Фнни-тикшерен эше Крим Тинчурин срлренд кулланылган чагыштырулар Мрннр циклыннан



ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӨСЛИМ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ШУГАНКА ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

КӘРИМ ТИНЧУРИННЫҢ ТУУЫНА 125 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН

“УЛ КАБЫЗГАН УТЛАР МӘҢГЕ СҮНМӘС” ИСЕМЛЕ

РАЙОНКҮЛӘМ ФӘННИ-ПРАКТИК КОНФЕРЕНЦИЯ

Фәнни-тикшеренү эше

Кәрим Тинчурин әсәрләрендә

кулланылган чагыштырулар

(“Беренче очрашу хикәясе мисалында)

Авторы: Мөслим муниципаль районы

Шуганка төп гомуми белем бирү

мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

Шәйхәйдарова Рүзилә Алмаз кызы

Фәнни җитәкче: Шуганка төп гомуми белем бирү

мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әхмәтҗанова Эльвира Фәрәсәт кызы

Шуганка-2013

ЭЧТӘЛЕК



Кереш…………………………………………………………………………………………………….……..……3

К.Тинчурин әсәрләрендә кулланылган чагыштырулар………………………….....6

Йомгаклау………………………………………………………………………………………………..………..9

Кулланылган әдәбият исемлеге………………………………………………………………………10





КЕРЕШ

Кәрим Тинчурин… Татар әдәбиятының үтә катлаулы, кискен борылышлы елларында иҗат итеп, милли мәдниятне үстерүгә гаять кыйммәтле өлеш керткән, аны классик драмалар, сатирик комедияләр, мелодрамалар, хикәяләр белән баеткан күренекле сәнгать осталары йолдызлыгында ул иң якты йолдызларның берсе булып балкып тора. Инде ничә дистә еллар дәвамында бу балкыш рухи тормышыбызны нурландырып җемелди, вакыт узган саен әлеге яктылык көчәя, куәтләнә генә бара. Аның иҗаты турында “Ул кабызган утлар мәңге янар” исемле мәкаләсендә филология фәннәре докторы Фәрит Бәширов болай дип яза: “Татар сәнгатенең һәр ирешкән уңышында без Тинчурин кабызган учакның бәрәкәтле җылысын тоябыз. Күпме күренекле шәхесләребезнең җаннарын җылыткан, рухларын ныгыткан, барыр кыйблаларына маяк булып балкыган ул учак. Мәңге яначак ул! Юкка гына Тинчурин үзе үк: “Без кабызган утлар сүнмәс алар”, — дип язмагандыр. Иҗаты яңадан-яңа буыннар күңеленә кайтаваз табачагына нык ышанудан килә бу иман ныклыгы. Иң кырыс хөкемдар – Вакыт галиҗәннаплары – моны һәрдаим раслап тора” [3, б.5].

Вакыйгаларны җанлы тасвирлауның, образлылыкның уңай үрнәкләрен без Кәрим Тинчурин иҗатында күпләп таба алабыз. Фәнни-тикшеренү эшебездә нәкъ менә шуларга: әдипнең хикәяләрендә тел-стилистик чараларының кулланылышына аерым тукталырга булдык. Гомумән алганда, К.Тинчурин — иҗаты иң күп өйрәнелгән әдипләребезнең берсе. Аның һәр әсәре аерым-аерым игътибарга алынган. Ләкин әсәрләрендәге тел-стилистик чаралары аерым гына өйрәнелгән язмаларны таба алмадык. Бәлки шул сәбәпледер, аларны мөмкин кадәр бергә тупларга кирәк, дигән фикергә килдек.

Һәм югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, тикшеренү эшенең актуальлеге

Кәрим Тинчурин прозасында троплар яки ассоциатив тел-сурәтләү чараларының хәзерге көндә дә тулысынча ачылып бетмәве белән билгеләнә.

Тикшеренү объекты – Кәрим Тинчуринның “Беренче очрашу” исемле хикәясе.

Фәнни-тикшеренү эшенең максаты – язучының хикәяләрен һәм аларның тел-стиль үзенчәлекләрен өйрәнү.

Күрсәтелгән максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар куелды:

Әдипнең прозасына күзәтү ясау, анализлау;

Чагыштыруларны аерып алу һәм төркемләү;

Тикшеренү эшенә нәтиҗәләр ясау.

