Хисаметдиновлар нселе



Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы

Олы Кайбыч урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Фәнни-тикшеренү эше

Тема: Хисаметдиновлар нәселе

Эшне башкаручы: 10 нчы сыйныф укучысы

Шәрәфиева Гөлнара Илгиз кызы

Җитәкче: беренче категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Хәмидуллина Алсу Фәрит кызы

Олы Кайбыч, 2013

Эчтәлек

I.Кереш……………………………………………………………………………………….3бит

II.Төп өлеш. ………………………………………………………………………………4 бит

1.Мөхәммәтшәриф Хисаметдинов…………………………………………..бит

2.Билал Хисаметдинов…………………………………………………….11 бит

3.Рушад Хисаметдинов…………………………………………………….13 бит

4. Равил һәм Муса Хисаметдиновлар…………………………………….15 бит

III.Йомгаклау………………………………………………………………………….. …16 бит

IV. Файдаланылган әдәбият исемлеге ………………………………………. .17 бит

Кереш.

Нәсел-нәсәбеңне, туган-тумачаңны белмичә, туган илеңнең үткәнен, туган халкыңның тарихын белеп булмый. Шәҗәрәләр безгә халкыбызның үткән юлын, чал тарихын сөйли. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, дип бик дөрес әйткәннәр. Буыннар чылбырын өзмичә, һәр буын, гаилә тарихына үзеннән өлеш кертеп үткәннәр белән киләчәк буын арасында арадашчы ролен оста башкарса, нәселнең киләчәге өметле булачак, гаиләләрнең өзелмәс җепләр белән уралган язмышлары аша без бүген төрле җирләрдә сибелеп яшәгән татарларның кан-кардәшләр икәнен беләбез.

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнең,

Ни иккәнең, ни чиккәнең,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен

Исендә тот, аларның син

Сугышларда кан түккәнең,

Туган җирнең иреге өчен

Зинданнарда интеккәнен……

Һәр нигезнең, һәр авылның

Һәр каланың үткәне бар….

Гыйбрәт алырлык мирасның

Калганы бар, киткәне бар…..

Горур сүз әйт, сорасалар.

Ни кавемнән? Нинди җирдән?

Киләчәккә аек карар

Үз тарихын анык белгән!

Хәтерләүдән курыкма син!

Ил үткәнен онытма син

Равил Фәйзуллин “Онытма син”

Советлар Союзы Герое, батырлыгы бөтен дөньяга мәгълүм булган татарның каһарман улы, бөек Муса Җәлилнең көрәштәше, ул җитәкләгән яшерен оешманың актив члены, Радон “дүртлегенең” җитәкчесе Рушад Хисаметдиновның нәселен өйрәнү дә шушы тарихны өйрәнүгә бер адым дип саныйм мин. Фашист тоткынлыгында җәфа чиккән татар улына көч шушы нык нәсел тамырларыннан килмичә, кайдан килсен? Кайбыч якларында туып-үсмәсә дә, аның нәселе безнең якта да дәвам итә хәзер. Көрәштәше Муса исемен йөрткән оныгы Муса Хисаметдинов хәзерге көндә Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында әнисе, Рушад Хисаметдиновның килене Фәһимә Җиһангирова белән бергә яшәп ята. Шушы олы нәселнең үткәне һәм бүгенгесе белән танышуны һәм сезне таныштыруны максат итеп алдым.

1 нче бүлек. Мөхәммәтшәриф Хисаметдинов

Казан губернасы Мамадыш өязенең караңгы татар авылы Югары Искебаш(Казаклар) авылында яшәп көн күргән Мөхәммәтшәриф XIX гасыр ахырында ачлыктан һәм җирсезлектән аптырап, бар булган мөлкәтен бердәнбер атына төяп, сыерын җитәкләп, яхшы тормыш эзләп юлга кузгала. Арбага кечкенә балалары төялә, зурраклары һәм үзе җәяүләп китә. Бик авыр, газаплы була бу юл. Көньяк-Көнчыгыш Уралның башкорт далаларында башта аты, аннан сыеры егылып үлә. Күп балалы ишле гаиләне ач һәм салкын кыш алдыннан Еткул станицасының киң күңелле бер казагы үзенә сыендыра. Шәрифнең куллары алтын булганга, гаилә ач булмый, ул итек басу, мич чыгару, балта эшләрен дә бик осталык белән башкара. Эшчән булу өстенә гаделлеге белән дә аерылып торган. Кече улы Миңнекәй искә алуы буенча, берчак Еткул станицасының чиркәү мичен сүткәндә, Шәриф абзый пот ярым авырлыктагы бер чуен алтын тәңкәләргә юлыга. Бәлки алар Пугачев яулары вакытында яшерелгән булгандыр, ди Миңнекәй бу турыда. Шул вакытта малай бик куанып әтисенә: “Ниһаять, байыйбыз икән”,- дип әйтә. Моны ишеткәч, әтисе каршы килеп: “ Юк,-ди.- Бу алтын безнеке түгел, әгәр берсен генә алсак та, Аллаһ каршында бик гөнаһлы булачакбыз”.

Тиздән бу табыш турында яңалык бөтен станицага тарала, чиркәү башлыклары, станица атаманы, урядник килеп төшә. Бүләк йөзеннән берничә тәңкәне алар Шәриф абзыйга бүләк итәләр. Бу акчага ул берничә ат, сыер сатып ала, ишле гаиләсе өчен йорт җиткерә. Өлкән уллары Билал һәм Миңнекәй әтиләренә бөтен эштә булышырга тырышалар. Шул рәвешчә Хисаметдиновлар бераз хәл ала. Ләкин рус-япон сугышы башланып китү сәбәпле, хәлләре тагын мөшкелләнә.

