Тукай образы снгатьт



Татарстан Республикасы Арча районы Апаз урта гомумбелем бирү мәктәбе

Габдулла Тукай образы сәнгатьтә.

Эзләнү эшен эшләүче:

Закирова Илүзә

Эшнең җитәкчесе:

Якупова Алсу Реваловна

Эчтәлек

Кереш …………………………………………………………………………………………………………. 3

I бүлек. Тукай әсәрләре — рәссамнар өчен илһам чишмәсе. ………………………….. 4

II бүлек. Тукай һәм музыка. ……………………………………………………………………….. 6

2.1. Тукай һәм халык җырлары. ………………………………………………………………… 6

2.2. Шагыйрь шигырьләренә композиторларыбыз язган җырлар. ……………… 6

III бүлек. Шигърияттә һәм тәнкыйть мәкаләләрендә Тукай образы………………. 8

Йомгаклау…………………………………………………………………………………………………… 10



Файдаланылган әдәбият………………………………………………………………………………. 11

Кереш.

..Укый яңа буын,

Укыр аны туар кешеләр,-

Кешеләр бит

Пушкиннары белән,

Тукайлары белән көчлеләр…

Хәниф Хөснуллин.

Чын шагыйрь булу бервакытта да җиңел булмаган. Шагыйрьлек көченә ия булган кеше куркып калмаска, шагыйрьне төрле яктан кыссалар да, ”күкрәк биреп каршы” торырга тиеш. Ваксынып китеп, алтын шылтыравы астына төшәсең икән, шагыйрьлек таҗы мәңге сиңа булмас. Тәне картайса да, шагыйрьнең күңеле япь-яшь, җаны көчле булып кала. Күкрәгендә шигырь уты сау булганда, ул тауларны күтәрерлек куәткә ия. Г.Тукайга иҗат итү өчен язмыш тарафыннан бары сигез генә ел вакыт бирелгән булып чыкты. 1905 елда аеруча ялкынланып яза башлаган каләме 1913 елның апрелендә туктап калды. Ләкин зур талантларның гомер озынлыгы еш кына аның ничә ел каләм тибрәтүе белән түгел, бәлки нинди әдәби мирас калдыруы белән билгеләнә.

Тукайның гаҗәеп зур шигъри дөньясы халык иҗатына, мифологиягә, фольклорга, әкиятләргә, бәетләргә таяна. Тукай халыкның бу зирәклеген аңа гына хас булган нәфислек, юмор, эчке җылылык белән бик нечкә һәм табигый рәвештә кабул итте. “Печән базары, яхүд Яңа Кисекбаш”, “Казан һәм Кабан арты”, “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык” поэмаларында күпме әкияти тылсым! Менә шул әкияти тылсымны рәссамнарыбыз, композиторларыбыз, шагыйрьләребез ничек күрделәр икән? Шушы сорауга җавап эзләүне без рефератыбызның максаты итеп алдык. Максатыбызга ирешү өчен түбәндәге бурычларны билгеләдек:

1. Шагыйрьнең иҗат җимешләренең сынлы сәнгатьтә ничек чагылыш табуын ачыклау.

2. Тукайның музыка белән бәйлелеген өйрәнү.

3. Шигърияттә һәм тәнкыйть мәкаләләрендә Тукай образын билгеләү.

Тикшерүнең методологик базасы булып Сәгыйть Исәнбайның “Тукай турында замандашлары” исемле әдәби әсәрләр җыентыгы торды. Тикшеренү барышында тикшеренүле, проблемалы, репродуктив методлар кулланылды.

I бүлек. Тукай әсәрләре — рәссамнар өчен илһам чишмәсе.

Габдулла Тукайның күләме буенча зур булмаган әсәрләре искиткеч күп һәм тирән эчтәлекле, шигырьләрендә зирәклек, үткен акыл, чиксез хыял; типажлар образлы рәвештә ачылган, чорга һәм характерга төгәл сыйфатлама бирелгән. Сәләтле рәссамнар өчен бу темалар һәм сюжетлар җыелмасы саекмас илһам чишмәсе булып тора.

Илдә нинди генә вакыйгалар булмасын, Тукай иҗатына карата булган кызыксыну беркайчан да кимемәде. 1930 елларда шагыйрь әсәрләрен иллюстрацияләүгә график-рәссам Б.Әминов керешә. Рәссамның “Шүрәле” поэмасына беренче мөрәҗәгать итүе форматы буенча зур булмаган басма өчен каләм белән ясалган аклы-каралы рәсемдә гәүдәләнә. Соңрак ул ачык төсләр белән кыю рәвештә Тукайның “Шүрәле” һәм башка әкиятләренә иллюстрацияләр ясый.