Фәнни теоретик – методологик нигезен “Әдәбият белеме. Термин —

нар һәм төшенчәләр сүзлеге”, Фәрит Хатыйповның “Әдәбият теориясе”, Бәян Гыйззәт, Фәрит Бәшировның хезмәтләре тәшкил итә.

Тикшеренү методлары. Әсәрне анализлау методы. Һәм ул үз эченә материалны өйрәнү, гомумиләштерү, чагыштыру, интерпретацияләү, классификацияләү ысулларын алды.

Тикшеренү эшенең фәнни-практик әһәмияте хәзерге татар әдәбияты өчен мөһим булган тикшеренү нәтиҗәләрендә. Кәрим Тинчуринның иҗатын анализлау татар милләтенең язмышын, телен тирәнрәк өйрәнергә мөмкинлек бирә.

Фәнни-тикшеренү эшенең структурасы кереш, төп өлеш, йомгаклау һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән гыйбарәт.

КӘРИМ ТИНЧУРИН ӘСӘРЛӘРЕНДӘ

КУЛЛАНЫЛГАН ЧАГЫШТЫРУЛАР

(“БЕРЕНЧЕ ОЧРАШУ ХИКӘЯСЕ МИСАЛЫНДА)

Әдәби әсәр теленең иң зур, иң күп өлешен төгәл, туры мәгънәле сүзләр алып тора. Язучы тасвирында үтә дә гади сүз дә яңа нурлары белән балкып китә, аһәңле яңгырый.

“Матур әдәбиятта тормышны, чынбарлыкны чагылдыру махсус кануннарга нигезләнә. Тел элекке традицияләр нигезендә өзлексез үсеп һәм яңарып тора. Яңа формалар, телдәге сурәтләү чаралары белән тыгыз бәйләнешкә кереп, сөйләмне тагы да баета һәм камилләштерә. Сурәтләү-тасвирлау алымнары әсәрнең идея эчтәлеге, төзелеш һәм анда катнашучыларның характерын ачу белән тыгыз бәйләнгән була”, – ди В.Х. Хаков [4, б.6].

Чынбарлыктагы иҗтимагый вакыйгаларны, табигать күренешләрен һәм тормыш-көнкүрешнең бөтен нечкәлекләрен сурәтләү өчен төрле чараларның бирелүе зарури. Алар сөйләмдә, аерым шартларга һәм вакыйгаларның бирелешенә карап, үзләренә тиешле урынны алып торалар. Чагыштырулар әдәби әсәрләрдә зур әһәмияткә ия булган стиль чарасы итеп карала.

Ф.М. Хатипов мондый билгеләмә бирә: “Бер күренешне икенче предмет янына куеп, шуңа охшатып, янәшә китереп сурәтләүне чагыштыру дип йөртәләр.Тиңләү өчен гадәттә үтә таныш, ачык билгеле әйбер алына. Охшату аркылы төп тасвирлау объекты җанлы, конкрет, сурәтле булып күз алдына килеп баса” [5, б.96].

Кәрим Тинчурин иҗатының мөһим бер үзенчәлеге әсәрләренең телендә күренә. Бай, сурәтле бизәкләрдән тукылган тел ул. Әсәрләрендә урынлы кулланылган чагыштырулар һәм башка сурәтләү чаралары сөйләмне баетуда, әдәби әсәрнең сәнгатьчәлеген арттыруда зур роль уйныйлар. Моның ачык мисалы итеп, әдипнең “Беренче очрашу” исемле хикәясен алырга мөмкин.

Мәсәлән: “Сөйләйман, күпер ярыгыннан балыкларны күзләгән төсле, башын аска салган” [2, б.83]. “Газамат картның фәрманы белән егетләр атларын тау тишекләренә яшереп, үзләре, тау кәҗәләре төсле, ике яклап текә ярның өстенә менделәр” [Шунда ук. Б.95].

Мондагы чагыштыруларның беренчесе – тышкы кыяфәтне, икенчесе хәрәкәтне белдерә. Әнә шул охшашлык тасвирга күргәзмәлелек бирә.

