Тмке тарту – зе кабер казу фнни – тикшерен эше



Кереш

2009 ел сәламәтлек һәм спорт елы дип игълан ителде. Нәкъ менә шуңа күрә дә безгә барыбызга бу елны сәламәтлеккә зур игътибар бирергә кирәк.

Тәкъдим ителгән фәнни-тикшерү эшенең темасы – “Тәмәке тартуның зыяны”. Әлеге теманың актуальлеге тәмәкенең яшьләр арасында киң таралуы белән аңлатыла.

Яшьләрнең тәмәке тартуы бик җитди проблема һәм ул медицина ягыннан гына түгел, ә социаль яктан мөһим мәсьәлә. Европа һәм Америкада сәламәт яшәү рәвеше алып баруга ныграк тырышканда, бездә бөтенләй кире хәл күзәтелә. Һәм әлеге хәлне сәбәпләрен ачыкламыйча үзгәртеп булмый. Әлеге тикшерүнең бурычы булып әлеге проблемага тулы һәм дөрес бәя бирү тора.

Минем тикшерү эшенең темасы мөгаллимнәр, табиблар, закон чыгаручылар өчен дә мөһим. Әлеге мәсьәлә яңа булмаганга, тикшерү аналитик план буенча барачак. Тикшерү барышында мин 12 дән 16 яшькәчә булган яшүсмерләрдән сорау алачакмын.

Теоретик өлеше

Никотинның кешегә тәэсире

Тәмәке төтенендә 400 дән артык компонент бар һәм алар арасында яман шеш авыруын китереп чыгарырга сәләтлеләре дә шактый. Иң куркынычы 210 радиоактив полоний. Тәмәке төтене организмга эләгеп бронхларга җыела бара, шулай ук бөер һәм бавырга эләгә.

Никотин–нерв системасына, ашказаны, тын алу һәм йөрәк-кан тамырлары системасына тәэсир итүче аеруча зыянлы агу. Никотин физик һәм психологик яктан бәйлелекне барлыкка китерә.

Никотин тартып бетермәгән төпчектә дә утыра. Фильтрда тычкан үтерерлек дәрәҗәдә никотин җыела. Шуңа күрә тәмәке тартыр алдыннан уйланырлык сәбәп бар.

Тәмәке тарту нәтиҗәсе

Статистик мәгълүматлар түбәндәгене сөйлиләр: тәмәке тартмаучылар белән чагыштырганда тартучылар 13 тапкыр күбрәк стенокардия, 12 тапкыр миокард инфаркты, 10 тапкыр күбрәк ашказаны җәрәхәте белән авырыйлар. Тын юлларында яман шеш белән авыручыларның 96-100 проценты тәмәке тарта.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен тәмәке аеруча зыянлы. Ныгып бетмәгән нерв һәм кан тамырлары системасы тәмәкене кабул итә алмый. Тикшерүләр күрсәтүенчә, тәмәке төтенен сулаган 70 процент тычканның тын юлларында яман шеш булуы ачыкланган.

Статистик мәгълүматларга караганда тәмәке тартучыларда ашказаны, бөер, бугаз яман шеше еш очрый. Шулай ук алар арасында аскы ирен яман шеше белән авыручылар да күп.

Тәмәке тарту шулай ук хроник бронхит барлыкка китерә, даими рәвештә йөткерү һәм авыздан начар ис китерә.

Тәмәке тартучылар үзләрен генә түгел, ә тирә-якларындагы кешеләрне дә куркыныч астына куялар. Тәмәке тартмаган кеше тәмәке тарткан һәм җилләтелмәгән бүлмәдә утырса, аның организмына шактый гына никотин керә.

Тәмәке тартудан баш тарткан очракта сәламәтлек хәле

Кеше тәмәке тартуны ташлаганнан соң 20 минут үткәч кан басымы нормаль дәрәҗәгә төшә, йөрәк тибеше яхшыра, уч һәм табан урыннарында кан йөреше яхшыра. Сигез сәгатьтән соң кандагы кислород нормальләшә. Бер атнадан соң бит төсе яхшыра, авыздан начар ис бетә. Кеше тәм һәм исне яхшырак тоя башлый. Бер айдан соң яхшырак сулый башлый, ару-талу кими, баш авыртулары бетә, бигрәк тә иртән йөткерү җәфаламый. Биш елдан соң, көненә бер кап тәмәке тарткан кешеләр белән чагыштырганда, тын юлларында яман шеш булу куркынычы бетә.