Нечкә лирик Ф.Әминов шагыйрь образын Кырлай турындагы әкияти хикәяләү, Шүрәленең мәҗүси чалымнары, урман албастылары, кошлар, үләннәр, төрле төслелек канвасына үреп бара. Темпера белән башкарылган әсәрләре акварель белән ясалган диярсең. Теманы ачуда әлеге оста иҗат иткән “Шүрәле урманы” һәм анда яшәүчеләрнең әкияти панорамасы шедевр булып тора. Рәссам Шүрәле урманында кара урман стихиясен һәм Шүрәле образын табигать көчләренең гәүдәләнеше буларак күз алдына бастырган. Әминов киндерләренең, предметлар дөньясы тирбәлеп торучы таплары эчке хәрәкәтчәнлеккә ия булган, җемелдәүче буяулары көмешсыман үрелмәләр белән аралашкан яссылыклардан тукылган. Аның рәсем сәнгате дөньясында әкият, хыял, мистика мөхите патшалык итә.

Шүрәле темасының классик чагылышындагы бер үрнәк булып Г.Зяблищевның майоликада башкарылган “Батыр һәм Шүрәле” композициясе тора. Зәңгәрсу, яшел, алтынсу ялтыравык төсләр сынны бизиләр һәм бәйрәмчә итәләр. Әлеге хезмәттә әкиятнең кульминациясе — Егетнең Шүрәлене җиңүе сурәтләнгән. Сюжет күңелле, юмор белән тулы жанры тамаша характерын ала. Әлеге тамашада рәссам Былтырның кыюлыгын һәм тапкырлыгын тасвирлый.

Шүрәле образы агач сынлы сәнгатендә гәүдәләндерү өчен бай материал булып тора. Агачның табигый рәвештә бөгелгән тамырларыннан геройның бик күп төрле хикмәтле образлары иҗат ителде. Б.Урманченың әлеге темага бик күркәм экспорт-хыяллар сериясе бар: зур борынлы, калын иренле Шүрәле … Г.Тукайның Кырлайдагы музее өчен Бакый Урманче декоратив вазалар иҗат итте. Челтәрләп кисеп ясалган вазада уеп ясалган сюжетлар һәм геройларның йөзләре стилистика буенча акварель белән үрелеп бара. Агачның алтынсу төсләре Урманче әсәрләренә аеруча куркәмлелек төсләре бирә.

И.Әхмәдинең “Тәфтиләү” әсәре үзенең образлы чишелеше буенча үзенчәлекле рәсемнәрнең берсе булып тора . Нечкә декоратив, нәфислеге һәм колориты белән көнчыгыш миниатюраларына охшаш картинасында автор шагыйрьнең шул ук исемле шигыре йогынтысы аша туган шигъри ассоциацияләрен тормышка ашырган. Рәсем өслегендә бөгелгән тотрыксыз һәм ярым үтә күренмәле, рухланган-нәзберек хатын-кыз сыннары ясалган. Әлеге әсәрнең композициясе катлаулы орнаменталь ритм белән сугарылган.

В.Карамышевның “Су анасы” картинасы үзенең нәфис илһамлылыгы белән гаҗәеп матур. Иҗатында рәссам бу образга күп тапкырлар мөрәҗәгать итә. Элегрәк иҗат ителгән иллюстрацияләр сериясеннән соң, оста әкият геройларын акварель ярдәмендә дә сурәтли.

И.Башмаков исә металдан чүкеп ясау техникасына нигезләнгән үзенчәлекле композицияләр иҗат итте. Аның әсәрләре еш кына көтелмәгән хисләр тудыра, һәм күзгә ташланып тора. Аларда халыкның тимерчелек һөнәре традицияләре тәэсире бар. Рәссам тукай темасы буенча эзлекле рәвештә, аның шигърияте образларын металда гәүдәләндереп, бик күп эшли.

Тукай әсәрләрендәге образларны үз иҗатларында Б.Урманче, Н.Адылов, Р.Нигъмәтуллиннар стилистик яктан төрлечә ачып бирделәр. Серле урман һәм анда яшәүчеләр стихиясе үзе үк рәссамнарга шартлы-символик сурәтләү кирәклеген әйтеп тора. Судан чыккан су анасы чынбарлыктагы образларда матур һәм кызыктыргыч булып күренә; әлеге чалымнар аның иелгән башында, сибелеп торган озын чәчләрендә, шәүләсенең бөгелеп торуында чагыла.

