Туган ирне сагыну



Туган җиремне сагыну.

Белмим,

Әллә күпкә,

Әллә бик озакка,



Ахры мәңге онта алмамын

Тамбов урамнары уртасында

Усак яфраклары шаулавын…

Алар мәңге минем хыялымда

Шаулый-шаулый яфрак ярырлар,

Карт имәннәр,калмый минем арттан,

Кая барсам, озатып барырлар…

Бер җирдә юк андый ак каеннар,

Бер җирдә юк андый урманнар,



Бер җирдә юк камыш сабаклары-

Андагыдай шаулый торганнар….

“Мокамай”.Һ.Такташ

Дөньяда һәр кешенең үз туган авылы,районы,шәһәре бар.Шул җиргә һәрвакыт кайтасы килеп тора.Чөнки аның күңелендә бәйрәм булсынмы,яки ачы кайгымы,барысын якташлары,дуслары,туганнары белән уртаклашасы килә.Бала чакта аны аңламыйсың икән шул,ә бераз үскәч,аера башлыйсың…

Мин былтыр Ижау шәһәренә,туганнарыма кунакка бардым.Бер-ике көн күңел ачып йөргәч,йөрәгемдә ниндидер бушлык барлыкка килде.Шагыйрь сүзләре белән әйткәндә: “Күңелемнән китми,миңа нидер җитми”….



Алдан күңелеме нәрсә борчыганны аңламыйча йөрдем…

Сагыну,туган якларымны сагыну биләп алды минем йөрәгемне.Мин чит илдә җәфа чигеп ятучы шагыйрьләр турында, мәктәп программасында укыганым булган иде.Ләкин,шул шигырьләрне укып,аларның мәгънәсенә,бай эчтәлегенә төшенми идем.Ә хәзер,үземне тоткында утырган кош шикелле,шагыйрьләрне искә төшереп,уйланып утыра идем.Бер мизгелгә генә, яраткан шәһәремнең урамнарына әйләнеп кайтасы килде,якташларым белән сөйләшәсе,туган йортымны бер күзем белән булса да күрәсе килү теләге диңгез дулкыны кебек аулап алды мине.Карале,минем дусларым ничек яшәп ята икән? Алар әле үзләрен нинди бәхетле булуларын аңламыйлар шул…

Кеше— бик кызык зат икән,бары тик чит илләргә киткәч,туган иленең матурлыгын күрә башлый,әйтерсең,моңарчы нәни песи шикелле сукыр иде.Ә күзләре ачылгач,туган җиренең һәр чәчкәсенең исе, яшь каеннарның шаулавы,кояшның батуы,Иделнең тыныч кына агышы шул кадәр якын була аңа.

Берничә көннән без, туган ягыбызга ниһаять исән-сау әйләнеп кайттык.Әйтерсең,мин кунакта түгел,ә тоткында булганмын.Бу туган шәһәремнән вакытлыча аерылап тору,бөтен тормышыма карашымны үзгәртте.Безгә, әбием сүзләре белән әйтсәң: “Бу өч тиенлек дөньяда һаман нәрсәдер җитми,бер күлмәк,яки яңа туфли,ә бәхет бит яңа туфлийлы булуда түгел. Минемчә, бәхет ул — туган җиреңдә,туганнарың,якыннарың белән бергә тату гына яшәү!








sitemap
sitemap