Научно- исследовательская работа



Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Үрәзмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе

Кеше экологиясе

ФӘННИ ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ

Тема:“Үз кулларың белән ясалган табигый сабынның өстенлекләре”

Укучы: Нургалиева Язилә Мирфәез кызы,

8 нче класс

Җитәкче: I квалификацион категорияле

биология укытучысы

Мирхайдарова Фәрсия Фәрис кызы

2012-2013 нче ел

Эчтәлек.

Кереш.

1 бүлек.Өстәмә әдәби материаллар.

1.1.Сабынның тарихы.

1.2.Хуш исле сабыннар составы. Зарарлы һәм файдалы кушылмалар.

2 бүлек.Приборлар һәм материаллар.

2.1.Үсемлек майлары табу өчен приборлар һәм материаллар.

2.2. Сабын ясау өчен приборлар һәм материаллар.

-Сабын нигезе.

-Үсемлек майлары.

-Эфир майлары.

3 бүлек. Тикшерү методикасы.

3.1.Үсемлек майлары әзрләү.

-Кишер мае

-Алоэ мае

-Расторопша мае

-Каен бөресе

3.2.Сабын ясау

-Сабын нигезненнән кайнатабыз.

4 бүлек. Үз кулларың белән ясаган табигый сабын

5 бүлек. Нәтиҗә.

6 бүлек. Тәкъдимнәр

Кереш

Минемпроект эшендә сүз табигый сабын ясау һәм аның әһәмияте турында.Өй шартларында ясалган табигый сабынга зарарлы кушылмалар салынмый. Заводлардан чыккан сабынга күбекләткечләр, химик матдәләр кушыла, алар тире өчен. Сәнәгатьтә аларны машина двигателен чайката торган сыеклыкларга кушалар.

Сабын ясау вариантлары күп. Барыбер, үз кулларың белән эшләгән әйбер күпкә кадерлерәк,чөнки аңа кеше үзенең җан җылысын сала.Өй шартларында сабын ясау – бик мавыктыргыч шөгыль, аны көнкүрештә куллану, якыннарыңа бүләк итү һәрвакытта да бик күңелле!

Сезнең бик тә матур буласыгыз киләме?Бер дә кыен түгел!Үзегезнең матурлыгыгызны үзегез тәэмин итегез!Тәнегезгә заралы матдәләрен тиюен теләмәсәгез бары тик табигый материаллар гына кулланыгыз.Ә бит борынгы вакытта хатын-кызларкосметика чыганкаларын үзләре ясаганнар.

Актуальлек

Сабынны сәнәгати юл белән тапканда сыер, дуңгыз яисә башка хайван майларын кулланалар. Шулай ук организмга агулы булган бензол боҗрасы кергән химик мәтдәләр кушыла.Үз кулларың белән эшләгән сабын үзенчәлекле була, чөнки аның нигезе — төп элемент булып тора. Бу нигезгә табигый майлар гына керә. Майга үзеңә кирәкле үсемлек төнәтмәләре расторопша, кишер, алоэ, каен бөресе салып ясарга була. Кайсыдыр май тәнне йомшарта, икенче берсе бетчәләрне бетерә. Һәрберсенең үз файдалы үзлеге бар. Бал,диңгез тозы кушылган сабын үзенә күрә скраб, пилинг булып тора. Сабынга ромашка яки мәтрүшкә, шалфей төнәтмәләрен кушарга да була. Ул кан әйләнешен яхшырта, үле күзәнәкләрдән арындыра, тән тиресен кислородка баета. Фантазия булса, искитәрлек һәм кабатланмас сабын ясап була.

Эшнең максаты: Йорт шартларында табигый майларгатөрле үсемлекләр кушып, сабын ясарга өйрәнү.

Төп бурыч:

1) Табигый сабын ясау өчен кирәкле приборлар һәм материалларны җентекләп өйрәнү.

2) Сабын нигезе ясауны өйрәнү.

