Фольклорные произведения у кряшен



Татарстан Республикасы

Чистай муниципаль районы мәгариф бүлеге

МББУ “Гимназия №2”

Керәшен сөйләмендә фольклор әсәрләренең кулланылышы

Хәмитова Алинә,

11 нче сыйныф укучысы

МББУ “Гимназия №2”,

Җитәкчесе: татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Цыганова Елизавета

Михайловна

Чистай, 2012

Эчтәлек

Кереш—————————————————————————————2

1бүлек. Керәшен фольклоры бүгенге көндә—————————————3

2бүлек. Каргышлар, теләкнамәләр һәм такмаклар——————————-4-5

3бүлек. Нардуган һәм пасха бәйрәмнәрендә фольклор әсәрләренең кулланылышы —————————————————————————6-7

4бүлек. Туй мәҗлесләрендә җырлап аралашу————————————8-9

Йомгаклау———————————————————————————10

Кулланылган әдәбият——————————————————————11

Кереш

Җир шарының гаять күп төбәкләренә сибелеп яшәүче татар милләтенең, башка халыкларыбызныкы кебек үк, үзенә генә хас бай тарихы бар. Ул тарихның чыганагы, һичшиксез, Борынгы Болгар дәүләте – Болгар. Бу исем безнең күңелләребезгә, рухи дөньябызга әнкәебез күкрәгенең җылы сөте аша кергән , сабый чакта ук ишеткән көй-моңнар, сөйләнгән бәет-дастаннар, риваятьләр, кыскача әйткәндә, фольклор әсәрләре белән тирән уелып калган.

Татар халкы төрле этник һәм этнографик төркемнәрдән тора: Казан татарлары, мишәрләр, керәшеннәр һәм башкалар. Алар барысы да бер тамырдан, бер туфрактан. Шулар арасында керәшеннәр зур бер урын алып тора. Бу төркемнең сөйләмендә, гореф-гадәтләрендә, йолаларында борынгы Болгар дәүләтеннән килгән үзенчәлекләр бүгенге көндә дә сакланып килә. Керәшеннәрнең тел үзенчәлекләре татар теленнән нык кына аерылып тора, үзләренең сөйләмнәрендә бу төркем фольклор әсәрләрен бүгенге көндә дә киң куллана.

Шуннан чыгып, мин үз алдыма максат куйдым: авылым керәшеннәре сөйләмендәге фольклор әсәрләрен өйрәнү.

Максатыма ирешү өчен, мин түбәндәге бурычларны үтәргә тиеш булдым:

китапханәгә барып, керәшеннәр турында материал тупларга;

авылда яшәүче олы яшьтәге әби-бабайлар белән очрашып, алардан керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен, йолаларын, фольклор әсәрләрен өйрәнергә;

аларны башкаларга да таныту.

Шулай итеп, мин керәшеннәр турында материал туплый башладым һәм шуны ачыкладым: керәшеннәр, минем уйлавымча, үзләренең гореф-гадәтләрен, йолаларын, сөйләм телләрен, фольклор әсәрләрен, башка милләт халыкларына караганда, тулырак саклап кала алганнар.

Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев тә II Бөтендөнья татар конгрессында ясаган чыгышында керәшеннәр турында болай диде:”…Телдә, музыкада, гамәли сәнгатьтә ата-бабаларыбызның борынгы гореф-гадәтләрен саклап калган өчен, без күп яктан керәшеннәр алдында бурычлыбыз…” (Кушымта№1)

Чыннан да, керәшеннәрдә халык авыз иҗаты үрнәкләре, фольклор әсәрләре киң чагылыш таба. Алга таба мин сезне шуларның кайберләре белән таныштырып китәргә телим.

2

I бүлек. Керәшен фольклоры бүгенге көндә.

Мин Чистай районы муниципаль районының Нарат-Елга авылында туганмын. Чистай Чулман елгасының сулъяк ярында урнашкан. Минем туган авылымда керәшеннәр белән мишәрләр, иңгә-иң куеп, тату гына гомер кичерәләр, аларда борынгыдан килгән фольклор әсәрләр киң таралган. Бу төбәктә яшәүче халык борынгы ата-бабаларыбызның тарихына нык әһәмият бирә, аның сәнгатен, мәдәниятен үстерүдә зур эш алып бара, халык авыз иҗаты әсәрләрен яшь буынга тапшыруны беренче бурычы итеп саный. Бигрәк тә бу керәшеннәрдә киң чагылыш таба. Бу әсәрләр һәркемнең күңеленә үтеп керә дә шунда урын алып кала. Мин дә керәшеннәрнең йолаларын, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, аларның үзара аралашуларын, аларда кулланыла торган вербаль әсәрләрне бик яратам. Шул уңайдан мин китапханәләрдән, авылыбызда яшәүче олы яшьтәге әби-баларыбыздан күп кенә материал тупладым. Күршемдә генә яшәп ятучы 82 яшьлек Максимова Мария әби миңа “Нардуган”, “Пасха” бәйрәмнәре , бу бәйрәмнәрдә әйтелә торган тапкыр сүзләр турында сөйләде, кыска җырлар, такмаклар өйрәтте. Ә Валентин бабай белән Анна әби Петровалар туй җырларын кассетага яздырып бирделәр. Шул үрнәкләрнең кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәм.

