Тртип зебездн башлана



Тәртип үзебездән башлана

Бар җиһанны яшеллеккә, матурлыкка күмеп, тагы җәйләр килде. Яз-җәй айларында безнең 4 нче мәктәп бигрәк күркәм була. Төрле агачлар, куаклар тирә-юньне ямьләндереп, күңелләрне сөендереп тора. Мәктәптән ерак түгел парк урнашкан. Ул да хәзер яшеллеккә күмелә бара, әйтерсең үзендәге чүп-чарны яшерә.

Җирләр кардан арынгач, без язгы өмәгә чыгабыз – үзебез белем алган мәктәбебез тирәсен җыештырабыз. Быел безгә, ягъни 10 нчы сыйныф укучыларына, парк территориясен тәртипкә китерү йөкләнгән иде. Җиң сызганып эшкә керештек. Ләкин мондагы чүп-чар, без уйлаганча, тиз генә бетәрлек түгел иде. Бихисап капчыкларга чүп җыйганда, күбебезнең башында туган сораулар тынгылык бирмәде: бу чүп каян килгән? Нигә паркның хуҗасы юк? Нигә ял паркы чүп-чар паркына әйләнгән?



Безнең әниләр паркта карусельләрнең эшли башлаган вакытын хәзер дә сагынып сөйлиләр әле. Чират торып, сөенә-сөенә атына идек, диләр. Ә безгә, икеләтә күбрәк акча түләп, күчмә карусельләрдә атынырга туры килә…

5 июнь – әйләнә-тирә мохитне саклау көне буларак билгеләп үтелә. Ә кемнән сакларга соң әйләнә-тирә мохитне? Кешеләрдәнме? Паркта да бит чипсы, көнбагыш, чикләвек капларын, буш шешәләрне чит планетадагылар ташлап калдырмаган. Моны бит үзебез эшлибез. Бу – кешенең эчке культурасыннан тора. Аңлы рәвештә әйләнә-тирәне пычратабыз икән, димәк, кешенең акыл дәрәҗәсе түбән дигән сүз. Балаларга кечкенәдән һәрнәрсәдә әти-әнисенең шәхси үрнәге булырга тиеш, шул исәптән әйләнә-тирә мохитне саклау буенча да. Балалар – өлкәннәрнең күчермәсе бит алар.

Мәктәбебез директоры Шәкртҗанова Нурфия Хәләфетдин кызы белән без поселок советына мөрәҗәгать итеп, паркка чүп савытлары куюны сорадык. Алар безнең үтенечне канәгатьләндерергә сүз бирделәр. Шулай ук кисәтү такталары булдыру да, бәлки, пычраклыкка чик куяр.

Безнең мәктәп коллективы тәртип саклау буенча кулыннан килгәннең барын да эшли. Быелгы уку елы ахырында мәктәбебез Республика Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан уздырыла торган “Закон территориясе” конкурсында катнашты. “Хокук бозучыларны кисәтү” номинациясендә җиңү яулап, видеокамера белән бүләкләнде. Республика премьер–министры И.Халиков, Эчке эшләр министры Ә.Сәфәров мәктәп эшенә югары бәя бирде. Һичшиксез, мондый җиңүләр югары үрләргә дәртләндерә. Тәртип шуннан башлана.

Без гел мәктәп эчендә генә утырмыйбыз шул. Бигрәк тә җәйге каникул вакытында төрле якларга таралабыз. Кайда гына булсак та, укытучыларыбыз, әти-әниләребез йөзенә кызыллык китермик. Тирә-юньдәге чисталык, тәртип үзебездән тора. Ә туган ягыбыздагы бердәнбер паркны үги итмик. Пычратмыйк, пычратучыларга да кисәтү ясыйк. Район җитәкчелеге ярдәме белән хуҗалы булып, аякка басар әле ул. Шул вакытта горурлык белән без аны Мәдәният һәм ял паркы дип атап йөртербез, арыган башларга дәва шунда табарбыз.

Кукмара 4 нче урта мәктәпнең

10нчы сыйныф укучылары

Гәрәева Диләрә, Вәлиуллина Айгөл,

Мөхәммәтҗанова Ландыш, Хафизуллина Гүзәл








sitemap
sitemap