Тукай – яраткан шагыйребез



Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

Урта Пошалым төп гомуми белем мәктәбе

Иҗади эш

“Тукай – яраткан шагыйребез”

Рәхимҗанова Айгөл Фирдинанд кызы

9 нче класс укучысы

Фәнни җитәкче:

I категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы



Рәхимҗанова Әлфия Мансур кызы

“Тукай – яраткан шагыйребез”

Быел бөтен республикабыз, илебез халкы сөекле әдибенең 125 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу барлык татар җиһанын туган телен, кавемен, гадәт-йолаларын, тормыш гыйбрәтләрен күңелдә яңарту, тиешле нәтиҗәләр чыгару өчен бик мөһим ел дияр идем мин. Чыннан да татар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Алай гына да түгел, ул тугандаш төрки һәм Идел-Урал буйларындагы мари, удмурт, чуаш сүз сәнгатьләрен чын чәчәк атуына да зур йогынты ясады. Дөресен әйткәндә, Габдулла Тукай элеккеге зур илдәге барлык халыклар өчен дә ят булмады, киресенчә, аның әсәрләре тәрҗемә ителмәгән, чын мәгънәсендә югары сәнгатьчә шигырьләре яңгырамаган телләрне табу кыендыр. Габдулла Тукай татар халкын илебездә һәм дөнья күләмендә танытуда илче хезмәтен үтәде дисәк тә, ялгыш булмастыр. Тукай дигәндә — татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә — Габдулла Тукай дигән шигъри исем аңга килә. Чөнки зур исәптән караганда, Габдулла Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Ул чын мәгънәсендә халыкның үз улы, шуңа күрә аның хасиятларын тирән белүче һәм шуларны сәнгатьлелекнең иң югары күләмендә сурәтләп бирүче иде. Бөек шагыйребезгә — 125 ел! Бу бик күп вакыт… Шагыйребезне туган халкыннан аерган XX гасыр да “узган гасыр” булып тарихта кереп калды. Әмма Габдулла Тукайның шәхесе һәм ул тудырган үлемсез әсәрләр һәрвакыт халык күңелендә, “безнең гасыр” да калалар. Без-унбиш кенә ел яшәгән, сабыйлыктан яңа чыгып килүче буын булсак та, Тукаебызны һәр адымыбызда, эш-гамәлләребездә, хәтта киләчәгебездә дә тоябыз. Алай гына да түгел, без Тукайны, туган телебезне киләчәк буыннарга тапшыруда җаваплылык дияр идем. Чөнки без — Тукаебыз иҗатын өйрәнгән, аннан тәрбия алган татар балалары. Шагыйребезнең рухи үлемсезлеге турында уйлануларым мине шушы иҗади эшне башкарырга чакырды да инде. Нишләп әле, бишектән Тукай сүзләрен ишетеп үскән, башлангыч сыйныфларда өйрәнгән Тукай әкиятләрен күңеленә сеңдергән, туган телебезгә, аның сөекле Тукаена ихтирамлы булып өлгергән татар баласы сөекле Тукаебызның 125 еллык бәйрәменә бүләк ясамаска тиеш!