3) Сабын кайнату (сабын нигезе, балалар сабыны).

4) Үсемлек кушып ясалган майларының тире өчен әһәмиятен өйрәнү.

1) Хуш исле завод сабынның ничек ясалуын өйрәнү.

2)Хуш исле сабында зарарлы матдәләр составын ачыклау.

3)Йорт шартларында табигый сабын ясауның методын өйрәнү

Гипотеза: Үсемлек майлары кушып үзең ясаган табигый сабын күпкә файдалырак, чөнки аның составында зарарлы матдәләр юк.

Табигый майларның әһәмияте

. Үсемлекләрдән һәм хайваннардан алынган табигый майлар тән өслеге, тире өчен яхшы косметик чара.

Табигый үсемлек майларында организм өчен мөһим: алейрон аминокислоталар, фосфолипидлар, балавызлар, алмаштыргысыз серкәләр, аксым, углеводлар, витаминнар A, E, F, K, B1, B2, B3, B6, B8, микро- һәм макроэлементлар бар (цинк, тимер, калий, магний, соры, фосфор). Шулай ук тире, бит, чәч өчен шифалы биологик актив матдәләр бар.

1.1.Сабынның тарихы

Сабыннан башка без тормышны күз алдына да китермибез. Ә беренче тапкыр аны кайда һәм кайчан куллана башлаганнар, нәрсәдән ясаганнар соң?

Тарихи мәгълүматлар буенча Галлар кабиләләре чәч юу һәм тире чистарту өчен аерым мазь, туңмайлардан һәм көлләрдән ясаганнар. Ә Италиядә Сапо тавында билгеле бер йола вакытында корбан чалганнан соң калдыкларын яндыралар. Эрегән хайван мае таудан кар һәм яңгыр сулары белән Тибр елгасына агып төшә, үзәндә су күбекләнеп җыела. Яр буена кер юарга килгән хатын-кызлар шул күбекле суда кер юалар, гади суда кер чистармый, күбекле суда чистара. Шул рәвешчә кешеләр беренче сабынны барлыкка китерәләр, тау хөрмәтенә(Сапо) Sapo дип атыйлар. Гигиена шартларында сабын б.э га кадәр 164 нче елда кулланыла башлый. Шуннан соң «сабын кайнатучы» һөнәре килеп чыга.

Россиядә Петр I ил белән идарә иткәндә сабын заводы төзелә. VIII гасырда Шуя шәһәре үзенең ясаган сабыннары белән дан казана. Хәтта шәһәр гербда сабын рәсеме ясалган (рәс2).

Мәскәү губерналарында1853 елга заводлар саны сигезгә җитә.

Тверь шәһәрендә Танылган Гаврила Ондреев сабын кайнату заводы ача(рәс1.).

Казанда18-19 йөзләрдә Бондюг авылында химия заводына нигез салына (Химия сәнәгате) һ.б. 19 йөзнең икенче нче яртысындагы иң эре предприятиеләр: Шәм-стеарин, сабын кайнату, гөлсирин җитештерү һәм химия заводы, Алафузовларның завод-фабрикалар һәм сәүдә-сәнәгать ширкәте төзелә.

Революция һәм үзгәртеп кору чорларын кичергән Нижегородский сабын заводы 1905 елда төзелгән. Бик күп сабыннар составын үзгәртеп, яңа сабыннар чыгара, «72%»цифрлы хуҗалык сабыны составы гына шул килеш кала.

1.2.Хуш исле сабыннар составы. Зарарлы һәм файдалы кушылмалар.

Хуш исле сабыннар составындазарарлы һәм файдалы кушылмалар бар. Тиредә алар аллергия, тире рагы, тире авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Аллергия ясалма бал, шоколад, цитруслар кушкан сабыннарда булырга мөмкин.Тиренең эпидермисы зарарлана, кырыла, яргалана, чәч коела, күзгә керсә күрз ялкынсына.