II бүлек. Тукай һәм музыка.

2.1. Тукай һәм халык җырлары.

Халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс, саф вә раушан көзгеседер.

Габдулла Тукай

Әйе, Тукайны музыкасыз, көй-җырсыз да күз алдына китерү бик кыен. Г.Тукай шигырьләренең үзеннән-үзе җырлап торуларына, ягъни музыкальлелегенә игътибар итми мөмкин түгел. Габдулла мәдрәсәдә укыганда ук халык авыз иҗаты белән кызыксына. Халык әкиятләрен, җырларын җыя һәм өйрәнә. Ун яшьтә чакта ук, 48 битле җырлар дәфтәре төзеп, 28 төрле көй өчен текстлар туплый. Соңыннан бу турыда “Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда яшәсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем…”- дип яза. Икенчедән, татар халкының иң популяр, гимн дәрәҗәсенә күтәрелгән “Туган тел” җыры да Габдулла Тукай сүзләренә язылган. “Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймгәнемнән миндә туган телебезне сөю туды. Әгәр миңа җырлар ярдәм итмәсә, зур-зур әсәрләр язар идеммени? Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!” – ди шагыйрь. Кечкенәдән җыр-моңга битараф булмаганга, шагыйрьнең шигырьләре дә көйле, моңлы. Шуңа күрә дә аларның күбесен халык җырга, композиторлар үз әсәрләренә нигез итеп сайлаганннар. Мәсәлән, Габдулла Тукайның халык көйләре белән бәйле берничә шигыре: “Дустларга бер сүз”, “Иттифак хакында” (Бәдавам көе), “Государственная Думага” (“Ай, бәгърем Нәгыймә көенә).Татар дөньясында Тукай шигырьләре киң таралыш таба, халык аларга көйләр иҗат итә. “Туган тел”, “Тәфтиләү”, “Әллүки”, “Пар ат”, “Зиләйлүк” – шундыйлардан. Тукайның “Тәфтиләү” дигән шигыре юк.

Ул – татар халкының борынгы җыры.

2.2. Шагыйрьнең шигырьләренә татар композиторлары җырлар язган. Аерым алганда, Р.Яхин (“Мәхәббәт”, “Шагыйрь”), Җ.Фәйзи (“Бәйрәм бүген”) , Б.Мулюков, И.Шәмсетдинов, Ш.Тимербулатов, М.Шәмсетдинова һәм башка композиторларның җырлары халык арасында киң популярлык казанды. “Шүрәле”, “Кисекбаш”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык” — композиторлар Тукай иҗатының бу өлешен дә читләтеп узмаганнар.

Музыкада иң күп тасвирланган образ — Шүрәле. Мәшһүр композиторыбыз Фәрит Яруллин, Тукай әкиятенә нигезләнеп, “Шүрәле” балетын иҗат итә. Шүрәленең музыкада чагылышы нәкь Тукайча: озын бармак, зур тырнак, куркыныч, фантастик образ буларак чагыла. Композитор Ә.Бакиров, Г.Тукайның “Су анасы” әкиятенә нигезләнеп, “Алтын тарак” балетын яза.

“Печән базары” сюжеты композитор Р.Гобәйдуллинны “Кисекбаш” балетын иҗат итүгә этәргән. Ә “Кәҗә белән сарык” әкиятенә М.Шәмсетдинова шул исемдә мюзикл иҗат иткән.

Г.Тукайның авыр тормышы һәм фаҗигале үлеме бик күпләрнең күңелләрен тетрәтә. Бу исә Заһидулла Яруллинны зур әсәр язарга этәрә. Аның “Тукай маршы” музыкаль эпопеяны ачып җибәрә.

Тукайның мәңге үлемсез икәнен дәлилләүче, халыкчан әсәрләр менә алар : Ә.Бакировның “Тукай” операсы, М.Мозаффаровның “Тукай истәлеге“ симфоник поэмасы, Р.Кәлимуллинның “Тукай истәлеге“ кыллы квартеты, Н.Җиһановның “Кырлай “ симфониясе.

Бөек шагыйребезнең музыка белән бәйләнеше халык рухына барып тоташа. Аның нечкә күңелле, музыкаль рухлы, моңлы булуы халыктан килә. Олы шәхесләр генә олы сәнгатькә юл таба. Тукай – шундыйлардан.