Билал Хисаметдинов

1874 елда ярлы крестьян Мөхәммәтшәриф гаиләсендә туа. 1880-1885 елларда Оренбургның “Хөсәения” һәм Троицкның “Исхакыя” мәдрәсәләрендә белем ала. Бу уку йортлары дини белемнәр генә түгел, дөньяви белемнәр укыту белән дә шөгыльләнә. 1895 елда Билал коммерция юнәлешендәге 6 класслы шәһәр училищесын тәмамлый. Шул ук елны яшь егетне ул якларның данлыклы волость башлыгы Байгубәк үзенә чакыра. Ул Тургай өлкәсе, Кустанай өязенең ерак бер волостенда Казах күчмә мәктәбен җитәкләргә тиеш була. Килешү буенча Байгубәкнең ике улын университетка да әзерли. Моның өчен аңа матди яктан булышу һәм университетта үзенә дә укырга мөмкинлек, хәтта стипендия түләү дә вәгъдә ителә. Ләкин бу килешү барып чыкмый, беренчедән Байгубәк үзе үлеп китә, икенчедән рус –япон сугышы башлана. 1905 елда миллионер купец Исхак Габделвәли чакыруы белән Верныйга барып, укытучы булып эшли башлый. 1907 елда борынгы Казан ханнары нәселеннән чыккан Мәрьям Газиз кызы Гозәеровага өйләнә. 1916 елда Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Сугыштан исән-сау кайтып, Верныйда 1917 елгы революцион вакыйгаларда катнаша. Аннан Билалны Семиречье Хәрби Революцион комитетына әгъза итеп сайлыйлар. Шул елларда яшәгән кешеләр әйтүенчә, Билал Хисаметдинов Д.А.Фурманов белән яхшы таныш була һәм төрле митингларда аның тәрҗемәчесе буларак та катнаша. Күренекле сәясәт эшлеклесе А.Розыбакиевның “Казахстан гражданнар сугышы утларында” исемле истәлекләр җыентыгында Б.Хисаметдиновның Октябрь вакыйгалары чорында активистлар арасында булуын искәртә. Алар татарлар А.Нигъмәтуллин, Ш.Бекбаев, казахлар С.Нурушев, Т.Утепов, уйгурлар, А.Розыбакиев, Ю.Әхмәтовлар белән мөселманнар арасында кирәкле пропаганда алып баралар һәм соңыннан күбесе күренекле партия вәкилләре булып китәләр. Танылган казах журналисты А. Караголов 1975 елда чыккан “Беренче адымнар” китабында алар турында җылы фикерләр язып калдыра. Әти-әниебез безне кечкенәдән үк эшкә өйрәтеп үстерде. Эштән яисә укудан йөз чөерү, алдашу кебек гамәлләргә гаиләдә каты бәя бирелә иде. Әтиебез турында аерып әйтәсем килә. Ул безнең өчен һәрвакыт намуслылык, гаделлек, тугрылык үрнәге булып торды. Безгә күп төрле милләт кешеләре арасында — руслар, казакълар, уйгырлар, үзбәкләр һ.б. арасында яшәргә туры килде. Әти тирәбездәге һәммә кешегә хөрмәт белән, тигез карый, күбесенең телен белә, гарәп, фарсы телләрендә иркен аңлаша иде. Үзе төрле телләрдә укып, ул бездә дә китапка карата мәхәббәт уята белде. Укытучы буларак җирле халык арасында аның абруе зур иде. Мәгарифнең Семиречье губерна мөдире буларак әти күп эшләде, рус мәктәпләре дә һәм башка милли мәктәпләр дә ачты. Тәрбиясез калган урам балалары өчен приютлар оештырды. Казакъ мәктәпләре өчен алфавит төзү эшендә актив катнашты.

1926-1937 елларда ул казах теле укытучысы булып эшли. Массакүләм репрессияләр башлангач, 1937 елның 18 августында төнлә килеп аны алып китәләр. Хәтта кулга алыр алдыннан коралланган солдатлар ул яшәгән өйне камап тора. Бернинди дәлилләр тапмыйча, бөтен өйнең астын –өскә китергәннән соң, җитмешләп китабын кофискациялиләр. Ә алар арасында сирәк очрый торган антиквар китаплар бик күп була. Шул китүдән гаиләсе аны бүтән күрми. Ул 1937 елда атып үтерелә. Гомерен халкы һәм милләте өчен хезмәт итүгә багышлаган, бик күп яхшы кешеләр тәрбияләгән, ниһаять, үз балаларын лаеклы итеп үстерә белгән ( аның дүрт улы һәм бер кызы Бөек Ватан сугышында катнаша, берсе –Гаяз- 1942 нче елда Мәскәү өчен барган сугышларда батырларча һәлак була, икенчесе – Рушад- герой шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше) кеше үз илендә Халык дошманы дигән хурлыклы исем астында үләргә мәҗбүр була.

3 нче бүлек . Рушад Хисаметдинов

Рушад Хисаметдинов 1911 елның 27 октябрендә Верный шәһәрендә (элек Алма-Аты шулай дип йөртелгән) укытучы гаиләсендә дөньяга килә.

Гаиләсендә туган унбер баланың өчесе сабый чакта ук дөнья куйган. Калган сигезе (дүрт кыз, дүрт малай) оешып килә торган чорга лаеклы рәвештә яшәп, дөнья кичерә.1931 елда Аулеатин зооветтехникумын тәмамлагач, аны өлкән врач сыйфатында Семипалат өлкәсенең Кок-пектин ит әзерләү совхозына җибәрәләр. 1932 елда үзе теләп чик сакчылары гаскәренә хезмәт итәргә китә. Башта Ерак Көнчыгыштагы 58нче Гродеков кавалерия погранотрядына эләгә. Маневр группасы составында атаман Семенов бандаларын, Кытай хунхузларын һәм контрабандистларны юк итүдә катнаша. Аннары, 1937 елда, Казакъстанга, Совет-Кытай чигенә, элек 30нчы Бахтин, аннары Кызыл байраклы 49нчы Джаркен кавалерия погранотрядына күчерәләр. 1940 елда авыру сәбәпле демобилизацияләнә һәм Бөек Ватан сугышы башланганчы Алма-Аты өлкәсенең Илий районында баш ветврач булып эшли.

Сугыш башлану белән Рушад Хисаметдинов тагын Кызыл Армиядә. 79нчы аерым кавалерия дивизиясенең 233нче кавалерия полкы составында Көньяк-Көнбатыш фронтында барган сугышларда катнаша. Нимес-фашистларның бронетанк дивизиясенә каршы тигезсез каты сугышта аларның полк бөтенләе белән тар-мар ителә. Исән калганнары бергәләшеп полкларының байрагын чолганыштан алып чыгалар. Аннары Кызыл байраклы 30нчы Кубан-Дон казакларының кавалерия дивизиясе составында Краматорск (Красноармейская станциясе) тирәсендәге тигезсез сугышларда катнашалар.

1942 елның июлендә, Төньяк Донецк чикләрендә чолганышта калып, авырлык белән сугыша-сугыша частьлары Дон елгасына таба чигенә. Гитлерчылар юлларындагы һәр җан иясен юк итә бара. Фашистларның алгы частьләре, аларны кысрыклый-кысрыклый, тылдагы частьларыннан йөзләп чакрымда гына булган Вешенская станицасына якынлашалар, тар-мар ителгән дивизияләренең калдыкларын Төньяк Донецкига таба кысрыклыйлар. Армияләре күз алдында таркала бара: кем ничек булдыра, шулай үзебезнекеләргә таба юл ала. Барлык авылара юлларны һәм шоссе юлларны инде нимес частьләре биләп алган була. Тугыз кешедән торган төркемләре төнлә генә алга таба хәрәкәт итә, көндезләрен урманлырак җирләрдә, куаклыклар арасында, чокыр-чакырларда посып ята. Үтеп киткән чакларында аларның качкан-поскан урыннарын нимесләр утка тота. Ярылгыч пуляның бер ярчыгы Рушад Хисаметдиновның уң аягына килеп тия. Ярчыгын алуын ала, әмма каны бик каты ага. Үзе белән индивидуаль пакет булуы коткара. Ачка интегәләр: үлән чәйниләр, җиләк-җимеш ише нәрсә эзлиләр.

Көтмәгәндә нимесләрнең танк патруленә килеп чыгалар. Нимесләрнең берсе, чалбарындагы кызыл кайманы күрепме, «Комиссар!» дип кычкырып җибәрә дә штык белән кадап үтермәкче булып приклад белән бәреп ега. Алар белән бергә Кацоев дигән бер таулы егет булган, ул: «Найн, нихт комиссар! Эр ветеринар. Арц!» — дип кычкырырга өлгерә. Нимес, итеге белән касыгына тибеп: «Ауфштеен!» — дип команда бирә. Бу юлыга үлемнән исән кала.

Янки дигән вакытлы гына лагерьга аларны кич кенә китереп җиткерәләр. Чәнечкеле тимер чыбык белән әйләндереп алынган лагерь территориясендә алар төрлесе төрле якка таралышалар.

