Тукай иатында пейзаж



Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иске Шәйморза гомуми урта белем бирү мәктәбе

Габдулла Тукай иҗатында пейзаж

(Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган III республика фәнни-тикшеренү эшләре конкурсына)

Эшләде: 9нчы А сыйныфы

укучысы Арсланова З.Р.

Җитәкче: Югары категорияле

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Арсланова З.Җ.

2012-2013 нче уку елы

Эчтәлек.

Кереш……………………………………………………………………………..

Төп өлеш

Табигать белән бәйләнешле образлар системасы………………

Г.Тукайның балалар өчен язылган әсәрләрендә пейзаж……

III.Йомгаклау……………………………………………………………………………..

IV.Кулланылган әдәбият…………………………………………………………….



Кереш.

Г.Тукай әдәбиятыбыз тарихында гаять бай калдырган шәхес.

Ул – талантлы балалар язучысы, тәрҗемәче, мөгаллим, мәктәп дәреслек-хрестоматияләр авторы, фольклорчы, тәнкыйтьче, сатира һәм юмор остасы, журналист. Һәр татар баласының теле сөекле Тукаебызның “Бишек җыры”, “Туган тел”е белән ачыла. Без балалар бакчасына килгәндә үк инде аның “Шүрәле”сен, “Су анасы”н, “Кәҗә белән сарык” әкиятен белеп киләбез. Еллар үткән саен, Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәребез тирәнәя бара.

Фәнни эшемнең төп максаты Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясау түгел, ә аның табигать күренешләрен тасвирлаган әсәрләрен барлау , Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп, әсәр эчтәлеген ачуда пейзажның әһәмиятен аңлату, шагыйрь иҗатындагы табигать белән бәйләнешле образлар системасын ачыклау. Минемчә, бу – иң актуаль темаларның берсе, чөнки Тукай әдәби әсәрдә табигать күренешләрен тасвирлау аша үзенең геройларының табигатькә мөнәсәбәтен, туган илгә мәхәббәтен, аның матурлыгына соклануын тасвирлый. Бу тасвирлар, еш кына очракта әсәр композициясенең мөһим бер өлешен тәшкил итеп, образ тудыруның, кеше кичерешләрен төрле яклап ачуның тәэсирле чарасы булып тора. Г.Тукай иҗатының да шактый өлешен табигатьне тасвирлау алып тора. Ул аны образларның эчке кичерешләрен ачуда оста файдалана.

Куйган максатыма ирешү өчен, мин Г.Тукайның табигать күренешләре сурәтләнгән шигырь-поэмаларын укып чыктым, анализладым, Тукай иҗатына багышланган фәнни хезмәтләрне өйрәндем, шагыйрь иҗатында булган табигать образларын тупладым.

Теманы яктыртуда Л.Минһаҗева, И.Мияссирова, Ф.Миңһаҗева, М.Әмир, Н. Хисамов, Т. Гыйләҗев хезмәтләре кулланылды.

Хезмәт кереш, төп өлеш, йомгак, файдаланган әдәбияттан тора.

Төп өлеш.

1.Табигать белән бәйләнешле образлар системасы.

Г.Тукай иҗатында табигать белән бәйләнешле образалар гаять зур урын тота. Шагыйрь үзенең беренче әсәрләрендә үк табигать образларын, бигрәк тә күк җисемнәрен еш куллана. Мәсәлән, кояш образы. Бу образ күп халыкларда, шул исәптән татарларда да, тормыш чыганагы булып исәпләнә. 1906 елда язылган”Пушкинә” шигырендә Тукай үзе өчен һәрвакыт үрнәк санаган рус шагыйре Пушкинны кояш белән чагыштыра:

Якты кояшка тиң шигырь алдында ник биемәсен; Илаһи илһамга ия булган көчле шагыйрь бит син. Күңелгә күләгә төшми: шигырьләрең якты шундый, — Гүя бөтен дөнья балкый алтын кояш яктысында. Шулай ук Г.Тукай С.Гыйззәтуллина-Волжскаяны (“Ике кояш”) һәм Х.Ямашевны (“Хөрмәтле Хөсәен ядкәре”) кояш җылысы белән чагыштыра:

Ул көрәште, язда елмайган кояш төсле бәләнд:

Карны-бозны ул ничек эртә көлеп һәм нур коеп, – ди ул “Хөрмәтле Хөсәен ядкәрләре шигырендә.

