Тукай м Амирхан дуслыгы



Районная научно-практическая конференция школьников «Наука – дело молодых- 2013»

Секция: “Проблемы татарской филологии (литературоведение)

Исследовательская работа

ТУКАЙ ҺӘМ ӘМИРХАН ДУСЛЫГЫ

Галиакберова Алия

МБОУ “СОШ №175”, Советский район, г.Казань

8 класс

Научный руководитель:

Хакимова М.С.

Учитель татарского языка и литературы

Казань-2013

Эчтәлек

I.Кереш —————————————————————————- 3 бит

II.Төп өлеш———————————————————————— 4 бит

1.Әдип белән шагыйрьнең очрашуы.

2.Замандашларының Әмирхан белән Тукайның дуслыгына мөнәсәбәтләре.

3.Тукайның Әмирханга язган хатлары.

4.Ф.Әмирханның Тукайга багышланган мәрсияләре.

III.Йомгаклау———————————————————————- 8 бит

IV. Әдәбият исемлеге———————————————————— 9 бит

Кереш.

Тукай-Әмирхан, Әмирхан-Тукай… ХХ йөз башы татар иҗтимагый-мәдәни тормышының терәк баганаларыннан булган бу ике шәхесне бер-берсеннән аерып карау һич тә мөмкин түгел. Чыннан да, Тукай дигәндә, без Әмирханны, Әмирхан дигәндә Тукайны искә төшерәбез.Минем фәнни эзләнү эшемнең максаты:Фатих Әмирхан белән Тукайның дуслыгытурындатөрле чыганаклар ярдәмендә өйрәнү.

Эзләнү предметы: әдип белән шагыйрь мөнәсәбәте.

Эзләнү объекты: Г.Тукайның Ф.Әмирханга язган хатлары, Ф.Әмирханның Г.Тукайга багышлап язган мәрсияләре,И.Нуруллинның “Тукай” әсәре.

Эзләнү мәсьәләләре:-теманы яктырткан фәнни-методик әдәбиятны өйрәнү;

-Ф.Әмирхан белән Тукайның очрашуы;

-Ф.Әмирханның Тукай иҗатына бәяләмәсе;

-Тукайның үлеменнән соң Әмирханның кичерешләре.

Эзләнү актуальлеге: эзләнүләр күрсәткәнчә, күпкырлы әдәби колачы, иҗатының байлыгы, сүз сәнгатендәге осталыгы белән Ф.Әмирхан замандашы Г.Тукай кебек талант иясе белән бер сафта торып, егерменче йөз башы яңа татар әдәбиятының нигез ташларын салучыларның берсе, шуңа күрә бу ике шәхесне бер бөеклектә карау,аларның иҗади дуслыгы хәзерге әдәбиятта да актуальлеген югалтмаган дип уйлыйм.

Төп өлеш.

Тукай белән Әмирхан дуслыгы- “син мине хөрмәт итәсеңме?” мәгънәсендә түгел, ә рухи кардәшлек, кыйблалар уртаклыгы, биниһая талантларын үзара тәкъдир итүгә нигезләнгән чын мәгънәсендәге илаһи дуслык ул.Үткер карашлы, игътибарлы Тукай һәм Әмирхан бер-берсен тәүге очрашудан ук таный, һәрберсенең тиңдәшсез талант, иҗади кодрәт ияләре икәненә инана, бер-берсен үзенә тиң шәхес итеп күрә башлый. Гаять дәрәҗәдә таләпчән әдип Җаек каласыннан килгән хикмәтле, мәгърифәтле зур Казанга килеп кенә төшкән Тукайны бик тиз үз итә, тиңе һәм фикердәше дип кабул итеп, аңа дуслык кулын суза. Кешеләрне тиз таный, аларда сирәк ялгыша торган әдип үз хозурына нинди иҗади Алып килгәнен бер мизгелдә абайлап ала. Шундый ук күзәтүчән, үткен Тукай да үзенең нинди олуг затка тап булганын тиз сиземли.