Полкташларын эзләп йөргәндә Рушад Хисаметдинов аяклары аннан-моннан гына салам белән каплаштырылган берәү янына килеп чыга. Сакал-мыегы җиткән йөзе янында шырпы кабы хәтле генә Коръән ята. Рушад Хисаметдинов мөселманча «Әссәламегаләйкем!» дип исәнләшә. «Су» дия ул татарчалап әкрен генә. Кулы белән киеменә яшерелгән калай банкасын күрсәтә. Банканы алып, Рушад Хисаметдинов кухняга таба китә. Нәкъ шул чакта берәү кухняга мичкә белән су китерә иде. Рушад аннан калай банкасына әз генә су салуын үтенә. Су саласы урында ул кулындагы авыр чүмече белән башын сугып яра. Шул чакта кухнядан ак халат кигән пешекче килеп чыга. «Ни булды сиңа, туган?» — дип сорады ул аннан. «Үләргә яткан кеше сораганга суга килгән идем, ә монда башымны сугып ярдылар», — дия. Пешекче су китерүчене сүгә дә, су салырга куша. Калтырана-калтырана алып барып, суны үләргә ятучының авызына тидерә. Ул бер генә йотты да соңгы сулышын алды. Рушад аның күзен йомдырып, Коръәннән үзе белгән сүрәләрне укый.

Ул Коръән ничә тапкырлар Рушад Хисаметдиновның гомерен саклап кала.

Икенче көнне аларга кием-салымыларын салып сафка басарга кушалар. «Коммунистларга һәм еврейләргә алга чыгарга!» дигән команда яңгырый. Бераз көткәннән соң нимесләр кешеләрне, еврей һәм мөселман кыяфәтенә карап, үзләре аерып чыгара башлыйлар. Рушад шулар арасында була. Кыяфәте татар түгел бит аның: зәңгәр күзле, сары чәчле. Аны еврейгә чутлыйлар, аталар бит хәзер! — дигән уй йөрәген кисә. Нишләргә?! Үрсәләнеп эсэсчыга эндәшә: «Гер офицер! Мин еврей түгел бит, мөселман бит мин!» — дия. Башын чак кенә бора төшеп, русчалатып: «Чем докажешь?» — дия бу. «Догалар беләм мин, менә, Коръәнем дә бар». «Йә, укып күрсәт!» Рушад Хисаметдинов бала чактан ук ятланган сүрәләрен тезә башлый. Нимес аңа кире сафка басарга куша.

Соңрак, Варшава, Берлин, Лион төрмәләрендә дә Коръән аны ничәмә-ничә тапкыр коткара. Еш кына надзирательләр камераларга басып кереп, дорфа-тупас рәвештә тенти башлаганнар. Кесәсеннән иман китабы килеп чыккач, гаҗәпләнеп: «Вас ист дас?» дип сорап куйганнар.Ул тыныч кына, бу талисман «религиозиш бух Коран», — дип җавап биргән. «Ду религиозиш ман?» — дигән сорауларына уңай җавап биргәч, кайберләре ашарга биргәндә йә берәр бәрәңге, йә берәр кашык апара да артыграк өстәгәннәр.

Төрмәләрдә тәртип бозучыларны каты җәзага тартканнар. Коръәне аның еш кына андый җәзалардан да коткарган.

1943 ел ахырында Рушад Хисаметдинов Берлиндагы Тегель төрмәсендә Архангельски ягыннан чыккан Михаил Иванович Иконников белән таныша. Ул Власов армиясендә яшәп килгән яшерен оешмада торган, оешманың максаты — Власов армиясен таркату. Кулга алынганга хәтле Муса Җәлил дә Бушманов, Рыбальченколар аркылы шушы яшерен оешма белән бәйләнештә була.

Язмышы фаҗигале була — Сталин режимы чорында күп кимсетелүләр, рәнҗетелүләр кичерергә туры килгән. Истәлекләренең берсендә ул болай дип яза: «43нче елның ахырында мин бер төркем татар подпольщикларын очраттым. Болар — Курмашев дигән укытучы, Хәсәнов, Батталов, Солтанбәков һәм Хисаметдиновлар. Рушад Хисаметдиновны якыннанрак белә идем, аның белән капитан А.Р.Русанов та таныш иде. Рәшәткә аркылы сөйләшкәннәрен күргәләдем. Төрмә коридорларында да очрашкалаган булды. Сын-сыйфатлы, басынкы, елмаючан, нур чәчеп тора торган зәңгәр күзле Рушад яхшы тәэсир калдыра иде. Чик сакчыларына хас зур сабырлык, тотнаклылык сизелә иде аңарда. Конспирация саклап, ул яшерен оешма эшләре хакында сөйләми иде. Соңрак, Рушадны алып киткәч, мин Гайнан Курмашев белән еш очраша идем. Курмашев Рушад турында, якын дусты һәм көрәштәше дип, бик җылы фикердә иде. «Офицер-пограничник ул, аны шагыйребез Муса хөрмәт итә һәм кадерен белә иде, — дип сөйләде Гайнан. — Без аны хәвеф-хәтәрдән сакларга омтылдык. Лагерьга эләгеп, кача алса, бәлки безнең өчен үч алыр». (М.Иконниковның җитмеш яшенә Хисаметдиновка бүләк иткән хатирәләр альбомыннан).

Лион төрмәсеннән этап белән күчергәндә француз макилары янына качып китеп, Рушад Хисаметдиновка чыннан да, корал тотып, һәлак булган дуслары өчен үч алырга туры килә.

Инде 1942 елга әйләнеп кайтыйк. Янки лагереннан аларны Демблин крепостенә күчерәләр. Башта лагерь кухнясында ярдәмче эшче булып йөргән Гайнан Курмаш белән таныша.

Бермәлне ул алардан якында гына басып торган бер кешене күрсәтә. «Бу — танылган шагыйрь Муса Җәлил» — дип пышылдый.Рушад таныштыруын үтенә. Һәм алар Мусага таба юнәләләр. Гайнан үзе шагыйрь белән сугышка чаклы ук таныш булган. Күрешәләр. Кулын кысып, Муса: “Мин — Гомәров”- дия. Моңа Рушад гаҗәпләнми, чөнки фашистларның коммунистлар белән ничек эш иткәнен белә. Мусаның кыяфәте кызганыч була: коры сөяккә калган гәүдәсендә иске солдат шинеле капчык кебек салынып тора, йөзе шешенгән, күз кабаклары салынып төшкән. Әмма аның карашыннан көчле холыклы кеше булуы, әле күңелендә игелеклелек, кешегә ышану сыйфатлары сүнмәгәнлеге сизелеп торган. Аның һәр сүзе әңгәмәдәше күңелендә теләктәшлек таба. Ул Рушадтан кайсы яктан булуын, әсирлеккә ничек эләгүен, аларның гаскәрләренең хәзер кай тирәдә булуын һ.б. сораша. Гомерендә аңа күп төрле кешеләр белән очрашырга туры килә, әмма алар арасында мондый да мөлаем, ягымлы, бу хәтле дә белемле, саф, матур татар әдәби телен бу кадәр дә камил белүче очраганы юк. Шул вакыттан башлап аларның очрашмый калган көне булмады.

1943 елның башында Рушадны һәм күп кенә башка татарларны һәм башкортларны Рот-вайль дигән лагерьдан этап белән Идел-Урал легионы оештырыла торган җиргә — Едлино станциясенә күчерәләр. Монда аны авыру атларны карарга дип эшче командага билгелиләләр.