3

II бүлек. Каргышлар, теләкнамәләр һәм такмаклар.

Керәшеннәрдә элек-электән килә торган каргышлар, теләкнамәләр, такмаклар бүгенге көндә дә онытылмаганнар.

Каргышлар — татар халык авыз иҗатының сирәк очрый торган жанры. Хәзер инде каргыш дигән сүз аерым бер кешене, күренешне, вакыйганы каһәрләү мәгънәсендә генә сакланып калган. Ләкин ул элегрәк заманнарда үгет-нәсихәт, васыятьнамә, мактау өчен дә кулланылган. Шулай да, кагыйдә буларак, каргышта трагизм өстенлек итә. Каргыш әйтүче һәр кеше, бу жанрның формасын нык саклаган хәлдә, аңа үз фикерен, үз образын сала. Чөнки каргышлар күбесенчә гадәти булмаган конкрет хәлләр, язмышлар, күренешләргә багышлана. Шул ук вакытта каргышлар билгеле кешеләргә дә төбәп әйтелә. Безнең авылның керәшен халкы каргышларны бүгенге көндә дә киң куллана, аларны хәтта яшьләрдән һәм балалардан да ишетергә мөмкин. Урамда уйнаучы балалар үзара талашып китсәләр, алардан нинди генә каргышлар ишетмисең. Менә шуларның кайберләрен атап китәсем килә.

1.Күп яшә, озак яшә, йөзгә җиткәнче яшә, 4. Мин күргәннәрне син дә күр,

Дөньяның бөтен рәхәтен,бөтен михнәтен күр. Мин ишеткәннәрне син дә ишет.

2.Гомерең озын булсын, кайгың күп булсын, Өеңдә эт булып яшә,

Балаларың чирле булсын, Гүреңдә буре булып ула.

Оныкларың ятим калсын. 5. Минекен урлап баемассың,

3.Бүре телен ишет, елан телен ишет. Аның рәхәтен күрмәссең.

Җир йөзендә нинди зар бар, Аягың йөрмәс булыр,

Барын да син ишет. Кулларың череп агыр.

Теләкнамәләр — шулай ук сирәк очрый торган жанр. Бу жанр кемгә дә булса теләк, васыять, үгет-нәсихәт буларак кулланыла. Валентина әбидән язып алган теләкләрнең берничәсен сезгә дә тәкъдим итәм.

1. Баллар таты, майлар таты, 3. Телсезләргә тел бир,

Дөньяда нинди яхшылык бар, Котсызларга кот бир,

Барын да син таты. Башсызларга баш бир,

2. Бәхетле бул, тәүфыйклы бу Мәнсезләргә мән бир.

Балдай татлы телле бул.

Аталы-аналы бул,

Озын гомерле бул

Теләкнамәләрне әби-бабайлардан ешрак ишетергә туры килә, чөнки алар синең тарафтан нинди дә булса яхшылык яки җылылык сизсәләр, үзләренең рәхмәтләрен шушы теләкнамәләр белән җиткерәлр.

Керәшеннәр такмакларны да бик теләп башкаралар.

Такмаклар — бию вакытынды яки күңел ачканда тиз ритм белән әйтелә торган жанр. Такмаклар кешене дәртләндерә, җилкендерә. Алар, кемгә дә булса багышланып, аның турында шаян рухта берәр төрле хәбәр җиткерәләр. Бу безнең як керәшеннәрендә аеруча киң таралган. Такмакларны алар төрле мәҗлесләрдә, кунак йөрешүләрдә, бәйрәмнәрдә дә әйтешәләр. Алар такмакларны бик яратып, дәртләнеп җырлыйлар:

4

1. Кулымдагы йөзегемнең 4. Кулымдагы балдагымның

Исемнәре Гөргери . Исемнәре Василий.

Гөргери дигән керәшен Гомерлеккә китсә иде

Чибәр, пычак кергери. Безнең болай дус булу.

2. Уйна, дустым, гармуныңны 5 Ак келәтнең тәрәзәсе

Керәшен көйләренә. Сиксән сигез өлгеле.

