И кадерле кешем



Иң кадерле кешем.

Һәр кешенең әнисе үзе өчен иң кадерлесе, иң якыны. Минем дә әнием минем өчен күктәге кояш кебек ягымлы , җылы һәм кадерле.

Мин әниемне бик нык яратам, чөнки ул мине дөньяга тудыручы, миңа гомер бүләк итүче кеше. Әниләр безне беренче көннән үк кош баласын саклаган кебек кадерләп үстерәләр.

Әнием кайвакытта ачуланса да аңа үпкәләмим ., чөнки ул мине тәртипле булып үссен өчен шулай эшли. Мин дә әниемне бик яратам, без аның белән бергә дәрес әзерлибез, ул миңа аңлашылмаган нәрсәләр булса аңлата. Әниемнең хезмәте авыр ,ул эштән арып кайта, шуңа күрә мин аңа өдәге эшләрне эшләргә булышам: савыт-саба юам, гөлләргә су сибәм, тузаннарны сөртәм.

Алдагы көннәрдә дә әниемнең шулай шат, ягымлы булуын телим. Тиздән әниләр бәйрәме җитә. Мин дә әниемне бу бәйрәм белән тәбрикләргә телим. Әнием, мин сине бик нык яратам. Иң изге теләкләр белән кызың Вероника



sitemap
sitemap