Профессионаллар



Qwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiop

asdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmrtyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmrtyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmrtyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmrtyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmrtyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmrtyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmrtyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnmqwertyuiopasdfghjklzxcvbnm

Професионаллар

Насырҗанова Миләүшә,

Казан, 19нчы гимназия,

8нче сыйныф



Профессионаллар

Насырҗанова Миләүшә,

Казан, 19нчы гимназия,

8нче сыйныф

Иртән уянып, әкрен генә, гадәттәгечә телефонымның экранына карасам… Ни күрим? Кечкенә генә хәрефләр белән “четверг” дип язылган, ә аның янында… “контроль эш” дигән зур тамга тора. Күземне зур итеп ачып, берникадәр вакыт шул телефон экранына карап тордым. Кинәт: “Бүген пәнҗешәмбе!”- дип кычкырып җибәрдем. Аннан соң, караваттан тизрәк сикереп торып, метеор сыман киенә башладым. “Бүген алгебрадан контроль эш бит, ә мин бу “тамырлар”ны аңламадым! Ярар, Диләрә аңлатыр әле, хәзер аның өенә очарга кирәк!» — дип сапогиларымны киеп, ишекне ябып, өйдән чыгып чаптым.

Бу вакытта әле Диләрә дә, ялкау гына, күзен ачырга теләмичә, тәмле төшләр күреп, йоклый иде. Йокламый ни, без бит икенче сменада укыйбыз: соң ятабыз, соң торабыз. Шуңа өстәп, аның әле контроль эш турында уйлаганы да юк икән.



Мин башта ашыга-ашыга кыңгырауга бастым, аннары сабырлыгым җитмичә, ишек кага башладым. Диләрә куркып уянып китте, караватта гадәттәгечә боргаланып ятмакчы иде, тие сискәнеп, идәнгә егылып төште. Азрак йокыдан айны, Диләрә әкрен кенә ишек төбенә килеп җитте.

– Бу кем? – дип сорады.



– Кем булсын! Миләүшә инде! Ач тизрәк! – дип, кычкырдым мин.

Диләрә, күзләрен уа-уа, ишекне ачты. Бер сүз дә әйтмичә, мин өйгә кереп, чишенә башладым. Диләрә, шаклар катып, миңа карап торды. Аның әле генә урыннан торганын белеп, тиз генә кулына үземнең телефономны тоттырдым. Аның экранында һаман шул ук “контроль эш” билгесе янып тора. Кинәт Диләрәнең дә күзе шар булды. Бер-ике минут ул минем сыман телефонының экранына карап, басып торды.

– Бүген — пәнҗешәмбе?!

Диләрәнең теш аралаш чыккан тавышы ишетелде. Мин аңа җитди карап, баш селкедем дә, аны кулыннан алып, бүлмәсенә алып кереп киттем.

Анда әле карават, җыелмаган килеш, үз хуҗасын көтә иде. Өстәлдә дәфтәрләр, китаплар, дәреслекләр бер зур тауга әверелгәннәр. “Ярар, бәлки ул миңа азрак булса да, тамырларны аңлата алыр!” — дип уйладым да портфелемне креслога ыргытып, диванга утырып, дәреслекне ачтым. Диләрә кырыема утырды. Мин аның күзләренә карап:

— Диләрә, җаныкаем, бәгырь кисәгем, минем! Зинһар, тамырларны миңа, аңлат инде!- дип үтенеп сорадым. Диләрә миңа аптыраган күзләре белән карады.

— Мин аларны үзем дә аңламадым!

Зур шомырт кара күзләрен, зур итеп ачып, каушый-каушый, миңа шундый куркыныч сүзләрне әйтте. Аларны ишеткәч, минем башыма китереп суккандай булды. Сулышым туктады, йөрәгем дә инде леп-леп кага башлады. “Хәзер нишләргә инде?! Безнең класста алгебраны Диләрәдән әйбәтрәк бер кеше дә белми, ә тамырларны… Кичә генә кызлар белән алар турында сөйләштек. Берсе дә аңламаган! Ярар, безнең бер юл гына калды! Шпаргалка!” — дигән уй башыма килде. Диләрә һаман, кымшанмыйча, диван кырыенда утыра иде. Квартирада тнлык урнашты.

Менә ишеккә кемдер шакыды. Ачырга мин киттем. Карасам, ишек төбендә Индира белән Гөлшат басып торалар. Аларның сулышына карап, йөгергәннәрен белдем. Уфылдый-уфылдый алар өйгә керделәр.

– Бүген пәнҗешәмбе!- дип, Индира кычкырды да, Гөлшат белән бергә Диләрәнең бүлмәсенә кереп киттеләр. Мин әкрен генә алар артыннан киттем. Бүлмәгә кергәнче үк, кызларның сөйләшүе ишетелде.