Татар әдәбиятында кояш чыгу һәм кояш бату, таң ату, яктыру кебек образлар халыкның милләт буларак уянуын да күрсәтә. Г.Тукай иҗатында да бу образлар чагылыш тапмый калмый.

Мәзлумнәргә якты, нурлы көннәр килде, Азатлыкның кояшы тугъды имди, ди ул “Дустларга бер сүз” шигырендә.

Моннан тыш таң ату шагыйрь иҗатында тормыш матурлыгын, тынычлыкны, гармонияне дә чагылдыра:

Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата…

(“Җәйге таң хатирәсе”, 1910)

“Бу шигырьдә тасвир колачы гаять киң, шагыйрьнең сулышы көр. Иҗатка һәм яшәргә этәргеч бирә торган маҗара күз алдына килеп баса”, — ди бу шигырь турында профессор Н.Ш.Хисамов.¹

Ә 1908 елда язылган “Өмид” шигырендә кояш образы фикер яктылыгы буларак тасвирлана:

Чыкчы, и фикрем кояшы! Китсен өстеннән болыт; Бу үлек вөҗданны җанландыр, җылың берлән җылыт!

1. Хисамов Н. Хәтер сагында. – Казан: “Мәгариф” нәшр.,2004 нче ел.

Яктылык, нур шагыйрь иҗатында белемгә омтылыш, наданлыкны бетерергә тырышуны да белдерә:

Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын, Ачыладыр, нурланадыр күплем, күзем.

(“Китап”, 1907)

Г.Тукай иҗатында ай, йолдыз образлары да билгеле бер урын алып тора; ай образы күп очракта кызларның гүзәллеген тасвирлау өчен кулланылса,

Әгәр җәннәттә күрсәм мин йөзеңне, Күрермен ай йозендә уз йөземне,

( “Хур кызына”, 1906)

йолдыз образы ярдәмендә автор шагыйрь буларак бөеклекне тасвирлый.

“Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай өч йолдыз ул”, — ди ул “Җавап” шигырендә.

Тукай иҗатында су образы да еш кулланыла. Ул шагыйрьнең төрле шигырьләрендә төрле мәгънәне аңлата. Мәсәлән, “Мөхәрриргә”(1908) шигырендә ул белемне диңгез белән чагыштыра.

Булганы белән канәгатьләнмә, тәрәкъкый ит, алга бас; Гыйлем диңгезләренең иң тирәне сиңа кояр.

“Бер татар шагыйрьнең сүзләре”(1907) шигырендә ул диңгез образы аша лирик геройның кайгы-хәсрәтен күрсәтә.

Шагыйрь гомре хәсрәт, кайгы күрсә күрер,—

Дулкынланмый тормый ич соң өлкән диңгез.

Тукай иҗатында күп кулланылучы табигать образларының тагын берсе – җил. Ул татар халкының авыр тормышын чагылдыра:

Колакны шаулата инде суык җил, Тулып эчкә, өрә, мисле куык, җил. (“Көз” ,1906)

Көчле җил һәм буран образлары изелгән халкының көрәшкә омтылышын тасвирлый.

Кайный тормыш, туктамый Әйтерсең, каты буран. ( “Тәүлек”, 1908)

Кышкы рәхимсез кырыс табигать тә шагыйрь иҗатында гади халыкның авыр тормышына ишарә ясый. “Буран”, “Суык” шигырләрендә кышкы табигать күренешләренә ярлылыр тормышы параллель китерелә:

Сукранам мин, кар арасыннан карый да ай көлә.

Мин, фәкыйрь, михнәттә гүя, — чарлагыннан бай көлә!

Г.Тукай иҗатында табигать образлары турында сөйләгәндә, шагыйрьнең “Көзге җилләр”(1911) шигыренә тукталмыйча мөмкин түгел.

Шагыйрь реакция елларында халыкның рәхимсез рәвештә изелүен тирән әрнү белән кичерә. Аның бу кичерешләре шигырьдә ачыктан-ачык күренә:

Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый;

Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннан ил җылый.