“Чагыштыруларда, күбесенчә, ике тышкы күренеш янәшә килә, ягъни бу очракта охшату аркылы объектны предметлаштыру күздә тотылмый, язучы аңа күргәзмәлелек бирү белән чикләнә. Күренешләрне предметлы, конкрет кыяфәттә күз алдына китерү өчен, әдипләр тышкы әйберләр ярдәменә мөрәҗәгать итәләр, алар арасына сәнгатьчә бәйләнеш җепләре сузалар,” — ди Ф.М. Хатипов [5, б.36]. Мәсәлән: “Күп вакытларда һичбер кемгә бер сүз дәшмичә йөртсә дә, тамагы туеп, кәефе яхшырган чакларда аның йөзе ачылып, шәкертләр белән сөйләшүдән дә кире тормый. Ләкин болыт каплап киткән төсле, аның йөзендә ризасызлык күләгәләре пәйда була” [2, б.81].

Шулай итеп, Кәрим Тинчурин бу мисалларда эчке дөнья процессын тышкы предмет аркылы белдерә, эчке кичереш сурәтле кыяфәттә безнең күз алдына килеп баса. Күнел борчуларын, шик-шөһбәләрне язучы физик әрнү тудыргандай җан ияләренең гамәлләренә тиңли. Бигрәк тә арслан, юлбарыс компонентлары белән төзелгән чагыштырулар күп очрый. Мәсәлән: “Тоткын чиркәс, җәрәхәтләнгән киек төсле, тешләрен генә шыкырдатып, барына да риза булып тагы искечә кала” [2, б.82], “Әсир, җәрәхәтләнгән арслан җәрәхәтен ялаган төсле, сынык хәнҗәренең сөяк сабын сыйпап калды. Тешләре коелган, тырнаклары кителгән карт юлбарыс төсле, ыңгырашып бер көрсенде” [Шунда ук. Б.98], “Карт чиркәс, ут булып янган кызу башын баскычның салкын ташына куеп, җәрәхәтле карт арслан төсле, сукранып ыңгырашты” [Шунда ук. Б.100].

Шатлык, куаныч, соклану хисләре якты, ягымлы әйберләргә тиңләштерелә: “Ул инде яртылаш каеш, яртылаш ефәктән үрелеп эшләнгән дилбегәләр, көзге төсле ялтырап торган көмешле камытлар, матур кызларның кыйгач кашлары төсле киез ыңгырчаклар Сөйләйманның исен дә, акылын да алдылар” [2, б.93].

Халәт белән халәт чагыштырылып, картина бик җанлы булып күз алдына килеп баса: “Даладагы ялгыз агач төсле, тау башында берүзе генә басып торган анасының шәүләсен күрүгә, Сөләйманның йөрәге кысылды. Җилкәсендәге капчык кинәт авыраеп киткән төсле тоелды аңа” [Шунда ук. Б.88]. Әлеге мисалда автор Сөләйманның эчке кичерешләрен, ялгыз калуның ачысын шушы “ялгыз агач, авыраю” кебек компонентлар белән ачып сала.

Язучы шулай ук әсәрендә, образларга характеристика биргәндә, чагыштыруларны бик уңышлы файдалана. Мәсәлән, Әсир Мөхәммәтне тасвирлаганда: “Зур кара папаханың озын чуклары арасыннан караучы каракош күзләре төсле үткен күзләре бүген башка көннәрдәгечә ачулы түгел. Уң кулына водопровод трубасыннан үзе эшләгән озын тимер таягын тотып, сул кулындагы бер көлтә ачкычлар бәйләмен шалтыратып, кияү алырга килгән җигүле ат төсле, ишек алды буйлап шалтырап китте”; “… таягы белән янап, камчысын һавада айкап, аякларына су төшкән карт алаша төсле әлпән-тилпән килеп, чайкалып, …” [2, б.83]; “Ул, арслан төсле, йөрәгенә чыдаша алмыйча, калтырана башлады” [Шунда ук. Б.96]. Городовойны сурәтләгәндә мондый юллар куллана: “Симерткән бояр алашасы төсле симез, тырпайган җирән мыеклы…”; “…сүзләре, эт өргән төсле, мәгънәсез авазлар гына…” [Шунда ук. Б. 97]. Бу чагыштырулардагы төп тасвирлау объекты җанлы, конкрет, сурәтле булып күз алдына килеп баса.

Чагыштыруларның ачык күренеп торган тышкы билгеләре була. Алар -дай// -дәй, -рак// -рәк, -чай// -чәй аффикслары; кебек, шикелле, төсле, сыман бәйлекләре һ. б.

Шуларга нигезләнеп, К. Тинчуринның иҗатында бирелгән чагыштыруларны берничә төркемгә бүлеп анализларга мөмкин.

