Реферат_3056



Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы

Түбән Чәке гомуми урта белем бирү мәктәбе

Чүпрәле тарихы

Проект эше

Җитәкчесе: Хисматуллина Н.Н.

Эшне башкарды: 9 нчы сыйныф

укучысы Махмутова Илүзә .

.

— 2009-

Эчтәлек

Кереш………………………………………………………………………………………………………..3

1. Чүпрәле төбәге тарихы………………………………………………………………………..4

1.1.Чүпрәле (районы) сүзенең килеп чыгышы……………………………………………..4

1.2.Чүпрәле сөйләме…………………………………………………………………………………..5

2. Дан тоткан Чүпрәлеләр…………………………………………………………………………5

2.1. Тарихи шәхесләр, язучылар, сәнгатъ,осталары………………………………………5

2.2. Советлар союзы, рәсәй геройлары………………………………………………………..6

2.3. Ленин ордены кавалерлары………………………………………………………………….6

3. Чүпрәле якларындагы кайбер йолалар, гадәтләр, бәйрәмнәр……………. 7

3.1. Йорт күтәрү өмәсе……………………………………………………………………………….7

3.2. Бәрәңге утырту…………………………………………………………………………………….7

3.3 Өйләнү, никах, туй………………………………………………………………………………..8

3.4. Сабан туе……………………………………………………………………………………………..8

Йомгаклау…………………………………………………………………………………………………8

Файдаланылган әдәбият………………………………………………………………………………………………………9

Кереш

Чүпрәледә-туган якта,

Кояш якты, җил җылы.

Шуңа өзелми бирегә

Туганлык, дуслык юлы.

Туган як, изге җир, ата-ана нигезе, кече Ватан… Үзен зыялы,шул туган җиренең ихлас патриоты, газиз улы-кызы итеп санаган һәркем өчен тирән, кадерле төшенчәләр болар. Кояш системасында, иксез – чиксез галәмдә Җир шары бәләкәй генә планета булса да, аның без яшәгән ноктасы гаять зур, һәрхәлдә, ул шулай тоела, бу урын безне мәңгелек, чиксезлек белән бәйли. Шуңа күрәдер, соңгы сулышыбызга кадәр һәркайсыбызда бер татлы хис-туган як хисе яши.

Халкыбызның бөек улы, шагыйрь Габдулла Тукай, үзенең туган җиренә чиксез мәхәббәтен тасвир калып, болай дип язган:

Бу дөняда, бәлки, куп-куп эшләр курәм,

Билгесездер, кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам,кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем…

Шик юк ки,үлемсез шагыйрь меңнәрнең,миллионнарның фикерен чагылдыра. Кеше туган иленең бер авыл- шәһәрендә тәүге сулышын ала, аннары газиз әнкәсенең күкрәк сөте белән авызланып,гөнәһсыз сабыйлык дәверен кичерә,буй җитә, балигь була , җиң сызганып дөнья көтәргә керешә. Язмыш-тормыш аныкай тарафларга алып китсә дә,ул инде туган төбәген беркайчан да онытмый.Әүвәл-әүвәлдән җырлаганнар ич:”…яхшы булса да торган җир,сагындыра туган ил”.

Аңлагансыздыр, минем газиз якташларым өчен дөнҗяда иң кадерле урын- Чүпрәле төбәге. Борынгы Болгар дәүләте чорларыннан ук бүгенгәчә тормыш учагын сүндермичә гомер кичерүче тырыш, бердәм халык яши биредә. Бәрәкәтле, назлы бишек бу. Гомеребез бишеге! Аның кабатланмас бай, катлаулы тарихы байтак фәнни хезмәтләрдә, әдәби әсәрләрдә һәм документаль очеркларда шактый киң яктыртылган. Бигрәк тә 1670 елда Степан Разин җитәкләгән крестьяннар сугышы, патша әмере буенча Чынлы елгасы буендагы урманнарда корабльләр өчен имен агачлары әзерләүче лашманчылар тормышы, 1774 елда Емельян Пугачев гаскәрләренең, безнең бабайлар белән берләшеп,Казан каласын штурмларга әзерләнүләре, унтугызынчы йөздә исә чүпрәлеләрнең авыллары белән Донбасс шахталарында эшләп йөрүләре, 1906 елда Каракитә һәм Кече Чынлы крестьяннарының җир өчен баш күтәрүләре һәм аның канлы фаҗига белән төгәлләнүе хакында аеруча тәфсилләп язылган.

