Шамов хастахансе



Д.В.Вилькеева исемендәге мәктәп укучыларының IV Шәһәр конференциясе

Секция: татар филологиясе

Тарихлы йорт-Шамов хастаханәсеме, кунакханәме?

Гатиатуллин Булат

7 б сыйныфы, 23 нче мәктәп

Фәнни җитәкче– Мәҗитова А.Л.

Казан-2013

Эчтәлек:

Кереш……………………………………………………………………………………………………. 3

Төп өлеш………………………………………………………………………………….……………. 3

Нәтиҗә………………………………………………………………………………………………….. 6

Кулланылган әдәбият……………………………………………………………….………….. 7

Өстәмә материал…………………………………………………………………………………… 8

Кереш.

Казан калам-син тарихлы кала,

Юлларыңда еллар эзе бар,

Урамнарда мәшһүр биналар бар,

Уйларыңда әдип сүзе бар.

Тарих эзләренә басып без атлыйбыз,

Артта кала аның битләре,

Онытылган битләр инде бихисап…

Истәгеләр хәйран бит әле!

Без күрәбез синеә тирәнлекне,

Башкалар да күрә алырмы?

Килгән буын- безнең балаларга

Синең гүзәллекләр калырмы?..

Әйе, чыннан да Казан шәһәребез бай тарихлы, тирән эчтәлекле шәһәр. Үз эченә узган гасырларның аһәңен сеңдергән урыннар бик күп анда. Казан шәһәренең истәлекле урыннарын өйрәнгәндә бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән тарихи бина- Шамов хастаханәсе игътибарыбызны яулады. Хастаханәнең эшчәнлеге 2008 нче елның җәендә, үз диварларында кешеләрне дәвалауга йөз ел була дигәндә генә, туктатыла. Дүрт ел узуга карамастан ремонт башланмый. Шул вакыт эчендэ бина берничә тапкыр хуҗаларын алыштырырга өлгерә. Малайзия компаниясе Aliran Adaman иске бинадан өр-яңа кунакханә ясау теләген белдереп, Шамов хастаханәсен сатып ала.

Эшнең максаты:

Бинаның тарихын искә төшерү: ни өчен хастаханә Я.Ф.Шамов исемен йөртә, Шамовның үзе турында ниләр беләбез. Хастаханәне сату, аның урынына кунакханә ясауга карата шәһәр кешеләренең фикерләре интернет челтәре аша өйрәнү, анализлау.

Төп өлеш.

Шамов Яков Филиппович 1833 нче елда Вятка губернасы Орлов сәүдәгәр гаиләсендә туган. 1863 елда Казанга күчеп килгән һәм ашлык, тимер-томыр товарлар белән сәүдә итүче Х.Ф.Фоминга хезмәткә кергән. Яңа урында яшь коммерсант үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән һәм хуҗасының ышанычын һәм хөрмәтен яулаган. Бераздан Я.Ф.Шамов хуҗсының кызы Агриппинага өйләнгән, Х.Ф.Фомин үлгәннән соң, бик зур һәм уңышлы коммерция предприятиясенең хуҗасы булып калган. 1877 елда ук инде Казан сәүдәгәрләренең беренче гильдиясенә кертелгән. XX гасыр бышында шәһәр крупчатка тегермәнен арендалаган, үзенең флотилиясен булдырган.

Коммерсантның җәмәгатьчелек өлкәсендә, бигрәк тә финанс оешмаларында, эшчәнлеге игътибарага лаек. Ул сәүдәгәр-сәнәгать кредитлары буенча әйбәт эшләгәне өчен Владимир лентасындагы “Тырышлык өчен” алтын медале белән бүләкләнгән. Банк җитәкчелеге тарафыннан сәүдәгәргә бирелгән характеристикада мондый юллар бар: “Ашлык сәүдәсе һәм сәнәгать буенча аның күрсәтмәләре бик файдалы… гомуми хөрмәт һәм ышаныч яулаган… бик зур күләмле сәүдәсен дөрес алып бара… төрле мәсьәләләрне тикшергәндә бәйсез фикер йөртүе белән аерылып тора…” Эшкуар шулай ук бүлекнең кассасын Контроль палата әгъзалары тикшергәндә депутат вазифаларын башкарган.