Кушымчалар аша бирелгән чагыштырулар: “Яшел чапан кигән, зур

яшел чалмалы, кибәндәй зур гәүдәле, ак сакаллы берәү үзенең алдына туктауга, Сөләйман, аякка калкып, сәлам бирде” [2, б.90]; “Ядрәләр бармак башыдай гына булсалар да, тәгәрәгән ташларның кайберләре филдәй иделәр”, “Атасы белән бергәләп колонизаторларга каршы арсланнарча сугышкан, хәзерге вакытта анда-санда гына очраштыргалан, … чечен, кумык, лезгин, кабардин әсирләре белән очрашудан курка” һ.б. [Шунда ук. Б.96].

Бәйлекләр белән төзелгән чагыштырулар: “Урам почмакларында, яр

читенә кунаклаган үрдәкләр төсле, җиргә утырып лимон, йомырка, … сатып утыручы “сәүдәгәрләр” узгынчыларның чабуларыннан тартып туктаталар” һ.б.[Шунда ук. Б.89]; “Кибетчеләр, котырган этне куган төсле, шау килеп, кычкырып, сызгырып, аны кибеттән куып чыгардылар” [Шунда ук. Б.91]; “Ак сакаллы бай, суярга бозау сайлаган төсле, күзләрен авыл егете өстендә йөртте” [2, б.92]; “Сөләйман, хәер бирелмәгән теләнче төсле, башын бөгеп, кибеттән чыгып китте” [Шунда ук. Б.93];

Теркәгечләр ярдәмендә: “Городовой, гүя керпегә очраган сунарчы

эте, тырпая-тырпая кычкырып та рәт чыгара алмагач, Әсирнең борын төбендә йодрыклары белән чебеннәр куарга кереште” [2, б.97]. Биредә гүя теркәгече аша автор городовойның чарасызлыгын күрсәтә.

Чагыштыруларда гүя сүзләре төшеп тә калырга мөмкин. Бу очракта җөмләдә башка сүзләр урын ала. Гүя теркәгеченең синонимы әйтерсең, диярсең сүзләре дә киң кулланышта. Ләкин бу хикәядән аларга мисал табылмады.

В.Х. Хаков сөйләм төзелеше һәм мәгънә үзенчәлекләреннән чыгып, сөйләмдә төрле предметлар һәм күренешләр бер-берсе белән чагыштырыла алуын әйтә [4, б.33].

Кешеләр белән кешеләр, кешеләр белән хайваннар, кошлар арасындагы чагыштырулар матур әдәбият һәм публицистика әсәрләрендә киң таралган. Мәсәлән: “Бүген ул, тилгән күзләгән әтәч төсле, башын бер якка кыйшатып, бер күзе белән генә баскычны астан өскә таба сөзеп үтте” [2, б.84]; “Ул, буранга очраган күркә төсле, бөрешеп, корышып, городовойның кизәнүләреннән чигенә-чигенә челтәрле тимер капканың таш баганасына сөялде” [Шунда ук. Б.97]; .

Тормыштагы яки чынбарлыктагы җансыз күренешләрне бер-берсе

белән чагыштыру: “Керпе сырты төсле тырпаеп торган сакалын бервакытта да әлиф озынлыгыннан кыскармый да, озатмый да. Яңа гына урак урган кырдагы салам камыллары төсле исәпсез-хисапсыз ак, чал, кара төстәге “әлифләр” утыртылган чандыр йөзе күп вакытларда ачулы, уйга чумган була” [2, б.82]; “Ике лезгин егете авылга кереп, ак күбеккә манчылган атларын Газамат картның йорты алдына туктатып, атларыннан төшмичә генә, карлыгач оясы төсле таш тауга ябышкан кечкенә өйнең ишегенә камчы саплары белән кактылар” [Шунда ук. Б.94] һ.б. Җанлы һәм җансыз күренешләрне чагыштырганда, кешеләр һәм аларның холкы, гадәте, эше җансыз предметлар белән тиңләштерелә. Мәсәлән: “Тик Гомәр байгураның яшел түбәле йорты гына, ояда утырган тавык төсле, авыл өстендә канатларын җәеп, кәпрәеп утырган иде” [Шунда ук. Б.88];

Табигать күренешләренең дә матур бизәнү әйберләре, кыйммәтле ташлар белән чагыштырылуы әдәби сөйләмнең нәфислеген арттыра. Моны түбәндәге мисалларда ачык күрергә була: “Яр өстенә менеп җиткәндә, таулар арасында кояш булмаса да, асыл таштан эшләнгән зур йөзек кашы төсле, Казбекның карлары өстендә кояш нуры уйный иде” [Шунда ук. Б.95].

