Проект Путешествие по книгам Тукая



Әтнә муниципаль районы Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта гомуми белем мәктәбе

Проект

«Габдулла Тукай китап лары буйлап сәяхәт

Әзерләде: Әтнә муниципаль районы Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта гомуми белем мәктәбенең 4 сыйныф укучылары

Җитәкчесе: 1 квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Йосыпова Гүзәлия Индусовна





Кереш өлеш.

Бүгенге көндә иң актуаль сорауларның берсе: Балаларга нәрсә укырга? Баланың укуы дөрес формалашырга тиеш. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның иҗаты бу проблеманы чишүдә ярдәм итәр. Тукай безгә зур иҗади мирас калдырды һәм анда иң зур һәм мөһим урынны поэзия алып тора.

2011 елның 26 апрелендә бөек татар шагыйренең 125 еллык юбилее булды.

Тукай иҗаты белән балаларның, укытучыларның һәм минем үземнең чиксез кызыксыну, миндә “Тукай китаплары буйлап сәяхәт” дигән проект эшләргә теләк уятты. Бу проект укучыларның һәм укытучыларның уку культурасын үстерүгә юнәлтелгән һәм балаларга татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына ачкыч табарга ярдәм итәчәк. Тукай әсәрләрендә бүгенге көннең бик күп сорауларына җавап табарга була.

Г.Тукайның әсәрләре туган якка, аның табигатенә тирән мәхәббәт белән сугарылган, аның буыннан буынга күчкән иҗади мирасы балаларда туган йортка, туган җиргә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияли, тир түгелгән хезмәтне ,сабырлыкны бәяләргә өйрәтә. Г.Тукай шигырьләре һәм әкиятләре аша бала тирә – юньне танып белергә өйрәнә.Иң мөһиме, аның әсәрләре аша балалар татар халкының традицияләрен өйрәнәләр. Г.Тукай әсәрләре балаларның характерында хезмәт сөючәнлек, намуслылык, көчлелек, горурлык, җаваплылык кебек кыйммәтле сыйфатларны формалаштыруда ярдәм итә, белем алуга кызыксынуларын арттыра,өлкәннәргә хөрмәтле, киң күңелле һәм ярдәмчел булырга өйрәтә.

Проект эшчәнлеген оештыру һәм планлаштыру китапханә белән берлектә 3 юнәлештә алып барыла:

балалар белән эш

укытучылар белән эш

әти – әниләр белән эш

Бу юнәлешләр буенча перспектив план эшләнде. Проект чараларының графикларында нинди чаралар үткәреләчәге һәм максатлары күрсәтелде.

Проектны тормышка ашыруда төрле эш алымнары кулланылды: стена газетасы чыгару, китап күргәзмәләре, уенлы викториналар, эзләнү эшчәнлеге, экскурсияләр,сәхнәләштерү эшчәнлеге, китапларын презентацияләү һ б.

Проектта катнашучылар – башлангыч сыйныф укучылары, укытучылары, китапханә хезмәткәре,әти – әниләр.

Тормышка ашыру вакыты – апрель.

Максат: Балаларны Г.Тукай иҗаты белән кызыксындыру эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру.

Бурычлар:

Балаларны Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

Г.Тукайның китапларына мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү.

Г.Тукай әсәрләре аша балаларда намуслылык, дөреслек, юмартлык тәрбияләү.

Тукай әсәрләрен зур кызыксыну белән һәм горурланып укырга өйрәтү.

Г.Тукай шигырьләренең һәм әкиятләренең бай сөйләм телен тоярга һәм аңларга өйрәтү.

Татар балалар әдәбияты турында әти – әниләрнең күзаллауларын киңәйтү, гаиләдә кече яшьтәге мәктәп балалары белән бергәләп китап укуга тарту.

Проектның көтелгән нәтиҗәләре:

Укучыларны Г.Тукай әсәрләре белән таныштыру , өйрәнү өчен мәктәптә, китапханәдә , гаиләдә тиешле шартлар булдыру.

Балаларның 80% Г.Тукай әсәрләрен кызык өчен генә түгел, ә танып –белү чыганагы буларак өйрәнүләренә ирешү.

Балаларның кызыксынуларын, иҗади сәләтләрен , аралашу күнекмәләрен үстерү.

