Ут — дус та дошман да



ДАГУ “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”

Сочинение

“Ут – дус та, дошман да”

Башкарды: 8 класс укучысы

Закирова Алинә И.

Җитәкчесе: тәрбияче Шавалиев Ленар З.

Актаныш, 2013

Янгын… Бу сүз колакка ешрак ишетелгән саен аның ачысын ныграк тоя башлыйсың. Янгын — матди зыян, кешенең тормышына һәм сәламәтлегенә, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләренә зарар китерә торган, идарә итү мөмкинлеге булмаган яну ул. Халыкта бер мәкаль бар: «Бурдан кала — уттан калмый» . Кешеләрнең гомер буе җыйган мөлкәтләрен, ут бер мизгел эчендә юк итә ала.

Кеше уттан бик борынгы заманнардан ук файдалана башлаган. Археология табылдыкларыннан күренгәнчә, ут моннан 46-230 мең еллар элек яшәгән кешеләр тормышында куллланыла башлаган. Кешелек үзенең иң якын дусты да, иң явыз дошманы да булган ут белән идарә итәргә өйрәнгән. Бер яктан учак яктылык, җылылык чыганагы, тукландыручы булса, икенче яктан яндыручы, зыян салучы, юк итүче ролен дә башкарган. Шырпы уйлап чыгарылганга кадәр утны чакматаш ярдәмендә яндырганнар. Ә шырпыны исә, 1830-1855 еллар тирәсендә ясый башлаганнар.

Бүгенге көндә уттан башка бер генә көнне дә күз алдына китереп булмый. Ул һәр җирдә: өйләрдә, мәктәпләрдә, завод-фабрикаларда, авыл хуҗалыгында, көнкүрештә кирәк. Әмма уттан явызларна, саксыз файдалану, электр җиһазларының төзек булмавы — янгынга китфуче бер сәбәп булырга мөмкин. Янгыннарның күп очракта торак йортларда, җәмәгИть урыннарында, кешеләр күп булган җирләрдә килеп чыгуы бигрәк тә аяныч. Нәкъ шул вакытта алар күбрәк куркыныч тудыралар да. Янгынар* күпчелек «кеше факторы» дип аталган сәбәп аркасында килеп чыга. Бу кешеләрнең көндәлек тормышта үзләрен ваемсыз, игътибарсыз тоту нәтиҗәсе дигән сүз. Көнкүрештә янгыннар чыгу — бүгенге көндә дә даими куркыныч тудыручы бәла-каза. Балалар катнашындагылары бигрәк тә кызганыч. Районыбызда булган мисаллар да шул хакта сөйли.

Балаларның шуклыгы аркасында килеп чыккан янгыннарга ата-аналарның ваемсызлыгы, гаиләдә дөрес тәрбия бирелмәве этәргеч булып тора, минемчә. Балаларны ялгызларын өйдә калдырып алар зур ялгышлык эшлиләр, ә аның нәтиҗәсе һәркемгә дә яхшы билгеле: газиз балаларын, бөтен җыйган мал- мөлкәтләрен бөтенләйгә югалталар.

Берничә ел элек безнең авылда да мондый хәл булды. Бер йортта ягылган мич караучысыз калып, анда янгын чыкты. Янгын күршесендәге йортка да күчеп, ике йорт та янып бетте. Мондый хәлне булдырмас өчен һәрвакыт игътибарлы булырга, ачык ут чыганаклары булган әйберләргә тиз янучан әйберләр куймаска; өйдән чыгып киткәндә, барыннан да элек газ плитәләрендә газ килүен туктатырга, электр җиһазларын токтан ычкындырып китәргә кирәк. Беркайда да ут чыганагы калмаганга ныклап инанмыйча торып ишекне бикләмәскә.

Янгын вакытында иң куркыныч проблема — паника. Кешеләр янгын булган урыннан тизрәк качу ягын карап, ишек төпләренә өелешәләр һәм бер-берсенә комачаулыйлар. Мондый вакытта сабыр һәм тыныч булырга, уйлап эш итәргә кирәк, һәр дүрт-биш минут саен безнең илдә янгыннар чыгып кына тора. Йортлар, заводлар, гектарлаган урманнар яну аркасында миллионнлаган матди зыян килә, кеше гомерләре өзелә.

Фикеремне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: янгын куркынычсызлыгын белү, көндәлек тормышта аларның таләпләрен үтәү, янгын вакытында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен белү, осталык һәм төрле күнекмәләргә ия булу, безнең шәхси куркынычсызлыгыбызны гарантияләп, кеше гаебе белән килеп чыккан янгыннар санын киметергә ярдәм итәр иде. Ут белән саксыз эш итү төзәтеп бетерә алмаслык зур ялгышларга китерә. Үзебезне һәм якыннарыбызны бу казадан саклап калыйк.



sitemap
sitemap