Эссе Минем яраткан укытучым



Мин 10 нчы класс укучысы. 10 ел инде 7 нче мәктәптә укыйм. Минем һаманда хәтеремдә беренче тапкыр мәктәп ишегалдына атлап керүем. Ул дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта сөенечле мизгел иде. Мин әниемә-әтиемә рәхмәтлемен мине нәкъ 7 нче мәктәпкә укырга керткәннәре өчен , мәктәп хэзерге вакытта минем өчен икенче өем булып җитеште.

Минем өчен мәктәп — ул иң якты һәм онытылмас мизгелләр барлыкка китергән җир. Мәктәптә генә иң якын һәм тугъры дуслар, тәүге мәхәббәт һәм кешеләргә хормәт хисе барлыкка килә. Минем мәктәбемдә генә иң ихлас, мәрхәмәтле, ачык һәм без яраткан укытучылар эшли кебек тоела.

Хәзерге заманда укытучы һөнәре иң кирәклесе, шул ук вакытта иң авыры. Минемчә, укытучы һөнәре гади бер һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвешедер, чөнки ул бар вакытын мәктәптә үткәрә. Ул көн саен мәктәпкә укучыларга белем бирергә, авыр вакытта дөрес юл табарга, тормышта югалып калмаска өйрәтер өчен бара. Минемчә, укытучы һөнәренә ия булган кеше — акыллы, ихлас, таләпчән, ачык күңелле һәм һәрвакытта ярдәм кулы сузарга әзер булырга тиеш.

Мин горурланып әйтә алам минем мәктәбемдә андый укытучылар күп, ләкин бер укытучыга аеруча тукталып китәсем килә. Минем яраткан укытучым — Мәхмүтова Рәсимә Сәмигулла кызы . Аның турында туктамыйча сөйләргә булыр иде. 30 ел буе үз һөнәренә тугъры булып барган, 10 ел мәктәп җитәкчесе булган укытучы мактау сүзләренең иң нәфисенә лаеклы. Рәсимә Сәмигулла кызын үз эшенең остазы дип әйтсәк хата булмас. Ул укытучы гына түгел, ул әле безнең мәктәбебезнең җитәкчесе дә. Ул үз “җилкәсендә” бар мәктәп мәшәкатьләрен күтәреп бара. 10 ел эчендә безнең өчен икенче “Әни” гә әверелде. Мин бик рәхмәтле аңа менә инде 3 нче ел мине иң катлаулы фәннәрнең берсеннән укытканы өчен. Химия һәм биология дәресе безнең өчен иң яраткан фәннәрнең берсе. Рәсимә Сәмигулла кызы үз фәненә булган мәхәббәтен безнең йөрәкләрдә дә кабызды. Аның дәресләре һәрвакыт кызыклы, эчтәлекле була.Ул нечкә күңелле, таләпчән, авыр очракларда чыгу юлын таба белүче кеше. Рәсимә Сәмигулла кызын — изге җанлы кеше дип әйтеп була. Аңа авыр булган вакытта да, аның йөзеннән елмаю китми, ул беркайчан төшенкелеккә бирелми . Ул безгә тормышта үз юлыбызны табарга, алдыбызга килеп басачак барлык «киртәләрне» башыбызны югары күтәреп үтәргә өйрәтә. Рәсимә Сәмигулла кызы безне киләсе һәркөннең кадерен, бердәмлекнең мәгънәсен, яшәүнең ямен, яшьлекнең матурлыгын аңларга ярдәм итә.Аның кулы астыннан чыккан бик күп укычылыры һәр елны аның янына килеп «Рәхмәт» сүзен әйтәләр. Мин язмышка рәхмәтлемен, чөнки минем тормышымда шундый бөек УКЫТУЧЫМ бар.

Рәсимә Сәмигулла кызы Сезгә чын күңелдән бик зур “Рәхмәт”!



sitemap
sitemap