Тәмәке тартудан бизүнең физиологик нәтиҗәсе

Билгесе

Сәбәбе

Кирәкле чаралар

Көчәюче

Йөткерү

Үпкәдә чистарту процессы башланган, тын юлларындагы “төкләр” бөтен вак чүпне, шулай ук тын юлын саклау өчен организмда эшләнә торган артык лайланы бетерә

Йөткерү туктасын өчен күбрәк сыеклык эчегез, кирәк булганда йөткерүгә каршы дару кабул итегез

Баш

авыртуы

Сезнең организм даими никотин

дозасына күнеккән, аның организмга керүе кимегәннән–кими

Күбрәк ял итегез,

үзегезне иркен

хис итү өчен

тирәнрәк сулагыз

Тамакта

авырту һәм

корылык

Тәмәке тамакны ярсыту белән беррәттән ул аныћ сиземләү сәләтен дә югалта, ә тәмәке тартуны ташлагач бу хәл бетә

Күбрәк

сыеклык эчегез

Хәлсезләнү

Никотин ярсыткыч тәэсир итә, шуңа да тәмәкене ташлаучыларның күбесе баштагы чорда хәлсезләнәләр

Йокы

сәгатен

арттырыгыз, һәм күбрәк хәрәкәт

итегез

Тикшерү нәтиҗәләре

Тикшерү барышында хәзерге вакытта 38 яшүсмернең, шуларның 13енең даими тәмәке тартуы ачыкланган. Якынча тәмәке тартучы яшүсмер көненә 8 данә тарта. 38 кешенең 12се тәмәкесез тора ала. Якынча 6-7 яшьтә беренче тапкыр кулга тәмәке алалар, ә тугыз яшьтә инде даими тарта башлыйлар. Тартучы яшүсмерләрнең барысы да укуга начар карауларын әйттеләр. 17 тартучы баланың әти-әниләре дә тарта.

Сораштырылучыларның яртысыннан артыграгы тәмәке тартып караган. Тикшерү барышында тәмәке тартуга физиологик ихтыяҗы булмаган яшүсмерләр дә ачыкланган, әлеге яшүсмерләр контр маркетинг уздырганда тәмәке тартуларын ташлаячаклар. Икътисадый хәл, җәмгыятьтә тотрыклылык булмау яшүсмерләр һәм яшьләр арасында тәмәке тартуның төп сәбәбе булып тормавы, ә бәлки аларның төркем тәэсире астында тәмәке тартулары ачыкланган. Балалар гадәттә өлкәнрәк булып күренү өчен, ә кайберләре болай гына тарта башлыйлар. Тәмәке компанияләренең (тәмәкегә бәянең кинәт күтәрелүе һәм аның сыйфаты начараю) көчле маркетинг тәэсире астында сораштырылучыларның 60 проценты тәмәке тартуны ташлый алырлар иде. Якын арада 54 проценты тәмәке тартуны ташларга җыена, ә 27 проценты соңрак, 4 проценты беркайчан да ташламаячак. Тикшерүдән күренгәнчә, тәмәке тартуны ташлау өчен төркемдәгеләрнең һәм якын кешеләрнең тәэсире хәлиткеч сәбәп булачак.

Мәктәп укучыларының тәмәке тарту сәбәбенең тикшерү нәтиҗәләре

Яшь төркемнәре

Тәмәке тарту сәбәбенә бәйлелекнең % мөнәсәбәте

Мәктәп

укучылары

Башкаларга

охшарга тырышу,

төркем тәэсире

Кызыксыну,

яңалык хисе

Зуррак

булып

күренергә теләү

Төгәл

Сәбәбен

белмиләр

6-7 сыйныф

50

41

5

4

8-9 сыйныф

35

30

10

25

10-11 сыйныф

25

24

15

36

Йомгаклау сүзе

Тикшерүләр нәтиҗәсендә мин яшьләр арасында тәмәке тартуның төп сәбәпләрен һәм күп кенә башка нәрсәне ачыкладым. Билгеле, бер тикшерү генә әлеге кискен проблеманы хәл итәр дип өметләнергә ярамый. Мин үз алдыма могҗиза булдыру бурычы куймадым. Әмма төрле яклы тикшерүләрсез генә тәмәке тартуны җиңү күренми торган дошманга каршы көрәшү булачак. Ә дошманны белү – җиңүнең төп шарты. Тәмәке тартуны җиңүгә тагын бер шарты булып яшьләр арасында тәмәке тартуның зарары турында аңлату эшләре алып бару. Һәр яшь кеше тәмәке тартуның нинди нәтиҗәгә китерүен белергә тиеш. Һәрбер шундый тикшерүдән соң яшь тәмәке тартучылар саны кимер дип ышанам.

Эчтәлек

1. Кереш

2. Теоретик өлеше

2.1. Никотинның кешегә тәэсире

2.2. Тәмәке тарту нәтиҗәсе



2.3. Тәмәке тартудан баш тарткан очракта сәламәтлек хәле

2.4. Тәмәке тартудан бизүнең физиологик нәтиҗәсе

3. Тикшерү нәтиҗәләре

4. Йомгаклау сүзе








sitemap
sitemap