Фнни – тикшерен эше Хсн Туфан язмышында- Урал



Татарстан республикасы

Мәгариф һәм фән министрлыгы

Аксубай муниципаль районы гомуми бюджет белем бирү учреждениесе

“Аксубай 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Фәнни – тикшеренү эше

Хәсән Туфан язмышында— Урал

Әзерләде: 9нчы сыйныф

укучысы Сыраева Айсылу

Җитәкчесе: татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Шакирова М. В.

Аксубай-2013

Кереш

“Шигырьләрдә – шагыйрь язмышы” дигән гыйбарә тулысынча олы әдип язмышына туры килә. Әлеге фәнни- тикшеренү эшендә Хәсән Туфанның Уралда яшәгән елларын, Уралны аның иҗатына бәйле рәвештә өйрәнүне, аның гаҗәеп буталчык, кыен шартларда да туган халкына, җиренә, шигъриятенә тугрылыклы булып калуын, кешелек намусына тап төшермәвен күрсәтүне максат итеп куям.

Төп өлеш

Хәсән Туфан “Бәлки, шагыйрь булмас та идем..” истәлекләрендә беренче тапкыр Урал якларына китүе турында болай дип искә ала: ”1914 ел язында Уралга, бакыр казый торган абыйлар янына киттем.Ул вакытларда мин моны авылдан бөтенләйгә китүемдер бу дип һич уйламаган идем. Абыйларымның берсе- яшьрәге- Бельгия байларыныкы диелгән шахтада эшли, калган икесе старатель булып үзләре казый башлаган шахтадан бакыр колчеданы чыгара иделәр. Мин дә шунда төштем. Баскычка ябыша-ябыша тирән кое төбенә җиткәч, юка гына бакыр “тамыры” буенча, ятып кына керерлек тәбәнәк, терәүле забойда, “колчедан арасында алтын бөртеге бар” диелгән эшкә өйрәнә башладым. Тернәкләнеп, “баеп” булмый торган алдакчы эш иде бу! Абыйлар бу эшне яхшы беләләр иде.” Абыйлары бервакыт бергә киңәшеп, Хәсәнне Уфага Галия мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. “Галия” мәдрәсәсендә мин ике ел укыдым. Аны тәмамларга тагы дүрт ел укыйсы бар иде әле. Укуларны дәвам иттерә алу өчен акча табарга дип Уралдагы Лысьва заводына эшкә кердем. Уку бүленде.

Заводка мине өйрәнчек слесарь итеп эшкә алдылар. Эшне, тимерне сагынган куллар хезмәт рәхәтенә тарыган кебек булды. Баш слесарь карт:” Бу татар щеноктан рәт чыгар микән?” дигәндәй,”җиз”мыекларын сыйпаштырып, хәйләкәр елмаеп куйды да, сынап карар өчен миңа шундый катлаулы эш бирде. Бу эш “агачның патшасы” булган тимернең- металлның мине “имтихан” кылуы иде. Авылда чакта ук тимер белән таныш булуым ярдәм итте, күрәсең: слесарь агай эшемне генә түгел, үземне дә улы кебек итеп яратты. Берәр айдан соң цех башлыгы белән киңәшеп мине токарьлек эшенә – станокка күчереште.

Яраттым мин заводны. Бигрәк тә аның кичләрен, мартен мичләренең вулканнарны хәтерләтеп күкләрне кызарткан төннәрен, цехларның металлар музыкасы кебек булып гөрләп, күкрәп торуларын яраттым. Чусовой заводлары да күршедә генә диярлек, анда металлның “аталары” булган домналарда безнең авылдашлар да бар иде. Аларга кунакка баргалап, металлургия шигрияте эчендә яшәвемне тулылындыра бара идем.”,- дип яза Хәсән Туфан. Хәсән Туфанның бу чордагы тормышы Уралдан Казанга килгәч язылган шигырьләрендә , поэмаларында (“Урал эскизлары”, “Башлана башлады”, Бибиевлар”, “Иске Рәсәй үлде” һ.б.) чагылыш таба. 1925нче елда язылган “Көндәлек дәфтәрдән” шигырендә дә, мәсәлән, шагыйрьнең язмышы белән бәйле Урал яклары искә алына.

Татарстан!

Бәгърем, синдә тудым.

Җан башына унбиш таяк кырың

Яшьләремә тамыр чылытты…

Яшьләй,

Озын юл буена үкерсетеп

Урал аръягына озаттың…

*

Авылларны сагынып яши-яши

Заводларда үтте

Малай чак.

Хәсән Туфан Февраль революциясен Лысьва заводында каршы ала. Бу болганчык еллар турында ул “Башлана башлады” шигырендә болай дип яза:

Цехта очрашасың,

Кул-күрешә,күңел-күрешми…

1918 нче елның давыллы Бөек Октябрь революциясен дә Хәсән Туфан станокта каршылый. Бу хакта “Иске Рәсәй үлде” поэмасында яза, Урал темасы монда да чагылыш таба:

-Урал –капка!-диде адмирал,-

“Кызыл җидны” даешь,гаспода!

Урал-капкын!-диде комиссар,-

Сезгә кабер безнең шахталар!

