Туган ир ылысы



Эчтәлек

I.Арча ягы – данлы Тукай ягы. 3 бит

II. Рафаил Төхфәтуллин – әдәбият дөньясының бер баскычы. 4 бит

1. Рафаил Төхфәтуллин әсәрләренең күңелне әсир итәрдәй көче нәрсәдә?

2. “Җиләкле аланнар” дип аталган повестьның “Дүртенче алан”дагы вакыйгалар Яңа Кенәр авылында бара. 6 бит

3. Язучының күпчелек әсәрләре сугыш һәм сугыштан соңгы авыл тормышына багышлана. 7 бит

4.Әдип әсәрләрендә кеше язмышы, шул чорга хас чынбарлык. 8 бит

5. Рафаил Төхфәтуллин – 33 китап авторы һәм аның басылмый калган кулъязмалары. 9 бит

6. “Мин сине аңладым, әти, сине өр-яңадан белдем.” 9 бит

III. Туган авылым! Күңелләргә гаҗәеп якын, изге ул! 10 бит

Эзләнү эшемнең максаты:

Татар теле һәм әдәбияты өчен җан атып яшәүче якташыбыз Рафаил ага Төхфәтуллинның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру.

Язучының киләчәк буынга әйтәсе уй — фикерләрен җиткерү.

Арча ягыннан чыккан бөек шәхеснең хезмәтләренә карата горурлык хисләре булдыру.

I.Арча ягы – данлы Тукай ягы.

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк дигән әйтем бар халыкта. Минемчә, үзен хөрмәт иткән һәр кеше үз тарихын белергә тиеш.

Халкыбызга йөзләгән мәгърифәтче, әдәбият һәм сәнгать эшлекләре биргән минем туган ягым.

Арча — данлыклы Казан артының үзәге.



Арча — бөтен татар халкының сөйләм һәм әдәби телен саклаган төбәк.

Арча — татар халкы тарихын аннан башка күз алдына китереп булмый торган «Ак як».

Арча ягы – данлы Тукай ягы.

Арча ягы мәгърифәтчеләр, галимнәр, язучылар, шагыйрьләр һәм башка бөек шәхесләргә бай як. Ул үзенең бай тарихы, Тукайлары, Бәширләре, Ахуннары белән дан казанган төбәк. Элек электән бу якның шәхесләре мәдәният һәм сәнгать өлкәсненең күп тармакларында беренчеләрдән булулары белән дә шаккатыралар. Мәсәлән, Габденнасыйр Курсави – ислам дөньясында дини реформаларга, Шиһабетдин Мәрҗани – татар тарих фәненә, Габдулла Тукай – яңа татар әдәбиятына һәм теленә нигез салучы шәхесләр. Рәхмәтулла Әмирханов – татар сатирасын башлап җибәрүче, беренче татар календарен бастыручы. Галимателбәнат Биктимерова – татар хатын — кызлары арасында беренче шагыйрәләрнең берсе. Әгәр дә санап китсәң, бу исемлек бихисап булыр иде.

II. Рафаил Төхфәтуллин – әдәбият дөньясының бер баскычы.

Ни өчен соң безнең як мәгърифәтчеләргә, язучыларга һәм башка бөек шәхесләргә бай булган дигән сорауга җавап эзли башладым. Һәм бу сорау мине эзләнүле эшемне башлап җибәрүгә этәрде.

Минем язган фәнни-эзләнүле эшем түбәндәгечә яңгырый: ”Туган җир җылысы…” Бу эшне башкару өчен мин үзалдыма максат куйдым: Туган ягым язучыларының фәнни эшчәнлекләрен өйрәнү һәм аларның безнең тормыштагы ролен ачыклау.

Шундый шәхесләрнең берсе итеп якташыбыз, күренекле әдибебез, халык яратып укыган бик күп хикәяләр һәм повестьлар авторы, оста каләм иясе, нечкә күңелле язучыбыз Рафаил ага Төхфәтуллинны санасак дөрес булыр. Аны “Әдәбият дөньясының бер баскычы “дип атасак та ялгышмабыз.

Фәнни эшемнең максаты:

Татар теле һәм әдәбияты өчен җан атып яшәүче якташыбызның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру.

Язучының киләчәк буынга әйтәсе уй — фикерләрен җиткерү.

Арча ягыннан чыккан бөек шәхеснең хезмәтләренә карата горурлык хисләре булдыру.