Табигый һәм ясалма сабын үзлекләре.

Тире купшаклау

Аллергия

Яңадан торгызу

Авыруларга каршы

Тереклек сәләтен күтәрү

Дымландыру

Чистарту

Ясалма сабын

+

+

_

_

_

_

+

Табигый сабын

_

_

+

+

+

+

+

Барлык сабыннарның төп составы булып май һәм селте тора. Селте чистарту функциясен башкара һәм су белән юыла. Селте тәннең саклагыч катламын юып, киптермәсен өчен глицерин, ланолин, дымландыргыч кушылмалар салына. Шулай ук консервант, буягычлар, химик матдәләр кушыла

Сабынга кушылган катнашмалар.Таб.№2

Сабын

Кушылмалар

Сәламәтлек өчен зыянлы кушылмалар

Ландыш

майлы кислоталарның натрий тозлары, пальма һәм кокос мае, су,

натрий хлориды

ароматизатор, буягыч,

антал П-2.С.I.77891

Душистое облако (земляничное)

майлы кислоталарның натрий тозлары һәм май, су, тоз антиоксидант

антиоксидант(антал П-2),

отбеливающее вещество, буягыч 12490, антиоксидант

Глицериновое мыло

майлы кислоталарның натрий тозлары, пальма һәм кокос мае, су, глицерин, натрий хлориды,

натрий гидрооксиды

антиоксидант(антал П-2),

C.I.11680,C.I.74260,C.I. 77891, ароматизатор,

Faxfamily

(Ромашка)

майлы кислоталарның натрий тозлары, май, су, антиоксидант

буягыч 12490, С.I.77891, , С.I.18965, С.I.61570

антиоксидант(антал П-2),

отбеливающее вещество,

Димәк, хуш исле сабын составына күп төрле химик матдәләр кушыла. Алар тән өслеген, төсен үзгәртә, аллергия, тире купшаклау китереп чыгара, тирене тынычсызлый. Буягыч, агарткыч кушылган сабыннар, кечкенә балалар өчен аеруча зыянлы.

Файдалы кушылмалар.

Хәзер иң яхшы, кыйммәтле сабын җитештерүче фирмалар бугыч һәм парфюмерия өстәмәләреннән бөтенләй баш тарталар.Әлбәттә,тирене тынычландыручы, яраларны йогышсызландыручы дару үләне төнәтмәсе кушып ясалган табигый сабын куллану файдалы.

Табигый үсемлек майларын үсемлек төшләре, җимеше, тамыр һәм сабакларыннан ясыйлар.Алар составы микро һәм макро элементлары белән бер-берсеннән аерылалар.

Чистартылмаган үсемлек майлары файдалы үзлекне күбрәк саклый.

Косметологияләрдә кулланылучыкайбер үсемлек майлары таблицада китерелгән

Таблица 1

Май һәм үсемлек кушылмалары

Тәэсире һәм файдалы үзлекләре

Каен бөресе

Матдәләр әйләнешен тәэмин итә, А, В, С, Е, витаминнары бар.

Бите артык майлы, бетчәле кешеләр өчен файдалы. Ул тирене майсызландырып, бетчәләрне бетерә. 

Кишер

Тир өслегенең купшаклаган өлешен төзәтә, витаминга баета, җыерчыклар барлыкка килүне киметә.

Үрдерелгән бодай

Битне агарта,целлюлит һәм шешләрне киметә.

Кабак

Экзема, диатез, шешенү;тире сыгылмалы итә; иммунитетны күтәрә

Облепиха

(сырганак)

Күзәнәк мембранасын тотрыкландыра,авыруларга каршы торучанлыкны арттыра, химик һәм радиацион тәэсирләрдән тирене саклый

Алоэ

Тирене йомшарта; салкын тигәндә авыртуларны киметә, кояш пешүдән саклый, майлы чәчләр өчен файдалы.

Расторопша

Тирене чистарта, яңарта,стресс, иммунитетны ныгыта, А, С, РР-витаминнарына бай.

