Проект эшеТема Геометрик фигураларны килеп чыгышын тикшер



Геометрик фигураларның килеп чыгышын тикшерүнең мөһимлеге

Дөньядагы һәр кеше әйләнә-тирәбездә фигураларның күптөрлелеген искәрәдер.Кешеләр бик күптәннән аларның күптөрлелеге,төзелеше һәм үзлекләре белән кызыксынган. Шулай итеп фигураларны өйрәнү,үлчәү мөмкинлеге бирүче геометрия фәне барлыкка килгән.Күп һөнәр ияләре бу белемнәрне файдалана(гади балта остасыннан алып архитектор һәм космик аппаратлар җитештерүче конструкторлар да). Әлеге проект эшендә без геометрик фигураларның архитектурада кулланылышын тикшерәбез.Архитектура корылмаларының кыйммәте аларның матурлыгында гына түгел,корылма ныклы да,уңайлы да булырга тиеш.Әмма үзенә җәлеп итеп тормаса,ул гадәти корылма итеп кенә кабул ителә.Архитектура һәйкәле була алмый.Ә безне чолгап алган биналар төзелешендәге геометрик фигураларны ничек уйлап тапканнар соң? Бу сорау мине уйланырга мәҗбүр итте.

Проектның максаты:

Хәзерге заман архитектурасында төп геометрик фигураларның чагылышын күрсәтү һәм бу фигураларның килеп чыгышын табигый объектлардан эзләп табу.

Проектның бурычлары:

1. Төп геометрик фигураларны аерып алып күрсәтү.

2. Төрле геометрик фигураларны архитектурада файдалану үзенчәлекләрен

анализлау.

3. Актанышның архитектура корылмаларындагы үзенчәлекләрне характер-

лау.

4. Геометрик формасын ачыклау максатыннан табигый объектларны тикше-

рү.

Гипотеза:

Хәзерге чор кешеләрен чолгап алган геометрик фигураларның башлангычы табигатьтән (табигый объектлардан) алынган.

Безнең эш дүрт этаптан торды.

I. Балалар уены “Кубиклар

Без балалар бакчасыннан ук кубиклар белән уйнадык (алар төрле материалдан). Кубиклар наборы төрледән төрле вариантта була.Кубиклар белән уйнаганда без төп геометрик фигуралардан куб, пирамида, цилиндр, конус белән таныштык.Уенчык комплектында чикләнгән күләмдә генә фигуралар.

(Шар,мәсәлән,бер җыелмада да очрамады) Миндә сорау туды:

Ни өчен “Кубиклар” уен җыелмасында фигуралар чикләнгән?

Башка төрле фигуралар да бармы?

Геометрик фигураларны кем уйлап тапкан?

II.Архитектурада геометрик фигуралар

Беренче сорауга җавапны без әти-әниләребездән белдек.”Кубиклар “уены аша без төзүче һәм архитектор булып уйныйбыз икән.Үзебез уйнаганда корылмалар төзү проектлары уйлап чыгарабыз һәм аларны төзибез.Ә куб,конус һәм цилиндр төзелештә иң еш кулланыла торган геометрик фигуралар.Кирпич,бетон блоклардан корылма стеналары өяләр.Конус-өй түбәсе, ә цилиндр-колонналар.Йорт төзегәндә шар кирәкми диярлек.

Чынлап та,куб,конус һәм цилиндр төзелештә иң кулланыла торган геометрик фигуралар икәнен тикшерү максатыннан эксперимент үткәрдек. Класста “Кубиклар”җыелмасыннан өйләр төзергә булдык.Нәтиҗәдә күпчелек укучылар (14 укучының) 11е бары тик куб,параллелепипед,турыпочмаклык,квадрат файдаланды.Бары тик өчесе генә өстәмә итеп конус һәм цилиндр да файдаланган иде.

Хәзер без шәһәргә барсак та,урамда йөргәндә дә,Актанышка килсәк тә,иске фотографияләребездән дә таныш геометрик фигуралар эзлибез.

Мәсәлән,Чаллыга баргач,без Яңа шәһәр уртасында калкып торган цилиндрик корылмага игътибар иттек.Актаныштагы йортлар,Боз сарае,Банк офислары күп төрле геометрик фигураларны үзләрендә туплаган .Ә мәчеткә ярымшлар формасындагы купола һәм параллелепипедлар комбинациясе цилиндр,призма һәм пирамидалар хас.

Күзәтүләр нәтиҗәсе: Без шуңа игътибар иттек,кешеләрне бигрәк тә төрле геометрик фигураларны берләштергән яки үзенчәлекле фигуралардан ясалган архитектура корылмалары җәлеп итә.

III.Актанышның заманча архитектура үзенчәлеге

Актаныштагы биналарга игътибар иткәннән соң,ике юнәлеш сизелде.

Беренчесе-җәмәгать һәм мәданият корылмалары.Бу корылмалар кешеләрнең игътибарын юнәлтү максаты белән төзелгән.Бу корылмалар уңай эмоциясе тудыра .Архитекторлар бу корылмаларны төзегәндә төрле геометрик фигуралар комбинациясен файдаланган.

Икенче юнәлеш-күпчелекне алып торучы кешеләр яши торган йортлар.Торак йортларда квадрат, турыпочмаклык (куб,параллелепипед)кебек фигуралар өстенлек итә.Бу шуның белән аңлатыла,кеше нәрсәдер эшләргә алынса ,ул аның матур булуы белән генә түгел,ә ныклы һәм очызга төшүе белән дә кызыксына (мәйданы,периметры,үлчәме,өслеге).Төзелеш материалын экономияле тотуны күздә тота.