Бу максатларны тормышка ашырыр өчен, кат-кат аның әсәрләренә әйләнеп кайттым, Рафаил аганы белгән, аның белән аралашып яшәгән авылдашларыбыз белән очраштык. Бик зур ярдәмне безгә хәзерге вакытта Әлмәт шәһәрендә яшәүче Рафаил Төхфәтуллинның улы Рөстәм абый күрсәтте. Ул безне якташ язучыбызның искиткеч бай иҗаты, истәлекләре, дөнья күрә алмый калган әсәрләре белән, күренекле язучыларыбыз Фәнис Яруллин, Мәхмүд Хөсәен, Гариф Ахунов һәм башка бик күп язучыларыбызның язышкан хатлары белән таныштырды.

Истәлекләр белән танышкан саен, минем язучы турында күбрәк беләсем, аның иҗади эшчәнлеге белән якыннанрак танышасым килде һәм мин аның турында материаллар туплый башладым. Рафаил ага турында күбрәк белү теләге белән мин фәнни-тикшеренү эше язарга булдым. Мине кызыксындырганы — аның бай иҗаты. Үз алдыма шундый максат куйдым:

Рафаил Төхфәтуллин әсәрләренең күңелне әсир итәрдәй көче нәрсәдә?

”Йолдызым”, “Авылдашым Нәби” повестьларының гаҗәеп эчке мәгънәсе, романтикасы, сизелер-сизелмәс серлелеге, кешенең матурлыкка таба омтылышы белән аралашуындамы? Тормыштагы гади хәлләр, гади кешеләр турында яза бит ул югыйсә. Гадиләрнең матурлыгы, бөеклеге нидән гыйбарәт? Боларны аңлату бик үк җиңел түгел.

Тәнкыйтьчеләр Рафаил Төхфәтуллин иҗатының буеннан – буена үтә торган туган як матурлыгы, туган як җылысы, хезмәт кешесенә хөрмәт, аны олылау хакында күптәннән сөйләп киләләр.

“Берише язучылар безне күккә карарга, матурлыкны югарыдан, биектән үзләргә чакырган заманда Р.Төхфәтуллин тота да үз юлы белән китә. Ул гүзәллекне тормыш төбеннән күтәреп чыгара, укучыларны җиргә карарга, әйбәт кешеләрне ат караучылар, балта осталары арасыннан эзләргә өйрәтә. Ул Фазылҗан (“Җәйге челләдә”) һәм Хөсәен абзыйлар (“Елга аръягындагы йорт”), Нәби кебек гади кешеләрнең замандашыбыз дәрәҗәсенә күтәрелгән мөлаем образларын тудыра,” — дип яза тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин “Казан утлары”журналында, №1, 1994

Дөрестән дә, язучы иҗатының нигезенә шулар салынган.

Кем соң ул Рафаил Төхфәтуллин? Әйдәгез тарихка күз салыйк.

Рафаил Газиз улы Төхфәтуллин 1924 елның 1 январенда Татарстан АССРның хәзерге Арча районы Яңа Иябаш авылында укытучы гаиләсендә туган.

“Укытучы әтиемне ул елларда бик еш яңа мәктәпкә билгелиләр иде. Шунлыктан минем бала чагым хәзерге Арча районының Яңа Иябаш, Күлле Киме, Кышкар, Олы Әтнә, Олы Мәңгәр hәм, ниhаять, Яңа Кенәр авылларында үтте. Балачактан ук әдәбиятка гашыйк булдым. Яңа Кенәрдән мин 16 яшемдә чемоданыма Тукай, Такташ, Ш.Камал томнарын hәм “Русча-татарча сүзлек” салып, Горловка шәhәрендәге /Донбасс/ ФЗО мәктәбенә чыгып киттем,” – дип яза ул “МИНЕМ ҖАНЫМ КИТАПЛАРЫМДА” дигән автобиографик әсәрендә. Үзенең бала чагын ул “Җиләкле аланнар” дип аталган автобиографик повестенда бик матур итеп сурәтли. Повесть сигез Европа иле телләренә тәрҗемә ителә. Аның элек беркайда да басылмаган “Дүртенче алан” дигән өлешен кулъязма рәвешендә улы Рөстәм Төхфәтуллин әтисенең архивыннан табып ала һәм “Әлмәт таңнары “ газетасының 2011 нче елның 15 июль санында басылып та чыга. “Дүртенче алан”дагы вакыйгалар безнең Яңа Кенәр авылында бара.



“Без тагын күчендек. Бу юлы әтине район үзәге булган Яңа Кенәр авылындагы урта мәктәпкә укытучы итеп билгеләделәр.