Дәүләт банкында аның 100 мең сумлык кредиты булган. Я.Ф.Шамов Казан сәүдәгәрләрлек банкы советы рәисе, үзара кредитлар буенча Казан җәмгыятьчелек банкы әгъзасы да булган. ХХ гасыр башындагы статьяларның берсендә язылганча, “Яков Филипповичның банк эшчәнлеген хезмәттәшләре тарафыннан бирелгән жетоннар һәм адреслар характерлый. Аларда Яков Филипповичның банк мәнфәгатьләренә кайгыртучан мөнәсәбәте, векселләрне хисапка алуда һәрвакытта да файдалы киңәшләр бирүе күрсәтелгән. Яков Филиппович банк эшлеклеләре тарафыннан гына түгел, бәлки банкка кредит алыр өчен мөрәҗәгать иткән кешеләр тарафыннан да югары бәяләнгән. Адресларда аңа кредит алучылар һәм банк мәнфәгатьләрен оста килештерүе, кредит алырга теләүчеләрнең шәхси сыйфатлары һәм эшләренең торышы турында хәбардарлыгы, гаделлеге өчен тирән рәхмәт белдерелә…”. Җирле үзидарә органнарында актив катнашуы белән бергә, бик диндар кеше булган Я.Ф.Шамов иске дин яклылар хәрәкәтенең иң күренекле вәкилләренең берсе булган. Моннан аның ни өчен бик зур хәйрия эшчәнлеге җәелдерүе аңлашыла. Ул чукрак-телсез балаларны тәрбияләү һәм белем бирү Казан җәмгыяте идарәсе әгъзасы, Казандагы Александр больницасы попечителе булган. Шушы больница өчен 1908 елда архитектор К.С.Олешкович проекты буенча 500 мең сумга бик зур кирпич бина төзетеп, Я.Ф.Шамов һәм аның хатыны мәңгегә казанлылар хәтерендә атаклы “Шамов” больницасын төзүчеләр булып калганнар.

Аның бүләкләре: Император Александр III изге тәхеткә утыртылуы хөрмәтенә чыгарылган ике көмеш медаль, Станислав, Анна, Владимир ленталарындагы 3 алтын медаль, 1879 елда Кызыл Хач билгесе, Екатеринбургтагы күргәзмә экспонатларының югары сыйфаты өчен алтын медаль.

Күренекле сәүдәгәр һәм меценат Яков Шамов акчасына Казан үзәгендә халык өчен дип салынган хастаханә, 1910 елдан алып 2009 елга кадәр, төзекләндерүгә дип ябылганчы, үз вазифасын башкара. Әмма дүрт ел эчендә тарихи мирас һәйкәлен төзекләндерү эшенә керешүче булмый. Берничә тапкыр сатыла.

Казан үзәгендәге Шамов хастаханәсе дип аталган тарихи бинаның язмышы инде хәл ителгәнгә охшый. «Татарстанның үсеш корпорациясе» ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Ленар Якупов сүзләренчә, якынча ике-өч ел дигәндә хастаханә булган бина биш йолдызлы кунакханәгә әвереләчәк. 2013 елгы Универсиадага бинаның тышкы кыяфәтен рәткә китерәчәкләр. Аннары эчен төзекләндерәчәкләр.

Соңгы хәбәрләргә күрә, Шамов хастаханәсенең язмышы халыкара кышкы инвестиция форумы «Invest in Tatarstan 2012» вакытында хәл ителгән. «Татарстанның үсеш корпорациясе» һәм Малайзиянең «Aliran Adaman» компаниясе арасында килешү төзелгән. Малайзияләр инде кунакханәне проектлау эшенә керешкән, Казанда үзләренең бер бүлекләрен дә ачканнар. Алар бу эшкә 20 миллион евро акча кертергә җыена.