Димәк, Г.Тукай үз иҗатында табигать белән бәйләнешле образларны максатчан рәвештә кулланган. Ул алар ярдәмендә укучыга үзенең фикерләрен җиткерә, кичерешләрен белдерә.

2. Г.Тукайның балалар өчен язылган әсәрләрендә пейзаж.

Балалар өчен язылган шигырьләрендә һәм поэмаларында Г.Тукай пейзажга еш мөрәҗәгать итә. Ул, эстетик яктан тәрбиягә зур игътибар биреп, табигать матурлыгы аша бала күңеленә үтеп керергә омтыла.

Балалар өчен язылган әсәрләрендә табигать күренешләрен сокландыргыч итеп сурәтләве Тукайның үз тормышы белән дә бәйле, чөнки аның балачагы матур һәм урман-суларга бай табигате белән данлыклы Казан артында үтә. Әлбәттә, матурлык бала күңеленә тәэсир итми калмый һәм киләчәктә әсәрләрендә чагылыш таба. “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләрендә табигать тә серле итеп тасвирлана:

Ул авылның, — һич онытмыйм, — һәр ягы урман иде ,

Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

Зурмы? дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә,

Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә.

Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,



Җил дә вактында исеп, яңгыр да вакытында ява.

Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;

Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.

Бик хозур! рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;

Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.

Шагыйрь үзенә генә хас осталык белән баланы табигать дөньясына алып керә, матурлыкны күрә белергә өйрәтә, гүя аның белән бергә кошлар сайраганны тыңлап, аллы-гөлле чәчәкләр, кып-кызыл җиләк үскән урманда йөрисең.

Тукай иҗатында табигатьнең төрле фасылы белән очрашырга мөмкин. “Елның дүрт фасылы”, “Яз галәмәтләре”, “Яз хәбәре”, “Яңгыр”, “Җәйге таң хатирәсе”, “Чыршы”, “Мәктәптә”, “Җир йокысы” һ.б. Балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, шагыйрь табигатьне төрле юнәлештә ачарга омтыла. Мәсәлән, “Чыршы” шигырендә көз көнне барлык агач һәм үләннәрнең саргаюын, ә чыршының төсен үзгәртми калуын гади генә итеп ача.

Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары;Юк яшеллекләр хәзер, урман вә сахра сап-сары.

Саргая таллар, усаклар, алмагачлар һәм каен;Хәстә төсле, арта сары төс аларда көн саен.

Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар:Көз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар.

“Көз”, “Мәктәптә” шигырләрендә әлеге тема тирәнрәк ачыла.”Саргаю” билгесенә кошлар китүе, игеннәр җыелу, кояшның җылысы килүе, күңелсез кыш килүе һ.б. сыйфатлар өстәлә. “Мәктәптә” шигырендә ул күңелсез табигатьне мәктәптәге күңелле уку белән капма-каршы куя.

Күңелсез һәм ямьсез булса да шул чак табигатьтә,

Кызык ләкин күңелле бик авыл кыръенда мәктәптә!

“Туган авыл”, “Пар ат” шигырьләрендә пейзаж аша шагыйрь туган җиргә мәхәббәтен, туган якка соклануын белдерә.

Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.

Шагыйрь табигатьнең бик күп балаларга бик үк ачык булмаган “серләре” турында аңлатма бирә, аларның карашларын киңәйтергә ярдәм итә торган шигырьләр дә яза. “Яңгыр илә кояш”, “Яңгыр” шигырьләре шундыйлар.¹

Г.Тукайның балалар өчен язылган кайсы гына шигырен алсак та, аның төп максаты – балада кешелеклелек, хезмәт сөючәнлек, ярдәмчеллек, шәфкатьлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү. Шагыйрь бик оста итеп табигать күренешләре, пейзаж аша балага тәрбия бирә. Мәсәлән, “Эш” шигырендә ул кояш кебек эшләргә куша:

Күр, ничек эшли кояш: иртә тора, таң аттыра,Көнозын күктә йөзә һәм көн буенча яктыра.Соңра, арган төсле, ул ирнеп кенә тауга бата,Йоклый рәхәт, ял итә һәм җир йөзен дә йоклата.Син кояштан үрнәк алсаң, иҗтиһад итсәң һаман,___________________________________________________________

1. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан: ТаРИХ, 2003 нче ел.