– Ничек аңламадың?- дип, кычкырып сорады Гөлшат. Диләрәнең тавышы ишетелмәде. Кинәт Индира җүләр сыман кычкырып җибәрде дә, бүлмәнең бер кырыеннан икенчесенә йөгереп йөри башлады. Гөлшат караватка ятып балгарга тотынды. Фатир әллә нинди тавышлар белән тулды. Анда булган «истерикаларны» сез бүтән беркайда да күрә алмассыз. Мин, шаккатып, аларга карап тордым “Алар да әзерләнмәгәннәр. Ярар, шпаргалканы дүртебез язарбыз,” — дип уйлап, бүлмәгә кердем.

Мин өстәлдән дүрт кәгазь бите табып, кулыма алдым да өскә күтәрдем.

— Кызлар! — дип кычкырдым мин. — Әйдәгез инде, белмәгәч, шпаргалкалар языйк.- диюгә, алар кулымдагы кәгазь битләренә карадылар. Аларны кулларымнан йолкып алып җитез генә кирәкле язмаларны сырлый башладылар. Каләмнәр бит өстендә бик тиз йөгерә, ә кызларның күзләре өмет белән тула.

Язып бетергәч, мин сәгатькә карадым. Дәрес башланырга 10 минут калган.

— Кызлар! Без контроль эшкә өлгермибез! Дәрес башланырга 10 минут калды!!!- дип кычкырдым да, киенә башладым. Кызлар минем арттан кабатладылар. Ике минут та үтмәде, без инде урамда мәктәпкә таба йөгерә идек. Мәктәп инде күренә. Менә кинәт кенә Гөлшат, боз өстендә таеп, яңа явып үткән йомшак карга егылды. Без, аны тиз генә күтәреп, мәктәпкә таба йөгердек. Мин борылып карадым һәм бозда яткан апаны күрдем.

– Гөлшат, син кемнедер ектың, — дип, Гөлшатка карадым. Кызлар, туктамыйча гына, борылып карадылар да:

— Әй, ярар. Болай да вакыт юк! Соңга калабыз! — диделәр.

Менә инде мәктәпкә килеп җиттек. Йөгерә-йөгерә класска мендек, урыннарыбызга утырдык. Карасам, бөтенесе шпаргалкалар белән утыралар. Кемнеңдер ул пеналында ята, кемнеңдер дәреслек артына ябыштырылган. Кемдер шул мескен, әмма бик кадерле шпаргалканы капрон колготки астына тыккан да, итәген өскәрәк күтәреп, язылган җавапларга карап утыра. Мин шпаргалканы контроль эш дәфтәренең икенче битенә тыгып куйдым. Аннан карарга бик җайлы, һичкем белми.

Дәрес башланырга кыңгырау шылтырады. Класс куркудан каушап китте. Тып-тын. Укытучы класска керде.

– Гафу итегез, урамда ниндидер дүрт кыз бәреп ектылар, шуңа күрә соңга калдым! — диде Мәшһүрә апа. Мин, без икәнлеген аңлап, куркып һәм оялып, Гөлшатка карадым. Ләкин Гөлшат минем якка карарга уйламады да. Аның күзләре тактада иде. Мин дә тактага борылдым. Мәшһүрә апа котроль эшне язарга тотынды. Ике минуттан соң без инде дәфтәрләргә яза башладык. Бөтен класс, әзерләнгән шпаргалкаларга карап, контроль эш эшли… Кинәт Мәшһүрә апа Алина белән Эльвираны класстан куып чыгарды. Алар артыннан Марат белән Ильяс китте. Аннары тагын һәм тагын. Класста кеше кимеде. Берничә минуттан соң класста сигез кеше калды. Мин дә әкрен генә контроль эшемне язам. Кинәт Мәшһүрә апа класс буенча китте. Мин, шпаргалканы кая качырырга белмичә, каушавымнан каләмне төшереп җибәрдем. Шул мизгелдә башыма акыллы бер уй килде. Тиз генә шпаргалкамны өстәл астына, сагызга ябыштырып куйдым. Мәшһүрә апа, күрмичә, икенче рәтне карарга китте…

Кинәт ишек шакыдылар һәм сыйныфка завучыбыз Лилия апа килеп керде. Ул класска карады да:

— Ә, контроль эш язасыз икән? Нәрсә, күчерергә яратучылар бармыни?-дип сорады.

– Яратучылар инде юк, бөтенесе дә ишек төбендә торалар, сыйныфта професионаллар гына калды! – дип, Мәшһүрә апа көлеп җавап бирде.

“Хмм… Без професионаллар икән!” –дип уйлап, мин дә елмаеп куйдым.








sitemap
sitemap