Инша 21 нче гасыр Балачак Таткино Длт идарсе хезмткрлре тарафыннан куелган Фрешт нфис ф



Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районының

“Олы Әтнә урта гомуми белем мәктәбе”



муниципаль бюджет белем учреждениесе

Инша

“21 нче гасыр. Балачак”

(«Татаркино» Дәүләт идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан куелган “Фәрештә” нәфис фильмын караганнан соң уйланулар)



Корбанова Гөлчәчәк Рүзәл кызы,

8б сыйныфы укучысы.

Сыйныф җитәкчесе

Барыева Ләйсирә Мөнир кызы

Олы Әтнә, 2013

Безнең мәктәптә, 4 нче март көнне, өлкән сыйныф укучыларына “Фәрештә” кинофильмы күрсәтелде. Ул караган кинофильм минем әле дә күңелемнән чыкмый. Чөнки, фантастик кинофильмнар, “сабын опералары”, сугышчан фильмнардагы үтереш, кан коешлар карап үскән буын вәкилләре буларак, безгә илдәге бүгенге чынбарлык, күп балаларның тормыштөбендә ташландык халәттә яшәүләре бик көчле тәэсир итте. Илдәге олы вакыйгалар: олимпиада, универсиада, сайлаулар, үзгәртеп корулар, яңа программалар – болар әллә кайда, ә тирә-юнь бичара картлар, алга таба юл таба алмый интегүче бәхетсез яшьләр, әти-әниле ятимнәр белән тулган икән бит!..

Кинофильмдагы герой – үсмер Юраны, җәйге каникулга дип, әнисе ерак туганы белән авылга озата. Үзебезнең әниләрнең, безнең белән азга гына аерылып торасы булганганда да елап калганнары искә төшә, ә малайның әнисе белән аерылуын карау — җанга тия. Авылдагы әби-бабайның сине ничек көтүен, шатланып кабул итүен һәм Юраның бабайсы белән күрешүен чагыштырсаң, бөтенләй йөрәк өши. Малайның китүен күзәтеп торган өернең авызыннан яңгыраган җөмләләр дә, Юраны “тормыш аз кыйнамаганлыгын” ассызыклый.

Әнисен сагынуын, эчке кичерешләрен, тормышны тануын, Юра “дустына” – көндәлегенә сөйли һәм теркәп бара.

Авылда Юраны бөтенләй башка мохит: ташландык авыл, ташландык карт-коры, яңа олигархлар, аларның үсеп килүче балалары, акчага табынган алыпсатарлар, киләчәкләрен хәзердән үк исерткечләрдән башка күз алларына китерә алмаган малайлар каршы ала. Малайлар арасындагы вәзгыять көн дә үзгәрүчән: алар белән дуслашу өчен Юра бик күп көч түгә, бабасыннан хәйран “каеш ашый”.



Революционер карт бабасының үз язмышы: аны үткәннәре эзәрлекли, ул хыялланган тормышның бөтенләй икенчегә әйләнүе — карт өчен чын трагедия. Ул яшь буын алдында үзенең гаепле икәнен тоя, хаталарын төзәтергә тели. Ләкин буыннар арасындагы чылбыр өзелгән, кыйбла юк. Тормыштагы хаостан хәтта аракы да коткармый. Үзенең бу дөньяда “көчсезлеген” танудан, картның сугышчан йөрәге түзми, тибүдән туктый.

Юраның авылда пәйдә булуына сөенгән кеше – Даун оныгын берүзе тәрбияләүче ялгыз карчык. Чөнки оста рәсемнәр ясаучы Джонның Юра – беренче һәм бердәнбер дусты. Юра белән Джонның язмышлары да уртак – алар бу дөньяда икесе дә ялгыз каласылар.

Юраның бәхетсезлегенең башы – гаиләдәге, алай гына да түгел, нәселендәгеэчкечелек. Малай бик кечкенәдән аракы белән дус. Аның әшәке икәнен дә аңлый, үзенчә “көрәшә”. Юраның бу яман гадәте, аның кече күңеллелеге, әдәплелеге, тәртибе, хыялыйлыгы, әнисенә булган мәхәббәте, бабайсына булган хөрмәте, мескеннәргә карата кечекүңеллелеге, күңелендә бөреләнеп килгән хисләре янында тоныклана төшә. Юк, Юра әшәке малай түгел. Аның бик тә әниле һәм әтиле буласы, Ватанга хезмәт итәсе, көчле буласы, сөясе һәм сөеләсе, бәхетле буласы килә…

Фильм азагында ана белән баланың саубуллашуын, бала әнисенә биргән бүләкнең юл тузанында ятып калуын караганнан соң, Юра өчен кабат йөрәк әрни…Әтисе, бабайсы, иң-иң якын кешесе – әнисе ташлап китсә дә, ул әле ялгыз түгел. Бабайсы җимерергә теләгән чиркәү өстендә аны беркайчан да ташламаячак, аны мәңге саклаячак фәрештәсе бар.








sitemap
sitemap