Туфан әдәбиятка дөньяны ифрат дәрәҗәдә үзенчә күрүе, һич көтелмәгән, аның үзенә генә хас чагыштырулары, халык әкиятләрендәге сыман титан образлар белән килеп керә. Без бу әсәрләрне әле бүген дә, поэтик табыш очраткандай, рәхәтләнеп укыйбыз икән, бу үзе генә дә күп нәрсә әйтә. Мәсәлән, менә мондый шигырьне ничек онытырга мөмкин?

Кыңгыр яткан Урал

Челем тарта.

Челем сабы озын таш торба.

Билгә кат-кат рельсе билбау урап,

Күпер белән муенын каптырган.

Туфан кебек данлы Уралны, аның эшчәнлеген берәү дә бу кадәр җанлы һәм мәһабәт итеп күз алдына китерә алмастыр.

Хәсән Туфан “Бәлки, шагыйрь булмас та идем..” истәлекләрендә кабат Уралга килүе турында менә ничек аңлата.

“1926 елга кергәндә, шигырьне камилләштерү юлында кайбер уңышларга ирешкән кебек бусам да, күңел һаман нәрсәдер эзләнә, ялкынлы тынгысызлык һаман дәвам итә иде. Галимҗан абый Ибраһимов бу хәлне күзәтеп барган, эзләнүләремне күргәндер күрәсең.

Ул мине Гомәр Гали аша Гыйльми үзәккә чакырды. Матбугатка чыкканда аның белән киңәшмәгән булуым өчен шелтәләргә чакырадыр дип уйлаган идем. Өстәлендә минем шигырьләр басылган газета – журналлар ята иде. Уң кулын, “ярый болар” дигән шикеллерәк итеп, шулар өстенә куйды да хәлне сорашып, бераз сөйләшеп алды. Аннары “Уралыңа кайтып, эшчеләр арасында йөреп килергә кирәк сиңа”,-диде. Уралга китәргә командировка бирдертте. Ике ел рәттән берәр айга Уралга кайтып аннан “Урал эскизлары”н һәм башкаларны алып килдем,” — дип яза. Иҗат командировкасындагы шагыйрь буларак, әлбәттә, Х.Туфанны зур һәм кечкенә заводларга “үрнәк экспонат”- агитацион плакат итеп кертеп йөрткәннәр кебек. Күрегез, янәсе, сезнең кебек гади эшче, Лысьвада слесарь булып эшләгән, үскән, күренекле шагыйрь булып киткән… Намуслы эшче халык алдында алдакчы,”күз буяучы” булып калмас өчен, үзең, дөрестән дә, шагыйрь, чын шагыйрь, халыкның асыл максатларын – идеалларын җырлаучы , җырлый белүче итеп күрсәтергә тиеш. Бу аның намус эше булып калган. Һәм ул, аяк өстендә шунда йөргәндә үк, бу максат сызмалары нигезләрен язып кайткан. Бу сызмалар безгә “Урал эскизлары” дигән исем белән таныш. “Урал эскизлары” әдәбият фәнендә гадәттә “цикл” дип йөртелә. Бу — шигырьләр циклы (бәйләме) дигән сүз. “Эскиз”, ягъни сызмалар, аерым күренешләр. Әмма әсәр атамасында “эскиз” сүзе кисәкләр дигәнне түгел, сызмалар рәвешендә сурәтләр дигәнне генә аңлата.

“Урал эскизлары” поэмасында герой поезда Уралга бара. Бу — аның Казаннан юлга чыгуы, Уралга ашкынуы.

Километр саен араклаша

Озатып калган Казан тойгысы,

Километр саен якынлаша

Заводларда үткән тормышым.

“Поезда” бүлегендә хикәяләүче элеккеге һәм хәзерге тормышы турында уйлана.

Үз Уралын гына сөя бу, дип

Үпкәләмә, дөнья, тагы син:

Күргәннәрне ничек онытыйм соң,

Крмәгәнне ничек сагыныйм?

Герой, тормышының яңа этапы Урал заводларында йөри, эшчеләр белән очраша. Февраль, Октябрь революциясе елларын искә төшерә.

-Уралга,-ди Хабул,үзебез хуҗа,

Үзебез өчен эшлим, цехларым.

“Соңгы сарай янында” поэмасында, кайту юлына чыкканда , вокзалга килгәнгә, патша гаиләсе үтерелгән йорт яныннан үткәндә , ул хәлләрне искә төшерә. “Уралдан” бүлегендә лирик герой Урал белән саубуллаша. Әдип олы тормышка фатиха биргән завод-фабрикалы, шахталы Уралына яратып, үз итеп эндәшә:

Хуш,Урал,хуш!

Әгәр еллар мине

Кайтармаса сиңа тагын да,

Бу балаңның төсе булып сиңа

Үзең биргән җырлар калырлар…

Йомгаклау

Әйе, Урал — Хәсән Туфан тормышында тирән эз калдырган, аңа илһам бирүче, аның иҗатын баетучы чишмәләрнең берсе. Ә инде “Урал эскизлары” Хәсән Туфанны тиз арада талантлы шагыйрь итеп таныткан шигырь  бәйләме.

Кулланылган әдәбият

1.М.Гайнетдин “Без белмәгән Туфан”. ”Иман” нәшрияты, 2010.

2.” Ак чәчәк атар иде. Х. Туфан турында истәлекләр”.Х.Әюпов.-Казан, 1989.

3.”Кайсыгызның кулы җылы?” Шигырьләр, поэмалар. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2000.



sitemap
sitemap