Бу эшемдә Чүпрәлә тарихын, үткәнен һәм хәзергесен, туган җирен данлаган һәм данлаучы кешеләре турында, йолаларын, гадәтләрен, бәйрәмнәрен көчем җиткәнчә ачыкларга торышам.

1.Чүпрәле төбәге тарихы.

1.1. Чүпрәле (районы) сүзенең килеп чыгышы һәм барлыкка килү

еллары.

Тарихи мәгълүматлар күренгәнчә, Чүпрәле якларына мишәрләр Казан ханлыгы чорында килеп чыкканнар булырга тиеш.

Әмма бу алар килгәнче, монда кешеләр бөтенләй яшәмәгән дигән сүз түгел. Үткән гасырның 60-70 нче елларында республиканың археологик экспедицияләре бу төбәктә иртә болгар һәм аннан да элеккерәк чорларга караган берничә дистә торак калдыклары урыннарында казу эшләре алып бардылар. Шулар нәтиҗәсендә Городище (бу авылны чуашлар “кала елгасы” дип атыйлар). Чуаш Бизнәсе, Иске Ишле, Матак, Татар Шатрашаны, Яңа Чәке авыллары тирәсендә болгар авыллары эзләре, көнкүреш әйберләре, каберлекләр, кабер ташлары кебек җисми материаллар да табылды (Субаев Р.С., 2000). Картлар сөйләве буенча, Городище авылы янындагы хәрби шәһәрчек һәм хәрби пост әле Екатерина 2 патшалык иткән чорларга кадәр сакланганнар.

Г.ФСаттаров язуынча, Иске Чүпрәле авылы исеме утырган урынының физик-географик үзенчәлеге белән бәйләнешле. Бу авыл урыны урман белән капланган булган. Чынлы елгасына коя торган бер елгачык буенча ике карт килеп чыкканнар. Алар елгачыкта суның күбекләнеп агуын күргәннәр, шунда берсе: “Кара инде, чүпрә кебек күбекләнеп күперә, чүпрәледер бу”,- дигән. Шушы елгачыкка карата, аннан соң авылга да Чүпрәле исеме берегеп калган, имеш (Миңлебаев К.С., Алимов З.Җ., 2002: 15).

Г.Ф.Саттаровның фикере мәрхум Барый абый Шәриповның сйләве белән дә раслана. Аның әйтүенчә, Әбделман бабайлар элек Идел буенда торганнар. Аның улы Абдулла, Абдулла улы Биаман, Биаман улы Мөшәрәп, аның улы Мөхәммәтшәриф. Аларны чукындырырга дип руслар киләләр. Әбделман бабайлар, ризалашкан булып, русларга “керцемә” (өйдә ясаган исерткеч эчемлек. – И.Г.) эчертәләр, терлек суеп ит ашаталар. Руслар исереп йокыга талгач, качып китәләр һәм Чүпрәле якларына килеп чыгалар. Бер чишмә буенда ял итәргә туктыйлар. Аның суы тәмле була, ләкин чүпрә исе чыга. Әбделман бабайлар шунда урнашып калалар, авылга Чүпрәле исеме бирелә. Шулай итеп, черү процессы барган, чымырдап әчү күренеше хас булган баткаклык, сазлыклы урыннары бабаларыбыз, чүпрәгә охшатып, Чүпрәле дип атаганнар.

Минем бабайда: “Чүпрәле тирәсендә сазлыклы урыннар күп иде”- ди.

Хәзер дә “Селхозтехника”, “Юллар төзү идарәсе”, “Колхозара төзелеш оешмасы” урнашкан җирләрдә җир астыннан чишмәләр бәреп ята.

Чүпрәле районы 1930 елның 30 августында оештырыла. Үзәге-Иске Чүпрәле авылы. 1935 ел башында Чүпрәле һәм Буа районнары территорияләре өлешеннән Буденный (соңрак Чынлы, дип атала) оеша. Үзәге-Иске Шәйморза. 1963 ел башында Чүрәле районы хәзерге составында кабат оештырыла.

Районның мәйданы 1047 квадрат километр. Авыл хуҗалыгы җирләре- 82025 гектар, сөрүлек җирләр- 70103 гектар.

Районның 52 авылында (1930 елда 59 була) 9500 гә якын хуҗалы исәпләнә, аларда 28318 кеше, нигездә, татарлар һәм чуашлар яши, бака милләт вәкилләре өч йөз илле чамасы.

