Чишмлре ырлап каршы ала фнни — эзлн эше



Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

“Түбән Сон урта гомуми белем мәктәбе”

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Тема: “Чишмәләрең җырлап каршы ала…”

Эшне башкарды:

Сибгатуллина Гөлләрия Рөстәм кызы,

10 нчы сыйныф укучысы

                                                      

Җитәкче:

Нәҗмиева Энҗе Миннехан кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Эчтәлек

Кереш………………………………………………………………………………………………….3

Төп өлеш. Чишмәләрең җырлап каршы ала…………………………………………..4

Йомгак………………………………………………………………………………………………..11

Кулланылган әдәбият исемлеге……………………………………………………………12

2

Кереш

Чал тарихлы борынгы, әмма елдан-ел яшәрә-ямьләнә баручы данлыклы Мамадыш төбәге һәртөрле талантларга, шул исәптән, әдәбият-сәнгать әһелләренә дә бик бай. Бер уйласаң, гаҗәп тә түгел: бу яклардагы табигатьнең искиткеч гүзәллеге, мәгърур таулар итәгеннән ургылып чыккан саф сулы, шифалы меңнәрчә чишмәләрнең кабатланмас аһәңе, иксез-чиксез киңлекләрне биниһая зур һәм көмеш тасмадай иңләгән Нократ иделенең төрле төсләргә кереп агышы, сихри балкышы, мөгаен, илаһи җыр булып күңелләргә мәңгелеккә күчкәндер!

Чыннан да, кемнәр генә, нинди шәхесләр генә чыкмаган әлеге хикмәтле-уңдырышлы туфрактан?!

Шулар арасыннан төбәгебезнең үзенчәлекле шагыйре – чичәне, тапкыр сүзләр – афоризм-гыйбарәләр остасы буларак танылып килүче тагын бер күркәм шәхесебез — Равил Мостафин исемен тирән хөрмәт, зур ихтирам хисләре белән телгә алабыз.

Эзләнү эшенең максаты:

1. Җирле шагыйрь Равил Мостафинның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу.

2. Иҗатының төп темаларын ачыклау.

3. Поэзиясенең үзенчәлекләрен ачу һәм күрсәтү.

Эзләнү эшенең объекты – шагыйрь Равил Мостафин.

Эзләнү эшенең предметы – шигырь җыентыклары, каләмдәшләренең истәлекләре.

Эзләнү эшенең бурычлары:

Темага кагылышлы чыганакларны өйрәнү;

Равил Мостафинның шагыйрь булып җитлегү сәбәпләрен ачыклау;

Шагырь турында замандашларының истәлекләре белән танышу;

Укучыларда Равил Мостафинның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

3

Төп өлеш. “Чишмәләрең җырлап каршы ала…

Ник язылмасын ди шигырь,

Күңелләр тулган чакта.

Я шатлыктан, я кайгыдан

Тулышып торган чакта.

Шигырь диеп язмыйсың ич

Әйтәсе килгән сүзне.

Йөрәктә кайнаган язлар

Көтеп торамы көзне?

Зар, шатлыктан туа җырлар,

Яшәгәндә хыялда.

Тусын алар шигырь булып,

Җырлап яшик дөньяда! (“Җырлап яшик”)

Бу шигырь юлларын җаны-тәне белән туган җиренә, туган туфрагына, авылына дан җырлаучы, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче гади татар шагыйре Мостафин Равил Гарафетдин улы язган.

Башкаларныкы кебек, аның да биографиясе гади. 1956 нчы елның 16 декабрендә Татарстан Республикасы Мамадыш районы Түбән Сон авылында туа. Яшьләй әтисез кала, әнисе, әбисе тәрбиясендә үсә. Урта мәктәп тәмамлагач, армия сафларында хезмәт итә. Аннары, 1976 нчы елда, “Бөтенсоюз удар комсомол төзелеше” дип игълан ителгән “КамАЗ” берләшмәсенә эшкә килә. Шул вакытларда өметле яшь шагыйрь Равил биредәге “Ләйсән” иҗат берләшмәсе утырышларына даими рәвештә йөреп, үзенең әдәби осталыгын камилләштерә. Халык шагыйре Сибгат ага Хәким дә, аңа зур өметләр баглап,

4

үзенең хәер-фатыйхасын бирә. Күңеле тагын да канатланып киткән Равил абый, читтән торып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала.

