Чишмлрне кадерен белик



Чишмәләрнең кадерен белик!

Әлмәт районында бик матур авыл бар. Чупай авылы. Ул минем туган авылым. Чупайда минем бабам белән әбием яши. Куе урманнар, чәчәкләргә бай аланнар, кырлар уратып алган аны. Кыскасы – табигатьнең гүзәл бер почмагы инде. Ләкин Чупайның иң зур байлыгы — Җәбир бабай, Изгеләр, Ачы, Фазыл, Яр, Умарталык чишмәләре. Авылым халкы элек-электән бу чишмәләрдән чиста, салкын су эчкән. “Яшь чакта шул чишмәләр янында кичке уеннар уйный идек,”- дип искә ала әбием. Бүгенге көндә дә бу чишмәләр авылымны бизәп, матурлап тора. Моның өчен зурлар да, укучылар да күп көч куялар. Һәр ел саен нефтьчеләр авылым чишмәләрен төзекләндереп, карап торалар. Мәктәп укучылары да чишмә буйларын чүп-чардан чистартып, чәчәкләр, агачлар утырталар. Шулай итмичә! Бүген сакламасак, кайгыртмасак табигатьтән киләсе буыннар өчен нәрсә калыр соң? Чиста су бит кешеләргә генә түгел, кошларга да, үсемлекләргә дә, хайваннарга да кирәк! Нәкъ Муса Җәлилчә:

“Тау астында, җырлап чишмә ага.

Камышлыкка кереп югала.

Татлы суы, дәртле җыры белән

Гөлчәчәкле җирне сугара.

Җир яшәрә, аның суын эчеп,



Ак каеннар яфрак яралар.



Таң алдында аның җырларыннан

Сандугачлар канатланалар.”








sitemap
sitemap