Олы Мәңгәрнең дусларымнан аерылу бик ягымсу булса да, мин Яңа Кенәргә тиз ияләндем. Беренчедән, мондый күченүләр безгә әллә ни кыен түгел, икенчедән, ни генә әйтмә, район үзәгендә яшәү шактый кызыклырак, күңеллерәк булып чыкты. Аның район оешмалары, клубы, мәктәбе, кибетләре урнашкан, ике яклап такталы тротуар сузылган төбәге шәhәр урамына тартыла: озын-озын трубалары, гудоклары булмаса да, авыз тутырып “завод” дип төртелгән май заводы, кирпич заводы бар биредә, пищепром дигәнендә бик тәмле прәнник пешерәләр, промкомбинат дигәнендә арба-чана, урындык-өстәл ясыйлар – болар шәhәргә тартымлыкны тагын да көчәйтеп җибәрә.

Шулай да, күңелгә аеруча утырганы, әлеге дә баягы, китапханә булуы. Мондагы китап байлыгы, мин сиңа әйтим, Кышкардагы кебек, бер шкафка, Мәңгәрдәге кебек, ике-өч шкафка гына сыеп бетмәслек! Бөтен бер як стена, идәннән – түшәмгә кадәр китап киштәләреннән тора монда; өске киштәләргә

күчмә баскычтан менеп кенә буең җитәрлек.

Аннары әле киносы да монда, Мәңгәрдәге кебек, ике-өч айга бер генә күрсәтеп китмиләр, механиклар үзендә, көн саен диярлек булып тора монда кино. Әнә шул бай китапханә, көн саен диярлек була торган кино да миңа биредә яңа дуслар табып бирде.”

Р.Төхфәтуллин мәктәптә укыган елларында ук әдәби иҗат эше белән кызыксына башлый. 1948 нче елда “Кызыл Татарстан” газетасында аның “Сабакташлар” исемле беренче хикәясе басыла. Хикәяләре тупланган беренче җыентыгы “Таныш гөрелте” 1954 нче елда дөнья күрә.

Язучының күпчелек әсәрләре сугыш һәм сугыштан соңгы авыл тормышына багышланган. “1942 нче елның августында Армиягә алындым. Донбасстан кайтканнан бирле авыл һәркөн дирлек улларын-кызларын сугышка озата, бу инде гадәти хәл кебек иде. Шулай да безне, унҗиде яшьлекләрне, авыл бик зурлап озатты. Колхозның иң яхшы атларын җиктек, дугаларга җиз кыңгыраулар, шлеяләрдә шәлдерләр чыңлый, тәртә башларында чиккән яулыклар җилферди. Тальянга кушылып җырлый-җырлый урамнар әйләндек.” (“Яшьтәшләрем-замандашларым язмышы” әсәреннән өзек)

“1944 нче елның октябрь ае иде. З-Прибалтийский сугышы. Безнең артиллерия полкы Латвиянең башкаласы Рига шәһәре өчен сугышларда үзенең дәһшәтле уты белән катнашты… Шушы ук көнне мин үзем дә каты яралангангамы, бу көн минем хәтергә аеруча сеңеп калган.” (“Соңгы һөҗүм”, 1944, октябрь)

“1945 нче елның салкын январь ае иде. Зарыгып көткән җиңү салютлары яңгырар сәгатьләр дә инде ерак түгел… Мин Рига шәһәре өчен булган сугышларда каты яраланып, госпитальләрдә ятканнан соң, туган авылыма кайтып киттем… Йөрәк күкрәктән сикереп чыгардай булып тибә… Менә поезд үзебезнең Арча станциясенә дә якынлашып килә…” дип яза Рафаил Төхфәтуллин үзенең “Өйгә кайту”әсәрендә.

Сугыштан соңгы әсәрләрендә шул кырыс чорга хас реаль чынбарлык һәм кеше язмышлары тасвирлана, хезмәткә, җиргә, яшәү шартларына мөнәсәбәттә аывл кешеләренең тормышчан, тулы канлы образлары, кызыклы, үзенчәлекле характерлары гәүдәләнеш таба.

Алтмышынчы елларда Р. Төхфәтуллинның “Авылдашым Нәби” исемле хикәясе басылып чыгу бер вакыйга булган. Тәрҗемәсенең кыскартылып “Правда” газетасында дөнья күрүе дә моңа ярдәм итә булса кирәк.