Язучы киңәйтелгән киңәйтелгән (җәенке) ягъни чагыштырыла торган күренешләрнең мөстәкыйль образлар аша сыйфатлануына корылган чагыштыруларга да мөрәҗәгать иткән. Мәсәлән: “Тау арсланыннан туган баланы Петербург аристократиясе тәмам ләңкә көчеккә әйләндерде. Ул аристократлар алдында экзотик уенчык булып, мундир киеп, кылыч асып, итекләренә шпорлар куеп, дрессировать ителгән цирк эте төсле, телләрен чыгара-чыгара биеп, карт көнендә генерал булып отставкага чыкты” [2, б.99].

Татар телендә чагыштырулар башка сурәтләү алымнарына караганда күбрәк кулланыла. Сөйләмне мәгънә һәм эчтәлек ягыннан баетуда, аны матурлауда алар зур эш башкаралар.

Кәрим Тинчурин үзенең иҗатында, күренгәнчә, чагыштырулардан иркен файдаланган. Аның әсәрләренең халык тарафыннан яратылып укылуының төп сәбәбе, безнеңчә, менә шушы тел-сурәтләү чараларындадыр да әле.

ЙОМГАК

Без үткәргән тикшеренүләрдән чыгып, мондый нәтиҗәләр ясарга мөмкин:

Әдип эчке дөнья процессын тышкы предмет аркылы белдерә.

Бигрәк тә бу очракта арслан, юлбарыс компонентлары белән төзелгән чагыштырулар күп очрый.

Шатлык, куаныч, соклану кебек хисләр якты, ягымлы әйберләргә

тиңләштерелә.

Халәт белән халәт чагыштырылып, картина бик җанлы булып күз

алдына килеп баса.

Язучы шулай ук әсәрендә, образларга характеристика биргәндә,

чагыштыруларны бик уңышлы файдалана.

Чагыштыруларның ачык күренеп торган тышкы билгеләре буенча:

Кушымчалар аша бирелгән;

Бәйлекләр белән төзелгән;

Теркәгечләр ярдәмендә ясалган чагыштырулар очрый.

Шулай ук автор:

А) Кешеләр белән кешеләр, кешеләр белән хайваннар, кошлар арасындагы чагыштырулар;

Ә) Тормыштагы яки чынбарлыктагы җансыз күренешләрне бер-берсе

белән чагыштыру;

Б) Табигать күренешләренең дә матур бизәнү әйберләре, кыйммәтле ташлар белән чагыштыруны да бик уңышлы кулланган.

Язучы киңәйтелгән (җәенке) ягъни чагыштырыла торган күренешләрнең мөстәкыйль образлар аша сыйфатлануына корылган чагыштыруларга да мөрәҗәгать иткән [1, б.191].

Матур әдәбиятның бердәнбер төзү материалы – сүз. Шуңа иҗат итүне Кәрим Тинчурин, барыннан да бигрәк, затлы тел белән бәян итү мәгънәсендә аңлый, затлылыкка ирешү өчен көчен, тырышлыгын кызганмый һәм бу өлкәдә куанычлы нәтижәләргә ирешә. Кәрим Тинчурин үзенең әсәрләрендә чагыштыруларны оста кулланган һәм безгә җиткерергә теләгән фикерләрен үтемлерәк итүгә ирешкән.

Язучы гап-гади әйберләрне дә күңелгә урнашырлык итеп образлы әйтә белгән. Күргәнебезчә, образлы, предметлы сурәтләү чараларының әдәбиятта роле бик зур. Алар әдәби тел культурасын, сурәтле сөйләмне югарылыкка күтәрәләр.

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан:

Мәгариф, 2007. – 231 б.

Кәрим Тинчурин. Әсәрләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1987. – 512 б.

Тинчурин К.Г. Драмалар, комедияләр, хикәяләр / Кәрим Тинчурин;

төз. Ф. Бәширов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 351 б.

Хаков В. Х. Стилистика һәм сүз сәнгате. – Казан: Тат. кит. нәшр.,

1979. – 158 б.

Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. – Казан: “Раннур” нәшр., 2002.

– 252 б.








sitemap
sitemap