Уф йөрәгем, гашыйк булдым Керәшен кызына бәйләнсәң,

Керәшен чибәренә. Хур булмассың, билгеле.

3. Агыйделнең талларына

Таяна торган идем, 6. Җырлагыз, дуслар, җырлагыз,

Керәшен чибәренә карап, Авызыгызны йоммагыз.

Юана торган идем. Бергә чакта җырлап калыйк

Ялан бергә булмабыз.

5

III бүлек. Нардуган һәм пасха бәйрәмнәрендә фольклор

әсәрләренең кулланылышы.

Керәшеннәр борынгыдан килгән традицион йолалары, гореф-гадәтләре нык сакланган бәйрәмнәрен бүген дә онытмыйлар. Безнең якларда “Нардуган”, “Пасха” (Олы көн), “Тройсын — яфрак бәйрәме”, “Питрау” кебек бәйрәмнәрдә фольклор әсәрләре киң кулланыла. Бәйрәм вакытында нинди генә җырлар, такмаклар, сынамышлар, мәкальләр ишетмисең.

Нардуган – керәшеннәрдә кояш туган дигәнне аңлата (нар — кояш дигән сүз). Бәйрәм Яңа елдан соң башлана. Нардуган вакытында кешеләр, нинди дә булса киемнәр киенеп, бер-берсенә йөриләр. Бу кешеләрне нардуганчылар дип атыйлар. Нардуганчылар, өйдән-өйгә йөреп, җыр һәм такмаклар әйтәләр, йорт хуҗаларына муллык, иминлек, бәхет телиләр:

Нардуган, Нардуган

Нардуган, хуҗалар,

Котлы, мөбарәк булсын,

Тормыш түгәрәк булсын.

Мал-туарыгыз артсын,

Колыннарыгыз чапсын,

Игеннәрегез уңсын,

Йомыркадай тук булсын,

Нардуган, Нардуган!

Нардуган кичләрендә без, яшьләр, олы яшьтәге апа-әбиләр белән аулак өйгә җыелабыз, анда йөзек салыш уеннары үткәрелә. Бу уен вакытында төрле такмаклар, әйтемнәр әйтелә. Яшьләр дә аны бик яратып башкара:

1. Нардуганым нарына

Бакма кеше ярына.

Баксаң кеше ярына

Бәхет синнән аерыла.

2. Нардуганның нары бар,

Кешеләрнең яры бар.

Ходай безне ялгыз итмәс,

Нардуганнар тагы бар.

3. Нардуганым нар төсле,

Матур ярлар бар төсле.

Шул ярларның берсесе

Мине дә алыр төсле.

4. Нардуганым, Нардуган!

Каян килер сөйгән яр?

Яхшы кеше генә булсын

Каян килсә дә ярар.

6

“Пасха” бәйрәмен безнең як керәшеннәре “Олы көн” дип атый. Бу көнне авылыбызның барлык халкы да иң затлы киемнәрен кияләр. Олы көнгә каршы төндә хуҗабикәләр тәм-томнар өлгертә. Олы көн йомыркасы пешерү — керәшеннәрдә иң изге эш дип санала. Олы көн көнне, иртәнге якта зиратка барып кайткач, яшьләр, урманга барып, каен алып кайталар. Шушы каенны кызлар чигелгән кулъяулыклар, сөлгеләр, яулыклар белән бизиләр. Аннан соң шул каенны тыкырык саен утыртып , аның тирәли төрле уеннар оештыралар, кыска җырлар җырлыйлар, такмаклар әйтәләр. Искиткеч шундый матур бәйрәм белән бергә фольклор иҗатының күркәм үрнәкләре бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән:

1.Аклы күлмәгемне киям. 4.Аклы күлмәгең бармы Пасха бәйрәмнәрендә. Яратып кия торган?

Бер аерылгач, тагын сөйдем Син бит минем керәшен гөлем

Үземә тиң булганга. Яратып сөя торган.

2. Аклы күлмәк кимәс идем, 5. Кулымдагы йөзегемнең

Олы көннәр булмаса. Исемнәре Клава.

Янмас идем, көймәс идем, Кеше ярларын сөяргә

Ярым ятка калмаса. Кемнән алдың право?

3.Ак тасмалар так, җаныем,

Олы көн каенына.

Сәгатенә өчәр карыйм

Җибәргән сүрәтеңә. (Кушымта №3,4)

Иң соңгы тыкрыкта һәр кешегә җәза бирелә (җыр җырларга, биергә һ.б.). Бу җәзаны үтәгән кешегә каенны бизәргә биргән әйбере кире кайтарыла. Кем дә булса җәзасын үти алмый икән, бирелгән бүләкләрен каен белән бергә елгага агызып җибәрәләр.