19 җирле үзидарә Советы бар. Күмәкләшүнең башлангыч чырында 60 колхоз төзелә. Хәзерге 26 крестьян хуҗалыклары берләшмәсендә бөртек Һәм бөртекле-кузаклы культуралар, шикәр чөгендере игелә, терлекчелек продуктлары җитештерел

1.2.Чүпрәле сөйләме.

Соңгы елларда татар халкы, бигрәк тә яшь буын, акрынлап булса да, әдәби телдә сөйләшүгә күчеп бара. Ә бит татар теленең төрле диалектлары бар. Аларда телебез тарихын, халкыбыз тарихын өйрәнү өчен гаять әһәмиятле булган күренешләр сакланып ята. Сөйләшләрне өйрәнү гомумтатар культурасын үстерүгә зур өлеш кертә. Һәр диалект, һәр сөйләш- безнең әби-бабаларыбыздан васыять итеп калдырылган рухи мирас.

Мин үземнең туган ягым төбәгендә таралган чүпрәле сөйләше турында сөйләмәкче идем. Безнең диалект татар теленең көнбатыш диалектына карый. Бу диалект вәкилләрен мишәрләр дип атыйлар.

Мишәрләр татар халкын формалаштыручы зур бер компонент булганнар, татар милли әдәби теленең, язма әдәби теленең формалашуында, яшәешендә зур роль уйнаганнар.

Без мишәрләр үзебезнең милләтне “татар” итеп күрсәтәбез, чөнки үзебезне татар итеп саныйбыз.

Кызганыч, ләкин мишәрләрнең кайдан килеп чыгуы, формалашуы турында бердәм фикер булганы юк.

2. Дан тоткан Чүпрәлеләр.

2.1. Тарихи Шәхесләр, Язучылар, Сәнгать Осталары.

Атласов Һади Мифтахетдин улы

Ахмеров Шигабетдин Шарафетдин улы

Гайнуллин Арифулла Гайнулла улы

Зайцев Георгий Васильев улы

Ефремов Николай Сидоров улы

Зәки Нури

Шәрәф Мөдәррис

Ракипов Шамиль Зиганшин улы

Ракипов Роберт Зиганшин улы

Сорокин Сергей Семен улы

Хисамов Нурмөхәммәт Шагвалей улы

Айметов Рәмис Кыям улы

Алимова Бибииран Кәрим кызы

Тазетдинов Ринат Арифзян улы

Тазетдинов Рафик Закир улы

Гайнуллина Алсу Аскар кызы

Чүпрәле төбәгеннән чыккан галимнәр, вуз укытучылары санын районда яшәүче халыкның җан башына бүлсәң, бу күрсәткеч буенча без республикада янә беренче урында! Тулы булмаган мәгълүматларга караганда, безнең 60 лап фән докторы һәм кандидатыбыз бар. Арада Г.Ибрахимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, шагыйрь Нурмөхәммәт Хисамов, заманында Ю.Гагаринны галәмгә очыруда катнашкан, хәзер эре фәнни-тикшерүне институты директоры академик Руханил Гафуров, Чернобыл АЭСы һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы эксперт, биология фәннәре докторы Роберт Илясов, Төмән дәүләт университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Җәмил Басыйров, ветеренария фәннәре докторы Азат Алимов, башка тармакларда эшләүче Габдулла Җәләлов, Әнисә Исхакова, Җәүдәт Хөсәенов һәм башкалар бар. Алар ил, дөнья күләмендә танылган шәхесләр – Түбән Чәке авылында туып үскән олуг тарихчы һәм педагог Һади Атласи, Яңа Задурда туган мәшһүр мәгърифәтче Шихаб Әхмәров, әнисе Иске Чокалы авылыннан булган олуг галим Шихабетдин Мәрҗани, нәсел тамырлары Каракитә авылына барып тоташкан әдип Габделҗаббар Кандалый кебек юл күрсәтүчеләрнең эшен-традияләрен дәвам итәләр.

Барча күренекле якташларыбыз турында музейларыбызда мәгълүмәт бар. Шуларның берсенә — Шихаб Әхмәровның тәрҗемәи хәленә киңрәк тукталырга телим. Ул, әйткәнемчә, Яңа Задур авылында игенче гаиләсендә туа. Урта белемле Буа шәһәрендәге Нургали Хәсәнов мәдрәсәсендә ала. Аны тәмамлагач, Бөгелмә өязе Әлмәт авылы мәдрәсәсендә мөгаллимлек итә.