Едлинога килгәннәрнең барысын да эшче рота составындагы музыкаль капеллага кертәләр. Рушад инде ат абзарында атларны карау эшен дәвам итә. Легионерларны нимес формасына киендереп, совет гаскәрләренә һәм француз партизаннарына каршы фронтка җибәрер өчен шәпләп ашатып-эчертергә тотыналар.

Шул көннәрдә Рушад Хисаметдинов качарга дигән нияткә килә, мунча караучы поляк белән килешә: ул аңа поляк партизаннарына чыгу юлын өйрәтергә вәгъдә итә. Ялгызың гына качу бик уңайлы түгел, ул үзенә иптәш табарга була. Иң ышанычлы иптәшләренең берсе булган Гайнанны сайлый. Аны үзенең планы белән таныштыра. «Башта ныгып алыйк әле, Рушад абый, аннары күз күрер», — дия Гайнан. Августның 8нче, 9нчы числоларында яшерен киңәшмә була, анда Г.Курмашев, Ф.Сәйфелмөлеков, Г.Корбанов һәм Рушад Рушад Хисаметдинов катнаша. Киңәшмәне Муса Җәлил үзе үткәрә. Барак ишегендә сакта Г.Фәхретдинов тора. Польша партизаннары белән элемтә урнаштырылуы турында хәбәр итә Муса. Легионда восстаниегә әзерләнеп, бөтен личный составны коралы-ние һәм атлы артиллериясе белән бергә Польша партизаннарына илтеп кушар вакыт җитә. Барысы да конкрет задание ала: кемдер тимер чыбыкны кисеп, элемтәне өзәргә; кемдер нимес сакчыларын үтереп, корал һәм азык-төлек складларын, атлары-ние белән артиллерияне кулга төшерергә тиеш була. Восстание 1943 елның 14 августына билгеләнә. Киңәшмә икенче көнне дә дәвам итә, бер сәгатьләп кенә бара, легионерлар да, музыкантлар да барактан тыш эшләр белән мәшгуль чакта гына. Нәкъ менә шушы көннәрдә А.Баттал белән З.Хәсәнов «Идел-Урал» гәзитләре белән бергә Берлиннан листовкалар да алып кайталар. Аларны музкапелла барагында матраслар, мендәрләр эченә яшерәләр.

10 августта Муса Җәлил кинәт кенә лагерьдан юкка чыга. 11 августта барысына да — артистларга да, музыкантларга да — солдатен хайльгә (ашханәгә) керергә боералар. Аларның баракларын җентекләп тентегән булулары һәм соңгы кайтарылган листовкаларны тапкан булулары ачыклана. Барысын да бер бүлмәгә кертеп тутыралар да, бик дорфа кычкырып берәм-берәм чакыра башлыйлар. Һәрберсен озаклап тентеделәр. Беренче итеп Гайнанны, аннары Рушад Хисаметдиновны, А.Батталовны, З.Хәсәновны, Әмировны, тагын берничә кешене чакыралар. Урын-җирендә листовка табылганнарның барысы да кулга алына. Бер кат сорау алгач (һәрберебездән аерым-аерым), аларны Варшава төрмәсенә алып китәләр. Барлыгы кырыктан артык кеше кулга алына. Шушы төрмә тоткыннарының әйтүенә караганда, 10 августта монда Муса Җәлил китерелгән була. Барысының күз алдында төрмә капкасы төбендә аны аяклары белән типкәли-типкәли ерткычларча кыйнаганнар. Аннары Берлинга, Моабит төрмәсенә алып киткәннәр.

Варшава төрмәсендә алар сорау алуларны, каты җәзаларны, кыйнала-кыйнала очная ставкаларны үтеп, камераларга аерым-аерым утыртылалар. Рушад Хисаметдинов һичнинди гаепләүләрне танымый, һаман бер сүзне тәкърарлый: “Бернинди листовка күргәнем юк, гаебем шунда: мин лагерьдан качарга җыендым. Мин гади рядовой солдат, сибиряк, ветеринар, дидем, фронтка да ветеринар буларак җибәрелдем, әсирлеккә дә яраланган, контузияләнгән хәлдә төштем, дидем. Тикшерү эшен табигате белән интеллигентка охшаган Ханс дигән обер-лейтенант алып бара иде. Мин аны табигать законнары буенча тозакка эләккән ерткыч җанвар да үз оясы булган җиргә китәргә омтыла дигән фикергә күндерергә тырыштым. Мин дә качу турында хыялландым. Шуның өчен мине хөкем итәргә, атарга мөмкин. Гомеремдә мин гадел яшәдем һәм үлгәндә дә гадел үлем белән үләсем килә. Листовкалар турында берни белмим, бернинди сәяси оешма турында ишеткәнем дә булмады,“ -диде. Карт чекист — чик сакчысы буларак, сорау алулар вакытында үзеңне ничек тотарга икәнен белә иде. Сорау алулар вакытында әлеге тикшерүченең аңа карата мөнәсәбәте үзгәргәннән-үзгәрә бара. Рушад Хисаметдинов, үзен артистларча беркатлы, гаепсез кеше итеп күрсәтергә тырышып, һаман бер сүзне кабатлый. Кулга алынган иптәшләре аны фаш итмиләр, тентү вакытында урын-җиреннән листовкалар чыкмый, чөнки ул аларны барактан читтә яшергән була.

Кулга алынган легионерларның күбесен Варшава төрмәсеннән каядыр җибәрәләр. Концлагерьга олактырганнар дигән сүз дә чыга.

Шулай итеп, аларны Берлинга — башта Моабитка, ләкин анда урын булмау сәбәпледер , Вайдельштрассе, 39дагы мәгълүм Тегель төрмәсенә урнаштыралар.

Ул чакта Берлинны союзникларның авыр бомбардировщиклары көн саен бомбага тота. Бомбежкалар вакытында надзирательләр шүрләп бомбоубежищеларга качалар, ә болар, әсирләр, алар югыннан файдаланып, башка камералардагы тоткыннар белән сөйләшә башлыйлар. Төрмәдә гадәттән тыш гауга күтәрелә — кешеләр төрле телләрдә — инглизчә дә, нимесчә, русча, татарча да һәм башка бик күп телләрдә кычкырыша башлыйлар. Һәркем үз иптәше, үз якташы белән хәбәрләшергә тырыша. Көннәрдән бер көнне Рушад Хисаметдинов аермачык үзенең «Синенький скромный платочек» дигән җырны җырлаганнарын ишетә. Аста, беренче катта кемдер русча җырлаган була . Куплетын җырлап бетергәч, ул туктый. Рушад җырны дәвам итә. Туктагач, астан «Кем җырлый?» дип кычкыралар. «Мин бу, Алма-Атыдан Рушад Хисаметдинов», — дип кычкыра да, тегеннән үзен әйтүен сорый. Бу – Александр Русанов дигән кеше булып чыга. Шул көннән башлап алар бомбежкалар вакытында сөйләшә торган булып китәләр. Рушад аның Дәүләт иминлеге капитаны икәнен, Украина партизаннар хәрәкәте штабы башлыгы генерал-полковник Строкачның шәхси адъютанты икәнен һәм дә үлемгә хөкем ителгән булуын белә. Аның гаиләсе-хатыны, кызы, хатынының анасы — хәзерге вакытта Черемисиново станциясендә яши. Партизаннарның карательләр белән барган сугышы вакытында ул әсир төшкән. Якты чырай күрсәткән атлы булып, гестапоның аннан партизаннар хәрәкәте турында яшерен мәгълүматлар алырга тырышуын да белә.Озакламый, 1944 елда,Рушадны төрмә капкасы төбенә алып чыгалар. Анда Солтанбәковны һәм тагын бер татарны күрә, монысы Моабит тоткыны була.Аларны бергә тимер юл вагонына утырттылар да Франциягә озаталар. Юлда, Германия җирендә чакта, Фәритне төшереп калдыралар.

