Хвефсез юллардан имин килчкк



Хәвефсез юллардан имин киләчәккә…

Мин бик кечкенә чагымнан ук машиналар белән уйнарга яратам. Китаплардан, телевизорлардан күреп мин аларның күп төрләрен беләм: йөк машиналары, җиңел машиналар. Берничә төрле машинага үземнең дә утырып караганым бар. Утырып йөрү кызык булса да, машина йөртү юлда зур игътибар сорый.

Бүгенге көндә мин – 2 нче сыйныфта укучысы. Ә менә юл йәрү кагыйдәләрен балалар бакчасында йөргәннән үк беләм һәм аларны һәрдаим үтим. Чөнки без, иртәнге йокыбыздан торып, урамга чыгу белән юл хәрәкәтенә катнашып китәбез.

Безнең тормышта юл һәлакәтләре бик күп булып тора. Машина машинага бәрелә, машина кеше таптата. Кешеләр өчен бу бик зур кайгы. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен дөрес үтәсәк мондый куркыныч хәлләр кешеләр белән булмас иде.

Кечкенә балалар хыялланырга яраталар. Минем дә хыядым – үскәч, матур машина алу. Аның өчен миңа тырышырга кирәк. Шуңа күрә мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен, тамгаларын мәктәпкә барганда да исемнән чыгармыйм.

Без үсеп җиткәч тә бу кагыйдәләр саклансын иде. Тирә-юньгә игътибарлы булып, кешеләр һәм машиналар ашыкмыйча йөрсеннәр.

Самат Минегалиев,

2 нче сыйныф.



sitemap
sitemap