Тукайны да, Әмирханны да бердәй яхшы белгән замандашлары шагыйрь белән әдип мөнәсәбәтләренең зур югарылыкта торуын раслый, бер-берсенә булган шифалы йогынтысын кат-кат искәртә.К.Мостакаев, ике бөек шәхеснең рухи берлеген аеруча искәртеп:”Тукайның Фатихка дустанә мөнәсәбәте һәм ышанычы никадәр көчле булса, Фатихның Тукайны якын итүе дә шулай ук бик көчле иде”, — дип яза. Ф.Әмирханны шәхси күреп белгән Х.Туфан әдипне:”Тукайның (Фурманов кебек) комиссары булган” – дип бәяләгән иде. Әлбәттә, Туфан “комиссар” сүзен иҗтимагый сәяси төшенчә итеп түгел, бәлки Әмирхан Тукайга рухи яктан терәк, мәгълүм дәрәҗәдә аркадаш-остаз мәгънәдә куллана.

“Әлислах”та эшләгәндә Ф.Әмирхан чорның күренекле шәхесләре –Г.Тукай, Г.Камал белән якынлаша һәм 1907 елда Тукай белән Әмирханның ахирәти мөнәсәбәтләре бөреләнә. Г. Тукайның Казанга килгәч 1907-1909 елларда иҗат иткән күпчелек әсәрләре беренче башлап Ф.Әмирхан җитәкләгән “Әлислах” газетасында дөнья күрәләр.Бөек шагыйрьнең шигъри җыентыкларына бәяне бирүче, шагыйрь иҗатының әһәмиятен, киләчәктәге урынын дөрес билгеләүче дә Ф.Әмирхан була.1908-1913 елларда “Яшен”, “Ялт-йолт”, “Аң” журналлары, аннары “Кояш” газетасы дәирәсендә калыплана, ныгый. Бу газета-журналлардагы хезмәттәшлек аларның үзара мөгамәләләренә шифалы яңгыр булып төшә, шәхси дуслыклары иҗади атмосферада яңа үсентәләр бирә. “Әлислах” битләрендә Әмирхан, дустының иҗатына багышлап, берничә мәкалә бастыра (“Габдулла Тукаев шигырьләре”, “Татар шагыйрьләре”, “Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш”, “Габдулла Тукаев диваны” һ.б.), аерым тәнкыйть сүзләре әйтү белән бергә, әсәрләренә югары бәя бирә, Тукайны урынсыз һөҗүмнәрдән аралап, шигырьләренең нәфасәтен (нәфислеген) билгеләп үтә, саф ана телендә язуын куәтләп, дустын яңа иҗади уңышларга рухландыра.Ф.Әмирхан истәлекләреннән: “…Аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул җырлаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен тойды… Шәхси тормыштан мәхрүм Тукаев үзенең шигырьләре, ул шигырьләрнең халык күңелендә яңгыраткан яңгырашы белән генә яшәде, шул гына аңа тормыш иде”.

Ике бөек әдип, аз гына вакытка аерылып торган чакларында да, еш хат алышалар, форсат чыкканда кош теледәй запискалар белән элемтә тоталар. Тукайның Әмирханга язган безгә мәгълүм хат вә запискалары 1908 елның 23 июненнән алып 1913 елның март айларынача чорны колачлый. Шагыйрь аларда Фатихка булган ихтирамын, дуслыгын, рәхмәт хисләрен һәрдаим белдереп тора, иҗади хезмәттәшлек хакына үтенечләр белән мөрәҗәгать итә, табыш-казанышлары белән уртаклаша. Әйтик, әҗәленә санаулы көннәр генә калуга карамастан, Тукай дустына рәхмәт сүзләре әйтергә дә, иҗади максатлары өчен яңа материаллар сорарга да онытмый:”Фатих! Мәкаләне бик сирәк нәрсәне баскан кеби зурлап баскансыз. Рәхмәт. Тагы да язмый булмас ахры, дип торам әле. Хәтереңдә булса, Шиһаб хәзрәтнең әллә кайсы гарәп шагыйреннән алып Болгар манарасында язган бәетен язып җибәр әле. Хәзер үк…”[3.103б.]

Тукай 1911елның 4 мартында С.Сүнчәләйгә язган хатында да Әмирхан белән иҗади хезмәттәшлеге хакында берничә юл кыстыра:”Ф.Ә. күптән бирле теория словесности язып маташа. Мин дә аңар шул эштә азрак файдалы булмакчы булам. Шулай итеп, икәүләп, бәлки, шигырь вәзеннәре хакында бер кагыйдә вә тәртип чыгармабызмы дип торабыз” [3.121б.]

