Инша Рйс апа



Ямьле җәйнең сабан туе көнендә башланды ул канлы сугыш. 1941 нче елның 22 нче июнь иртәсе иде. Кояшлы матур иртә… Арышлар инде буйга җитеп килә. Озакламый аларны җыеп алырга вакыт җитә. Кырларда күп көч таләп итә торган чор. Әмма сугыш үзенекен алды. 18 яшьтән алып барлык ир — атларны фронтка, илебезне саклар өчен алып киттеләр. Менә шунда башланды да инде барлык авырлыклар.

Сугыш… Сагыш…  Нинди куркыныч, салкын  сүзләр. Сугыш дигәч тә, бөтенләй туңып китәсең. Чын сугышның нинди икәнен күрмәгәч (күрергә дә язмасын!), аны чынбарлыгы белән күз алдына китерә дә алмыйбыз. Бөек Ватан сугышын тарих дәресләре, кинофильмнар, китаплар, әби-бабаларыбыз сүзләре аша гына беләбез. Ә безнең бабаларыбыз бу канкойгыч сугышны күргәннәр, аның барлык газапларын үз йөрәкләре аша уздырып, җилкәләрендә күтәргәннәр.   Дәһшәтле 1941-1945 нче сугыш еллары… Кайсы гына гаиләгә тимәде икән бу фаҗига? Күпме балалар әти-әниләрен, туганнарын югалтты. Күпме аналар, балаларын озатып, башка аларны күрә алмадылар. Ятим балалар, вакытыннан алда картайган апалар, ялгызлар белән тулды илебез. Әй бу сугыш! Күпме кешеләр язмышын астын өскә китерде.

Соңгы снарядлар, бомбалар шартлаган тавышлар инде артта калды. Әмма халык күңеленә сугыш салган яралар әле дә булса онытылмый. Безнең Чистай якларыннан да бик күпләр сугышка киткән. Кайберләре туган якларына исән — сау әйләнеп кайтканнар, ә кайберләре сугыш кырларында ятып калып, хәбәрсез югалганнар. Шулар арасында үзенең туган иле, халкы өчен көрәшкән бабамның сеңелесе Рәйсә апа да бар.

Рәйсә апа Әхли кызы Сибгатуллина 1925 елның декабрь аенда Чистай районы Яүширмә авылында туа. Кечкенәдән укырга, белем алырга атлыгып тора. Аның хыялы Чистай фельдшер – акушерлар училищесына укырга керү була. Училищены тәмамлауга туган авылына эшкә кайта.Зур дәрт, кызыксыну белән авыл халкына хезмәт күрсәтә башлый. Яшь кызга мәктәптән дә эш бирәләр. Гражданнар оборонасы дәресләрен алып бара ул. Эшнең җаена төшенеп, өч ай эшләүгә, сугыш башлана. Авылдан бер-бер артлы ир – егетләр сугышка китә башлый. Рәйсә апаны да 17 яше тулып җиткәнне дә көтеп тормыйча сугышка алалар. Алты малай арасында бердәнбер кызларының: «Мин дә сугышка китәм»,- дигән хәбәрен ишеткәч, әнисе өнсез калып урын өстенә егыла. Әтисе пристаньга озатырга килгәч: «Китмә, кызым, кал инде, син бит авылга да бик кирәк кеше»,- дип үгетләп карый. Ләкин Рәйсә апа: «Без күп булгач тизрәк җиңәрбез»,- дип әтисен тынычландырырга тырыша.

Әти – әнисеннән аерылу газабын бик авыр кичерә ул. Авырый башлый. Казан госпиталендә өч ай ятканнан соң гына сугышка китә. Яүширмшә авылыннан яу кырына киткән бердәнбер хатын- кыз була ул.

Беренче чыныгуны ул 1 нче Украина фронтында ала. Аннан 2 нче Белорусия фронтына күчерәләр. Баш очында дошман туплары шартлап ярылган чаклары да була. Бәхеткә каршы Рәйсә апага исән – сау сугыштан әйләнеп кайтырга насыйп була.

Ниһаять, сугыш бетә.1945 елның июнь ахырында авылга кайта ул. Күкрәгендә медальләр – кече лейтенантның батырлык билгесе.

Сугыштан соң, гаилә корып, тормыш башларга да өлгерми, Рәйсә апа урын өстенә егыла. Бер – бер артлы хастаханәләрдә яту, эчпошыргыч көннәр – бар да яшь кызга биргән сугыш «бүләге». 9 ел урын өстенәдә ятканнан соң аңа 2 группа инвалидлык бирелә. Рәйсә апа көчле була. Күп тапкырлар дәваланганнан соң аякка баса . Тормыш иптәше Галиулла абый белән балалар тәрбияләп үстерәләр.

Узган еллар Рәйсә апаны бик үзгәрткән: йөзенә мул булып җыерчыклар өстәлгән, йөзендәге сырлары, авыруы сугыш еллары китергән төзәлмәс яраларны хәтерләтә кебек. Медальләре исә аның үлмәс батырлыгына дан җырлый.

Газиз илебезне җаны – тәне белән саклаган ветераннарыбыз тормышыбыздан рәнҗеп китмәсеннәр, гомерләренең соңгы елларын иркен сулап, муллыкта, әрнү – сызлануларсыз яшәсеннәр иде.



sitemap
sitemap