Иң зарарсызы – балалар сабыны. Улсабыйлар өчен, шулай ук сизгер тиреле кешеләр өчен. Бу сабында зарарлы өстәмәләр һәм гипоаллерген аз.

2.1 Үсемлек майлары әзерләү.

Май ясау озак вакыт таләп итми. Чистартылмаган зәйтүнһәм эретелгән каз майекишер, каен бөресе, алоэ, расторопша алабыз. Кибет сабынының күбесенә, гадәттә, дуңгыз мае кушыла. Ә мин ясаганы хәләл сабын да булып тора.

3.2.Сабын ясау

Тәҗрибә №1Кишер кушып табигый май ясау.

Бер кишералып аны кырычта ваклыйбыз, 1 аш калагы каз мае салып, 1 сәгать тотабыз. Сүрән утта май эрегәнче тотабыз, каротиноидлар майда эреп, хромопластлар майны сары төскә кертә. Майны сөзеп кечкенә шешәләргә салабыз. Без каротиноидка бай май алдык.

Нәтиҗә: Тир өслегенең купшаклаган өлешен төзәтә, витаминга баета, җыерчыклар барлыкка килүне киметә.

Тәҗрибә №2 Алоэ кушып май ясау.

Алоэга 3 көн су су сипмичә торабыз. Ике – өч еллык алоэ ботагы алабыз, ваклап турап зәйтүн маена салып бер тәүлеккә калдырабыз. Сүрән утта кайнап чыкканчы тотабыз һәм сөзәбез.

Нәтиҗә:Салкын тигәндә авыртуларны киметә, тирене кояш пешүдән саклый, майлы чәчләр өчен файдалы.

Тәҗрибә №3. Каен бөресе кушып май ясау

100г каен бөресе алып өсте күмелгәнче су салабыз. Кайнатып чыгарып сөзәбез, сырганак маена кушып сүрән утта 5 минут кайнатып алабыз. Сөзмичә каплап 1 тәүлеккә караңгы урында калдырабыз, икенче көнне бераз сүрән утта җылытып, сөзеп куябыз. Май әзер.

Нәтиҗә:Майлы тиреләр өчен. Матдәләр әйләнешен тәэмин итә, А, В, С, Е, витаминнары бар.

Тәҗрибә №4. Зәңгәр балчык кушып май ясау

1чәй калагы зәйтүн маена 1чәй калагы зәңгәр балчык кушып болгатабыз. Май әзер.

Нәтиҗә: Майлы тиеләр өчен. Тирене йомшарта, чистарта. Зәңгәр балчыкта барлык минераль тозлар һәм микроэлементлар бар.

Тәҗрибә №5. Билчәннән (расторопша) кушып ясалган май

1 чәй калагы май алабыз, сабын нигезенә кушабыз.

Нәтиҗә:Расторопша составында силимарин матдәсе бар. Ул, күзәнәк мембраналарын ныгытып, яңа күзәнәкләр балыкка килүгә уңай йогынты ясый. Шулай ук организмның каршы торучанлыгын арттыра һәм радионурланыштан саклый. Аллергиягә каршы торучанлыкны арттыра,чәч коелганда, сөяк һәм буын авырулары, төрле дәрәҗәдә пешү, яралану очракларында кулланырга мөмкин.

3.2.Сабын ясау

Сабын ясау өчен безгә кирәк:сабын нигезе; табигый майлар, эфир майлары (лаванда, лимон); савыт; формалар (сабынны аерым бер формага китерү өчен). Пыяладан булмаска тиеш).Барысы да әзер булгач сабын кайнатуга керешәбез.

-Бер сабын ясау өчен 35г сабын нигезен шакмаклап кисепсавытка тутырабыз.

-Савытны сулы кәстрүлгә куеп, «су мунчасы»нда тотабыз.