Балаларның 25% үз идеяләрен әйтүләренә ирешү.

Тукай әсәрләре белән таныштыру буенча эш системасын булдыру.

Проектны тормышка ашыруда 80 % әти –әнинең катнашуына ирешү.

Гаилә белән бергәләп укуның кече яшьтәге мәктәп балалары өчен мөһим булуын төшендерү.

“Тукай китаплары буйлап сәяхәт” проектының төп әһәмияте шунда, проект эше ярдәмендә балаларны Г.Тукайның шигырьләр һәм әкиятләр дөньясына алып керүдә яңа юнәлешләр барлыкка килде, гаиләләр, китапханә белән элемтә ныгыды.

Кулланылган әдәбият:

1. Исемдә калганнар .Габдулла Тукай

2. Кырлайда Г. Тукай музее. Л.Г.Валеева, Д.В.Багаутдинова

3. Татар балалар поэзиясе антологиясе.

4. Тукайга чәчәкләр. Р.Фәйзуллин



5. Бәйрәмнәр бәйләме. Гомәрова Венера Галимовна,Зарипова Фәния Яһүдовна

6. Мәсәлләр . Габдулла Тукай

7. Кечкенә Апуш. Әхмәт Фәйзи

8. Шигырьләр,поэмалар. Габдулла Тукай

9. Эш беткәч, уйнарга ярый. Габдулла Тукай.

10. Габдулла Тукай шигырьләре.

11. Шүрәле . Габдулла Тукай

12. Кәҗә белән сарык әкияте. Габдулла Тукай

13.Әкиятләр . Габдулла Тукай

Проектны тормышка ашыруның этаплары

Этаплары

Эшнең эчтәлеге

Вакыты

Җаваплы

I этап – әзерлек этабы

II этап – төп этап (практика)

III этап –йомгаклау этабы

— Проектта катнашучылар белән

Проектның максатын һәм бурычларын карау (Балаларны Г.Тукай иҗатына тартуның нәтиҗәле юлларын эзләү, өйрәнү).

—Проектны тормышка ашыру өчен тиешле шартлар булдыру.

—Шушы проблема буенча әти – әниләрдән анкета алу.

—Китапханә белән берлектә үткәреләчәк чараларның планын төзү.

—Укыту – тәрбия процессына балаларны Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә тартуның нәтиҗәле метод һәм алымнарын кертү.

—Г.Тукай китапларынннан торган почмак булдыру, стена газетасы чыгару, информацион стенд булдыру.

—Балаларны Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру өчен “Тукай дәресләре” үткәрү.

—Мәктәптә, гаиләдә, китапханәдә Г.Тукай иҗатын өйрәнү өчен шартлар тудыру.

—Алда торган проблема буенча методик материаллар, эшкәрт-

мәләр туплау.

—Әдәби калейдоскоп (“Г.Тукай китапларының иң якын дусты” дигән таныклыкны тапшыру).

—Проектны тормышка ашыруны контрольгә алу.

—Г.Тукайның тормыш юлын, иҗатын чагылдырган презентация эшләү «И мөкатдәс моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз”.

—Проектны тормышка ашыруның нәтиҗәләрен чыгару.

Март

Апрель

Май

Проектны әзерләүче

Башлангыч сыйныф укыту чылары

Проектны әзерләүче

Балалар өчен үткәреләчәк чараларның графигы

Чаралар

Максат

Вакыты

Җаваплы

1.

Сыйныф бүлмәсендә “Барысы да Тукай турында” дигән китапханә булдыру.

Проектны тормышка ашыру өчен шартлар булдыру. Г.Тукай китапларына кызыксыну уяту.

Март

ахыры

Башлангыч сыйныф укытучылары

2.

Гаиләдә, мәктәптә бергәләп уку. ”Г.Тукайның могҗи- залар белән тулы китапларына сәяхәт”

Балаларны Г.Тукай китапларын укуга тарту.

Апрель

дәвамын-

да

Укытучылар,

әти-әниләр

3.

Китапханәдә “Тукай – балаларга” дигән күргәзмә булдыру.

Балаларны Г.Тукай китаплары белән таныштыру, китапханә хезмәткәре белән аралашу.

1-5 апрель

Китапханә

хезмәткәре

4.