Шихап Әхмәров-Габдулла Тукайның дусты һәм аңа күп ярдәм иткән кеше.Шулай ук аның ярдәме бала чагында, иң кирәкле вакытта, атаклы композиторыбыз Салих Сайдәшев дә тигән.Замандашлары язуынча,Шиһаб Әхмәрев-тирән белемле,киң күңелле, коеп куйган галим-педагог.Ул 1966

елның 30 апрелендә Казанда вафат була.

2.2. Советлар союзы, рәсәй геройлары.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы – ил тормышында, ил тарихында тагын бер сынау, гаять зур фаҗига. Ул дәһшәт һәр совет йортының ишеген шакый һәм күп гаиләләрне мәңгелелек кайгы-хәсрәткә сала. Илгә фашист илбасарлары бәреп кергәннән соң, безнең Чүпрәле районыннан гына да сугыш кырларына 12 меннен артык кешене озаталар. Шуларнын күбесе, дөресрәге, 7 меңнән артыгы туган жирләренә кире әйләнеп кайтмый. Каберлере, әнә, бөтен Европа буйлап сибелген. Кайбер ватандашларыбыз исә, әсирлек газаплары кичергеннен сон, байтак гомерләрен туган ил төрмәләренде – тагын да рәхимсезрәк зинданда уздыралар.

Илебез халкы иркен сулап куя. Чупрәлеләр сугыштан соң меңнәрчә батыр якташларыбызның орден-медальләргә, ә Кече Чынлы авылыннан Зыятдин Арслановнын Дан орденнарына, Яна Кекерледен Зариф Алимов, Матактан Семён Уганин, Мунчалидан Нурулла Фазлыев, Зур Чынлыдан Исмагыйль Хакимов һем Хорновар-Шигалиден Пётр Юхвитовнын Советлар Союзы Герое диген ин югары исемге лаек булуларын беләләр.

Соңгы елларда бу геройлар сафына Иске Чүпрәле авылыннан батыр очучы, Россия Герое Газинур Хайруллин да өстәлә.



Якташларыбыз сугыш вакытында жимерелген халык хужалыгын торгызуда да көчләрен-тормышларын аямадылар. Чүпрәле җирендә хезмәт геройларының Тулы Бер плеядасы үсеп чыкты. Район үзе һәм анын кайбер хужалыклары төрле чорларда СССР, РСФСР һәм Татарстан байракларын күп мәртәбәләр яуладылар. Бүген без Лазарь Дергунов (Яна Уби), Ехметгерей Абдриев (Иске Шейморза), Усман Алиев (Зур Чынлы), Абдулла Сабиржанов (Мунчали), Александр Мокшин (Городище), Сергей Немасев (Хорновар-Шигали), Равил Низаметдинов (Яна Чокалы) кебек Социалистик Хезмет Геройларыбыз белен ихлас горурланабыз. Мәскәүдә яшәп, уртак Ватаныбызга хезмәт иткән Уби авылы егете, легендар шехес Петр Васильевич Дементьевка аерым хөрмәт. Ул, гади чуваш гаилесенде туып-үсеп, генерал-полковник, СССРның авиация промышленносте министры булды.Анын күкрәгендә геройларга бирелә торган Алтын йолдыз ике тапкыр балкыды.

Сүз геройлар турында киткәч әйтәсе килә: Чүпрәле ягы куп бала табып үстергән Герой — аналар саны буенча беренче урынны тоткан як та! Бездә аларның очрашулары берничә тапкыр гөрләп узды. Хәзердә бу традицияләр дәвам ителә.

Тарихи белешмә: 1982 елда Чүпрәле төбәгендә 117 ананың күкрәген «Герой-ана» ордены бизи иде. Шул елның июнендә Татарстанда беренче тапкыр буларак, Герой – аналарның слеты үткәрелә. Анда йөздән артык асыл зат катнаша. «Ана даны» ордены белән бүләкләнүчеләр 1981 елда 996 булса, 1986 елда бу сан 1045 җитә. Герой – аналар арасыннан унар бала табып үстергән Шамсебану апа Задиханова, Миннебаян Шайдуллина, Хадича апа Измайловаларга һәм башкаларга бирелә.

2.3. Ленин ордены кавалерлары.

Чүпрәлеләр хезмәттә дә фидакарьлек күрсәтәләр. Мәсәлән, 1948 елда Татарстан авыл хуҗалыгы алдынгылары бүләкләнгән 44 Ленин орденының 12, 198 Хезмәт Кызыл Байрагы орденның 27се чүпрәлеләргә тапшырыла.