Әдип бөек шагыйрьдән шулай ук зур иҗади илһам ала, аның шифалы йогынтысында иҗтимагый тормыштагы демократик, алгарыш идеаллары тагын да ныгый. Кызганыч ки, Әмирханның Тукайга адресланган хат һәм башка төр язмалары безнең көннәргә килеп ирешмәгән. Ләкин шунысы мәгълүм: Казандагы бар гомерен төрле кунакханә номерларында уздырган шагыйрьгә үзе дә көпчәкле арбага береккән әдип кадәри хәл ярдәм кулы сузарга тырыша. Аерым алганда, “Кояш”ның сәркатибе булуыннан файдаланып, редакциядә утырып эшләүне шарт итеп куймыйча гына, зур гына эш хакына Тукайны даими язышучы итеп алуга ирешә. Дустын элек-электән намуслары шөбһәле “вак кешеләр” даирәсеннән йолып алу өчен күп тырышкан Әмирхан каләмендәшенең яшәү-көнкүрешен гаилә ысулы белән көйләүне дә алга сөрә. Аерым алганда, сеңелләре аркылы шагыйрьгә ерак кодачасы Зәйтүнә Мәүлүдованы димли, бу изге эшкә фатиха биреп, хатлар яза. Әмма тәкъдир авыру шагыйрь белән яшь Чистай сылуының сукмакларын аймыл итә.

Әмирханның әҗәл хастәсенә дучар ителгән Тукай хакындагы сүзләрен тетрәнмичә уку мөмкин түгел. Дустының гомере җилле төндәге шәм утыдай һәр мизгелдә сүнәргә торган вакытта Фатих үзенә урын таба алмый, ярдәм итү гаҗизлегеннән өзгәләнә: “Мә, Тукай, ал минем таза үпкәләремнең берсен, берәр үпкә белән дә дөньяда торырмыз әле”, — дип кычкырасы килгән шикелле булды.[1.317б.] Вакытсыз әҗәленең котылгысызлыгы инде күптән мәгълүм булсада, дустының вафаты Әмирханны тетрәтә. Тукайны күмү көнендә “Кояш” газетасында аның тирән сыкрану белән сугарылган “Азмы какканны, вә сукканны…” дигән мәрсиясе басылып чыга. Иң кайнар эзләрдән язылуына карамастан, мәкалә Тукайның бөеклеген тану, иҗатының халыкчанлыгын билгеләү җәһәтеннән үрнәк бәяләмәләрнең булып тора.

Тукай үлгән, Тукайсыз калган еллар… Ф. Әмирхан бу югалтуны авыр кичерә, әмма Тукай турында язганнарында күз яше юк: ул монда да аналитик фикер йөртүче булып кала. Ул Тукай исемен вак буржуаз гайбәттән саклый, аның тормыш юлына объектив һәм тәнкыйди анализ ясый. Октябрь революциясенә кадәр Тукай турында (бигрәк тә, ул үлгәч) күп язылган, әмма шулар арасыннан фәннең Тукайны өйрәнү дигән изге бер бүлегенә ул чордан бары тик Ф. Әмирхан һәм Җ. Вәлиди хезмәтләрен генә алып булыр сыман. Тукай иҗатына Ф. Әмирханның мөнәсәбәте аеруча әһәмиятле: ул ипләп-җайлап кына Тукайны халыкчанлыкка этәрә, аның Уральскидан алып кайткан госманлы-төрки телен чистартуга булыша. Гомумән, тәнкыйтьче буларак Ф. Әмирхан гомере буе Тукай иҗатын ялгыш бәя алудан саклап, шагыйрь исән вакытта исә аңа ярдәм итеп килә. Ф. Әмирханның иҗат эшчәнлегендә, ничектер, бик табигый, ышандыргыч рәвештә Тукай белән аваздашлык туа.

Авыр югалту, юксыну хисе Әмирханны шул фаҗигалы көннәрдә үк “Аң” журналында “Тукай тугрысында искә төшкәннәр” исемле хатирә язарга этәлә. Дустының вафаты әдипнең үзен дә аяктан ега: Әмирхан озак итеп, урынга ятып авырый. Бу хакта газеталарда әледән әле хәбәрләр басылып тора. 1914 елның апрелендә шагыйрьнең үлүенә тулу уңае белән “Кояш” газетасында Ф.Әмирханның “Тукай үлем алдыннан” дигән хатирәсе басыла. Йөрәк җылысы, сагыну тойгысы белән эретелгән бу язма үзенең самимилеге, трагизмы белән җәлеп итә. 1918 елда шагыйрь вафатының 5 еллыгы уңае белән әдип “Тукай вә хатын-кыз” дип исемләнгән хатирәләрен бастыра.