Заманында Нәҗип Мәдъяров, Кадыйр Сибгатуллин, Газиз Кашапов, Хәниф Хөснуллин кебек танылган шагыйрьләр белән даими аралашып яшәү, әдәби-мәдәни мохиттә кайнау Равил Мостафинның иҗатына да уңай йогынты ясый. 1999 нчы елда аның Чаллыдагы бик тә мәгънәле “Хәерле иртә!” нәшриятында “Чишмәләргә барыйк” дигән мөстәкыйль шигъри җыентыгы (мөхәррире – Рәшит Бәшәр) дөнья күрә. Укучылар тарафыннан шигырьләренең җылы кабул ителүен тойгач, Равил абый 2000 нче елда Вахит Имамов мөхәррирлегендә “Җирсү” дигән икенче китабын да бастырып чыгара. Шуннан соң аның “Сиңа илткән юл” (2001), “Сөялдем каеннарга” (2004), “Благодарен судьбе” (2006), “Тормыш дәрьясын кичкәндә” (2012) исемле китаплары да нәшер ителеп, күпләгән күңелләргә тылсымлы нурлар сибеп, шигърият сөючеләрнең кулларына килеп эләгә, өйләренә балкып барып керә.

Равил Мостафинның шигырьләре нәрсә турында соң? Бу турыда автор үзе: “Ә менә шигырьләрем аша эчке кичерешләремне: туган ягыма, яраткан тормыш иптәшемә, балаларыма карата мәхәббәт хисен, гаилә учагының мәңгелек тарту көчен, туган туфрак белән бердәмлек тойгыларын җиткерергә тырышам”.(Мостафин Р. Сиңа илткән юл. Шигырьләр. Яр – Чаллы, “Газета – китап нәшрияты” ҖЧҖ. 2001 ел.)

Туган авыл, туган нигез һәркем өчен дә кадерле, аны сакларга, онытмаска кирәклеген автор искәртә. Әйе, Равил абый темаларны ерактан эзләми. Туган төбәге, җанына газиз Түбән Сон җиреннән ала. Еракта яшәсә дә, күңеле белән Түбән Сон егете булып кала. Туган як моңы аны һәрвакыт иҗатка дәртләндерә. Шуңа күрә туган авылы табигатенә багышланган шигырьләре аның иҗатында зур урын алып тора:

Түбән Соным, чишмә суларыңнан,

Биек тауларыңнан моң алам.

Уйлы иртә, җылы сукмакларым,

5

Китмим, китмим, сездә мин калам!

Туган ягым, зәңгәр күкләреңдә,

Челтер-челтер тургай тавышы.

Сезнең хакта җырлар җырлыйм әле,

Минем җырлар – йөрәк сагышы!

Авторның үзе туып үскән төбәккә багышлап язылган шигырьләрендә канатлы яшьлек ашкынуы һәм изге туган җир туфрагы бербөтенгә әверелеп яши: туган якның агым сулары кебек лирик героебызның йөрәге ярсу, туган як таңнары кебек үк аның йөзе алсу:

Әй, туган җир, күкрәгеңә ятып,

Сине мактап җырлар язармын.

Йөрәк тибешеңне тыңлый-тыңлый,

Әле сине мең кат данлармын.

Алда әле яшәр гомер булса,

Атар таңнарыңны күрермен.

Биек үрләреңә менгән саен

Җырым белән данга күмәрмен.

Туган җирем, мине магниттай

Тартасың син һәрчак үзеңә.

Беркайчан да сине ятим итмәм,

Ышан минем ихлас сүземә!.. (“Туган җир”)

Кешенең гомере башланып киткән кебек үк, инешнең дә башлангычы бар. Бу — чишмәләр. Чишмә, тау астыннан көмеш күзе белән җирне тишеп, бик зур кыенлыклар белән саркып чыга, бөдрә дулкыннар ясап, әкрен генә ага. Аның көмеш сыман тамчылары кояш нурлары астында энҗе бөртекләре кебек җемелдиләр.

Чишмәләр… Кемнең генә күңеленә илһам салмый да, кемгә генә канат куеп, хыялларын үстерми икән соң алар?! Гасырлардан гасырларга чишмә безнең халык өчен илһам чыганагы булган. Ул җырларда туган як белән тәңгәл куела. Шагыйрь Равил Мостафин туган ягы, туган йорты турында күп яза.

6

“Чишмәләрең җырлап каршы ала”дигән шигырендә ул болай ди:

Чишмәләрең җырлап каршы ала,

Түбән Соным, тәүге төбәгем.

Чит җирләрдә аерым яшәсәм дә,

Туган як дип тибә йөрәгем.

И туган җир!

Чишмә, талларыңнан

Җанга күчкән назлы җылы бар.

Сагынганда йөгереп кайтыр өчен

Туган якка илткән юлы бар.

Чишмәләрең челтерәве якын,

Туфрагың якын күңелгә.