Табиблар, Казан җәмәгатьчелеге, тарихи биналарга битараф булмаганнар Шамов хастаханәсе тирәсендә шау-шу башлангач, аның нинди дә булса берәр медицина үзәге булып калуын теләде. «Кабат хастаханә булса халыкка файдага гына», диючеләр дә, «Бәлки моннан медицина музее итәргә кирәктер», дип әйтүчеләр дә булды.

Интернет челтәрендәге төрле сайтларда һәм форумнарда бу бинаның киләчәге турында хәбәрләр еш очрый. Татарстанның атказанган табибы, хирург Җәүдәт Гафуров, Казан дәүләт медицина университеты музее директоры Әлфия Тутаева, Ирина Аксенова — архитектор-реставратор, Айвар Сатаров – Татарстан республикасының атказанган архитекторы һәм башка күренекле шәхесләр дә хастаханә урынына кунакханә ясауга каршы.

Татарстанның атказанган табибы, хирург Җәүдәт Гафуров: «Шәһәрдә тарихи биналарны тартып алып, безнең тарихи хәтеребезне юкка чыгару – мыскыллау булып тора. Моның белән килешергә ярамый», дип белдерә. Бу хакта «Вечерняя Казань» яза. Гафуров сүзләренчә, халыкның үз фикере барлыгын күрсәтү өчен пикетлар оештырырга кирәк. Казан дәүләт медицина университеты музее директоры Әлфия Тутаева фикеренчә дә, тарихи хәтерне юкка чыгарырга ярамый. «Бинаны Шамов нәкъ хастаханә итеп төзеткән, ул аны халыкка бүләк иткән, бәлки халык акчасы да аңа кергәндер. Шуңа күрә монда иң дөресе – берәр медицина үзәге ачу кирәк. Казан үзәгендә медицина үзәкләре юк түгел, бар. Әмма алар бик кечкенәләр. Аерым бер юнәлеш белән генә эшлиләр. Шамов йортында бөтен яклап та медицина тикшерүе уза торган үзәк ясасалар, халык бик-бик рәхмәтле булыр иде. Шамовның гасырдан артык яшәп килгән теләге дә җимерелмәс иде», диде Тутаева “Азатлык” радиосына. Аның сүзләренчә, Казанның башка тарихи биналарындагы хастаханәләрнең дә хәле шәптән түгел, заман таләпләренә туры китереп төзекләндерергә вакыт җиткән.x

Тарихи бина булуын белдергән язу

​​ Интернетта, Казанда болай да кунакханәләр җитәрлек, Универсиада һәм футбол чемпионаты узгач алар ярым буш булачак, дип фикер калдыручылар да бар.

Нәтиҗә

Күренекле сәүдәгәр Я.Ф.Шамов шәһәр халкы өчен төзеткән хастаханә 1910 елдан 2008 елга кадәр үз вазифасын башкарып килә, республикакүләм әһәмияттәге тарихи бина булып санала. Андый биналарны юкка чыгару- безнең тарихи хәтеребезне юкка чыгару булып тора. Бинаны Шамов нәкъ хастаханә итеп төзеткән, ул аны халыкка бүләк иткән. Шуңа күрә аның тарихын үзгәртмичә саклап калырга кирәк.

Йомгаклау

Безнең эзләнүләребез Казан шәһәренең тарихи истәлеген барлауга юнәлтелгән.



Кулланылган әдәбият

Золотые страницы купечества, промышленников и предпринимателей Татарстана, Казан, 2001

http://urban3p.ru/object15470/

http://rustik68.narod.ru/kazan/shamov-puertas.html

http://www.evening-kazan.ru/articles/shamovskoy-bolnice-podpisali-prigovor.html

http://kazan24.ru/news/159163.html

http://www.business-gazeta.ru/article/72613/

http://www.votpusk.ru/country/dostoprim_info.asp?ID=10494








sitemap
sitemap