Күзәтүләр нәтиҗәсе: Торак йортлар иң гади геометрик фигуралардан төзелә.

IV.Табигатьтәге геометрик фигуралар.

Галимнәр әйтүенчә,кеше тарафыннан барлыкка китерелгән нәрсәләр барысы да кешене чолгап алган табигатьне күзәтү нәтиҗәсе буларак барлыкка килгәннәр.Димәк,геометрик фигураларны да табигатьтән эзләргә кирәк.

Без урманга сәяхәтне дә геометрик фигураларны эзләүгә багышладык.Агач кәүсәсе-цилиндр ,гөмбә эшләпәсе ярымшарлар,чыршы-конус.Безгә хәтта агачка асылган шар да очрады.Бу имәндә эленеп торган саескан оясы иде.Ул чыбыктан шар итеп үрелгән.

Табигатьтәге геометрик фигура үрнәкләрен ачыклау өчен без тагын ике эксперимент үткәрдек.

Беренче эксперимент вакытында экспериментта катнашучылар геометрик фигураны ясап бетерергә тиеш иде.Нәтиҗәдә барлык катнашучыларның да түгәрәге- кояш һәм планеталар;өчпочмагы һәм конусы-чыршы,агач,кишер;цилиндр-агач кәүсәсе булды.Бишпочмак һәм алтыпочмак-болыт яки чәчәк иде.Ләкин,квадратка һәм кубка карап нинди дә булса табигый объектны күзаллаган кеше булмады. Күпләр өчен квадрат һәм куб-ул өй.

Икенче экспериментта, киресенчә, фотографиядәге пейзажда геометрик объектларны күрергә иде. Экспериментта катнашучылар чыршының өчпочмакка,тузганакның шарга,кар бөртегенең алтыпочмакка,диңгез йолдызы-бишпочмакка,тауларның өчпочмак,гөмбәләрнең ярымәйләнә;агач төбенең турыпычмаклыкка охшавын күрделәр.

Эксперимент нәтиҗәләрен анализлаганнан соң пейзажда объектларны укучылар яссылыкта күрә.Гөмбә-алар өчен ярымтүгәрәк һәм турыпочмаклык.Шар һәм цилиндр түгел.Шуңа күрә без нәтиҗә ясадык:математика,әйләнә-тирә,рәсем сәнгате дәресләрендә иллюстрацияләр караганда яссы фигураларда күләмле предмет күрергә кирәклегенә игътибар иттем.

Эксперимент вакытында укучыларга куб һәм параллелепипедка охшаш табигый объект күрергә туры килмәде.Бары махсус әдәбиятлардан карап кына тоз кристалларның куб,ә икенче бер минерал-баритның параллелепипед формасында икәнлеген белдек.

Күзәтүләр нәтиҗәсе: Теләсә нинди табигый объектта без белгән геометрик фигураларны күрергә була.

Йомгаклау

Тикшерү-эзләнү эшенең максаты төп геометрик фигураларны хәзерге заман архитектура үрнәгендә күрсәтү һәм аларны килеп чыгышын табигатьтән эзләү иде.

Куелган максатка ирешү өчен.

1.Төп геометрик фигуралар аерып күрсәтелде.

2.Еш кулланыла торган геометрик фигураларны ачыклау буенча эксперимент.

3.Төрле геометрик фигураларны архитектура өлкәсендә куллануның үзенчәлекләре анализланды.

4.Актаныштагы заманча архитектура үрнәкләренә характеристика бирелде.

5.Геометрик формасын ачыклау максатыннан табигый объектлар күзәтелде.

6.Геометрик фигуралар һәм табигый объектлар арасындагы бәйләнешне ачыклау өчен эксперимент үткәрелде.

Күзәткәннән соң , түбәндәге нәтиҗәләрне чыгарырга мөмкин:

1.Эш барышында,кешеләрне чолгап алган төп геометрик фигураларның башланычы табигатьтән күчкән дигән гипотезаны исбатладык.

2.Кешеләр тудырган геометрик фигуралар,табигый геометрик фигуралардан күпкә артык.

3.Кешелек файдалана торган геометрик фигуралар санын киметә бара һәм шуның белән әйләнә-тирәне ярлыландыра(архитектурада күпчелек куб,параллелепипед,турыпочмаклык,квадрат өстенлек итә).

Күзәтүләребез гипотезаны раслыйлар.

Кешеләр үзләрен чолгап алган табигатьтән төп геометрик фигураларны алган икән.

Табигать тудырган фигуралар матур гына түгел,ә аларның формасы максатчан,ягъни уңайлы.

Ә кешеләргә табигатьтән-иң гениаль уйлап табучыдан, өйрәнергә дә өйрәнергә!

Шулай итеп,тагын берничә сорау туа,мөгаен алар киләчәк тикшеренү-эзләнү эшләрендә тема булырлар.Мәсәлән,геометрик фигураларның төрлелеге кыскару кешеләр сәламәтлегенә,бигрәк тә күрү сәләтенә ничек тәэсир итәр?Күппочмак һәм күпкырлыкларны кем уйлап тапкан һәм алар кайларда кулланыла?

Кулланылган әдәбият :

Волошинов А.В. Пифагор. М: Просвещение, 2009.

Клепа. Альманах. №46, 2003.

Кордемский Б.А., Русалев Н.В. Удивительный квадрат. Москва-Ленинград: Государственное издательство технико-теоретической литературы, 2002.

Минковский В.Л. За страницами учебника математики. М.: Просвещение, 1996.5. Тимофеевский А. Веселая геометрия для самых маленьких. М., Омега.



sitemap
sitemap