Аларны Ле-Пюи дигән француз шәһәренә илтәләр, капеллаларының кулга алынмый калган өлеше шунда була.

Август ахырында аларны, сиксән тоткынны, төрмә ишегалдына алып чыгып, парлап богаулыйлар да сафка тезеп станциягә алып китәләр. Товар вагонына төяп Германиягә, үлем лагерена озаталар.

Макон һәм Шалон шәһәрләре арасындагы Тюрнус станциясендә тимер юл полотносын деголльчылар бомбага тотып җимергән булган.Эшелон туктап торган вакытта бомбежка башлана. Барлык халык шуннан файдаланып качарга тотына. Рушад Хисаметдинов Татарстаннан Зиннур Гатин белән богауланган була. Чик сакчысы буларак, Рушад кул богауларын ничек ачарга икәнен белә иде. Һәм вагонда чакта ук үзенең богауны ычкындыра. Атыштан файдаланып, башка тоткыннар кебек үк алар да, вагоннан чыгып, төрле якка йөгерә башлыйлар. Рушад белән бергә туры килгән олы яшьтәге француз карты белән алар виноград бакчасы аша үтә башлыйлар һәм ашламалар тутырылган чокырга төшеп яшеренәләр. Озакламый атышулар туктый, партизаннар чигенә. Яхшы коралланган нимес конвоирлары күбрәк була. Атышлар туктагач, кешеләрне аулый башлаулары ишетелә. «Хальт!» дип кычкырганнан соң аткан тавышлар, кычкырышкан, ыңгырашкан тавышлар ишетелә. Каядыр якында гына, башлары өстендә генә дөпелдәгән аяк тавышлары ишетелә. Чокыр буена икәү килеп туктаганын чамалыйлар. «Рус!» дип акырган тавыш ишетелә. Карт француз бирелергә әзер була. Рушад Хисаметдиновның коты оча һәм муенына басып аны җиргә сеңдерә. Нимесләр ут ача. Ярый әле алар яткан яктан аталар. Каршы яктан атсалар, бу чокыр аларга кабер булыр иде. (Рушад Хисаметдиновка яңадан — инде ничәнче тапкыр — бәхет елмайа! Әнисе: «Унбер баланы гомерле иттем. Рушадым гына бәхет йөзлеге белән туды. Шушы улым бик бәхетле булыр!» — дияргә яраткан . Аның шул «йөзлекне» әнисе бәләкәй тартмага салып саклый иде).

Юлны рәтлиләр. Паровоз озын итеп кычкырта да, эшелон кузгалып китә. Нинди бәхет —алар иректә! Күңел шатлана, йөрәк чыгардай булып сикерә. Француз карты кочагын җәеп Рушадка ташлана. Караңгылана башлый. Ипләп кенә чокырдан чыгалар. Виноград бакчасын үткәч, бер француз агае очрап, аларга өеннән су чыгарып бирә һәм партизаннар янына барыр юлны өйрәтә.

Куаклар арасыннан каршыларына: «Атас!» дип кычкырып, бер кеше килеп чыга. Кулында — җиңел инглиз автоматы була. Кулларын күтәрәләр. Юлдашы телгә килә. Рушадны «рус, камрад» дип атаганын ишетә. Партизан, тынычланып, автоматын муенына элә дә, барыр юлны күрсәтә.Алар тауга таба менә башлыйлар. Кечкенә генә бер өйне күргәнче баралар. Анда партизаннар туктаган булып чыга. Күрәсең, әле шул нимесләр белән атышканнары, ахры. Араларында хатын-кызлар да була. Барысы да кораллы. Аларга галәмәт зур кружкаларга — ике литрлап тутырып җиңел шәраб салалар. Су эчкән сыман зур йотымлап эчәләр. Тәмле була аларның шәраблары. Беркадәр вакыттан соң аларны йөк машинасына утырталар. Шул рәвешле берничә сәгать үтүгә борынгы бер шату (замок) янына килеп туктыйлар. Мөгаен, бу крепость монда урта гасыр рыцарьлары заманыннан бирле үк торгандыр — турыдан-туры кыяга кырып ясалган була. Капка төбендә — часовой. Аларны де Голль гаскәрләренең бригада штабына китергәннәр икән. Машинадан төшкәч, картка җикеренә башлыйлар, иңеннән эләктереп алып, дорфа рәвештә этеп җибәрәләр. Рушад Хисаметдиновның хәлләре дә яхшыдан түгел. Нинди кешеләр соң болар, партизаннармы, әллә фашистлармы? Бина эченә алып кертәләр. Картны бер ишектән, Рушадны икенче ишектән төрткәләп кертеп җибәрәләр. Сорау алу башлана. Полякча сөйләшүче тәрҗемәче дә табыла: «Яшермәгез, сез бит нимес шпионы, сезне бит безгә махсус җибәргәннәр!» — ди болар. «Ничек инде махсус? — дип аптырыйлар. — Сез нимесләрнең Германиягә меңәрләгән французны куып китергәнен белмисезмени? Юлларны бомбага сезнең самолетлар тотмадымени?!» Рушад Хисаметдинов белән озак сөйләшеп маташмыйлар, тимер ишеккә таба төрткәли-төрткәли алып баралар да подвалга кертеп җибәрәләр. Юеш, тездән сазда гел нимесләр генә, хатын-кызлар да күренә. Стена буена баса. Баш бик тиз айный. Шул рәвешле берме, икеме сәгать басып тора, йокымсырап та алгандай була. Яктылык сирпелә башлагач, үзен-үзе битәрли башлый: «Кайда синең кыюлыгың, син бит чик сакчысы! Үлгәндә дә лаеклы итеп үләргә кирәк!» — дия. Ишеккә килеп, йодрык белән төя, аяклары белән типкәли башлый. Аны штабка илтәләр.

Француз офицерының йокысы туеп җиткән, күрәсең, елмаеп карап тора. «Алайса, ярар, подвал ошамаса, без сезне чарлакта тотарбыз», — дия бу. Бер кисәк колбаса белән шәраб салынган фляга тоттыралар (гадәт шундый инде аларда — су урынына шәраб эчертәләр). Тамак ялгап алгач, аны ат абзары өстендәге чарлакка озаталар. Менә, ичмасам, монда шәп: хуш исле печән, салам! Каядыр төшеп югалган сыман, ул шундук йокыга тала һәм кыймылдамыйча да кичкә хәтле йоклый. Төшендә аңа туган якларына да очып кайтып килгән сыман тоела.

Кичен уянып китсә — чарлак тулы кеше. Тавыш, гауга, сөйләшәләр!Аның егетләре дә шунда — Закиров, Ризванов! Рус егетләре дә — Никитченко, Марченко! Ул аларның барысын да белә, алар да шул эшелоннан, французларга гына соңрак килеп ирешкәннәр. Туганнар кебек кочаклашып күрештеләр. «Подвалга төшермәделәрме әле сезне? — дип сорый. — Алайса, күрәселәрегез алда әле! Оҗмах булыр анда сезгә!» — дия.