Җырлап кайтам, җырлап яшәр өчен,

Сон ягына – язлар иленә!

Чыннан да, туган як, гаилә учагы шагыйрь иҗатында еш яңгыраш таба. Аның кайда туганын һәм хәзер кайда яшәгәнен, шигырьләре белән танышкач күрәбез. Равил абый соңгы 20 елда Себердә эшли, төрле милләт кешеләре белән якыннан аралаша. Аларның сорау–үтенечләре буенча да русчага тәрҗемә иттергән ул үзенең әдәби әсәрләрен. Аңа айлар буе туган йортыннан еракта яшәргә туры килә. Менә шул, кошлар кебек очып, китеп–кайтып йөрүләр Равил Мостафинның шигъри җанын гел тетрәндереп, язарга рухландырып тора да инде.

Чыгып киткәч илләрдән,

Кайтып булмый тиз генә.

Себер каеннары никтер

Тарта һаман үзенә.

Якты карашлары белән

Сихерләп кенә тора.

Себер каеннарыннан да

Күңелгә якты туа.

7

Сагышларны таратырлык

Моңнары бар аларның.

Туган якның җылысы күк

Иркәлиләр җаннарны.

Көтеп алса да туган як

Санап чакрымнарым,

Юлга чыгам сагынып

Уренгой каеннарын. (“Уренгой каеннары”)

“Мәңгелек туң илендә – тундрада – гаилә җылысы аеруча сагындыра икән!” — дип яза үзе автор. (Мостафин Р. Тормыш дәрьясын кичкәндә…-Казан: “Ихлас”, 2012.- 92 б.) “Ерактагы-йөрәктә”, — дигәндәй, ул үзенең яраткан хатыны – мөгаллимә Минзия ханымны һәрчак уйлап-сагынып яши.

Йөрәгемә якын булган затым

Хәтеремнән чыкмас гомергә.

Гел югалып калган көнемдә дә



Оныталмыйм, йөртәм күңелдә!

Рәхмәт әйтәм, кат-кат рәхмәт әйтәм,

Авырлыклар җиңел булганга.

Синең уйда, синең юлда йөреп,

Җанда җылы хисләр туганга!

Шул җылылык синдә яшәгәндә,

Күңелкәем тоя көн дә наз.

Карашыңда, сабыр күңелеңдә,

Якты кояш синең. Миндә яз! (“Минзиягә”)

Шагыйрь табигатьтәге кечкенә генә үзгәрешләрне дә бөтен җаны аша тоя

һәм үзенең күзәтүләрен укучылары белән уртаклаша. “Яз көткәндә”, “Яз шатлыгы”, “Үтә җәйләр”, “Көзге моң”, “Көз”, “Үтәр кыш”, “Җәй килә” шигырьләре – моның ачык мисалы.

Ятим балаларның күңеле яралы. Аларның карашларында ук моңсулык

ярылып ята, йөзләренә һәрнәрсәдән, һәркемнән курку язылган. Ләкин алар да

8

бит башкалар кебек үк тулы хокукка ия булган кешеләр. Равил Мостафин да кешеләрне ятимнәргә карата шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга чакыра:

Ятимнәрнең җаны садә,

Иртәнге чыклар кебек.

Ялгыш кына кагылсаң да,

Елатыр сине элек.

Җылы караш күрмәгәнгә

Үз күрә ул барчасын.

Авырлыкта үскәч белә

Тормышның бар ачысын.

Ятимнәргә авыр сүзнең

Һич кирәге юк аның.

Фаҗигадән тәм тапмагыз,

Елатып ятим җанын. (“Ятимнәр”)

       Нәрсә ул яхшылык һәм шәфкатьлелек? Бу сүзләрнең мәгънәсе нидә? Уйлап карасак, шәфкатьлелек — бер-береңә ярдәмгә килергә әзер булу, якын кешең өчен үзеңне,  үзеңнең хис-тойгыларыңны корбанга китерүдер мөгаен, гомумән, чын күңелдән эчкерсез яхшылык кылу. Минем авылдашым да үз позициясенә тугры кала – кешелек дөньясы игелекле булырга тиеш. Тирә-юньдә нигә шулкадәр явызлык күп? Равил Мостафинны шушы фәлсәфи сорау борчый. Һәм ул бездән җавап көтә:

Тормыш юлы борма-борма,

Тәрәзәләре томан.

Юлсызлар адаштыра

Яхшылык кайда туган?!

Түзә кеше, тоймый заман,

Уеның сукыр күзе.

Бармыйча да адаша ул,

Барам дип белә үзе.

Мәрхәмәтле кояш илдә

9

Кайчан бер чыгар икән?

