Укытучылар кнен тбрикл сзлре



Яраткан укытучым.

Һәркемнең яраткан укытучысы була. Минем дә бар андый укытучым. Ул – Рәхмәтуллина Альбина Рафаил кызы. Ул безне елмаеп, ачык йөз белән каршы ала. Укытучым безне укырга, санарга, матур итеп рәсемнәр ясарга өйрәтә. Ул безне дус, тату, тәртипле, ярдәмчел булырга өйрәтә. Безнең уңышларга ул чын күңеленнән сөенә. Укытучы апам бик сабыр.

Укытучы апабызга

Без бик тә бурычлыбыз

Шуңа күрә бүген аңа

Рәхмәт әйтеп туймыйбыз!

Атнагулова Аделина

Укытучым.

Мин бик дулкынланып беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көнемне бик яхшы хәтерлим. Ул көнне безне ягымлы елмаеп беренче укытучыбыз Рәхмәтуллина Альбина Рафаил кызы каршы алды. Ул безне белем дигән могҗизалы дөньяга җитәкләп алып кереп китте. Ягымлы тавышы, көләч йөзе, матур итеп сөйләве белән безнең игътибарыбызны белем алуга юнәлтә. Мин аны бик яратам, хөрмәтлим һәм аңа сәламәтлек, эшендә зур уңышлар телим!

Закирова Айгөл

Минем беренче укытучым.

Минем укытучымның исеме Альбина Рафаил кызы. Ул безне беренче сыйныфтан укырга, язарга, санарга өйрәтә. Ул бик яхшы укытучы. Укытучым безгә үзенең белемнәрен җиткерә. Без аннан үрнәк алырга тырышабыз.

Алтынов Рамазан

Укытучы булу җиңелме?

Без сыйныфта 29 бала. Без тырышып та укыйбыз, ялкауланган көннәр дә була. Тәртипле дә булабыз, шаярып та алабыз. Кайбер көнне китап – дәфтәрләр өйдә онытылып та кала. Өй эшләрен эшләмичә килгән көннәр дә була. Шуңа да карамыйча, безне көн саен елмаеп яраткан кешебез каршы ала. Ул безнең беренче укытучыбыз — Альбина Рафаилевна. Без аны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Аңа эшендә уңышлар, сәламәтлек һәм сабырлык телибез. Бик зур рәхмәт Сезгә!

Шәехова Гөлнара

Беренче укытучыга.

Өйрәттегез хәреф танырга,

Сүзләр төзеп укырга.

Сабырлык белән өйрәттегез

Санны санга кушарга.

Рәхмәт Сезгә чын күңелдән,

Рәхмәт барысы өчен!

Мин бәхетләр телим Сезгә,

Беренче укытучым!

Гузайрова Адилә

Минем укытучым.

Мин 2нче гимназиядә укыйм. Укытучы апамның исеме – Альбина Рафаилевна. Без аны яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Ул безне каләм тотарга, сүзләр төзеп язарга, иҗекләп сүзләр укырга, кушарга, алырга өйрәтте. Шуның өчен без аңа рәхмәтле. Укытучы апама сабырлык, сәламәтлек теләп калабыз.

Имамиева Эльвина

Укытучы.

Минем беренче укытучы – Альбина Рафаилевна. Мин аны бик яратам. Ул бик чибәр һәм акыллы. Ул миңа бишлеләр һәм дүртлеләр куя. Безгә төрле уеннар өйрәтә, ярышлар уздыра, кызыклы җирләргә алыр бара.

Баһаутдинов Булат



Минем укытучым.

Мин икенче сыйныфта укыйм. Безнең укытучыбыз Альбина апабыз. Ул безне укырга, язарга өйрәтә. Укытучыбыз безне тәртипкә өйрәтә. Безнең белән рәсем ясый, саф һавага чыгып төрле уеннар уйната. Мин үземнең укытучымны бик яратам, хөрмәт итәм һәм аннан үрнәк алам.

Шәйхенурова Милена

Беренче укытучым.

Җир шарының барлык матурлыгын

Җыйгансыз Сез, минем укытучым.

Көләч тә Сез, сабыр, игелекле,

Бала җанлы да Сез, кешелекле.

Сез барлыкка һәрчак шатланам.