III бүлек. Шигърияттә һәм тәнкыйть мәкаләләрендә Тукай образы.

XX йөз башындагы татар әдәбиятында, аеруча поэзиядә Тукай образын аңлау һәм тудыру юлында беренче тәҗрибәләр ясалды дияргә мөмкин.

Тукайның үлү хәбәре халык арасына искиткеч бер тизлек белән таралып, тирән кайгыру уятып кына калмый, халыкның җитез акылы һәм сәнгатьчә сизгерлеге шул ук вакытта аның сурәтен дә үз иҗатында гәүдәләндереп өлгерә. Бу яктан “Илаһи бәет” һәм “Тукай бәете” кебек әсәрләр бик гыйбрәтле. Бу бәетләр Тукайны халык шагыйре итеп сурәтлиләр.

Тукайның мәңге онытылмаслык халык шагыйре булуы турындагы фикер аңа замандашлары багышлаган шигырьләр аша да үтә:

Мәңге онытылмас намың, халкың һаман сагынып сөйләр,

Жырларыңны милли саз берлән кушып моңлап көйләр,-

ди Г.Харис “Тукай рухында“ исемле шигырендә.Тукай белән халык арасындагы тирән рухи бәйләнешнең шигърият булып яңгыравы, халык рухы белән Тукай иҗатының кушылуы, аерылмас булуы турында сөйли.

Замандаш шагыйрьләренең Тукайга багышланган шигырьләрен караганда (тагын шунысы да әһәмиятле:бу шигырьләрнең бер өлеше шагыйрьнең үзе исән вакытта ук язылганнар), татар поэзиясендә гомумән шагыйрь образын яңача аңлауга табан билгеле бер омтылыш ясалганлыгы күренә. Шагыйрьләр Тукай шәхесенең һәм иҗатының кешене, халыкны яхшылыкка, матурлыкка һәм яктылыкка өндәүче бөек гуманистик сыйфатын җырлыйлар. М.Фәйзинең “Габдулла әфәнде Тукаев намына”, “Исемең гали, җисмең бер нур”, Г.Сөнгатинең “Балыкты күктә бер йолдыз, нурын чәчте уйнап өскә”, С.Сүнчәләйнең ”Я, ничек киң ул сәгадәтле кояшның яктысы!” кебек шигырьләрдә Тукайның чын кешелек сыйфатларын, шагыйрьлеге алдында баш июне күрсәтерлек һәм аның халыкка хезмәтен олылауга тиң булырлык сыйфатлары алга бастырыла.

Тукайга багышланган тәнкыйть мәкаләләре дә күп төрле һәм игътибарга лаеклы. Боларны Тукай иҗатын өйрәнүнең беренче уңай һәм объектив тәҗрибәләре дип карарга кирәк. Мәкаләләрнең үзәгендә торган төп бер фикер – Тукайның халык шагыйре булуын ничек аңлатудан гыйбарәт. Хәзерге ноктадан караганда, бу фикер һичбер төрле бәхәс таләп итми торган аксиома инде. Хәтта алай гына да түгел:Тукай үзе исән чакта ук инде аңа халык шагыйре таҗы кидерелгән иде.Тукайның иреккә, матурлыкка, бәхеткә, шатлыкка һәм якты киләчәккә өндәүче һәм тормышка мөнәсәбәттә киң карашлы, киң колачлы шагыйрь икәнлеген аңлау тенденциясе дә күзгә бәрелеп торды. М.Мөхитдиния үзенең “Габдулла Тукаев әдәбияты” дигән мәкаләсендә нәкъ әнә шундый тенденцияне үткәрә һәм: ”аның тирән мәгънәле шигырьләре күп кешеләрне якты,яңа тормышка алып барачактыр”, — дип тәмамлый.

Әгәр дә Ф.Әмирхан Тукайның халыкчанлыгын беренче нәүбәттә аның гади халыкка, хезмәт ияләренә якын булуы белән бәйләп караса, икенче берәүләре моңа башкачарак мәгънә салдылар. Бу яктан Г.Рәхимнең “Тукаев – халык шагыйре” дигән мәкаләсе характерлы.