Әмма повестьның басылып чыгуын вакыйга ясаган төп нәрсә – бәрәкәтле тел һәм сәнгатьчә осталык белән тудырылган Нәби образы. “Рафаилнең бу героен бер сүз белән сыйфатларга кирәк булса, мин Әмирхан Еникинең бер хикәясе исемен файдаланып, “матурлык” дип әйтер идем.Гыйлемдар шәкертнең Ә.Еники матур итеп күргән шадра битле, гарип күзле анасы кебек үк, Нәби дә төскә-биткә чибәр түгел…Әмма Нәбинең җаны, күңеле матур, эш-гамәле күркәм,” — дип яза тәнкыйтьче Ибраһим Нуруллин.

Чыннан да, Нәбине бүтәннәрдән аерып тора торган төп сыйфаты – хезмәт сөючәнлек. Алны – ялны белми эшләвеннән дә бигрәк, һәр эшне яратып, пөхтәләп, гүзәллек кануннары кушканча эшләве матурлый аны. Хезмәт сөючәнлекнең Нәбине аеруча бизи торган ягы шунда: эш аның өчен азмы – күпме байлык туплау, кесәсен калынайту чыганагы түгел. Ул әҗерен һич өмет итмичә яратып эшли.

Тагын шунысын да әйтик, Нәби образында гәүдәләнгән әхлак прициплары һич тә юктан бар булмаган, күктән төшмәгән. Алар татар халкының гасырлар буена эшләп чыгарган әхлак кагыйдәләреннән килә.

Р.Төхфәтуллин әсәрләрендә хезмәткә, хезмәт кешеләренә мөнәсәбәт, гомумән, бер принципиаль төс ала. Кешенең кадере, зурлыгы, бәясе аның хезмәткә мөнәсәбәте, ничек эшләве белән билгеләнә. Шул ук Фазылҗан абзыйларны, Хөсәен абзыйларны без, барыннан да бигрәк, эш кешеләре булганнары өчен хөрмәт итәбез. Гөлзифа кече яшьтән үк эш яратып, эшләп үсә. Шул нәрсә аңарда сабырлык, ныклык тәрбияли, иң кыен вакытларда, Давыт кебек, сыгылып төшмәслек көч бирә. Нәби кешене иң әүвәл, хезмәт белән сыный, эшләтеп карый. Атка камыт киертә алмый алҗыган лекторны яки Нәбигә печән өяргә булышкан Рәмзияне хәтергә төшерегез. Гайнетдин абзыйның шәһәрдә укый торган төпчек кызы Фәүзияне карагыз; болай чибәрне дә чибәре инде, югыйсә. Аңарга булган мөнәсәбәтне карагыз: аксөяк булганга, кара эшкә чирканып караганга өнәмиләр бит кызны. Кыскасы, Р.Төхфәтуллин әсәрләрендә хезмәткә мөнәсәбәт этик һәм эстетик категория дәрәҗәсенә күтәрелә. Һәм моның тамырлары ерактан, язучы яшәгән мөхиттән килә бугай…



Әдибебез әсәрләрендәге уңай геройлар, барыннан да бигрәк, күңел сафлыгы, күңел байлыгы, халыкчанлык кебек иң олы, күркәм сыйфатлар белән билгеләнәләр. Иң алгы планга кеше хисләренең, уйларының эчкерсезлеге, самимилеге куела. Мондый геройлар, әлбәттә, укучыда мәхәббәт уятмый калмыйлар.

Туган як! Аллы – гөлле чәчәкле болыннары, энҗе – мәрҗән бөртекләре

төсле җиләкләре, зифа каеннары авылымда гына кебек. Рафаил Төхфәтуллинның нинди генә әсәренә әйләнеп кайтма, анда туган якка булган җылылык хисе бөркелеп тора, ул туган якны яшел бишек белән тиңли.

“Безнең Татарстанда хәзер елның иң матур вакытлары килеп җитте. Май ае ул безнең иң матур аебыз. Кояш ягымлы гына көлә. Кошлар үзләренең берсеннән-берсе матуррак тавышлары белән язга мактау җырлары җырлыйлар. Яңа гына аткан матур шомырт чәчәкләре исе борынны кытыклый. Табигать көннән-көн җанлана, матурлана. Язгы йомшак җил башлардан сыйпап иркәли. Ә кичләрен авыл өстендә колхоз яшьләренең шалыклы җырлары яңгырый. Искиткеч күңеллелек! “ (Мәхмүт Хөсәенгә язган хатларыннан язган өзек, май, 1938)

“1959 нчы елда безнең гаилә нефтьчеләр шәһәре Әлмәткә күченеп килде. Ул вакытта инде биредә ике язучылар берлеге әгъзасы – Әдип Маликов белән Гариф Ахунов була. Г. Ахуновның әтидән тизрәк күчеп килүен үтенгән хаты да бар. “Өченче булырсың, Язучылар берлегенең Әлмәт бюросы оешып килә, тиздән Сәет Кальметовны да берлек әгъзасы итеп алачакбыз”,-диелә анда. Әлмәттә язучылар гаиләләре белән дуслашып-аралашып, бәйрәмнәргә бергәләп җыелышып яшиләр.