1923-1924 елларда Әмирхан Казанның Татар театр техникумында әдәбият дәресләре алып бара, үзенең укучыларына Тукай тормышы, мирасы хакында бик үтемле, җылы итеп сөйли. Шагыйрьнең бөеклеген, иҗатының халыкчанлыгын һәрвакыт алгы планга куя. Әдип бөек замандашы һәм якын дусты Тукайны шәхес вә шагыйрь буларак һәртөрле очрашуларда яклый, аның үлемсез иҗатын пропагандалый, ә 1923 елда “Күпме какканны вә сукканны күтәрде бу ятим” дигән яңа хәтирәләрен нәшер итә.

Йомгаклау.

Шагыйрь исән вакытта Әмирхан Тукайга якын фикердәш, шәхес һәм каләм әһеле буларак, нигездә җисми яктан әһәмиятле булса, вафатыннан соң ихлас дуслыгын яңа сыйфатта исбат итә. Әмирхан мәрхүм Тукайны халык баласы, халык шагыйре, халык моң-зары, җырчысы итеп күтәрә, аны “эттән күбәйгән” яңа дәвер дошманнарыннан аралый. Бөек шагыйрьнең исемен беренчеләрдән булып мәдәният тарихыбызда мәңгеләштерә, ә үзен каләмдәшенең иң тугрылыклы вә ышанычлы арка таянычы итеп таныта. Бу уңайдан, Әмирхан кардәшлекләрен бары тик әҗәл генә аерган дустының рухи васыятләрен үтәүче була, моның белән үзенә дә мәгънәви яктан һәйкәл сала.Авыр елларда да дусты Тукайның йөзен, кешелек намусын, иҗатының халыкчанлыгын гына түгел, гомумән, үлемсезлеген яклаучыларның иң беренчесе Әмирхан була.Үзе дә нык кыерсытылган хәлдә булуына карамастан, дусты өчен дә, үз чорының данлыклы сәхифәләре өчен дә борчыла.

Тукай – Әмирхан, Әмирхан – Тукай… Мәдәниятебез тарихыннан аерылмас, мәңгегә береккән затлы исемнәр бу. Халкыбыз хәтерендә, рухи мирасыбызның зиннәт тулы хәзинәсендә аларның хәяты да, гамәлләре дә бердәм.

Әдәбият

1.Әмирхан Ф.З.Әсәрләр. Казан, “Мәгариф” нәшрияты ,2002.

2.Әмирхан Р. “Тукай белән Әмирхан дуслыгы” , Мәгариф, 2006 №4,63-64б.

3.Габдулла Тукай .Әсәрләр.Т.5, Казан, Татарстан китап нәшрияты,1986.

4.Даутов Р.Н., Рахмани Р.Ф. Әдипләребез.т.1., Татарстан китап нәшрияты, 2009, 90-92б.

5.Нуруллин И.З.Тукай. Москва, “Молодая гвардия”, 1977.

6.Нуруллин И.З.,Якупов Р. Тукай турында истәлекләр,Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986.

Тукай һәм Әмирхан дуслыгы

Галиәкбәрова Алия,Казан шәһәре Совет районы, 175нче мәктәп, 8сыйныф.

Җитәкчесе: Хәкимова М.С.

Тукай-Әмирхан, Әмирхан-Тукай… ХХ йөз башы татар мәдәни тормышының терәк баганаларыннан булган бу ике шәхесне бер-берсеннән аерып карау һич тә мөмкин түгел. Чыннан да, Тукай дигәндә, без Әмирханны, Әмирхан дигәндә Тукайны искә төшерәбез, шуңа күрә үземнең фәнни эзләнү эшемнең темасы итеп “ Тукай һәм Әмирхан дуслыгы”н алдым. Максатым:Фатих Әмирхан белән Тукайның дуслыгытурында төрле чыганаклар ярдәмендә өйрәнү.

Эзләнү предметы: әдип белән шагыйрь мөнәсәбәте.

Эзләнү объекты: Г.Тукайның Ф.Әмирханга язган хатлары, Ф.Әмирханның Г.Тукайга багышлап язган мәрсияләре, И.Нуруллинның “Тукай” әсәре.