Безнекеләр — татарлар, башкорт, рус, украиннар һәм бер грузин — Орошвили — барысы егерме бер кеше. Бер атна чамасы тикшерделәр аларны. Аннары бригада комиссары мсье Дьюм, Рушад ягына таба карап: «Арагызда офицер бар бугай?» — дия. «Бар, бар, ул командир булсын!» — диештеләр иптәшләре. Тикшерү барган арада Рушад азык-төлек бүлү белән шөгыльләнә — ипи, шикәр, — биргәннең бөтенесен дә бүлә. Барысы да аңа ышаныч белән карыйлар, яше белән дә ул башкалардан өлкәнрәк булган бит.

Французлар белән бергә сугыш операцияләрендә катнашып, алар нимесләрне Эльзас һәм Лотарингиягә хәтле куалар, аннары инде Германия башлана. Фронт линиясе шунда күчә. Генерал де Голль, партизан ополчениесен бетереп, француз регуляр армиясен оештыра башлады. Командирлары мсье Дьюм аларга болай диде: «Моннан соң макизарлар булмый инде, сезгә, армиядә хезмәт итәр өчен, француз гражданлыгы алырга туры килер, — диде. — Уйлашыгыз да иртәгә җавап бирегез». Бу тәкъдим турында алаар бергәләп киңәштеләр. «Сезнең күпләрегезне мин белмим, — дидем Раушад.— Сугышта сез үзегезне батырларча тоттыгыз. Ватан алдында нинди гаебегез булуы миңа мәгълүм түгел. Үзегез уйлагыз да, гражданлык кабул итмәкче булсагыз, белегез: Ватаныгызны мәңгегә югалтачаксыз». «Ә командирыбыз ни уйлый?» дип сорадылар егетләр. «Өйдә минем әнкәй, улым бар, мин гаиләмә кайтам. Ватан каршысында әлләни зур гаебем бар дип уйламыйм, атылып үлә генә алмадым инде. Германиядә төрмәләрдә утырдым, яшерен оешма өчен күп нәрсә эшләдем. Мин мондагы гражданлыкны алмыйм, өйгә кайтам», — диде. Шуннан соң барсы да бердәм рәвештә өйгә кайтырга булды. Ростовцев фамилияле бер кеше генә монда калырга теләде.

Икенче көнне Рушад Хисаметдтнов карарларын мсье Дьюмга җиткерде.



45нче совет җыелу пунктына бер департаменттан гына да мең кеше җыелган. Барысы да безнекеләр — егерме милләт кешесе. Бар да Франциядә сугышкан, бу илне азат итүгә күп осталык һәм күп көч салган. Сафка баскан кешеләргә генерал-майор Вихорев команда бирде: «Командный состав, 15 адым алга! Кече комсостав, 10 адым алга! Рядовойлар, урыныгызда!» Аларга совет хөкүмәтенең мөрәҗәгатен укыдылар: «…Ватан-анабыз кулына корал алып каршы чыкканнарны ди кичерә»,-диелә анда. Мөрәҗәгатьтә мондый сүзләр әйтелмәсә, ватанга кайтырга җөрьәт итүче күп булыр иде микән?

Рушадка да чират җитте. «Кайда хезмәт иттең?» дип сорыйлар. «1932 елдан башлап сугыш башланганчыга хәтле ил чиге гаскәрләрендә — 58нче Градов отрядында, оператив дивизионның маневр группасында.» «Маневр группасында командир кем иде?» «Майор Минкевич. Аннары мине Духовская заставасына күчерделәр, Минкевич урынына карарак кына чибәр, кечерәк буйлы, өч шпаллы бер полковник килде. Анысының фамилиясен белмим». Сорау алучы елмаеп куйды. «Сез калыгыз, — диде ул миңа. (Шул чакта яңа килгән полковникның үзе булып чыкты ул! Әйтәм бит: язмыш гел елмая аңа, юкка бәхет йөзлеге белән туганмынмени!) — Мин сезне партизаннар батальоны комиссары, командирның политпросвет эше буенча ярдәмчесе итеп билгелим».

Озакламый Рушад Хисаметдинов бу батальонның командиры иде инде. Муса Җәлилнең 80 еллыгына багышланган альбомда ул чорга караган фотолар бар. 1944-1945 елларда Рушад элек хәрби начальниклар булган иптәшләр белән бергә үзенең кул астындагыларны Кызыл Армия уставы буенча укыту белән шөгыльләнде. Француженкалар белән мавыгып китеп, кешеләре Франциядә кала күрмәсеннәр дип тә кайгыртасы булган. 1945 елның ахырында батальон тулы составында безнең совет зонасына килде. Батальонны тараттылар — яшьләрне кадрлы армиянең төрле частьләренә алдылар, офицерлар составын исә Мәскәү янындагы Невель станциясенә — фильтрлау пунктына җибәрделәр. «СМЕРШ» контрразведкасы аларны җентекләп тикшерде. Бер айдан Рушад 18нче артиллерия частеннән демобилизацияләнә. Алма-Атыга кагылып, әнкәй белән, туганнар белән күрешкәч, Ош шәһәренә, гаилә янына кайта. Рушад юкта хатыны бөтен балаларын сугышта югалтып бетергән карт әткәсе Борһан Гыймадетдинович янына күченгән булып чыкты.

Ошта Рушад Хисаметдинов ит комбинатына баш инспектор һәм баш ветврач булып эшкә урнаша.

Әмма каһәрләнгән 1949 ел җитә, Берияләр, Абакумовлар вакыты. Әсирлектә булган офицерларны рәттән кулга ала башлыйлар. Рушад Хисаметдиновны 58нче маддәнең 16нчы пункты буенча хөкем иттеләр (хәрби хыянәт). Муса Җәлил белән бергә дошманга үз тылында каршы торган өчен бит бу! (Хәер, бу вакытта Мусаның үзен дә хыянәтче итеп йөртәләр иде.) Фашист зинданнарында җәзаланган өчен, Франция партизаннары белән бергә бу илне фашистлар коллыгыннан азат итүдә катнашкан өчен аны 5 елга түгел, 25 елга хөкем итәләр. Башта атарга дип хөкем иткәннәр, «үлем җәзасын» гамәлдән чыгарганнан соң, аны каторгага алыштырдылар. Югыйсә һәр сүзе документ белән расланган. Айлар буена алар, җәлилчеләр, олы, мөһим эш белән шөгыльләнделәр! Юккамени фашистлар иптәшләренең башларын гильотинада чаптылар. Сорау алган вакытларда ул боларның барысы турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Соңыннан аңлашылганча, аңа срокны нәкъ менә шуның өчен биргәннәр икән!

Рушад Хисаметдинов хөкем ителгәннән соң хатыны врач-рентгенолог булып эшләвен дәвам итте. Бермәлне аның янына КГБ хезмәткәре килеп, халык дошманы дип, аннан баш тартырга тәкъдим иткән. «Мин аннан бервакытта да баш тартмаячакмын, ул хыянәтче түгел, мин аның бөтен нәселен беләм», — дигән хатыны. Теге аңа дипломыңнан колак кагарсың дип тә янаган. «Миңа дипломны сез бирмәдегез, сез ала да алмыйсыз», — дигән хатыны.

Ул чаклардан соң күп вакытлар үттте, тормышта күп нәрсәләр үзгәрде: Берия, Абакумов һәм башкалар фаш ителде, тиран Сталин үлде. Нахакка хөкем ителүчеләр акланды, гаделлек, ниһаять, тантана итте.