Р.Төхфәтуллинның улы Рөстәм Төхфәтуллин үзенең дусларын Рәшит Ахуновны, Илдар Маликовны, аларның әти-әниләре Шаһидә һәм Гариф Ахуновларны, Саҗидә Сөләйманова белән Әдип Маликовларны, шулай ук Сәет Кальметов, Гамил Афзал һәм башка күп кенә язучыларны яхшы хәтерли.

Р.Төхфәтуллин үз гомерендә 33 китап авторы була. Кызганычка каршы, аның басылмаган кулъязмалары кала. 1994 нче елның июль башында аны паралич суга һәм 15 нче июльдә язучы – фронтовикның йөрәге тибүдән туктый. Истәлекләргә күз салсак: “ Урын өстендә ятканда әти миңа бер кулын сузып, нәрсәдер әйтәсе килде, ләкин әйтә алмады. Мин аңа каләм тоттырдым һәм кәгазьгә язып бирүен үтендем. Ләкин кулы тыңламады. Әни соңрак еш кына: “Әйтәсе сүзе калды Рафаилнең”, — дип кабатларга ярата иде.

Былтыр мин әтинең архивын тәртипкә китерә башладым һәм аның басылмаган кулъязмаларына тап булдым, алар арасында әти сигез ел тир түккән “Кызыл туры” повесте дә бар. Менә шуларны укыгач кына мин әтинең ни әйтергә теләгәнен аңладым. Ул, кулъязмаларым югалмасын, кайчан да булса бер басылып чыксыннар иде, дип әйтергә теләгән булган. Мин кичләрен, төннәрен шулар белән утырдым һәм әтинең әйтә алмый

калган әманәтен үтәрмен дип ышанам.

Соң булса да, мин сине аңладым, әти, мавыктыргыч хикәяләреңне укып, сине өр – яңадан белдем”, — дип искә ала улы Рөстәм Төхфәтуллин “Әлмәт таңнары” газетасында чыккан мәкаләсендә.

Әйе, Рөстәм Төхфәтуллин нәкъ әтисе Рафаил ага Төхфәтуллин кебек туган ягын, Кенәрен сагынып яши. 2011 нче елның җәендә , 50 елдан соң, ул безнең авылыбыз Яңа Кенәрдә кунакта булып китте. Һәрбер агач, һәрбер урам, су буйлары, меңеллык таллар аңа таныш иде. Ул авылдашлары, классташлары, гаиләләре белән аралашып яшәгән күршеләре, дуслары белән очрашты. Иң якын дусты, классташы , авылыбызның баш табибы Ирек Исхаковичларда кунакта булды.

III. Туган авылым! Күңелләргә гаҗәеп якын, изге ул!

Туган авылым! Күңелләргә гаҗәеп якын, изге ул! Үзенең туып-ускән җирен уйламаган, сагынмаган кеше бармы икән?

Авылым,- син бөек илкәемнең

Җанга якын газиз почмагы.

Җылытып яшәр гомер буе безне

Туган җирнең газиз учагы.

Р.Закиров

Рафаил Төхфәтуллинның тормышы, иҗат юлы белән танышкан саен,

минем сорауларым, кызыксынуларым арта бара. Димәк, эзләнүләр дәвам итә.

Кулланылган әдәбият.

Р.Төхфәтуллин. Сайланма әсәрләр. 2том, 1983

Р.Төхфәтуллин. Кичке бакча. Повестьлар һәм хикәяләр, 1987.

Р.Төхфәтуллин. Зәңгәр җилкән.Повесть һәм хикәяләр,1989.

Казан утлары. Туган җир җылысы… №1, 1994,165-166 бит.

Совет татар язучылары. Казан, 1986

“Әлмәт таңнары” газетасы, 15 июль, 2011.

“Әлмәт таңнары” газетасы, 2 декабрь, 2011.

“Әлмәт таңнары” газетасы, 22 декабрь, 2011.

Р.Төхфәтуллинның кулъязмалары.








sitemap
sitemap