Ибраи Газины сугыш чоры прозасын йрн



Тема:

Ибраһим Газиның сугыш чоры прозасын өйрәнү



Эчтәлек

Кереш………………………………………………………………….3

Беренче бүлек. Ибраһим Гази – киң колачлы шәхес……………………………………………………………………. 5

1.1 Ибраһим Газиның тормыш юлы һәм иҗаты…………………………………………………………………….. 5



Икенче бүлек. Ибраһим Газиның сугыш чоры прозасы…………………………………………………………………….. 6

2.1 “Югалган Мәрзыя” һәм “Кышкы кичтә”хикәяләрендә котычкыч сугыш дәһшәте…………………………………………….. 7



2.2 Балаларга атап язган хикәяләрендә сугыш ләгънәтенең сурәтләнеше………………………………………………………………. 9

2.3 “Алар өчәү иде” һәм “Без әле очрашырбыз”повестьларында Бөек Җиңүгә ышаныч ………… 11

Йомгак……………………………………………………………….. 14

Файдаланган әдәбият………………………………………………. 16

КЕРЕШ

Теманың актуальлеге. Узып баручы XX гасыр каршылыклы, катлаулы вакыйгалар чоры булып тарихка кереп кала. Инкыйлаб, Җир шарының әле бер, әле икенче урынындагы сугышлар, бәрелешләр халыкны тынычлыкта калдырмый. 1941 елның 22 июнендә фашистик Германиянең җинаятьчел һөҗүме белән башланган Бөек Ватан сугышы бу вакыйгалар арасында, һичшиксез, аерым урын алып тора. Сугыш һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт, күз яше алып килә, илебезгә исә моңарчы күрелмәгән зур корбаннар, матди һәм рухи зыян китерә.

Совет чорының күренекле әдибе Ибраһим Гази (1907-1971) иҗатында бу темалар үзләренең иң тулы яктырылышын алганнар. Аның әсәрләрендә Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының гаять авыр шартларда һәм фаҗигале хәлләрдә дә үзләренең рухи бөеклекләрен, намус сафлыгын саклап калудагы зур тырышлыклары сурәтләнгән. И. Газиның сугыш чоры әсәрләре әдәбиятыбыз мәйданында аерым урын алып тора. Әлеге фаҗигале дәвер кешеләрен күпкырлы образларда гәүдәләндерүе, бигрәк тә аларның күңел дөньяларын тулы яктыртуы белән ул татар прозасының яңа сәхифәләрен ачкан, халыкчан теле, геройларын сурәтләүдәге лирик аһәңе белән үзенчәлекле стиль тудырган.

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе. Ибраһим Гази − татар әдәбиятын үзенчәлекле хикәяләр һәм повестьлар белән баеткан проза остасы. Аның зур иҗат дөньясына юл башы иң әүвәл хикәя жанрыннан башлана, каләме дә исә иң әүвәл шушы кече формада сынала һәм чарлана.

И. Газиның дистәләп лирик парчалары һәм хикәяләре, берничә повесте нәкъ Бөек Ватан сугышы елларында иҗат ителә һәм алар сугыш чоры әдәбиятының (1941-1945) аерым игътибарга лаек әсәрләр рәтен яулыйлар.

ХХ гасырның коточкыч сугышының авазы әле бик озак яңгырар, үзенең актуальлелеген беркайчан югалтмас. Фәнни эшебезне «Ибраһим Газиның сугыш чоры прозасы»н өйрәнүгә багышлау сугышның авыр зәхмәтенә дучар булган ата-бабаларыбызның, тол, ятим калган аналар-хатыннар, балалар алдында зур ихтирамыбыз билгесе дә булсын иде.

И. Гази Бөек Ватан сугышы чоры иҗатында дөньяви азатлыкка омтылыш хисләрен чагылдыра, сугышның коточкыч газабын сурәтли. Аның бу чор прозасына без 1941-1945 елларында иҗат ителгән күпсанлы хикәяләрен һәм берничә повестен кертеп карыйбыз. Аларның олылар өчен язылганнары да, балалар өчен иҗат ителгәннәре дә бер идея сызыгында бара − сугышны ләгънәтләү, ачысын гизү, ул алып килгән җәбер-золым һәм төрле михнәтләр. Моңа ул ничек, нинди чаралар ярдәмендә ирешә, И. Газиның идея-сәнгати казанышлары нинди − менә шушы сорауларга җавап эзләү фәнни эшнең төп максаты булып тора.

Шушы максаттан чыгып түбәндәге бурычлар билгеләнде:

•Ибраһим Гази әсәрләрен укып, өйрәнеп, аларда күтәрелгән проблемаларны, әсәрләренең идея-эстетик кыйммәтен ачу;

•Бөек Ватан сугышы чорына караган һәм фәнни эш объекты итеп алынган әсәрләргә («Югалган Мәрзыя», «Кышкы кичтә», «Якташ», «Малай белән эт», «Аксөяк немец һәм казлар…», «Әхмәт бабай», «Ана», «Авылдаш» дип исемләнгән хикәяләре һәм «Без әле очрашырбыз», «Алар өчәү иде» кебек повестьлары) багышланган әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, фәнни хезмәтләр, монографияләр, көндәлек матбугатта дөнья күргән мәкаләләр белән танышу, аларга нигезләнеп үз фикереңне дә оештыра белү.

•теманың бүгенге көн өчен актуальлеген ассызыклау.

Фәнни – тикшерү эшенең объекты һәм предметы. Эшебезнең төп өйрәнү объекты булып авторның Бөек Ватан сугышы темасын күтәргән барлык проза әсәрләре.

Тикшерү методлары. Фәнни-тишерү эшендә кулланган тикшерү методлары − эзләнү, анализ һәм синтез, күзәтү, чагыштыру.








sitemap
sitemap