Эхбу матур кз



Эх, бу матур көз!

Алтын күлмәген киеп,

Киң колачларын җәеп,



Мул, бай, юмарт, гүзәл дә

Көз килде илебезгә.

Ямьле җәйне озатырга өлгермәдек, көз дә үзенең килеп җиткәнлеген сиздерде. Әйе, бигрәк матур шул бу көз! Күлмәкләре дә бик күп аның, әнә ничек агачларны киендергән. Бәйрәмгә барырга әзерләнгән сылу кызлармыни. Яшел күлмәкле нарат егете сары күлмәк кигән каен кызына нәрсә сөйли икән?! Кызыллы-сарылы күлмәкләре белән миләш кызлары бер-берсе алдында мактаналар.Күз явын алырлык тәлгәш-алкалар да бик килешә үзләренә. Искиткеч матур, сокланып туймассың!

Аяк астында коелган яфраклар кыштырдый. Һавада искиткеч тәмле көз исе тора. Яфракларны су ерып йөргән кебек ерып йөреп була. Җир өстенә шундый матур келәмне кем япты икән?! Монысы да көз эше, һичшиксез!

Бигрәк серле дә бу көз! Табигатьтә ниндидер бер сихрилек хөкем сөрә. Һәр күңел могҗиза көтә һәм көзнең матурлыгына сокланып үзенә тәм таба, тынычлана.

Яңгырлар да еш сибәли, кайбер көннәрне хәтта чиләкләп коя. Андый көннәрдә көзнең матурлыгы белән тәрәзәдән карап кына сокланасың. Кешеләр каядыр баралар, җыелып торган сулардан сикерә-сикерә, яңгырдан тизрәк кереп качырлык урын эзлилэр. Ләкин шунысы кызык, йөзләрендә барыбер шатлык балкый.

Кемдер көз көне урманга ашыга, гөмбә, чикләвек җыя.

Кырларда урып-җыю эшләре гөрли. Җырлый-җырлый комбайннар ашлык ура, машиналар ашыга-ашыга аларны келәтләргә ташыйлар.

Бакчаларда да уңышлар өлгерә. Бәрәңге быел ничек уңган, алмаларны җыеп бетерә торган түгел!

Көзебез безнең бай да, юмарт та, матур да! Эх, матур көз, тизрәк китәргә ашыкма әле, туйганчы сокланып калыйк үзеңә!








sitemap
sitemap