

N-егәрлек

A-эш

N=A/t

I=q'(t)

I-ток зурлыгы

q-электр корылмасы

I=q/t

ρ=m'(V)

ρ-тыгызлык

m-масса

V-күләм

ρ=m/V

c=Q'(t)

c-чагыштырма җылысыешлылык

Q-җылылык микъдары

m-масса

c=Q/mΔT

ρ=m'(l)

ρ-сызыкча тыгызлык

m-таякчыкның массасы

l-озынлык

ρ=m/l

Димәк, формулаларны функция итеп карарга мөмкин. Функциянең физик күренешләрне характерлаучы чыгарылмалары ярдәмендә башка физик зурлыклар да бирелә ала.

IV Ныгыту күнегүләре

Дәреслекнең 141 нче битен ачыйк. Тактага берегез чыгып чишә, калганнарыгыз дәфтәрләрдә язып барыгыз.

№267 а) тизлек: v(t)=xʹ(t)= —+2(t2) ́ +5t ́ = -t2 + 4t + 5 (м/с)

б) v(2) = -22 + 4×2 + 5= 9(м/с)

в) туктый: v=0 ,булганда –t2 + 4t + 5 = 0; t=5 ceк

№268 v(t)=xʹ(t)=3t2-8t (м/с)

v(5)=3×52-8×5=35 (м/с)

a(t)= vʹ(t)=6t-8 (м/с2)

a(t)=6×5-8=22 (м/с2)

№269 ω(t)=φ ́(t)=6t-4 (рад/с)

ω(4)=6×4-4=20 (рад/с)

Бераз ял итеп алыйк.

№274 v(t)=xʹ(t)= 6t2-2t

a(t)=v ́(t)=12t-2

F(t)=m×a(t)

F(2)=m×(12×2-2)=22 H

№276 ρ(l)=m ́(l)=6l+5 (г/см)

а) ρ(10)=6×10+5=65(г/см)

б) ρ(20)=6×20+5=125(г/см)

V Дәресне йомгаклау

Укучыларга билге куела.

VI Өй эше бирү

№270, №272 язмача; күбрәк белергә теләүчеләргә №277 язмача



sitemap
sitemap