Якынча мәгълүматлардан күренгәнчә, 240ка якын якташыбызга Рәсәйнең, Татарстанның атказанган хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.



Абдреев Ахметгәрәй Шакирзян улы

Азизов Зәки Закир улы

Айметдинов Каюм Шарафутдин улы

Алимов Закир Алим улы

Беззубов Степан Трофим улы

Васильева Евдокия Федор кызы

Верхеев Григорий Никифор улы

Ефимов Александр Ефим улы

Коровлев Егор Никифар улы

Салахутдинова Әминә Айметдин кызы

Смирнов Алексей Тихон улы

Фаизов Адельзян Ахмет улы

Халимова Мәрьям

Хисматуллин Фасых Шакур улы

Шайхаттаров Иршат Зайзулла улы

Юнусов Хамза Туктарал улы

Ятманова Ольга Александр кызы һ.б.

3.Чүпрәле якларындагы кайбер йолалар, гадәтләр, бәйрәмнәр.

3.1. Йорт күтәрү өмәсе.

Йортларны Чүпрәле якларында элек нарат агачыннан салырга тырышалар иде, хәзер инде кирпечтән дә шактый күп өйләр калкып чыкты. Йорт төзү шулай ук зур хезмәт куюны сорый торга эш. Иң элек бүрәнәләр чистартыла, бура бурала, идән, түшәм такталары әзерләнә, бүрәнәнең эчке ягы ышкылана,

Һәр бүрәнәгә, шул исәптән тәрәзә араларындагы кисәкләргә дә саннар сугыла. Аннары бураны сүтәләр дә, мүкләп, яңадан җыялар. Билгеле, калын бүрәнәләрне йортның өске өлешенә күтәрү җиңел түгел, ярдәмгә туган-тумача, дус-иш, кәрше-тирәләр җыела.

Йорт күтәрү дә иртәнге якта башлана, чөнки бу вакытта гадәттә җил булмый диярлек, югыйсә бүрәнә өстендәге мүкне җил очырып бетерер иде. Һәм инде Бүрәнәләрне урыннарына урнаштырганда , бик сак эш итәргә кирәк, чөнки куелган мүкне сыдырып төшерергә мөмкин, йә булмаса, үзеңнең дә очып төшүең бар. Шуңа да иң таза ир-егетләр бүрәнәне баш-башларыннан бау белән күтәреп куялар. Матча астына йорт хуҗаларына байлык, иминлек теләп, көмеш акча куеп калдырыла.

Соңыннан өмәдә катнашучыларга сый-хөрмәт куела. Өстәлне әзерләүдә туган-тумача, күрше-тирәләр дә катнаша. Хатын-кызлар коймак, ботка, бүтән төрле ризыклар алып килеп йорт хуҗаларына тапшыралар, ә алар үз чиратында бу ризыклар белән өмәдә катнашучыларны сыйлыйлар.

3.2. Бәрәңге утырту.

Бәрәңге утырту шулай ук күп кул көче сорый торган эш. Алдан бакчаны әзерләргә кирәк. Элекке заманнарда бәрәңге бакчаларын күбесенчә көрәк белән казыйлар иде. Соңрак ат сабаннары, аннары тракторлар белән сукалый башладылар.

Хәзер бәрәңгене, татарлар яшәгән күпчелек төбәкләрдәге кебек, сука белән утырталар. Сугыштан соңгы елларда, атлар җитешмәгәнгә, суканы кешеләр дә җигелеп тарталар иде.

Иң элек сука белән озынлыгы якынча илле метр буразна сызып үтәләр. Шушы буразнага, араларын 25-30 см калдырып, орлык бәрәңгесен салып чыгалар. Бәрәңге салучылар күп буларга тиеш, югыйсә атка өлгереп булмый һәм бу эш озакка сузыла. Шушы вакытта инде күрше-тирәләр, туганнар ярдәмгә килә. Буразна беткән җир “буразна башы” дип атала. Гадәттә, биредә олы яшьтәге тәжрибәле кеше була, сукачы сукасы белән борылып өлгергәнче, ул үзенә бирелгән арага бәрәңгене куеп өлгерергә тиеш, юкса эш туктап торырга мөмкин.

