Унсигез яшь



Унсигез яшь.Бүген миңа унсигез яшь, Туган көнне үткәрдем.Күӊелдә зур, якты бер хис

Урнашуын искәрдем.Нинди хис ул? Аӊлый алмыйм

Миӊа тынгы бирмәгән,

Ләкин сизәм: шушы көннән

Җаваплылык өстәлгән.

Тик биеккә менәр өчен

Ышанычлы белем кирәк.

Шуӊа биреп бөтен көчем

Тырышып-тырышып уку кирәк.

Корреспондент, тикшерүче…

Җан теләгән һөнәр сайла.

Хыялларыӊ чынга ашсын,

Йөз юл ачык синеӊ алда.

Тик үрләргә менәр өчен.

Так бер максат алдыбызда

Ныклы белем, хыял кирәк –

Шулай уйлый барчабыз да.

Нинди һөнәр сайласак та,

Бар теләкләр чынга ашар.

Күзләр яна, гайрәт чиксез,

Ныклык бездә чиккә ташар.

Тик әлегә план корам,

Урау-урау юллар урап.

Хыял күзе алга карый.

Карап туймый – җанга рәхәт.

Мәхмүтов Зөфәр



sitemap
sitemap