7

IV бүлек. Туй мәҗлесләрендә аралашу.

Халык авызы иҗаты үрнәкләрен керәшеннәренең туй мәҗлесләрендә рәхәтләнеп тыңларга була. Җыр-халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Ул халык тормышының чагылышы, кеше күңелендәге хисләрнең матур яңгырашы. Керәшеннәрдә кода-кодагыйларга, кияү белән кәләшкә, күчтәнәч чыгаручыларга (аларны аргыш дип атыйлар) нинди генә матур, мәгънәле җырлар җырланмый, тапкыр сүзләр әйтелми. Шулай итеп, кара-каршы җыр ярышы кабынып китә. Кара-каршы җырлашу алар арасында аралашу хезмәтен үти. Аралашу өчен шулай ук мәкальләр дә кулланалар.

Кодаларга багышланган җырлар:

1

. Ай килдек без, килдек без.

Иделләрне кичеп килдек без.

Идел кичеп, юлда кунып,

Сезне сагынып килдек без.

2. Быел гына теккән туннарны

Чөйләргә лә килә эләсем.

Кодагый канатым, чык әле каршы,

Өй эчегезне килә күрәсем.

3. Иртә генә торып, сыерлар саудым.

Базар перәнникләрен басарга

Безгә генә ходай язган ла икән

Ипекәйләрне бергә ашарга.

4.Урманнарга кердем, озаклап йөрдем,

Таянырга таяклар тапмадым.

Күпләр генә күрдем, күпләр лә йөрдем,

Сезнең кебек кодалар тапмадым.

5. Биек кенә тауның ай ли башында

Мыжылдыйлардыр байның кортлары.

Алтын гына багана,көмеш лә капка.

Шушуы микән лә кода йортлары.

Аргыш (күчтәнәч тураучы) җырлары:

1. Атларыгыз булса, шундый ла булсын,

Баскан җирендә биеп лә торсын.

Җырларын белеп әй җырламасак та,

Аргыш булуыбыз ла хак булсын. 2.Алтын ла микән лә, көмеш лә микән

Безнең кодаларның ла баскычы.

Кодагый канатым, килче каршыма,

Шушы микән соң чемодан ачкычы?

3. Ачыла ла кибет, ай ли ачыла,

Башыгызга бирнә ябыла.

Кияү акчаларын килеп күргәч,

Бирнәләре лә асат табыла.

4. Ике генә сезнең ай ди атыгыз,

Аның берсесен безгә сатыгыз.

Моның кадәрле сый-хөриятләрне

Ничек кенә сез алып килдегез.

5. Японияләрдә агач тегермән

Җалан гына ла бодай тартадыр.

Безнең әтекәйнең ай ли атлары

Күпме төясән, шуны тартадыр.

(Кушымта №4,5)

Кияү белән кәләшкә җырлар:

1. Өстәл өсләрендә ап-ак тустыган,

Балын кемнәр эчкән лә, бушаган.

Кияү тиешледән күзне алмыйбыз.

Бигрәк акыллыга охшаган.



2. Кызыбызның чәче бигрәк шома ла

Алтын кайчы белән кискәнгә.

Буй-сыннары ла камыштай зифа

Багалмасы ашап ла үскәнгә.

8

3. Биек кенә тауның ай ли башында

Йомарланып ята ла күк тәкә.

Сезнең кызыгызны без лә белмибез,

Егетебез безнең лә мең тәңкә.

4. Кошкайларны тотсаң, ай ли парлап тот,

Чулман буйларына ла җитеп тот.

Кызыбызны, кияү, сиңа тапшырдык,

Какмый-сукмый, иркәләп кенә тот.

Ике як кодагыйлар кара-каршы җырлашалар:

1. Канат очыгызга кер кундырмагыз,

Канатыгыз ла алсуга күрә,

Без кызыбызны сезгә лә бирдек,

Нәселегез лә асылга күрә.

2. Урман эчләренә кердем, элмәлек кистем,

Элмәлек кистем көянтәлеккә.

Кызыгыз өчен лә сез кайгырмагыз,

Тотарбыз аны ямьлелеккә.

3. Безнең бакчабызда ай ли алмабыз,

Кызыл алмасыз безләр калмабыз.

Иркә генә үскән безнең кызыбыз,

Саргайтырга сезләр лә алмагыз.

4. Өйләр түрләрендә ай ли күлебез,

Як-якларына читән үрербез.

Кызыгыз өчен лә сез кайгырмагыз,



Страницы: 1 | 2 | Весь текст




sitemap
sitemap