Кире кайтканда, бәрәңгеләр сука ярдәмендә туфрак белән күмдерелә. Моның өчен сукада “кашык” дигән җайланма була. Шуның ярдәмендә туфракны гел бер якка гына салдырып баралар яки ике якка бертигез итеп тараталар. Кире кайткандагы буразна “буш” дип атала. Бәрәңге буразналары арасы 70 см чамасы булырга тиеш, азрак булса, бәрәңгене эшкәртергә авыр була. Икенче тапкыр бәрәңгене утырта торган буразнаны сызганда, арасы киңрәк итеп калдырыла.

Утыртып бетергәч, булышчыларны ашка чакыралар, табынга гадәттә пешереп төйгән бәрәнге, йомырка, сәт-катык куела.



3.3.Өйләнү, никах, туй.

Совет чорында ачыктан-ачык никах укыту яшьләрнең үзләренә дә, әти-әниләренә дә күңелсезлекләр китерергә мөмкин иде. Шуңа күрә дә никах күбесенчә яшьләрдән башка укыла, ә аларга дога укып өшкерелгән ашамлыклардан авыз итәргә генә кушалар иде. Никах укытылмаган туйлар ул вакытларда да безнең якларда бик сирәк булды.

Яшьләр кушылганның икенче көнендә иртән “кияү мунчасы” ягыла. Беренче булып анда кияү белән кәләш юыналар. Аларның мунчадан кайтуларына коймак пешерелә. Котларга килүче туган-тумача, дуслар белән чәй, соңгы вакытларда “мәй” дә эчелә башлады. Гадәттә, берәр шаянрак дус кеше кияүләрдән: “Мунчаның парысы булдымы соң?”- дип сорап та куя. Загска барып теркәлүләр берничә көннән яки күпмедер вакытлардан соң гына үткәрелә һәм шаһитларның булуы да шарт түгел иде.

Туй мәҗлесләре берничә көннән, атнадан, хәтта айдан соң да үткәрелергә мөмкин. Бу мәсьәләрдә гаиләләрнең матди хәле төп рольне уйный, бигрәк тә яшьләр әти-әниләр белән алдан сөйләшеп кушылмасалар. Кайсыбер вакытларда туй мәҗлесе үткәрешләргә яшьләрнең туган-тумачалары да кушыла.

3.4. Сабан туе.

Чүпрәле якларында элек сабан туйлары бары тик район үзәгендәгенә була иде. Бәйрәмгә әзерлек алдан башлана. Авылларда аерым билгеләнгән кешеләр йорт буенча бүләк җыеп йөриләр. Бүләкне һәркем көченнән килгәнчә бирә: чиккән кулъяулык, сөлге, тукыма кисәге, йомырка, акча һ.б.

Иртәгә сабан туе дигән көнне бәйрәм мәйданына кибетләр өчен урыннар, кунаклар өчен трибуна ясала. Шул ук көнне сәүдә итү дә башлана, район үзәгендә яшәүчеләр кирәк әйберләне, ризыкларны алып калалар, чөнки сабан туе көнне кибетләр янына якын да килеп булмый диярлек, зур чиратлар була.

Сабан туенда төрле ярышлар, уеннар оештырыла: шома колгага менә, чүлмәк вату, капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгерү, ат чабышлары, милли көрәш һ.б.

Йомгаклау.

Инде нокта куяр вакыт та җитте, дөрес, минем карашка, соңгы ноктаны түгелдер.

Республикабызның Идел аръягында, иң читтә урнашкан Чүпрәле районы халкы бүген әнә шундый зур катлаулы һәм мактаулы үткәнен хөрмәт итеп, матур уй – хыяллар, якты киләчәк турындагы өмет – ышаныч белән яши.

Чал тарихлы кешелек дөньясы алга баруын дәвам итә. Айлар, еллар үтә. Гасырлар агышы, кәгазьдә генә түгел, ташка язылган истәлекләрне дә юа бара. Инде кеше хәтере турында әйтеп торасы да юк. Тарих өчен ул бер мизгел генә. Шуңа күрә дә халкыбызның булган барлык истәлекләрен, мәдәни мирасын саклап калсак иде.

Файдаланылган әдәбият.

1. Александр С.Ф. –Казан: “Идел-Пресс”,-2003.-224 б.

2.Гафаров И.Ә. Икенче китап.-Казан: Алма-Лит, 2005.-228 б.

3. И.Ә.Гафаров. Туган як мирасы.- Казан, 2004.-223 б.

4.Рәфәгать Низамов. Чүпрәле районы культура-спорт комплексы. 1988

5. Чүпрәле районы 1930-2000

6. Чүпрәле районы 1930-2007








sitemap
sitemap