Гомумән дә КГБ аны бервакытта да тынычлыкта калдырмады. Хәтерендә әле, 1945 елда алар хатыны белән Алма-Атыга, авыру әние янына барган иделәр, берничә көннән, прогулкадан кайтып килсәләр, ни күзләре белән күрсеннәр, капка төбендә КГБ кешеләре тора. Алып киттеләр Рушадны. Аерым бүлмәгә кертеп утырттылар да сорау алырга тотындылар. Допрос тәнәфессез өч тәүлек буена дәвам итте. Һаман шул бер сорау: ничек әсир төште, әсирлектә нәрсә эшләде һәм башкалар. Башм шаулый, йокы килә… Болай итеп сорау алу чараларының бездә тыелган булуын белә иде, ләкин аныд карышулары игътибарга алынмады… Өч тәүлектән соң гына җибәрделәр.

1949 елда, трибунал хөкем иткәндә, аңа хәтта адвокат ярдәме дә рөхсәт ителмәде. Судта булган хәрби прокурор хәтта оятсыз сүзләр дә әйтеп мыскыллады! Соңгы сүзендә ул: “Гаебем юк, Ватан өчен хәлемнән килгән бөтен нәрсәне эшләдем”, -диде.

Ерак лагерьларга җибәрер алдыннан балалары һәм хатыны белән күрешергә рөхсәт иттеләр. Аны күргәч, алар кычкырып еларга тотындылар. Балаларны, дәваларга җибәрәләр мине, тиздән кайтырмын дип тынычландырырга тырышты. Хатынына исә 5 елга хөкем иттеләр дип әйтте, следовательдән дә якыннарына шулай дип әйтүен үтенде, чөнки хатынының йөрәге сау түгел иде.

Ош төрмәсеннән аны, кулларына богау салынган хәлдә, 25 чакрымдагы Карасу станциясенә җәяү алып киттеләр. Анда тоткыннарны ташый торган вагоннарга утырттылар. Шахталар районына барып җиткәч, Сөлек Ата дигән станциядә төшерделәр. Шахтада эшләү шартлары коточкыч авыр. Анда ул нык кына авырый башлый һәм забойга төшүдән баш тарта. ГУЛАГ положениесе буенча тоткыннарны эштә белгечлеге буенча файдаланырга тиешләр. Лагерь башлыгы аны тәүлегенә 200 грамм ипи һәм бер кружка су белән карцерга утырта. Карцерда тагын бер кеше утырган. Ул ярсынып камерада йөренә, ачлык игълан иткән.Рушад аңа ачыкмаска киңәш итә, чөнки монда аңа берәү дә игътибар итмәячәк, сузылып ят та сәламәтлегеңне сакла, дия. Тиздән аларны Кемерово өлкәсенә урман кисәргә китүче этапка кушалар. Кемеровода аларны— йөздән артык кешене, бер колоннага тезәләр дә кара яңгыр астында тездән саз ердырып, эшлисе урынга алып китәләр. Кешеләр ачлыктан һәм хәлсезлектән аяктан егылалар. Колоннадан читкә бер генә адым атлаган кеше дә атып үтереләчәк, дип кисәтәләр конвоирлар.

Рушад Хисаметдиновка төрле эштә булырга туры килә. Бик авыр шартларда — каты суыкларда азыксыз диярлек эшли. Ул еш кына чирли. Монда рус, украин, татар, үзбәк, кыргыз иптәшләре белән таныша. Барысы белән дә дус була — кешеләрнең күңелләрен күтәрергә тырыша, ул бит инде бер кат мондый хәлне кичергән кеше. Өйдән посылка-мазар килә калса, иптәшләре белән бүлешә. Шул лагерьда чакта туганнардан һәм Тайфәдән дүрт посылка ала. Посылкада килгән азык-төлекне башлыклар белән дә бүлешергә туры килә.

1953 елның ахырында аны «Глубинка» лагереннан этап белән Ерак Төньякка күчерәләр. Бу юл аеруча авыр була. Кемерово станциясеннән бөтен Себер аша алар Татар бугазы буендагы Ванино порты дигән перевалочный пунктка хәтле баралар. Монда аларны зур йөк пароходының трюмына урнаштыралар. Дыңгычлап кеше тутырылган, суларлык һава да булмаган шушы тынчу трюмда бик каты чайкалып, җәфалана-җәфалана атналар буена йөзәләр. Кешеләр дизентериядән үлә. Мәетләрне туп-туры диңгезгә ыргытала.Аларның юллары Сахалин ярлары буеннан, башта Охот диңгезе, аннары Беринг диңгезе буйлап, Камчатка, Магадан һәм Чукотка яныннан үтә.

Чукотка ярымутравын Певек порты буеннан үтәләр. Аннары Төньяк Боз океаны аркылы, Көнчыгыш Себер диңгезе, Лаптевлар диңгезе буйлап Яна елгасы тамагына килеп җитәләр. Анда баржаларга төяп елга буйлап югарыга таба алып китәләр дә, бер кешесез яр буена илтеп бушаталар. Барлык корабльләрдән җыелган 500ләп кеше булалар, саф алдында булачак «Депутатский» дигән лагерьның башлыгы майор сөйли:”Тырышып эшләгән кешеләргә бер көн өч көнгә исәпләнәчәк”,- дип белдерде ул. Шулай иткәч, янәсе, 25 елны 8-9 елда тутырырга була. Аның ачыктан-ачык, кешечә сөйләве кешеләрне үзенә тарта. Бәлки, чик сакчылары фуражкасы кигәнгәдер, Рушадның күңеленә ошап куя. Ул кычкырып, украин акценты белән, арагызда табиблар юкмы, дип сорады. Эндәшүче булмады. Ул соравын кабатлады. Шунда трюмдагы иптәшләре: «Нишләп дәшмисең? Юлда чакта син дәваладың бит безне!» — диделәр. Сөйләшкәннәрен ишетеп, майор ү яннарына килә дә, Рушадтан, кем буласың, дип сорый. Мин, «Табиб-эпизоотолог, ветеринар», — дия. Сөенеченнән ул: «Да яка разница! Будешь у меня хвершалом!» — дип кычкырып җибәрә. Шундук аңа медпункт ачарга фәрман бирә, егерме урынлы палатка кору өчен берничә кеше алырга, тимер мич куярга куша.

Сәяси тоткыннарны монда кую катгый рәвештә тыела. Рушадка да фельдшер булып эшләргә лагерьны тикшерергә килгән ЯнЛагның санитария бүлеге башлыгының яхшы мөнәсәбәте аркасында гына рөхсәт ителә. Амбулаторияләрендә бөтен нәрсә чип-чиста, медикаментлар тиешле тәртиптә куелган, ул кардан әзерләгән, дистиляцияләнгән суның сыйфаты әйбәт — шушы суда ясалган даруларның сыйфаты бозылмый. Кыскасы, стерильлек бик шәп саклана. Тикшереп бетергәч, начальник (ул хатын-кыз иде) койкасы торган почмакка күз сала, Тайфәнең игез кызлары белән төшкән фотосын күреп, кычкырып җибәрә: «Тайфә ич бу! Кемегез ул сезнең?» Рушад эйтеп бирә. Ул аңа игътибар белән карап ала. Тайфәнең ирен белүе, һәм аның матур, гаярь булуын әйтә.”Менә шул матур чик сакчысы мин идем инде, язмыш мине шулай танымаслык хәлгә китерде”,- дия. Ул аның турыда лагерь башлыгы белән сөйләшергә вәгъдә итә. Ул да кайчандыр чик сакчысы булгангамы, начальник ада болай да әйбәт карый иде. Чик сакчылары да, диңгезчеләр кебек, үзләренекеләргә авыр хәлләрдә ярдәм итәргә тырышалар.