Эзләнү мәсьәләләре:-теманы яктырткан фәнни-методик әдәбиятны өйрәнү;

-Ф.Әмирхан белән Тукайның очрашуы, иҗади дуслыкның башлануы;

-Ф.Әмирханның Тукай иҗатына бәяләмәсе;

-Тукайның үлеменнән соң Әмирханның кичерешләре.

Эзләнү актуальлеге: эзләнүләр күрсәткәнчә, күпкырлы әдәби колачы, иҗатының байлыгы, сүз сәнгатендәге осталыгы белән Ф.Әмирхан замандашы Г.Тукай кебек талант иясе белән бер сафта торып, егерменче йөз башы яңа татар әдәбиятының нигез ташларын салучыларның берсе, шуңа күрә бу ике шәхесне бер бөеклектә карау,аларның иҗади дуслыгы хәзерге әдәбиятта да актуальлеген югалтмаган дип уйлыйм.

“Әлислах”та эшләгәндә Ф.Әмирхан чорның күренекле шәхесләре –Г.Тукай, Г.Камал белән якынлаша һәм 1907 елда Тукай белән Әмирханның дустанә мөнәсәбәтләре бөреләнә. Г. Тукайның Казанга килгәч 1907-1909 елларда иҗат иткән күпчелек әсәрләре беренче башлап Ф.Әмирхан җитәкләгән “Әлислах” газетасында дөнья күрәләр.

Бөек шагыйрьнең шигъри җыентыкларына бәяне бирүче, шагыйрь иҗатының әһәмиятен, киләчәктәге урынын дөрес билгеләүче дә Ф.Әмирхан була.

1908-1913 елларда аларның дуслыгы “Яшен”, “Ялт-йолт”, “Аң” журналлары, аннары “Кояш” газетасында ныгый.

Фатих Әмирхан бөек шагыйрьнең исемен беренчеләрдән булып мәдәният тарихыбызда мәңгеләштерә, ә үзен каләмдәшенең иң тугрылыклы вә ышанычлы арка таянычы итеп таныта. Бу уңайдан, Әмирхан кардәшлекләрен бары тик әҗәл генә аерган дустының рухи васыятләрен үтәүче була, моның белән үзенә дә мәгънәви яктан һәйкәл сала.Авыр елларда да дусты Тукайның йөзен, кешелек намусын, иҗатының халыкчанлыгын гына түгел, гомумән, үлемсезлеген яклаучыларның иң беренчесе Әмирхан була.Үзе дә нык кыерсытылган хәлдә булуына карамастан, дусты өчен дә, үз чорының данлыклы сәхифәләре өчен дә борчыла.

Тукай – Әмирхан, Әмирхан – Тукай… Мәдәниятебез тарихыннан аерылмас, мәңгегә береккән затлы исемнәр бу. Халкыбыз хәтерендә, рухи мирасыбызның зиннәт тулы хәзинәсендә аларның хәяты да, гамәлләре дә бердәм.

1слайд.

Тукай-Әмирхан, Әмирхан-Тукай… Бу ике шәхесне бер-берсеннән аерып карау һич тә мөмкин түгел. Чыннан да, Тукай дигәндә, без Әмирханны, Әмирхан дигәндә Тукайны искә төшерәбез, шуңа күрә үземнең фәнни эзләнү эшемнең темасы итеп “ Тукай һәм Әмирхан дуслыгы”н алдым.

2 слайд.

Максатым:Фатих Әмирхан белән Тукайның дуслыгы турында төрле чыганаклар ярдәмендә өйрәнү.

Эзләнү предметы: әдип белән шагыйрь мөнәсәбәте.

Эзләнү объекты: Г.Тукайның Ф.Әмирханга язган хатлары, Ф.Әмирханның Г.Тукайга багышлап язган мәрсияләре, И.Нуруллинның “Тукай” әсәре.

Эзләнү мәсьәләләре:-теманы яктырткан фәнни-методик әдәбиятны өйрәнү;

-Ф.Әмирхан белән Тукайның очрашуы, иҗади дуслыкның башлануы;

-Ф.Әмирханның Тукай иҗатына бәяләмәсе;

-Тукайның үлеменнән соң Әмирханның кичерешләре.