Безнең хәлләрне күргәч ул

Сүнмичә чыдар микән?!

Кеше кичерешенең бер мизгелен, яшәешенең бер күренешен тасвирлау аша Равил Гарафетдинович тормыш фәлсәфәсен ачып сала, Татарстан тарихы, милләт язмышы турында җитди уйланулар юлына баса. Аның шигырьләрендә үз милләте белән горурлану хисе сизелеп тора.

Күп авыллар Болгар төсен саклый,

Ягы белән изге кешеләр.

Җаныбызда болгар рухы яши,

Без – татарлар, шуңа көчлеләр!

Яши алмый татар тыныч кына,

Йөрәгендә иман саркуы.

Бәйсезлеккә чыгып бара бүген

Гасыр киртәләре аркылы!

Нигезләрен капшап карый-карый

Нәселләрен эзли татарлар.

Үз диннәрен саклап калыр өчен

Сүнгән утка кире кайталар…

Ике “бишле” билгесенә лаек булырлык 55 яшьлек күркәм юбилеен якты талант иясе Равил Мостафин “Тормыш дәрьясын кичкәндә…” дигән яңа китабы белән каршылый. Уй – кичерешләрен, кызыклы күзәтүләрен, фәлсәфи фикерләрен, гыйбрәтле гыйбарәләрен, туган ягыбыз мәзәкләрен тезмә һәм чәчмә әсәрләре юлларына, хикмәтле орлыклардай салып, үз укучысының күңеле түренә җиткерергә омтыла ул. Халыкта “Кар астында – салкын чишмә”

дигән гыйбарә бар. Икенче төрлерәк итеп әйткәндә, тыйнак – җыйнак җан иясе, йөзендә рухи тынычлык саклап, үзенең кайнар хисләрен кешеләргә сиздермичә, артык каударланмыйча, җай гына үз эшләрен эшли бирә. Авылдашым Равил абый да – әнә шундый затлардан.

10

Йомгак

Эзләнү эше нәтиҗәсендә мин Мостафиннар гаилә архивы материаллары белән таныштым һәм бер системага салдым. Докладны язганда, ул материалларны кулланырга өйрәндем. Шагыйрь белән очрашулар үткәрдек. Очрашулар вакытында укучыларның авторга сораулар бирү һәм әсәрләре белән танышу мөмкинлеге булды.

Равил Мостафинның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү зур кызыксыну уятты, чөнки ул шигырьләрендә һәркемгә якын , аңлаешлы темаларны ачып сала: 1.Туган якка, гаилә учагына мәхәббәт.

2.Ватан темасы.

3.Кеше һәм табигать.

4.Туган авылы вакыйгалары.

5.Хезмәт темасы.

6.Татар милләте тарихы.

Поэзиясенә хас үзенчәлекләр: 1. Әйләнә – тирәгә балалар күзеннән карау һәм вакыйгаларны бала күңеле, бала йөрәге аша кабул итү. 2. Шигырьләренең гадилеге, метафораларга бай булуы. 3. Тормыш мәгънәсе турында фәлсәфи фикерләве. 4. Музыкальлек.

Мин үземә шагыйрьнең иҗатына бәя бирү максатын куймадым. Бары тик замандашларымның яныбызда гына зур талант иясе йөрүенә игътибар итүләрен телим.

Укучыларның белемнәрен тикшерү максатыннан, бирелгән тема буенча анкета үткәрелде. Сорау вариантлары Кушымта №1да бирелде.

Равил Мостафин кем ул соравына 80,5 % укучы җавап бирде.

67 % укучы шагыйрь туган авылны атады.

Китаплары турында укучыларның 41 % гына җавап бирде.

Автор иҗатының тематикасы турында сорау кыенрак булды, 40 %.

Нинди шигырьләрен укыганыгыз бар соравына 33,5% укучы җавап бирде.

48 % укучы 6 сорауга дөрес җавап бирде.

41 % укучы 7 сорауга дөрес җавап бирде. 11

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ:

Мостафин Равил. Сиңа илткән юл. Шигырьләр. Яр – Чаллы, “Газета – китап нәшрияты” ҖЧҖ. 2001 ел.

Мостафин Равил. Сөялдем каеннарга: Шигырьләр. – Яр Чаллы, 2004.

Мостафин Равил. Тормыш дәрьясын кичкәндә…-Казан: “Ихлас”, 2012.

Мостафин Равил. Чишмәләргә барыйк: Шигырьләр. – Чаллы: ”Хәерле иртә!” нәшрияты, 1999.

Мостафин Равил. Җирсү: Шигырьләр. – Яр Чаллы, 2000



Страницы: 1 | 2 | Весь текст




sitemap
sitemap