-Кайнатып чыгарырга кирәкми, 70 градуска кадәр эрегәч җиткән. Кайный башласа, -сыйфаты начарая.

-Савытка нигез булып торган 2-3 кашык табигый май салабыз. Барысын да болгатып, савыты белән бергә плитәдә кайнап торган су өстенә куябыз.

-Төерләр барлыкка килмәсен өчен, кайнатманы болгатабыз.

-Сабын сыек камыр рәвешенә кергәч, аңа берничә тамчы эфир мае өстибез.

-Савытка кушылмалар салып, яхшылап болгатабыз.

-Килеп чыккан катнашманы, алдан май белән сөртелгән төрле формаларга салабыз. 30 минутка морозильникка куеп торабыз. Ә калган сабынны суыткычка куябыз. Соңыннан сабынны формалардан алып, өй температурасында 2-3 көн киптерәбез.

Безнең сабыннарыбыз әзер. Карагыз әле ничек матур килепчыкты!

4. Нәтиҗә:

Тикшерү эшендә мин заводларда ясалган хуш исле сабынның химик составыныөйрәнеп, тире өслегенә йогынтысын ачыклап, шундый нәтиҗәгә килдем:

-буягычлар кушып ясалган сабыннар организмга, тире өслегенә, зыянлы.

-аллергия булыуы ихтимал;

-кечкенә балалар өчен химик кушылмалар бик зарарлы;

-рак авыруларына башлангыч булып тора;

-табигый кушылмалардан ясалган сабын сәламәтлек өчен дә файдалы, тирене тукландыра, -эпидермисның үле күзәнәкләрен куптара, яңаларының үсешен тизләтә, димәк тиренең шомалыгы арта һәм ул саф күренә.

Йомгаклау

5. Нәтиҗә:

Сабын нигезе алу өчен җиһазлар һәм материаллар белән таныштык.

Табигый май ясарга өйрәндек (кишер, алоэ, каен бөресе, расторопша)

Сабынны сабын нигезен кайнатырга өйрәндек.

Тире өслегенә төрле табигый майларның тәэсирен өйрәндек.

Кишер мае-тире өслегенең купшаклаган өлешен төзәтә, витаминга баета, җыерчыклар барлыкка килүне киметә.

Каен бөресе-матдәләр әйләнешен тәэмин итә, А, В, С, Е, витаминнары бар,

-Бите артык майлы, бетчәле кешеләр өчен файдалы. Ул тирене майсызландырып, бетчәләрне бетерә. 

Алоэ-сыгылмалы; салкын тигәндә авыртуларны киметә,тирене кояш пешүдән саклый, майлы чәчләр өчен файдалы.

Расторопша-Тирене чистарта, яңарта, бәрелгәндә , стресс, иммунитетны ныгыта, А, С, РР-витаминнарына бай.

Бүлек 6 . Киңәшләр

Кибетләрдә күбрәк хуш исле сабыннар сатыла, табигый сабынны табуы авыррак.Үз кулларың белән эшләгән сабын үзенчәлекле була. Шулай ук аның файдалы һәм сәламәтлеккә зыянлы түгел икәнлегенә шик юк. Үзеңә кирәкле майны, табигый төнәтмәләрне саласың. Еллар узу белән кеше организмы коллагенны азрак эшләп чыгара, шул сәбәпле, тиредәге коллаген җепселләре нечкәрә һәм үз вазифаларын тиешенчә үти алмый. Тире корый һәм шәлперәя. Эпидермис күзәнәкләре яңара, димәк аларны карап тоту зарур. Дөрес косметик чаралар куллансаң, тиренең шомалыгы арта һәм саф күренә.Өй шартларында сабын ясау – бик мавыктыргыч шөгыль, чөнки үз кулларың белән ясалган әйберне күреп, аны көнкүрештә куллану, якыннарыңа бүләк итү һәрвакытта да бик күңелле!

Файдаланылган әдәбият



Страницы: 1 | 2 | Весь текст




sitemap
sitemap