1956 ел ахырында ул лагерь начальствосы тарафыннан бирелгән яхшы характеристика белән амнистия буенча азат ителә. Ул документлар Рушад Хисаметдиновның шәхси архивында саклана.

Менә инде ул яңадан өйдә. Ош шәһәрендә. Авыл хуҗалыгы идарәсе аны Ош районындагы Фрунзе исемендәге колхозга баш зоотехник һәм рәис урынбасары итеп куя. Соңрак аны шул ук райондагы Ленин исемендәге эре миллионер колхозга шул ук дәрәҗәдәге хезмәткә күчерәләр. Елның күбрәк өлешен Алтайның биек тауларындагы көтүлекләрдә үткәрә торган терлекләр белән эшли. Сәламәтлеге кинәт начарлана — башы әйләнә, борыннан кан китә, Бөек Ватан сугышы фронтларында алынган контузияләр, әсирлектә, ГУЛАГ лагерьларында кичерелгән михнәтләр барысы да үзен нык сиздерә.

1958 елдан 1976 елга хәтле ул геологларда атлар базасы башлыгы булып эшли. Шуннан көтеп алынган ялга китә.

Пенсиягә чыккач та мәктәпләрдәге, югары уку йортларындагы яшьләр арасында хәрби-патриотик тәрбия эше белән шөгыльләнүен дәвам иттерә, «Белем» җәмгыятендә әгъза булып тора.Рушад Хисаметдиновның һәрвакыттагы темасы: «Бөек Ватан сугышы вакытында дошман тылында яшерен оешмаларда алып барылган көрәш». Дошман тылында патриот шагыйрь Муса Җәлил оештырган яшерен оешмаларының эше турында ул армый-талмый сөйли. Кайберләре исән калсалар да, яшерен оешмаларының эше хакында дөреслекне халыкка җиткерергә дип ант иткән иделәр бит алар бер-берсенә.

Рушад ага 1992 елның 28 августында инфаркттан вафат була , 2 айдан 54 ел буена бер йөрәк булып яшәгән, бар гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган Тәйфәсенең дә гомере өзелә.

4 нче бүлек. Равил һәм Муса Хисаметдиновлар

1939 елда Рушад белән Тайфә гаиләсендә Равил дөньяга килә. Тоткынлыкта улын сагынган чакта Рушад ничектер Муса Җәлилдән һәм Гайнан Курмаштан улына багышлап шигырь язуларын сорый. «Дусларым бар да шагыйрьләр, Алма-Атыда минем улым калды, шуның турында язмассызмы икән?», — ди. «Туктале, тукта, — ди Муса, — фронтка каян киттең әле син? Йә, сөйләп бир әле!» Шуннан ул Казакъстанның гүзәл табигатен сурәтли башлый — иркен көтүлекләрен, алма бакчаларын. «Кичләрен улыбыз белән бергә өчәүләп шул бакчаларда йөрдек, инде дә бәхетле идек! Менә шуларны төштә генә булса да күрсәң икән!» Аны тыңлый-тыңлый Муса нидер яза. Ул сөйләп тә бетерми, язган шигырен кулына да тоттыра: «Мә, «Урман кызы» көенә җырларсың», — ди.

Җыерчыклар төшеп, чал керсә дә,

Мактанырлык минем юлым бар –

Биек күксел тауның итәгендә

Яшь арысландай улым бар.

Бөтен дөньяларны шаулатырлык

Галим булыр, бәлки, ул бала.

Гасырларның исен китәрерлек

Шагыйрь булыр, бәлки, ул бала.

Бик күп еллар узды мин киткәнгә,

Бик күп сулар акты тугайда.

Улым, Равил, сагынамын сине,

Их, күрәсе килә шулай да!

Алсу таңда, биек күксел тауда,

Гөлбакчаның җәйге кичендә

Өчәүләшеп йөргән чакларыбыз

Кайчак керә ярсып төшемә.

Соңгы строфасын Гайнан Кормашев яза.

Танылган Җәлилченең улы үсеп җиткәч, инженер-технолог һөнәрен сайлый. Ижевск шәһәрендә туган, Ош шәһәрендә үскән Фәһимә Җиһангирова белән тормыш корып җибәрә. Гаиләне куандырып уллары Муса(!) туа.

Илдә сәяси буталчыклар башлангач, Равил белән Фәһимә һәм кечкенә уллары Муса Вологда өлкәсенең Великое Устье шәһәренә күченеп китәләр. Ләкин Равил аганың (ул үзе 1939 елгы) сәламәтлеге какшый, медиклар ашыгыч рәвештә климат алмаштырырга кушалар. ”Татарстан Республикасы Дәүләт санитар-эпидемиология күзәтчелек үзәге” федераль дәүләт учреждениесеннән җибәрелгән чакыру буенча, 1997 елда Чаллыга кайтып төпләнәләр. Ләкин авыруы көчәйгәннән көчәя бара. Бәлки авыл һавасы килешер дип, Фәһимә ханым үзләрен район авылына җибәрүләрен үтенә, Кайбычны тәкъдим итәләр.Равил ага метеостанциядә, ә Фәһимә ханым санэпидстанциядә врач-эпидемиолог булып эшли башлый. Ләкин 1998 елның 18 мартында Равил ага вафат була, аны Кайбыч зиратында җирлиләр. Хатирәләргә бирелгән саен, каенатасыннан калган китапларны, альбомнарны актара Фәһимә ханым. Муса педагогия университенда укыган җиреннән үзе теләп армиягә китә, дип деканнары шалтыраткач, бераз борчылган иде борчылуын. Аннары танычланды: улында да фашист илбасарларын тар-мар итүдә аяусыз көрәшкән бабасының каны ага бит. “Мин армиянең ниндилеген үз күзем белән күрергә тиеш. Бабам мине син булачак сакчы дип тәрбияләде”,- ди ул иптәшләренә. Хәзер Муса Кайбычта яши, район мәдәният йортында хезмәт куя.

Йомгаклау.

Кулланылган әдәбият:

1.Муса Җәлил (фотоальбом).Казан Татарстан китап нәшрияты 1976

2. “Өзелгән җыр эзеннән : әдәби-документаль повесть / Рафаэль Мостафин.- Казан : Татар. Кит. Нәшр.,2011. – 438 б.

3.Издательство “Kazan-Казань” №8/2003 «Я горд, что принадлежу к Джалильцам» ( 67-84 битләр) Мемуарлардан.

4. Издательство “Kazan-Казань” №8/2003 Ибрагим Хисамутдинов «Сломанные судьбы»(85-90 битләр)

5. Издательство “Kazan-Казань” №8/2003 Шагинур Мустафин “С нами души героев”(90-91 битләр)

6. ”Казан утлары” журналы №6/2013 “Җәлилче булуым белән горурланам” (107-131 битләр) Саимә Ибраһимова тәрҗемәсе(1990 ел).

7. ”Кайбыч таңнары” № 13,2005 ел “Җәлил рухы Кайбычта да яши” Луиза Сөнгатуллина.

8.








sitemap
sitemap