Сезгә карап, хәтта сокланам,

Сездән һәрчак мин үрнәк алам,

Сезнең белән мин горурланам!

Шәкүров Илназ

Укытучы хезмәте сабырлык, белем, тырышлык таләп итә. Укытучы бик кирәкле һөнәр. Безнең укытучыбыз бик яхшы. Ул безгә гыйлем бирә, тәртипкә өйрәтә. Без укытучы апабызны бик яратабыз!

Явуз Сафия

Минем укытучым.

Безнең мәктәптә уктучылар бик күп. Алар бөтенесе дә әйбәт, үз һөнәрләрен белә һәм ярата. Ләкин минем яраткан укытучым берәү генә. Ул – безнең класс җитәкчебез Альбина Рафаилевна. Альбина апа бик яхшы һәм кайгыртучан. Ул безне гел яхшылыкка гына өйрәтә, тәртипле булуыбызны тели. Мин Альбина апаның дәресләрендә утырырга яратам, чөнки ул теманы безгә җентекләп аңлата. Ул бик тырыш, үз һөнәрен бик ярата. Аның өчен иң мөһиме – мәктәп. Апаның барлык сыйфатлары миңа бик ошый. Шуңа күрә ул – минем яраткан укытучым!

Шамсутдинова Лиана

Минем укытучыма.

Укытучы, синең алда түбәнчелек белән баш иям. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Укытучы профессиясе безнең илдә иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Укытучыга шигырьләр, җырлар, китаплар багышлана. Укытучы! Сүзе дә нинди бит! Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы – беренче кеше ул. Балаларның киләчәге укытучы кулында. Аның алтын йөрәге бары тик изге уйда гына. Һәр кешенең тормышка юллама биргән мәктәбе, рәхмәт хисләре белән олылап искә ала торган укытучысы бар.

Гасимова Алия

Мин 2нче “В” сыйныфында укыйм. Минем сыйныф җитәкчем Альбина Рафаилевна. Ул минем өчен иң яхшы укытучы. Укытучым безгә тырышып дәрес аңлата, матур итеп сөйли. Йөзе гел көләч. Сорауга җавап бирә алмасам, гел ярдәм итә. Шуңа күрә мин гимназияга укырга һәркөнне теләп барам.

Кашапова Алина

Бәйрәм белән Сезне, укытучым!

Йөрәгемнең якын кешесе.

Дөнья серен миңа өйрәтүчем

Яшь җаннарга – ходай илчесе!

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

Язмышларны башлап яздыгыз.

Өмет тулы күпме күзләргә Сез

Яшәү чаткылары салдыгыз!

Кайгыртып, без, балаларны

Безнең янәшәдә эшлисез.

Ходай Сезгә озын гомер бирсен

Рәхмәт Сезгә, Альбина Рафаилевна!

Зәйдуллина Регина

Укытучым.

Укытучым, якты кояш кебек,

Күңелемне назлап җылыта.

Авыр чакта ярдәм кулын суза,

Йомшак сүзе белән юата.

Шундый кеше ул – татар теле һәм әдәбиятыннан укытучы апабыз Альбина Рафаил кызы. Мин 1нче сыйныфта укыганда беренче дәрескә кергәч үк, ул миңа иң якын кешем кебек тоелды, чөнки укытучымның күз карашы ягымлы һәм нурлы иде.

Апабыз үзен бик тыныч, сабыр тотып, дәресләрне кызыклы итеп алып бара. Ул һәрберебезнең холкын белә, файдалы киңәшләрен бирә, кечкенәдән эш сөючән, олы йөрәкле, миһербанлы, ата – анага һәм өлкәннәргә игелекле булырга өйрәтә. Укытучыбыз белем бирү белән генә чикләнми, ә безне тормышка яраклашкан чын кешеләр итеп тәрбияләргә омтыла.

Мин укытучымны бик яратам һәм аңа чын йөрәктән чыккан чиксез рәхмәтемне белдерәм.

Шәйдуллина Азалия



Безнең укытучыбыз Альбина Рафаилевна. Без аны бик яратабыз. Ул дәресләрне күңелле итеп алып бара. Яңа шигырьләр, матур итеп язарга һәм сөйләргә өйрәтә. Апабыз беренче сыйныфтан ук безне укыта. Без мәктәпкә яратып йөрибез.



Минаева Альбина








sitemap
sitemap