Күп арасында кояш күк ялтырарсың бер заман!

“Эш беткәч, уйнарга ярый” шигырендә дә табигать образы ярдәмендә хезмәт сөючәнлек, ихтыяр көче булдырырга тырыша.

“Иртә” шигырендә ул, минемчә,

Иртә. Дөнья җанлана,Мәшрикъ ягы аллана,Кояш чыгып, нурларыТөшеп җиргә ялгана.Яктыра кала. Урамнар,Кырлар, якын урманнар,Таулар, багълар, бакчаларНурга гарык булганнар ,— дип балаларда белемгә омтылыш, “Ай белән Кояш” шигырендә үзара татулык, дуслык тәрбияли.

Торып чыккач шул бишектән Кояш агай,

Анда кереп йоклый инде энесе Ай:

Йоклый шунда йолдызлар да өелешеп,

Оядагы йоклап яткан кошчыклардай.

Каты йоклап Ай бишектә мәгърибкәчә,

Торып чыга, көлеп җиргә нурын чәчә;

Кояш һәм Ай — ике туган агай-эне —

Менә шулай дустлык берлән нәүбәтләшә.

“Кошчык”, “Карылгач”, “Бала белән күбәләк”, “Фатыйма белән Сандугач” шигырьләрендә ул, табигатьтәге образлар ярдәмендә табигатьне, кошларны яратырга, аларга карата мәрхәмәтле булырга өнди.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: Г.Тукайның табигать күренешләрен тасвирлаган шигырь-поэмалары уку өчен кызыклы, кечкенә балаларга да аңлаешлы, иң мөһиме, тулысынча балада яхшы сыйфатлар тәрбияләүгә корылган.

Йомгаклау.

Г.Тукай иҗатында тасвирланган табигать образларын, пейзажны барлаганнан һәм өйрәнгәннән соң түбәндәге нәтиҗәне ясадым.

Табигать образлары һәм пейзаж куллану Г.Тукай иҗатының барлык чорына да хас. Балалар өчен язылган әсәрләрендә пейзаж тәрбияви максатка ия.Ул табигатькә соклану да, сакчылык та, кошларга, хайваннарга карата мәрхәмәтлелек тә, хезмәт сөючәнлек тә, белемгә омтылыш та тәрбияли.

Башка шигырьләрендә табигать образлары исә авторның үзе яшәгән чорга мөнәсәбәтен, хакимияткә карата фикерләрен, гади халыкка һәм милләтенә булган хис-кичерешләрен чагылдыра.

Г.Тукай – үз халкын чын мәгънәсендә яраткан шагыйрь “…Үз халкымның барлык башка халыклар семьясында бер әгъза булуын аңлап эш итә. Шуңа күрә аның турыдан-туры үз халкына багышлап язган әсәрләре дә барлык кешелек дөнясының уртак хәзинәсе булып әверелә”, — ди М.Әмир үзенең “Халыклар шагыйре” дигән мәкаләсендә.¹ Мин аның фикере белән тулысынча килешәм һәм киләчәктә дә Г.Тукай иҗатын өйрәнүне дәвам итәргә кирәк дип саныйм.

1. Әмир М. Үзебез турында.. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1971 нче ел.

Кулланылган әдәбият.

Әмир М. Үзебез турында.. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1971 нче ел.

Әхмәдуллин А.Г. Әдәбият белеме сүзлеге. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1990 нчы ел.

Гыйләҗев Т.Ш. Әдәби мирас: тарих һәм заман. – Казан: Тат.кит.нәшр.,2005 нче ел.

Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан: ТаРИХ, 2003 нче ел.

Минһаҗова Ф. Ш. Тукай мәктәптә. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1968 нче ел.

Тукай Г. Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар. – Казан: Тат.кит.нәшр.,1990 нчы ел.



Хисамов Н. Хәтер сагында. – Казан: “Мәгариф” нәшр.,2004 нче ел.








sitemap
sitemap