Шигъри тлгшлр_20558



Укытучым!

Очар кошлар кебек канатланып,

Һәр көн шушы юлдан үтәсең.

Мәктәп сукмагыннан күзең алмый

Балаларны зарыгып көтәсең.

Зарланмыйсың, зур түземлек куеп,

Белем орлыклары бирәсең.

Уңышларны күреп сөенәсең,

Һәр баланы якын күрәсең.

Тырышлыгың, сабырлыгың беләнҺәр баланы үзеңә караттың.

Шатлыкларын күреп сөендең һәм

Кайгылырын куып тараттың.

Рәхмәтлемен сиңа ,укытучым,

Биргән өчен белем, тәрбия.

Хезмәтегез өчен һәр укучыХөрмәт белән сезгә баш ия.

Мәңгелек дан!

Йөрәкләрдә саркый һаман яра,

Сугыш чоры ерак калса да.

Күңелләргә тулган ташкын хисләр

Еллар үткән саен яңара.

Мәңгелек дан сиңа, горур солдат!

Тугры булдың туган илеңә.

Явызлардан илне саклаганда,

Ятып калдың дошман җирендә.

Горур идең, түзем була белдең,

Яралардан каннар акса да.

Ватаныңны саклап кала алдың,

Саклыкҗаннар илен сатса да.

Мәңгелек дан сиңа, батыр солдат!

Җиңү алып килдең илемә.

Син күрсәткән ул батырлыкларны

Онытмабыз гомер-гомергә.

Кышкы матурлык

Кыш аяк басты җиһанга.

Күз сал: нинди матурлык!

Тирә-юньдәге аклыкка,

Сафлыкка таң калырлык.

Иркен кырлар, киң басулар -Бар да акка күмелгән.

Елгалар да, урман да ак,

Әйтерсең сөт түгелгән.

Мамык юрганга төренеп,

Йоклый гүя кышкы урман.

Тирә-юнь тын .Бар тереклек

Татлы йокыга чумган.

Агачларга бәсләр кунган,

Ак шәл ябынган сыман.

Шушы гүзәл матурлыкка

Сокланып карап торам.

Сөекле Тукайга

И, сөекле Тукай , күңелебезгә

Сабый чактан килеп кердең син.

Һәр шигырең, һәрбер сүзең белән

Җаныбызга безнең иңдең син.

Әкиятләрең,”Туган телең” белән

Үстердең син назлап безне дә.

Әйтерсең лә Кырлай урманнары

Ватаныбыз булды безнең дә.

Күңелемнән Шүрәлене эзләп,

Кырлай урманнарын иңләдем.

Һәр таң саен елга буйларыннан

Су анасын һаман күзләдем.

… Сабый чагым инде артта калды.

Сизми калдым еллар узганын.

И, сөекле Тукай — син шатлыгы

Балачакның –нәни дөньямның.

Еллар узган саен арта бара

Мәхәббәтем сиңа, хөрмәтем.

Синең исемең зурлый Ватанымны,

Син булганда яшәр милләтем!

Туган ягым

Гүзәл минем туган ягым,

Иркен басу-кырлары.

Болыннарда гөрләп үсә

Чәчкәләре, гөлләре.

Иртә-таңнан уяналар

Тургай, сандугачлары.

Тирә- якны моңга күмеп,

Җырлый сайрар кошлары.

Арган тәнгә сихәт бирә

Саф сулы чишмәләре.

Рәхәтлек бирә күңелгә

Искән назлы җилләре.

Кызыл, сары, ал, чәчәкләр.

Үсәләр тау башында.

Иртә таңнан уяналар,

Сөенеп һәр тамчыга.

Агачлар да шаулап үсә

Калын урманнарында.

Мәңге бергә яшик, дуслар,

Гүзәл туган ягымда.

Кайтарасы иде…

Иркен кырлар, матур болыннарда

Шаулап үтте сабый чакларым…

Ә бүген , күр, күпме җир буш калган,

Чәчелмичә калган бу кырлар.

Балачакның гүзәл мизгелләре,

Йөгереп узды шушы кырларда.

Аллы-гөлле матур болыннарда

Җыйган идем чәчәк кулларга.

Ә бүген,күр,күпме җир буш калган.

Баскан аны әрсез чүп-үлән.

Башып иеп, болын да тын калган,

Шат авазлар инде сүрелгән.

Рәнҗиләрдер кебек алар безгә,

Үпкәләгән сыман тоела.

Үлән арасыннан чык елтырый,

Әйтерсең, Җир елый тын гына.

Кайтарасы иде табигатьне

Элекке саф, матур чагына.

Шунда гына кеше шифа алыр

Газиз, күркәм туган ягыннан.



sitemap
sitemap