Публикация Минем бабам сугышта булган



Кулымда кечкенә генә блокнот. Ул кара тышлы,битләре саргайган, искереп таушалган, андагы язуларны тиз генә танып укып та булмый. Бу кечкенә кара блокнот безнең өчен бик кадерле- ул бабамның сугыш кырында язып барган куен дәфтәре. Бабам Ганиев Мәҗит Гани улы 1921 нче елны туа. Ун айлык чагында ачлык чорында ,тиф авыруыннан әтисе үлеп китә. Язмыш яшьтән сыный бабамны.Чабата үреп,көн күрә алар .19 яшендә 1940нчы елда армиягә китә. 1942 елның 15 январендә сугышка керә ул. Сугыш чорын Волхов фронтында башлый. Яз көне өч чакрым судан чыгып төньяк көнбатыш фронтка кушылдык дип яза ул истәлекләрендә. Кострома шәһәре тирәсендә каты яралана,28 август көнне наркозсыз бер сәгать операция кичерә. Озак вакыт госпитальдә дәвалана. Блокнотның беренче битендә(рус телендә) : “Кадерле сугышчы. Синең тизрәк сәламәтләнүеңне телибез. Пионерлар сәламе белән,дигән язу бар. Димәк бабама, госпитальдә яткан чакта, бу блокнотны сугышчыларның хәлен белергә дип килгән пионерлар биргәннәр. Бәлки бу пионерлар минем яшемдә булганнардыр…

Чын күңелдән бирелгән бүләк буларак, шушы көнгә кадәр сакланган кечкенә генә бу блокнотка күпме хәтер сыйган! Кичергәннәрен,күргәннәрен бабам шунда язып барган.

Язмыш бабама мәрхәмәтле булган- яраланса да ,аңа исән-имин туган ягына,туган туфрагына кайту бәхете насыйп була аңа. Гомере буена үпкәсендә ядрә ярчыгы йөртә бабам. Сугыштан соң авыр елларда төрле эшләрдә эшли: бригадир ярдәмчесе булып та, складщик булып та. Бабам 22 сум пенсия акчасына дүрт баласын аякка бастыра, хезмәт көче белән яшәргә өйрәтә. Бабам корган нигездә, бүгенге көндә безнең гаилә: әти һәм әни һәм без дүрт кыз яшибез .Рәхмәт язмышка, бабам сугыштан исән имин кайткан. Рәхмәт Мәҗит бабаема ул балаларына,оныкларына тормыш бүләк иткән.

Күәм урта мәктәбе

Ганиева Рамилә ,8класс укучысы



sitemap
sitemap