Авыл китапханәсенә 1 сыйныф укучылары һәм әти – әниләре белән бергә экскурсия.

Г.Тукай иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, җәмәгать урыннарында үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү.

Китапка сак караш тәрбияләү.

Ай дәвамында

Авыл китапханәсе хезмәткәре

5.

Г.Тукай әсәрләре буенча мәкальләр, әйтемнәр туплау.

Китап белән эшләгәндә балаларда эзләнү эшчәнлеге формалаштыру,кызыксынуларын арттыру.

Ай дәвамында

Башлангыч сыйныф

укытучыла-

ры

6.

Иртәнге бишминут- лыклар.”Г.Тукайның шигырьләре турында сөйләшү”

Укылганнар турында хикәя төзеп сөйләргә өйрәтү.

10-15 апрель

Башлангыч сыйныф

укытучыла-

ры

7.

Музыка өлкәсендәге эшчәнлек: “Туган тел”,”Туган авыл” җырларын өйрә- нү,”Тукай марш”ын тыңлау.

Җырлау күнекмәләрен үстерү, музыканы тыңлый һәм нинди жанрга кергәнен әйтә белергә өйрәтү.

15-20 апрель

Музыка укы-

тучысы

8.

“Кызыклы шәкерт” шигыре буенча әвәләү.

Тукай әсәрен әвәләү ысулы белән ныгыту.Балаларга кеше һәм эт фигурасын әвәләргә өйрәтү.

Хезмәт дәреслә-рендә

Башлангыч сыйныф

укытучыла-

ры

9.

“Эш беткәч – уйнарга ярый” шигырен сәхнәләштерү.

Әсәрнең бай эчтәлеген аңлап кабул итәргә, геройларның характерлы үзенчәлекләрен күрсәтә белергә, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә өйрәтү.

24-25 апрель

Башлангыч сыйныф

укытучыла-

ры

10.

Әдәби уен “Г. Тукайның шигьри дөньясына сәяхәт”.

Г.Тукайның танып-белүгә бәйле шигырьләре аша балаларда хезмәт сөючәнлек, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү.

апрель

Укытучылар

11.

Г.Тукай әсәрләре буенча ясалган рәсемнәргә конкурс.

Рәсемнәрдә яратып укылган әсәрнең эпизодларын сурәтләргә өйрәтү, күзаллауларын киңәй- тү,иҗади активлык тәрбияләү.

20 — 25 ап- рель

Рәсем укытучысы

12.

Музейда конкурс “ Тукай шигырьләрен укыйбыз”

Укучыларның сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен үстерү

24 апрель

Музей җитәкчесе

13.

“Минем яраткан героем” темасына Г.Тукай әсәрләре буенча кул эшләре күргәзмәсе (Әти –әниләр белән берлектә)

Балаларның иҗади һәм кул хезмәте күнекмәләрен , фантазияләрен үстерү. Әти – әниләр белән бергә эшчәнлекне активлаштыру.

10 — 15 ап- рель

Башлангыч сыйныф укытучыла-ры,әти-әниләр

14.

Театральләштерелгән күренеш “Су анасы”

Балаларны үз теләкләре буенча роль сайларга һәм шул рольне шатланып, теләп башкарырга, геройларның характерлы үзенчәлекләрен бирергә өйрәтү. Г.Тукай әкиятләренә мәхәббәт тәрбияләү.

26 апрель

Башлангыч сыйныф укытучыла-ры

15.

Әдәби калейдоскоп “Г.Тукай китаплары ның якын дусты” таныклыгын тапшы ру.

“И мөкатдәс моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз” презентациясе буенча эш.

Балаларның Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча алган белемнәрен гомумиләштерү.

Проект эшчәнлегендә иң актив булган укучыларны аерып алу.

26 апрель

Проектны әзерләүче

16.

Тукай – Кырлайга музейга экскурсия.

Г.Тукай турында күзаллауларын киңәйтү, соклану, горурлану хисләре тәрбияләү.

Ай дәвамында

Проектны

әзерләүче

Укытучылар өчен проект чараларының графигы

Үткәреләчәк чара

Максат

Вакы-

ты

Кем

җаваплы



Страницы: 1 | 2 | Весь текст




sitemap sitemap