Габдулла Тукай минем яраткан шагыйрьләремнең берсе. Якташым, татар халкының булачак шагыйре бала чагыннан ук өйдән өйгә, арбадан арбага күчә-күчә, бик күп җирләрне һәм төрле кешеләрне күрә. Әйе, кеше язмышы һәркем өчен аерым шул. Берәүләргә ул матур һәм гаҗәеп тә уңайлы тормыш бүләк итә. Андыйлар гомерләрен үз көенә җайлы гына уздыра бирә. Кайберәүләрнең тормышында якты һәм караңгы күренешләр гел алмашынып торалар. Күрәсең, яшәү үзе капма-каршылык киеренкелеге белән дәвам итә. Ә менә Тукаебызга бер-бер артлы авырлыклар кичерергә, кыенлыклар белән туктаусыз көрәшеп яшәргә туры килә. Һәр туган таң ятимлек ачысын сиздереп торган, рәхимсез язмыш балачакның истә калырдай рәхәт һәм ләззәтле минутларын никтер аннан кызганган. Татар халкының рухын, җан җылысын чагылдырган,үзе исән чакта ук бөеклеккә, халкы тарафыннан танылуга ирешкән Габдулла Тукай нибарысы 27 ел яшәп калган. Җиде ел иҗат утында янып, милләтенә тугры хезмәт итеп яшәгән шагыйрь тормыш каршылыкларын да күп күргән, әмма хакыйкать өчен көрәштә үз-үзен аямаган. Сокланмаслыкмыни?! Сөекле шагыйребез тормышның бөтен михнәтен, авырлыгын күтәрә алган, җан һәм рух сафлыгын саклаган хәлдә, чиста, самими күңелле булып кала алган, тормышның һәр кыенлыгына җавап итеп, бу җиһанга, яшәешкә мәхәббәтен белдереп яшәгән. Күңеле нык җәрәхәтле булса да, усаллык һәм үч шагыйрь йөрәгендә һичкайчан урын алмаган. Шуңа күрә милләте сөекле Тукаен һәрвакыт изге зат итеп санаган. Бу бүген дә шулай. Без аның истәлекләрен укып, бала чагының яктысын һәм караңгысын ачык аңлыйбыз. Шулай да, Кырлай Тукай гомерендә зур урын алып тора.Ул бит үзе дә: ”Кырлай авылы минем дөньга иң элек күзем ачылган урын”- дип искә ала. Чөнки халыкның тормыш-көнкүрешен, гадәт-йолаларын, сабантуй шатлыкларын — барысын да Габдулла Кырлайда кичерә. Халыкның иң матур эшчәнлеген һәм гүзәл гадәт-йолаларын туплаган бәйрәме — Сабантуй бер төрле генә аккан татар тормышына җанлылык, рәхәтлек алып килә. Кырлайның калын кара урманнары, хуш исле чәчәккә бай болыннары, сайрар сандугачлары аның шигъриятенә матурлык, моң, рухи байлык өсти.

Габдулла кече яшьтән халык белән бергә атлый, аның аз-маз шатлыгын да, кайгы-хәсрәтен дә уртаклашып үсә. Ул-халык баласы. Иң авыр чакларда нәни Тукайга туган халкы үз җылысын бирә, аны үз канаты астына ала. Ачы язмыштан тартып алучы әти булганы — Мөхәммәтвәли, әнисе Газизә Тукай күңеленә бала куанычын бирә, бу тормыш аңа еракта калган рәхимле кешеләрнең изгелеге, яктылык ачылган кыйбла булып күренә. Аның Мөхәммәтвәли белән икенче кат очашуы Бистә куанычын кайтара, халык гуманизмының чагылышы булып күренә. Габдулла кем белән генә очрашмасын, аңа кешенең ярдәме генә түгел, тирән мәхәббәте һәм хөрмәте дә сизелеп тора.

Җаек — Габдулла сәяхәтенең соңгы нотасы. Анда аны якын туганнар, билгесез дуслар, булачак шагыйрьнең өметләре көтә. Җизнәсе Галиәсгар — Габдуллага җылылык һәм якты йөз биргән халык вәкилләренең берсе. Нәни Габдулланың бормалы сәяхәте, балалык омтылышы шунда тәмамлана.Ул биредә 12 ел яши. Шунда егет булып җитешә, шагыйрь буларак таныла. Габдуллага шигырь иҗат итү серләрен беренче булып өйрәтүче Мотыйгулла хәзрәт.

Шагыйрь ашкынып “дәртле”, ”моңлы”, “нурлы” Казанга кайта һәм әдәбият мохитенә чума. Казанда аның иҗаты тагын да үрчемле, нәтиҗәле була, сәнгатьчә югары дәрәҗәдә язылган күпчелек әсәрләре шушында туа. Ул вакытта Казанда яшәп иҗат итүче әдәбият әһелләре белән бик тиз аралашып, дуслашып китүе дә аның каләменең үткенләнүенә йогынты ясый.

Без Габдулла Тукай әсәрләрендә халык өчен актуаль мәсьәләләрнең күтәрелүенә, аларның кыю фикерләргә, аңа кадәр очрамаган сурәтләү чараларына бай булуына игътибар итәбез. Билгеле булганча, каләм әһеленең иҗат өслүбе аның үз шәхесе белән тыгыз бәйләнгән.