Тукай үлеп озак та үтмәде, татар поэзиясенең ятимлеген һәркем тоя башлады. Дөрес, аның традицияләрен дәвам иттерүчеләр арасында М.Гафури , Ш.Бабич кебек көчле талантлар да бар иде. Шулай да алар, шигърият колачы һәм куәте белән юл ярып, барлык шагыйрьләргә юнәлеш бирерлек абруйны Тукай шикелле тиз казана алмадылар.1915 елда Г.Кәрим үзенең бер мәкаләсендә : ”Тукай шигырьләре илә үзен гөл бакчасында шикелле рәхәттә сизгән татар рухы хәзер шигырь исеме белән аталган чәнечкеле агачлар арасында газап күрәдер ”,- дип, Тукайдан соң татар поэзиясенең сәнгатьчә көче сизелерлек йомшаруын искәрткән икән. Еллар үткән саен, Тукайның чын дәрәҗәсе үзенең тиешле югарылыктагы тарихи урынын һәм фәнни бәясен ала барды:”Тукай үз гомерендә халкы тарафыннан күтәрелеп , татар кебек халыкта шагыйрьләрнең ирешүе мөмкин булган мәгънәви дәрәҗәләрнең иң югарысына иреште”. Мондый фикерләр, һичшиксез , Тукайның татар поэзиясендә тоткан тарихи һәм реаль урынын билгеләүдә аның замандашлары объектив караш белән, нык позициядә торганлыкны күрсәтәләр.

Йомгаклау.

Г.Тукайга багышлап күп җырлар, музыкаль әсәрләр, рәсем һәм сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде. Югарыда әйтелгәннәргә өстәп тагын шуны әйтәсе килә: шагыйрьне халкыбызга якынайтуда һәм танытуда С.Хәким, Р.Ишморат, Т.Миңнуллин, Р.Батуллалар да зур көч куйдылар. Тукай әсәрләрендәге образларны үз иҗатларында Б.Урманче, Н.Адылов, Р.Нигъмәтуллиннар стилистик яктан төрлечә ачып бирделәр. Серле урман һәм анда яшәүчеләр стихиясе үзе үк рәссамнарга шартлы-символик сүрәтләү кирәклеген әйтеп торды. Судан чыккан су анасы чынбарлыктагы образларда матур һәм кызыктыргыч булып күренә; әлеге чалымнар аның иелгән башында, сибелеп торган озын чәчләрендә, шәүләсенең бөгелеп торуында чагыла.

Бөек шагыйребезнең музыка белән бәйләнеше халык рухына барып тоташа. Аның нечкә күңелле, музыкаль рухлы, моңлы булуы халыктан килә. Олы шәхесләр генә олы сәнгатькә юл таба. Тукай – шундыйлардан.

Еллар үткән саен, Тукайның чын дәрәҗәсе үзенең тиешле югарылыктагы тарихи урынын һәм фәнни бәясен ала барды. Тукай үз гомерендә халкы тарафыннан күтәрелеп, татар кебек халыкта шагыйрьләрнең ирешүе мөмкин булган мәгънәви дәрәҗәләрнең иң югарысына иреште.

Без рефератыбызны язу барышында Тукай образының төрле сәнгать өлкәләрендә урын алуын яктыртырга теләгән идек. Кыска һәм аңлаешлы итеп моны укучыбызга җиткердек дип уйлыйбыз. XXI гасырга да Тукай олуг шагыйрь, зур җәмәгать эшлеклесе, бөек фикер иясе буларак кереп калсын дигән фикердә калабыз.

Файдаланылган әдәбият

Акъегет Р., Тукай Г. Дөнья халыклары Тукай турында. – Казан. Татар. кит. нәшр., -222б.

Асылгәрәев Ш., Галиев Ш. Габдулла Тукай. Әсәрләр. Биш томда. — Казан: Тат. кит. нәшер.,1985.30-127б.

Исәнбай С., Халит Г. Тукай турында замандашлары. К.Якуб исем. матбугат комб. 1960. -294 б.

Нуруллин И. Моңлы саз чыңнары: Документаль роман. – Казан: Тат. кит. нәшер., 2000. -272б.

Нуруллин И. Габдулла Тукай: Атаклы кешеләр тормышы – Казан: Тат. кит. нәшер.,1976. -301б.

Пехтелев И. Тукай и его время. Книж. фабр. им. К.Якуба 1951. 3-31стр.

Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. – Казан: “Хәтер” нәшрияты, 2002. -511б.

Тукай Г. 4 томда. – Казан. Электротипография “Үрнәк” 1909 ел. – 120б.

Фәйзи Ә. Әсәрләр. Биш томда. Т2.:Тукай роман. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1984. – 529б.

Хисамов Н., Мөхәммәтшин З. Сайланма әсәрләр: 2 томда / Габдулла Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшер., 2006. 8-14 б.








sitemap
sitemap