Эзләнү актуальлеге: эзләнүләр күрсәткәнчә, күпкырлы әдәби колачы, иҗатының байлыгы, сүз сәнгатендәге осталыгы белән Ф.Әмирхан замандашы Г.Тукай кебек талант иясе белән бер сафта тора.Егерменче йөз башы яңа татар әдәбиятының нигез ташларын салучыларның берсе, шуңа күрә бу ике шәхесне бер бөеклектә карау,аларның иҗади дуслыгы хәзерге әдәбиятта да актуальлеген югалтмаган дип уйлыйм.Аларның дуслыгы безнең буынга хәзер дә үрнәк булып кала.

3 слайд

“Әлислах”та эшләгәндә Ф.Әмирхан чорның күренекле шәхесләре –Г.Тукай, Г.Камал белән якынлаша һәм 1907 елда Тукай белән Әмирханның дустанә мөнәсәбәтләре бөреләнә. Г. Тукайның Казанга килгәч 1907-1909 елларда иҗат иткән күпчелек әсәрләре беренче башлап Ф.Әмирхан җитәкләгән “Әлислах” газетасында дөнья күрәләр.

4 слайд

Бөек шагыйрьнең шигъри җыентыкларына бәяне бирүче, шагыйрь иҗатының әһәмиятен, киләчәктәге урынын дөрес билгеләүче дә Ф.Әмирхан була.

5 слайд

1908-1913 елларда аларның дуслыгы “Яшен”, “Ялт-йолт”, “Аң” журналлары, аннары “Кояш” газетасында ныгый.

6 слайд

Тукайның Фатихка дустанә мөнәсәбәте һәм ышанычы никадәр көчле булса, Фатихның Тукайны якын итүе дә шулай ук бик көчле иде, ди Камил Мостакаев аларның дуслыгы турында.

7слайд.8 слайд

Ике бөек әдип, аз гына вакытка аерылып торган чакларында да, еш хат алышалар, кош теледәй запискалар белән элемтә тоталар. Тукайның Әмирханга язган безгә мәгълүм хат вә запискалары 1908 елның 23 июненнән алып 1913 елның март айларынача чорны колачлый. Шагыйрь аларда Фатихка булган ихтирамын, дуслыгын, рәхмәт хисләрен һәрдаим белдереп тора, иҗади хезмәттәшлек хакына үтенечләр белән мөрәҗәгать итә, табыш-казанышлары белән уртаклаша.

9слайд.

Әмирханның әҗәл хастәсенә дучар ителгән Тукай хакындагы сүзләрен тетрәнмичә уку мөмкин түгел. Дустының гомере җилле төндәге шәм утыдай һәр мизгелдә сүнәргә торган вакытта Фатих үзенә урын таба алмый, ярдәм итү гаҗизлегеннән өзгәләнә: “Мә, Тукай, ал минем таза үпкәләремнең берсен, берәр үпкә белән дә дөньяда торырмыз әле”, — дип кычкырасы килгән шикелле булды.[1.317б.] Вакытсыз әҗәленең котылгысызлыгы инде күптән мәгълүм булсада, дустының вафаты Әмирханны тетрәтә.

10 слайд, 11 слайд

Фатих Әмирхан бөек шагыйрьнең исемен беренчеләрдән булып мәдәният тарихыбызда мәңгеләштерә, ә үзен каләмдәшенең иң тугрылыклы вә ышанычлы арка таянычы итеп таныта. Бу уңайдан, Әмирхан кардәшлекләрен бары тик әҗәл генә аерган дустының рухи васыятләрен үтәүче була, моның белән үзенә дә мәгънәви яктан һәйкәл сала.Авыр елларда да дусты Тукайның йөзен, кешелек намусын, иҗатының халыкчанлыгын гына түгел, гомумән, үлемсезлеген яклаучыларның иң беренчесе Әмирхан була.Үзе дә нык кыерсытылган хәлдә булуына карамастан, дусты өчен дә, үз чорының данлыклы сәхифәләре өчен дә борчыла.

Тукай – Әмирхан, Әмирхан – Тукай… Мәдәниятебез тарихыннан аерылмас, мәңгегә береккән затлы исемнәр бу. Халкыбыз хәтерендә, рухи мирасыбызның зиннәт тулы хәзинәсендә аларның хәяты да, гамәлләре дә бердәм.

Бүгенге көндә дәТукай һәм Әмирхан дуслыгы укучыларга матур бер үрнәк булып саклана.



sitemap
sitemap