Габдулла Тукай 1910 нчы елдан үпкә чире белән интегә башлый. Ул сәламәтлегенә игътибар итмәгән, үҗәтләнеп иҗат иткән, каләмен үләренә бер тәүлек кала гына читкә куйган. Тукаебызга иҗат итү өчен язмыш тарафыннан бары сигез ел гына вакыт бирелгән булып чыкты. 1905 нче елда аеруча ялкынланып яза башлаган каләме 1913 нче елның апрелендә туктап калды. Ләкин зур талантларның гомер озынлыгы еш кына аның ничә ел каләм тибрәтүе белән түгел, бәлки үзеннән нинди әдәби мирас калдыруы белән билгеләнә.

Габдулла Тукай татар шигърияте тарихында үзенә бер аерым урын тота. Ул мең еллык бу олы юлда бик тә әһәмиятле вазифа башкарырга өлгерде урта гасырлар һәм XIX йөз әдәбиятлары казанышларына таянып, татар сүз сәнгате үсешенең яңа дәверенә нигез салды; шигъриятебезне сәнгатьлелек ягыннан гаять югары дәрәҗәгә күтәреп, аның дөнья мәйданына чыгуын тәэмин итте. Бу елның илебез күләмендә Габдулла Тукай елы итеп игълан ителүе бик куанычлы вакыйга. Габдулла Тукай иҗаты — татар халкының йөз аклыгы ул. Мондый шагыйре булган милләт — зур, талантлы, үткәне һәм бигрәк тә киләчәге булган милләт.

Милләтебезнең йөзек кашы булган Тукаебызны зурлап үткәрелгән “Тукай елы” кысаларында безнең мәктәп тә чын күңелдән намуслы эш башкарды. Мәктәбебездә мәктәп, район, республика чараларын исәптә тотып план төзелде. Һәм шуның буенча киң колачлы эш алып барылды. Мәдәният йортыбызда бөтен күрше тирә-авыллардан җыелып зур конкурс-концерт оештырылды. Бары тик Тукай иҗатын һәм аңа багышланган әсәрләрне тамашачы бик җылы кабул итте. Рәсем һәм милли әйберләрдән оештырылган күргәзмәне бәйрәмгә килгән һәркем зур кызыксыну белән сокланып карады. Милли ашлар белән сыйланды, Тукай геройлары белән фотога төште.

Арча укучылар сараенда “Тукайның тылсымлы сүзе” дигән республика фестиваленең район туры булды. Бу көнне бирегә район мәктәпләреннән 300 ләп укучы килгән иде. Биредә “Тукай — минем йөрәгемдә” исеме астында командалар тест бәйгесендә катнашты. Шул ук исем астында үзебез сәхнәләштергән күренешләрне видео язма рәвешендә конкурска тәгъдим иттек. Тукай шигырьләрен сәнгатьле укыдык, шагыйреезгә ияреп үзебез дә иҗат иттек.

Классларыбыз белән Тукайга бәйле урыннарда, музейларда булдык. Сөекле шагыйребезгә булган мәхәббәт безгә мәктәбебез түренә Г.Тукайның 125 еллыгына “Халкымның күңел җәүһәрләре” дигән зур күргәзмә-стендны ясап куярга да илһам бирде. Мәктәбебездә “Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”н гамәлгә ашыру максатында зур эш башкарылуы безнең “Туган тел” түгәрәгенең дәвамчанлы һәм максатчан эшләве нәтиҗәседәдер, мөгаен. Безнең бу уңайдан башкарган эшләребез тупланмасы үзе генә дә туган телебезгә ихтирамыбызны, сөекле шагыйребезгә булган хөрмәтне раслый, минемчә. Мин бу иҗади эшемне түбәндәге сүзләр белән тәмамлыйсым килә: Кадерле татар телен сөюче яшьтәшләрем! Үзләренең барлык рухи байлыкларын безгә өләшүче татар мөгалимәләре! Телебезне саклаучы татар язучылары! Телебез язмышы өчен даими борчылучы татар җурналистлары! Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез яшәр. Ә XXI гасыр башы “Тукай елы”н үткәрү белән башланган икән, дәвамы да шулай булачак! Амин! Татар милләт булып яшәгәндә, Тукай да яшәр.








sitemap
sitemap